Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Өч күлмәк тегәсез дә...

Эшмәкәр яки үзмәшгульләр булып теркәлгәнне генә көтәләр дә, тотыналар алардан салым каерырга. Аннары халык һөнәрчеләре булып ник теркәлмиләр, дип баш ватабыз.

Глобальләшү заманында татар милли гамәли-бизәү сәнгатен ничек саклап калырга, халык һөнәрчелегенә ни рәвешле җан өрергә? Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасының чираттагы утырышында сөйләштеләр. 

Башта Р.Миңнеханов сүз алып, халык һөнәрчелеге өлкәсендә бүгенге вәзгыять турында сөйләп китте. Илбашы утырышка Казан Кремленең җәмәгать урыннарында оештырылган зур халык гамәли бизәү сәнгате күргәзмәсен карап, андагы осталар белән аралашып килде, шуңа күрә сөйләгәндә бик тәэсирләнгәне, һәр сүзенең йөрәгеннән чыкканы сизелә иде. Мәсәлән, ул республикабызда халык һөнәрчелеге тармагында 1,5 мең кече һәм урта бизнес субъекты була торып та, рәсми мәгълүматларга караганда, шуларның кырык берсенең генә халык һөнәрчеләре буларак теркәлүе, унөченең социаль предприятие статусын алуы җәһәтеннән борчылуын белдерде. Күпчелеге исә рәсми теркәлмичә генә эшли дигән сүз. Дөресрәге, сәнгать эшләнмәләре ясаса да, йә аяк киеме сипләүчеләр, яисә белем бирүче оешма буларак теркәлгән. Шуңа күрә күпчелек һөнәрчеләр продукциясенең сәнгати кыйммәтен тикшереп бару бик кыен. Халык һөнәрчелеге буларак теркәлмәгәч, бу осталар дәүләт ярдәменнән дә коры кала, мәсәлән, иң яхшы халык һөнәрчеләре эшләнмәләре өчен 2013 елдан бирле кертелгән грантка дәгъва кыла алмый. 

Республикабыз җитәкчесе Р.Миңнеханов эшләүдән туктаган Арча милли аяк киеме, Казан музыка уен кораллары фабрикаларын искә төшереп уфтанды. Кукмара киез итек комбинатын, Алексеевский туку фабрикасын уңай мисал буларак телгә алды. 

Республикабызда гамәли-бизәү сәнгатен торгызу өчен шартлар да бар кебек. 2021 елдан бирле, мәсәлән, «Ел һөнәрчесе» бәйгесе үткәрелә. Былтыр 22оста конкурста төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булды. Ике ел рәттән республикабызның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән «Яшәү стиле – мәдәни код» фестивале үткәрелде, бөтен Россиядән модельер, дизайнерлар килеп, борынгыдан килгән милли һөнәрләрне бүгенге көндә терелтү турында фикер алышты, үзләренең коллекцияләре белән таныштырды. «Шулай да халык һөнәрләребез үсә, чәчәк ата, дип мактана алабызмы?» – дип илбашы республикабызның мәдәният министры Ирада Әюповага сүз бирде. 

Ирада ханымның сүзләренә караганда, бүген 11 милли һөнәр төре торгызылган. Шулардан каюлы күн, агачны, тимерне сәнгатьчә эшкәртү, керәч сәнгате, челтәр бәйләүне мисалга китерер­гә мөмкин. Әмма мәдәниятебез тарихында 35 милли һөнәр төре теркәлгәнне исәпкә алганда, алга таба башкарасы эшләребез байтак әле. Бүгенге көндә югалган һөнәрләр арасында келәм туку, зәркән сәнгатенең катлаулы, озак вакытны ала торган төрләре, ташка, сөяккә бизәк ую, кәҗә мамыгыннан бәйләү һ.б. бар. Чабакса авылы тимерчеләренең сәнгать әсәрләрен дә сагынып сөйләргә генә калды. Заманында исә алар Әби патша арбасы өчен тәгәрмәчләр эшләгән. Бүген Чабакса тимерчеләренең элеккеге данын Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бинаның капкасыннан, Ушков йортындагы тимер эшләнмәләрдән чамаларга була. Шул дәрәҗәгә яңадан кайта алырмы осталарыбыз? 

Министрның доклады вакытында кайбер мәсьәләләр турында фикер алышу да булды. Мәсәлән, Ирада ханымның милли күлмәк, камзул, калфаклар белән барыннан да бигрәк үзебезнең республикада яшәүчеләрне кызыктырырга кирәк, Һиндстанда 45 ил вәкилләре катнашында булып узган гамәли бизәү күргәзмәсендә күренгәнчә, һиндстанлылар милли һөнәрләрен үзләренең ил халкын исәптә тотып үстерә, диюенә, илбашы, өч күлмәк тегәсез дә, берсен мәдәният министры үзе кия, болай милли һөнәрләрне үстереп булмаячак, дип каршы төште. Чыннан да, үткән гасыр башында Париж, Лейпцигта һ.б. шәһәрләрдә халыкара күргәзмәләрдә татар читекләре түр урынны алып торган икән, нигә безгә өч татарны киендерүдән зурракны өмет итеп, кире халыкара мәйданга омтылмаска? Әмма Ирада ханымның да сүзләрендә хаклык бар. Милли күлмәкләрне, алка, беләзекләрне үзебез кимәсәк, балаларыбыз шуны күреп үсмәсә, киләчәктә халкыбыз һөнәрләрен кем дәвам итәр? Ләкин милли күлмәкләргә бәя бик зур булып, үзебезнең республика халкы ул бәяне күтәрә алмыйча, тәмле каймактан авыз итә алмаган кебек, яланып кына калса, шуннан кемгә нинди файда? Һөнәрчеләребезнең эшләнмәләре сатылган ярминкәләр янына якын килерлек түгел ләбаса! 200 сумлык футболканың бәясе «Мин татар малае» яки «Без булдырабыз» дип язгач, 5 000 сумга сикергәннән генә милли һөнәрләребезнең үсүе бик шикле, үзебезнең сатып алучының исә гайрәте чигүен, осталарыбызга хәтере калуын көт тә тор. 

Бер караганда, осталарны да аңлап була кебек. Эшмәкәр яки үзмәшгульләр булып теркәлгәнне генә көтәләр дә, тотыналар алардан салым каерырга. Аннары халык һөнәрчеләре булып ник теркәлмиләр, дип баш ватабыз. Ирада ханым докладындагы кайбер саннарны күргәч, чәчләр үрә торды. Һөнәрчеләребезгә патент сатып алу гына да 58767 сумга төшә. Чагыштыру өчен, Мәскәүдә патент бәясе – 29836, Түбән Новгород өлкәсендә – 9041, Свердовск өлкәсендә 15904 сум. Һөнәрчелек юлына кермәс борын шул кадәр акчаны чыгарып салыр­га кирәк булгач, кемнең муенына камыт киясе килсен? Илбашы, кул осталарын талаудан баемыйбыз, дип патентлар күләмен яңабаштан карарга, ташламалар ясарга чакырды. 

Һөнәрчелекне үстерү юлында сикәлтәләр хәттин ашкан. Buro Banu ширкәтен оештыручыларның берсе Элара Шәйхи мәсьәләгә тагын да ачыклык кертә төште. Милли күлмәкләрнең эшләү вакытын һәм бәясен киметү өчен, кулдан чигәсе урынга, тегү машинасы белән бизәк төшерергә тотынган булганнар. Әмма кул эше югала икән, ширкәт милли халык һөнәрчелеген үстерүче статусын да югалта һәм дәүләтнең һәртөрле ярдәменнән дә колак кага. Шул ук вакытта Buro Banu ише вак ширкәтләр сәнәгать оешмасы дәрәҗәсен дә ала алмый, чөнки милли күлмәкләр зур күләмдә түгел, аз санда җитештерелә. Бериш осталар, эшне җиңеләйтергә, җитештерелгән күлмәк, камзулларның бәясен бераз киметергә теләп, ярамаган юлга – стилизациягә кереп китү нәтиҗәсендә, татар күлмәкләре милли төсмерне югалта бара. Кайбер җитештерүчеләрнең милли сәнгать, мәдәният турында белем дәрәҗәләре бик түбән, татар бизәген якынча да күзалдына китермиләр. Ярым-кытай, ярым-япон бизәкле татар күлмәкләре туристларга яраса да, үзебезнең бабаларыбыз, бу тамашаны күреп, каберләрендә йөзтүбән борылып ятмасмы соң? 

Илбашы Р.Миңнеханов та, министр И.Әюпова да, утырышта катнашучылар да бер мәсьәләдә уртак фикергә килде – милли мәдәнияткә мәхәббәт бала чактан тәрбияләнергә тиеш. Очрашуга, мәсәлән «Адымнар» мәктәбенең җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чакырылган иде. Ул «Адымнар»да халык һөнәрләренә зур игътибар бирүләре турында сөйләде. Чыннан да, бүген бу мәктәпләрдә республика буенча 4 мең бала укый, аларга 300 ләп укытучы белем бирә, тагын 110 хезмәткәр хезмәт күрсәтә икән, уку-укыту эшендә 8 мең әти-әни дә катнашканын исәпкә алганда, саллы сан килеп чыга. Бу кадәр халык милли һөнәрләрне үстерүдә катнашса, шәп булачак! 


Министр И.Әюпова һөнәрчелекне тарихи җирлектә торгызу һәм үстерү кирәклеген дә әйтте. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, бу җәһәттән Мәдәният министрлыгы белән эшләнгән һәм Мәскәүгә юлланган кызыклы проект турында бәян итте. Ул «Сафьян» дип атала. Билгеле булганча, Арчада милли аяк киемнәре җитештерү 1885 елдан бирле килә. 1960 елда производсто фабрика статусын ала. 1970 еллар ахырында биредә тәүлегенә 600 пар аяк киеме җитештерелгән. 2006 елда фабрика ябыла. 1,5 мең кеше эшсез кала. Бүген 60 ка якын оста бар. Әмма күбесе олы яшьтә. Менә шул тарихи җирлектә «Сафьян» исеме белән элеккеге производствоны торгызып, аны туристлык маршрутына кертмәкчеләр. Осталар эшләп кенә калмас, яшь буынга күнекмәләрен дә бирер, җитештергән товарларын шунда ук сатыр да. Проектны тормышка ашыру өчен, 100 миллион сум акча кирәк. Биектау районы Ямаширмә авылында да кызыклы бер үзәк булырга ошап тора. Аны Мәдәният министрлыгы һәм «Туран» фонды җитәкчесе Суфия Хәйбрахман бергәләп эшләгән. Ул шулай ук милли һөнәрләрне популярлаштыруны күз уңында тота, яшьләргә осталык дәресләре оештыруны да үз эченә алган. Ямаширмәдәге үзәк шушы елның сентяб­рендә сафка басар дип көтелә.

Казанның үзәгендә исә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк үрнәгендә һөнәрчелек йорты ачмыйча һич мөмкин түгел. Илбашы бу максатта берничә бина да карап куйган. Эре Европа компания­ләре илебездән китү сәбәпле, зур сәүдә үзәкләренең бушап калган павильоннарын кул осталарыбызга бирү дә һөнәрчелекне үстерергә ярдәм итәчәк. Кыскасы, алда башкарасы эшләр бик күп әле...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев