Шәҗәрә төзүчеләр җыены
Тарихта күп фаҗига кичереп, чукындырылуга, крестьян сословиесенә язылуга карамастан, аларның асыл сыйфатлары югалмый.
Шәҗәрә төзү кемгә, нәрсә өчен кирәк, ата-бабаларны барлау юлында нинди кыенлыкларга очрарга мөмкин? Бу һәм башка шундый ише сорауларга җавапны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәме белән гаилә кыйммәтләре һәм ыру традицияләре буенча социаль проектларны тормышка ашыручы «Самородок» оешмасы үткәргән «Терра.Татарстан» исемле беренче генеалогия форумында белергә мөмкин иде.
Ул Казаныбызда ике көн дәвамында үтте. Утырышларда туган якны өйрәнүче, тарихчы галимнәр, архив хезмәткәрләре катнашты. Дәрәҗәле кунаклар арасында Рус генеалогия җәмгыяте президенты Игорь Сахаров һәм Россия генеалогия федерациясе президенты Станислав Думин да бар иде. Форум белән бер үк вакытта башкалабызның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә күренекле каллиграф, текстолог галим Нәҗип Нәккаш һәм форумны оештыручыларның берсе график дизайнер Светлана Агапова төзегән шәҗәрәләрдән гаҗәеп күргәзмә оештырылган иде. «Самородок» оешмасының директоры Владимир Романовның әйтүенә караганда, февральдә генеалогия клубы утырышлары башланып китәргә тиеш, мартта исә шәҗәрә мәсьәләләренә багышланган журнал-белешмәлек дөнья күрергә тора.
Форумда С.Думинның Литва татарларына багышланган чыгышы кызыксыну уятты. Аның сүзләренә караганда, Туктамышның дусты Витовт кенәз, 1395 елда ханга каршы олысларга яу белән баргач, татарларны әсир итеп алып кайта. Шуннан башлап татарларның Литвадагы тарихын өйрәнәләр. Соңгы зур төркем татарлар Литвага XVI гасыр башында Алтын Урданың соңгы ханы Шәех Әхмәт белән килә. Литва татарлары хәрби хезмәттә дан казана, шуңа күрә алар җирле халыклар белән беррәттән (илнең сәяси тормышында катнашудан кала) бөтен хокукларга ия була. XVIII гасыр ахыры – XIX йөз башында биредә 200 ләп татар нәселе исәпләнә. Литва татарларын мәҗбүри чукындырмыйлар. Әмма XVI гасыр башында ук алар ана телләрен югалта. Гарәп язуын исә тиз генә онытмыйлар. В.Думин, мәсәлән, Литва татарларының җирле халык телендә, әмма гарәп хәрефләре белән язылган таныклыкны күрсәтте. Думин Литвадагы милләттәшләребезнең зур хокукларга, югары дәрәҗәләргә ия булган бердәнбер диярлек татарлар төркеме булуын искәртте. 200 нәселнең дә дворян дәрәҗәсен раславы турында мәгълүмат күңелгә сары май булып ятты. Әмма арада социаль дәрәҗәне раслату таныклыкларын тапшырырга соңаручылар да була. Шуңа да карамастан Литва татарларына 1764 елгы, дворян булмаганнарны бүтән түбәнрәк сословияләргә язарга, дигән канун да кагылмый. Чөнки милләттәшләребез бик бердәм була, безнең арада фәкать аксөякләр генә, крестьян-фәләннәр юк, дип бер-берсен яклый. Дворяннардан булмаган җирле халыкны мещанга язганда да, Литва татарларына аксөяк булуларын алга таба да дәлилләргә мөмкинлек бирелә. Һәм сенат расламаса да, 1917 елга кадәр бөтен Литва татарлары, шул исәптән таныклыкларны тапшырырга йоклап калганнары да дворян булып исәпләнә. Думин Литва татарларының югары дәрәҗәсен раслаган тагын бер мисал китереп үтте. Бервакыт җир һәм 130 крестьян сатып алып урнашкан Иван Степанович Соболевскийның мөселман икәне ачыклана. Мөселманнарга исә крепостнойлар тоту тыелган. Шуннан соң милләттәшләребездә нибары 1250 баш крепостной крестьян булуын санап чыгаргач, бу санны җитдигә алмыйча, Соболевскийның 130 крестьянына күз йомалар.
Галимә Эльмира Сәлахова шәҗәрәләр төзүдә метрика кенәгәләренең зур әһәмияте турында сөйләде. 1828 елгы указ белән гамәлгә кереп, 1918 елда гражданнарның хәлен теркәү турында декрет кабул ителгәнче рәсми рәвештә алып барылса да, чынлыкта метрика кенәгәләре 1930 елларга кадәр кулланылышта була. Ләкин метрика кенәгәләренең иске татар телендә гарәп графикасында алып барылуы һәм Кырым, Себер, Әстерхан татарларының тел үзенчәлекләренең чагылуы укуны кыенлаштыра. Метрика кенәгәләреннән үзеңә кирәкле мәгълүматны табу өчен, аны укучыдан ислам дине турында белеме булуы, гарәп, фарсы, төрек телләрен белүе сорала.
Рязаньнан архив белгече Екатерина Дворникова шәҗәрәләр төзүчеләрне сабыр һәм тырыш булырга, кыенлыклардан курыкмаска өндәде. Төбәкләрнең административ-территориаль бүленешен, өяз, волость исемнәрен алдан, өйрәнеп чыгу кульязма архив материалларын укуны шактый җиңеләйтәчәк, дип киңәш бирде. Революциянең беренче елларына караган соры кәгазьдә карандаш белән өч-дүрт сүзне бергә кушып, күбесен кыскартып язылган таныклыкларны уку булмастай эш тоелса да, нәсел шәҗәрәгезне төзү эшеннән бизә күрмәгез, дип үгетләде.
Яушевлар нәселеннән Булат әфәнденең чыгышы күңелләргә хуш килде. «Тамырларын белгән кешене генә җитлеккән шәхес дип әйтеп була, чөнки ул үзенең кемлеген, башкалардан өстенлекле, көчле якларын яхшы белә һәм файдалана ала», – диде ул. Бүген Яушевлар нәселендә 2 мең шәхес билгеле. Утыз буынны бернинди шәҗәрәгә дә сыйдыра торган түгел. Булат Яушев морзалар җәмгыятенең тарихи артефакт булып кына калмыйча, бүген дә бик кирәкле оешма икәнен дәлилләргә тырышты. Чыннан да, морзалар иң асыл шәхесләр була. Тарихта күп фаҗига кичереп, чукындырылуга, крестьян сословиесенә язылуга карамастан, аларның асыл сыйфатлары югалмый.
XIX-XX гасыр чигендә алардан зур промышленник, хәйриячеләр үсеп чыга. Рәмиевләр – шундыйлардан. Рәмиевләрнең нәселен дәвам иткән Бәшир Рәмиев Советлар Союзында беренче санакларны («Стрела», «Урал-1») эшли. Казанның ИТ-паркы лаеклы рәвештә аның исемен йөртә. Бәширнең әтисе Искәндәр исемле була. Дуслары, хезмәттәшләре аны яратып, үз итеп «Искәндәревич» дип йөртә. «Искәндәр» ракетасы исеме дә шуннан килә. Асыл затлар буларак, морзалар һәр чорда фәндә, икътисадта, сәнгатьтә алдынгылар рәтендә тора. Бүген исә милләтнең әйдәманнары кем? Морзалар – бик югары үзаңлы шәхесләр. Бүгенге әйдаманнарыбызның милли үзаңнары ни дәрәҗәдә? Морзалар җәмгыяте – генетик хәтерне саклаучы татар дәүләтчелеге институты, дияр идем». Булат әфәнде бүген элитар катламның формалашуы дөрес бармавы җәһәтеннән уфтанды. Бу зур җитешсезлек җәмгыятнең тормышында тискәре чагылыш таба, диде. Аның йомгаклап әйткән сүзләре хәтергә уелып калды. Морзаларда тәрбия мәсьәләсе турында әйткәндә, ул чагыштыру өчен дини тәрбияне мисалга китерде. Белгәнебезчә, диндә тәрбия кыямәт көненә ышанудан, тәмугътан куркудан, оҗмахка омтылудан гыйбарәт. Морзаларда тәрбия исә белемгә нигезләнгән. Һәр буын аңа кадәрге буыннарны белә, гамәлләре белән горурлана, булмаса – көенә. Бер үк вакытта киләчәк буыннарның да шулай ук аның тормышын беләчәген, горурланачагын яки көенәчәген белә. Шуны белә торып, ничек начар яшәмәк, ничек гөнаһлы, пычрак гамәлләр кылып түбәнлеккә төшмәк кирәк, дип Булат Яушев шәҗәрәнең мәгънәсен гап-гади итеп аңлатып бирде.
Форумда яңгыраган бер сөенечле яңалык шул – «Казанские истории» газетасы мөхәррире Любовь Агеева сүзләренә караганда, 4 еллык эшнең нәтиҗәсе буларак, бүген Арча һәм Яңа Татар бистәсе зиратлары мәгълүматлары цифрлаштырылган һәм апрель айларында интернет сайтында анда күмелгәннәр турында тулы белешмә алырга мөмкин булачак. Шәҗәрә төзүдә исә зиратларның, андагы кабер ташларының әһәмияте әйтеп бетергесез зур...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев