Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Сарманда конференция

Сарман районының Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең «Чорлар аша киләчәккә юллар» дип исемләнгән йомгаклау өлеше узды.

Ул быел 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче бәйрәмдарларыбыз – Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм шагыйрь, Сарман районының мактаулы гражданы Дамир Гарифуллин тормышы һәм эшчәнлекләренә багышлап үткәрелде.

Мәктәптә мондый мәртәбәле шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. Биредә кайчандыр шундый олуг шәхесләр белем алуы – коллектив өчен дә, анда укучы балалар өчен дә зур горурлык. Быел исә ике шәхеснең гомер бәйрәмнәре уңаеннан конференция оештырганнар. Анда Башкортстан, Удмуртия укучылары һәм укытучылары он-лайн катнашкан. 

Җыенның секция һәм йомгаклау өлеше беренче тапкыр Иске Кәшер мәктәбендә узды. Йомгаклау тантанасы шулай ук Дамир һәм Хатыйп абыйлар белән очрашу кичәсе буларак та үтте. Кунак­лар ике шәхеснең тормышына, иҗатына, эшчәнлегенә  бәйле документлар, кулъязмалар, фотосурәтләр, китаплары куелган «Мин тормышка гашыйк, шул сак­лыйдыр йөрәгемдә яшьлек халәтен», «Гасырларны тоташтыручы шәхес» дигән күргәзмәләр белән танышты. Шунда ук укучыларның «Шигъри хистән туган кайтаваз» дигән темага ясаган рәсемнәреннән торган стенд та эленгән иде.  

Сарман районынының Апач һәм Яхшыбай авылларында туып-үскән Х.Миңнегуловны һәм Д.Гарифуллинны Иске Кәшер белән ни бәйли соң, дигән сорау да туа. Бактың исә, алар икесе дә шушы авыл мәктәбендә урта белем алган икән. Иске Кәшер – данлыклы мәктәп, Хатыйп ага 25 чакрым араны җәяү узып, шунда укырга ниятли. Бу вакытта инде ул бер ел күмәк хуҗалыкта да эшләп алырга өлгергән була. Иске Кәшердән әнисенең туган авылы Сарайлыга биш кенә чакрым. Авыр мәлләр килеп туса, әби-бабасы янына кайтырга да була. Әмма ял җиткәч, үсмер Хатыйпны гел үз авылы тарта. Ул калын ике урман аша үтеп, әнисе янына  кайта. IX сыйныфта бүреләр белән очрашырга да туры килә.  

Унике балалы зур гаиләдә унберенче бала булып туган Дамир аганың авылы Иске Кәшергә әлләни ерак түгел, нибары өч чакрым ара узарга кирәк. Үсмер бу елларда инде иҗат каләмен дә чарлый башлаган була...

Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова язучылар, галимнәр катнашында әдәби бәйрәмнәр еш булуын искәртте. Шуларның берсендә Д.Гарифуллин балаларга глобус та ясап күрсәтә, концертта чыгыш ясаган һәр балага багыш­лап, бер куплетлы шигырь дә язып өлгертә.

Кунаклар арасында олуг галим Хатыйп аганың элекке студентлары шактый иде. Алар аның Әлмәт муниципаль институтында хәтта якшәмбе көннәрендә дә дәрес бирүен искә төшерде. Бер төркемдә 40лап кыз белем ала. Лекцияләр кичке бишкә кадәр дәвам итә. «Хатыйп абый борынгы әдәбиятыбызны да, урта гасырлардагысын да, хәзерге язучыларыбыз иҗатын да әйбәт белә. Моннан тыш аның тырышлыгы белән мөһаҗирлектә калган күп кенә язучы һәм иҗатчыларның да мирасы Ватанга кайтты», – диде алар. Алар Хатыйп аганың  77 китап авторы булуына да соклана. 

Х.Миңнегулов белән Д.Гарифуллин иҗатына, хезмәтләренә багышланган иҗади, фәнни-гамәли 217 эш килгән. Сигез секциягә бүленгән утырышларда укытучылар дәрес сәгатьләре, укыту эшкәртмәләре белән катнашкан. Конференция кысаларында балаларның журналистика юнәлешендәге язмалар, рәсем конкурслары, тәкъдим итү бәйгеләре дә узган. 

Сарманлыларның визит карточкасына әйләнгән, дөньяның барлык татарлары яратып җырлый торган «Чыгарсыңмы каршы алыр­га?» җырының авторы Дамир ага Гарифуллин турында күпъяклы юнәлештә эшчәнлек алып баручы шәхес буларак сөйләделәр. Төрле вазыйфаларда ул тау чаклы хезмәт башкарган. Ул беренче нәүбәттә робагыйлар, балалар өчен шигырьләр авторы буларак танылган. Әмма аны халкыбыз район авылларының тарихын нигезләнү чорыннан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнүче, архивларда утырып документлар туплаучы, шәҗәрәләр төзү остасы буларак белә. Шул ук вакытта Дамир ага археограф, тарихчы-фольклорчы, әдәбиятчы, дин белгече («Ислам» белешмәләр сүзлегенең авторларының берсе) буларак та телләргә кергән. Дамир ага 500ләп шәҗәрә, шул исәптән Мәүлә Колый, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыгол, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Хәлфиннәр, Муса Җәлил, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Бикчура хан кебек шәхесләребезнең шәҗәрәләрен төзегән, дин галиме Шәйхелислам Хәмиди, тарихчы Морад Рәмзи, мөгаллим һәм шагыйрь Кашшафетдин әс-Сөлеки кебек якташларының тамырларын барлаган...

Хатыйп абый үз туган төбәгеңдә очрашуның икенче төрле хисләр уятуын әйтте. Кәшер якларының рухы аңа әнкәсе сөте белән сеңгән. Ул шулай ук Кәшер мәктәбе, укытучылары Гандәлибә, Мөнәвәрә, Рая апаларны, Әсгать абый, Авзаловлар, Газизов һ.б. күңеленә гомерлеккә кереп калуын, аларның әле дә газиз булуын искәртте. Шул ук вакытта Сарманның күп кенә күренекле шәхесләребезнең туган төбәге булуын белдерде. Сарман  яклары – элек-электән ул татар теле, мәгариф, мәдәният учагы. «Татар халкы тормышында мөһим урын алып торган затларыбызның күбесе шушы яктан. Дамир аганың абыйсы Әсгать Гарифуллин Хатыйп аганың класс җитәкчесе булган. «Дамир Гарифуллин кебек Сарман төбәгенең тарихын, мәдәниятен белүче юк. «Сарман энциклопедиясе»н ул башкарып чыкты, минем дә морзалар, Морад Рәмзи белән бәйләнешне раслап бирде. Аны кадерләвегезгә бик сөендем», – диде Хатыйп ага.

Кәшер мәктәп хәзер дә педагоглары белән данлыклы. Быел патриотик тәрбиягә игътибарны арттырганнар. Укучылар «Яшь армия», «Беренчеләр хәрәкәте», «Орлята» юнәлешләрдә яратып шөгыльләнә. Әмма барлык заманча уңайлыклары булган уку йортында белем алучы балаларның елдан-ел кими баруы күпләрне хафага сала. Кәшер мәктәбендә Хатыйп абыйлар укыган елларда дүрт сигезенче булса, хәзер инде, уку йортында, тирә-яктагы сигез авылдан килгән укучылар белем алуга карамастан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (11 бала) белән бергә санаганда да, аларның исәбе 100гә дә тулмый. Җитмәсә, авылларда читтән күчеп килгән рус гаиләләренең саны күбәйгән. Бу исә укытуны гына түгел, чаралар уздыруны да ике телдә алып барырга, димәк, татар балаларын чит телгә күчәргә мәҗбүр итә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев