«Талак» сүзе юридик көчкә ия
Мөселманнар арасында гаилә нигездә никах укып корыла.
Бергә кавышып, никахларын рәсмиләштереп яшәгән парлар арта бара, әмма шул ук вакытта аерылучылар исәбе дә зур. Кайбер мәгълүматлар буенча никахлашып, язылышып яшәгән гаиләләрнең яртысы таркала. Әлбәттә, бу җәмгыятьтә дә, дәүләт органнары арасында эшләүчеләрдә дә борчылу тудыра. Ни генә әйтсәң дә, гаилә – җәмгыятьнең кечкенә яралгысы. Быел традицион кыйммәтләрне саклау һәм яклау максатында Россиядә һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан гаилә елы игълан ителгән иде. Шушы уңайдан Казанның Апанай мәдрәсәсендә гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.
Гаиләләрнең таркалу сәбәпләре күп төрле. Кавышып, бер ел да яшәмичә аерылышучылар да бар икән. Яңа тормыш корып, бергәләп яшәүнең матур чоры лабаса. Әмма 100 парның дүртесе шулай таркала. Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең контроль-методик эш бүлеге мөдире Рамилә Җәмәлиева аерылышучыларның 30 проценты исә 10-20 ел бергә гомер иткән, күп кенә авырлыкларны бергәләп кичергән, уртак балалары булган гаиләләр булуы турында әйтә. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров гаиләләрдәге мондый катлаулыкларның еш кына гореф-гадәтләребезне белмәүдән килеп чыгуын искәртте. «Безгә бу мәсьәләләр турында сөйләшергә, киңәшергә, ниндидер чаралар күрергә, бер фикергә килергә кирәк», – диде ул.
Аерылышучылар еш кына Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлегенә – казыйга да мөрәҗәгать итә. Әлеге бүлекнең җитәкчесе һәм Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков сүзне балаларны тәрбияләү мәсьәләсеннән башлады. «Ата-ана үз балаларына һәрвакыт өлге булып тора. Иң беренче чиратта үзебезне тәрбияләргә кирәк. «Телефонда уйнама, социаль челтәрләрдә утырма», – дип, балага күп тапкырлар әйтергә мөмкин. Әмма әти-әнинең үз күзе телефонда икән, бу нәсыйхәтнең бернинди файдасы юк», ди ул. Шуңа да ата-ана иң әүвәл үзен тәрбияләргә тиеш, аларның башкаларга яхшы мөнәсәбәте белән үрнәк булып торуы мәслихәт. Әмма күпчелек яшьләребез, хәтта өлкәнрәкләр дә шәригать мәсьәләләре белән таныш түгел. Әйтик, кайбер ир-атларның «талак» сүзен уйнап әйтү гадәте бар. «Талак» гыйбәрәсе ислам динендә юридик көчкә ия. Ул кире кайтарып булмый торган нәтиҗәләре булган сүз. Ир кеше үзенең хатынына өч «талак» әйтә икән, гаилә таркала. Аны яңадан кайтарып булмый», – ди Булат хәзрәт.
Ни өчен шулай куелган соң? Җәһилият чорында, ягъни ислам дине килгәнче, ир-атлар үзләренең хатыннарын бу сүз белән куркыта торган була. Ир өч тапкыр «талак» бирә һәм бераздан җәмәгатен кире кайтара. Бу хәл күп тапкырлар кабатлана. «Хатыннарны менә шундый мәсхәрәләү булмасын өчен, Аллаһы Тәгалә аерылышуны өч «талак» белән чикли. Бу җаваплылылыкны белергә кирәк», – ди Булат хәзрәт.
«Талак» сүзе бер генә тапкыр әйтелә икән, ир белән хатын бергә яшәүләрен дәвам итә ала. Бу очракта ир кеше, аерым яшәүгә өч ай вакыт узмаган булса, кире уйлап, хатынын кайтарырга да мөмкин. Ә инде бергә яшәми башлауларына өч ай вакыт узган очракта, яңадан никах укытылырга һәм мәһәр түләнергә тиеш. Әмма мондый хәл дә өчтән артык кабатлана алмый.
Булат хәзрәт хәзерге гаиләдәге һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә туган проблемаларны да аңлатып узды. Әти-әниләр элекке заманда яшьләргә гаиләне сакларга ярдәм итә торган була. Хәзер исә еш кына нәкъ менә әти-әниләр гаиләнең таркалуына сәбәпче. Алар, балаларына татулашу, тормыш итү юлларын өйрәтәсе урында, киресенчә, аерылып китәргә киңәш бирә. Янәсе, «Ирмени ул, күп итеп акча да эшли алмагач... һ.б.»
Шунысы да бар: матди тормыш яхшырган саен гаиләләрдә инфантиль балалар күбрәк үсә башлады. Алар телефон, гаджетлар аша социаль челтәрләргә керә, яхшысын да, яманын да үзенә сеңдерә. Ә тормыш алып бару әти-әни җилкәсендә кала. Бала дөньяның бер мәшәкатен дә күрмичә, әзергә бәзер булып үсә, андыйларда өлкәннәргә хөрмәт тә булмый.
Булат хәзрәт бу уңайдан республикада яшьләрнең кавышу алдыннан үзләренең вазыйфалары, хаклары, әти-әниләр белән мөнәсәбәт кору мәсьәләләре белән таныша алырлык гаилә үзәге яки мәйданы булдыру кирәклеге тәкъдиме белән чыкты. «Бездә гаилә кору мәркәзе, планлаштыру үзәге юк. Кыз белән егет гаилә корганда, гадәттә, аның турында бернәрсә дә белми. «Без бер-беребезне яратабыз. Мәхәббәтебез барлык авырлыкларны да җиңәргә булышыр», дип уйлыйлар. Әмма мәхәббәт – уза торган хис. Ул тормышта беренче авырлыклар килеп туу, гаиләдә үзара аңлашылмаучанлык килеп чыгу белән юкка чыгарга мөмкин. Аннары инде гаилә таркалуга таба бара. «Дин әһелләре дә иҗтимагый оешмалар да, әти-әниләр дә бу юнәлештә бергәләп эшләргә, эшчәнлекне көчәйтергә тиеш», – ди хәзрәт. Ул гаиләне Ислам тематикасы белән планлаштыру үзәге булдыру мәслихәт икәнлеген дә белдерде. Биредә гаиләнең фазыйләтләре, вазыйфалар һәм хаклар һәм әти-әни белән мөнәсәбәт, балалар тәрбияләү эшләре турында аңлатулар алып барылырга тиеш.
Булат хәзрәткә шулай ук катнаш гаиләләрнең нык артуын, аерылышуларның нәкъ шул парлар арасында килеп чыгуы турында әйтеп, мондый хәлне булдырмас өчен нәрсә эшләнүе турында да сорау бирелде.
Казан шәһәре казые гомуми кагыйдә буенча, ике дин вәкиле арасында никах укылмавын искәртте. «Әгәр хатын-кыз – мөселман, ә ир кеше мөселман түгел икән, без никах укымыйбыз. Миллион тапкыр укылса да, андый никах дөрес булмый. Әти-әнисе: «Әйе» дип әйт, имам белән ризалаш», – дип торса да, ихластан түгел икән, бу никах кабул булмый.
Ә инде хатын-кыз башка диндә, ә ир кеше мөселман икән, ул вакытта хатын-кызга исламны кабул итәргә тәкъдим ителә. Моннан тыш имам никах укыр алдыннан кызга туачак балаларның ислам дине буенча тәрбияләнергә тиешлеген аңлата.
Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов та катнаш гаиләләр булмасын өчен халкыбыз, аеруча яшьләребез, хәтта балалар арасында бу темага тәрбия эшләре алып барылырга тиешлеген белдерде. Рәүф ага бу уңайдан Ш.Мәрҗәнинең сүзләрен искә төшерде. Галим милли тел, милли кием һәм гореф-гадәтләрнең динебезне саклавын билгеләп үткән. «Милләтебезне саклап калырга телибез икән, безнең гаиләләребез – чын татар кызы һәм егетеннән корылырга, балаларыбызны ана телебездә тәрбияләп, аларга милли горурлык хисен биреп үстерергә тиешбез», – диде ул. Рәүф ага мәгълүматлар буенча элек татар гаиләләренең 70 проценттан артыгы яучылар аша корылуын, аларның бик матур яшәүләрен искә төшерде. Дөрестән дә, һәрбер авылда яучылар булган. Алар кыз белән егетне үскән гаиләләрнең матди байлыгына, белемнәренә, холыкларына карап сайлап кавыштырган, ул гаиләләрдә тәрбияле балалар үскән. Рәүф Хәсәнов шулай ук яшьләрне никахка әзерләү курсларын булдыру кирәклеген искәртте. «Кызлар кияүгә чыккач, ир-атка нинди мөнәсәбәттә булу кебек тормыш белеменнән бихәбәр. Алар әниләреннән күргәннең яхшысын да, начарын да кабатлый, теге яки бу хәлдән чыгу зирәклегенә ия түгел. Егетләр дә гаиләдә мөнәсәбәт коруны, бергә тату яшәү, теләсә кайсы килеп туган мәсьәләне тыныч хәл итү юлларын күреп үсмәгән. Исламда булганнары динебез таләпләрен куярга тырыша. Ә инде шәригать кушканга игътибар итмәгәннәре гражданнар никахы белән яши башлый. «Болар барысы да гыйлемсезлек сәбәпле килеп чыга. Катнаш никахлар да гыйлемсезлек аша туа. Шуңа да ата-аналар да балаларын Ислам динендә тәрбияләргә тиеш. Исламда булган кеше башка диндәге, яки башка милләттәге кеше белән гомерен бәйли алмый. Гаиләдә тел сакланырга, йортта аралашу туган телебездә генә барырга тиеш. Әгәр милләтебезне, телебезне саклыйк дисәк, чын татар гаилләләре корылырга тиеш», – ди Рәүф ага.
Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә гаиләдә баланы түгел, ә әти-әни үзен тәрбияләргә тиеш, дигән фикердә. «Гаилә – нинди, җәмгыять шундый. Бала йортта нәрсә кыланалар, барысын да үзенә сеңдерә. Тәрбия гаиләдә бирелә», – дип белдерде. Мансур хәзрәт элек кавыша торган парларның кызыксынулары да, димәк ки омтылышлары да бер дәрәҗәдә булуын әйтте. Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы шулай ук медицина ягына да игътибар итәргә кирәклеген искәртте. «Нәселдән килә күп авырулар була. Йорт сала башласак, җирне, геодезияне өйрәнәбез. Гаилә корганда барысы да исәпкә алынырга тиеш», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов игътибарны нык гаиләләр булдыру – дәүләткүләм мөһим мәсьәлә булуына юнәлтте. Конгресста моны аңлап эшлиләр, биредә «Татар гаиләсе» дигән махсус фонд бар, «Ак калфак» Бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасы шушы юнәлештә әһәмиятле эшчәнлек алып бара. Аларның төр бурычлары – татар гаиләсенең яшәү рәвешен белгертү, халыкка җиткерү, асылын кайтару. Кызганыч ки, аерылышулар нормага әверелеп бара. Корган гаилә белән матур итеп яшәү түгел, өйләнешү дә бераздан аерылышу. «Элекке гореф-гадәтләребезне кайтарып, динебез кушканнарны үтәп, яшьләребезне гаилә тормышыныа әзерләү – халкыбыз алдында торган олы бурыч. Дин әһелләре белән без бу мәсьәләдә юлдашлар, бергә эшләргә кирәк», – диде Ирек Шәрипов.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев