Мөслимдә хәтерләр яралы
Мөслим зур тегермәнле, өч мәчетле, мәдрәсәле авылга әверелгән. XX гасыр башында авылда 600 гә якын хуҗалыкта өч мең ярымнан артык кеше яшәгән.
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы Мөслим Тимер юл бистәсендә дә булды.
Автобусыбыз белән кыр уртасындагы юлдан узып барабыз. Кинәт ялан җирдә ялгыз торган мәчет сискәндерде. Манарасы да, ае да бар... Ә юлның бер ягында кызыл кирпечтән салынган шактый озын дивар. Соңыннан белешүемчә, ул бертуган Злоказовларның Теча елгасы ярында төзегән зур су тегермәне булган. Бу элекке Мөслим авылы торган җирләр.
Чиләбе өлкәсендәге бу авыл XVIII гасыр башында нигезләнгән, тиз ишәйгән. XIX йөз ахырына Мөслим зур тегермәнле, өч мәчетле, мәдрәсәле авылга әверелгән. XX гасыр башында авылда 600 гә якын хуҗалыкта өч мең ярымнан артык кеше яшәгән. Тирәлек табигый байлыкларга мул була. Урманнарында кыргый җәнлекләр үрчегән, йорт хайваннары көтүлекләре өчен дә уңайлы болынлыклар җәйрәп яткан. Соңрак авылдан ике чакрым ераклыкта гына тимер юл да салынуы тормышны тагын да җайлаштырган. Элегрәк май заводы, «Ашлык кабул итү пункты» «Сельхозхимия», «Трактор» предприятиеләре Коншак районындагы барлык хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә һәм продукция белән тәэмин итә. Әмма аларның күбесе үзгәртеп кору елларында ябыла. Моннан тыш Мөслим авылы тарихы ирек өчен көрәшче Батырша белән дә бәйле. Ул дүрт елга якын Мөслим авылында старшина, мулла һәм мөгаллим булып эшләгән.
Әмма... 1948 елда Мөслим авылыннан кырык чакырым ераклыкта гына Сталин фәрманы белән, «Маяк» комбинаты, ягъни атом берләшмәсе сафка баса... Тагын да яманрагы – «Маяк» комбинатында даими рәвештә авария арты авария булып тора. Аның беренчесе 1949 елда радиактив калдыкларны саксыз саклау нәтиҗәсендә килеп чыга, сыек радиоактив калдыклары Теча елгасына агызыла. Су буенда дистәләгән авыл утыруына карамастан, бу турыда халыкка хәбәр ителми, кешеләр судан файдалана, балыкларын тота, яр буенда малларын йөртә, бала-чага елгада мәш килә. Авылларда яшәүчеләр исә ни сәбәпле начар авырулардан интегүләрен, дөньядан вакытсыз китүләрен белми. Шул ук вакытта «Маяк» радиоактив матдәләре Исет һәм Тубыл елгалары аша Төньяк Боз океанын пычратып тора. Бу хәлгә 1961 елда ук НАТО разведкасы игътибар итә.
1957 елда хәрби заводта тагын зур бер фаҗига – зур термик шартлау килеп чыгу сәбәпле, тирә-як мохит, бигрәк тә Теча елгасы радиоактив матдәләр белән тагын зарарлана. Барысын да эвакуациялиләр. Ә Теча елгасыннан 50 метр гына ераклыкта урнашкан, 2000 нән артык торак йорты булган Мөслим авылы шулай кала, күчерелми. Өченче каза 1967 елда килеп чыга. Ул радионуклидларның кырдан көчле җил белән килүенә бәйле. Ике авариядән соң Теча елгасында саклану корылмалары системасын төзергә ниятлиләр. “Маяк”ның сыек калдыкларын ясалма һәм табигый сулыкларга, шул исәптән Карачай күленә дә түгә башлыйлар, шушы рәвешле елганы куркыныч матдәләрдән сакламакчы булалар. Әмма 1967 елның җәе бик коры килә, күлдә су нык кими, яр буе ачыла. Кояш исә радиактив суүсемнәрне киптереп, тузанга әверелдерә. Ә Уралда, урманнар күп булуга карамастан, еш кына көчле җилләр исә. Шундый давылларның берсендә җил радиактивлы тузанны күтәреп кешеләр яши торган биләмәләргә тарата.
Википедия энциклопедиясендә хәбәр ителгәнчә, Мөслим авылында һәр дүрт баланың берсе – гарип-мутант, һәр биш баланың берсендә – йөрәк чире, 70проценты – психик тайпылышлы, 1997 елдан соң туган һәр сабыйда нурланыш авыруы булу ачыклана. Алга таба хәлләр тагын да начарлана. 1999 елда туган 45 баланың 43 ендә – патология, 90 процент балаларда анемия булуы теркәлә. Сабыйларның иммунитетлары юк дәрәҗәсендә, организмнары бернинди авыру белән дә көрәшерлек түгел. Мөслим авылында атом калдыклары ташланган суны эчкән, һавасын сулаган халык туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк кырыла, авылның ун зиратына каберләр өстәлеп кенә тора. Шуңа да карамастан, бары тик биш дистә ел (!) узгач, күпме гомерләр газапланып өзелгәч, якыннарын югалканнарның күз яшьләре күлләр булып түгелгәч, җаннар яраланып беткәч – 2009 елда гына авыл халкын куркынычсызрак урынга, Мөслим Тимер юл станциясе бистәсенә күчерү башлана. Яңа җирлек элекке Мөслим авылыннан ике чакрым гына ераклыкта. Урнашу эше бары тик 2013 елда гына тәмамлана. Хәзер бистәдә 2500 кеше гомер кичерә. Әмма әле элек сулаган һаваларның, эчкән суларның йогынтысыннан тулысынча арынып бетмәгәннәр. Авыру белән көрәшеп ятучылар санап бетергесез.
* * *
Автобусыбыз, Мөслим Тимер юл станциясе бистәсенә, ягъни Яңа Мөслим авылына килеп керде. Биредә инде төзек, әмма бер-берсенә игезәкләрдәй охшаш йортлар (Татарстанда ипотека буенча шундый йортлар салына) игътибарны җәлеп итә. Тирә-якны күзәтеп бара торгач, автобусыбызның өч катлы бина янына туктавын сизми дә калдык. «Мөслим тимер юл станциясе урта гомуми белем бирү мәктәбе»н рәсми рәвештә дәрәҗәле кунаклар катнашында 2008 елның ноябрь аенда ачканнар. Уку йортында бүген 325 бала белем ала. Балалар бакчасы да мәктәпкә карый. Мәктәптә фәннәрне үзләштерү өчен барлык шартлар тудырылган, киң коридорлар, зур актлар залы, иркен сыйныф бүлмәләре, заманча җиһаз... Мәктәптә хәтта бассейн да бар.
Милли киемдәге кыз-малайлар кунакларны чәк-чәк һәм кош теле белән каршы алды.Уку йортында милли моңнарыбыз яңгырап тору да күңелләребезгә хуш килде. Коридорларда милләтебез тарихы белән бәйле күргәзмә оештырылган, диварда халкыбызның мәдәнияте һәм йолаларына багышланган стенд та куелган. Анда милли ризык һәм бәйрәмнәребез турында рәсемле мәгълүмат белән бергә Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай кебек мәшһүрләребезнең фотосурәтләре дә бар. Конференция барышында мәктәптә укучы балалар, татар җырларын, биюләрен башкарып, сәнгатьтә дә осталыкларын күрсәтте. Әмма соңыннан үзара аралашканда, күбесенең үз туган телен белмәве аңлашылды.
Конференциядә ясалган чыгышларның шактые бу якларның моңсу тарихына багышланган иде. Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева мөслимлеләр өчен матур җырлар яңгыратты, тарихчы галим Альберт Борһанов белем учагына китаплар бүләк итте. Гармуннар ясау остасы, төбәкне өйрәнүче Расих Сабирҗановның да шәхси бүләге бар иде. Ул мәктәп директоры Зөлфия Вәлиевага баян тапшырды.
Бистәне уңайлау, ямьләндерү эше дәвам итә. Мөслим авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел тулу уңаеннан куелган затлы һәйкәлне дә 2018 елда Мөслим тимер юл станциясенә күчергәннәр. Моннан тыш бистәнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган тагын бер һәйкәл бар. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фамилияләре язылган. Мөслим авылында 200 урынлы тамаша залы булган мәдәният йорты да төзелә башланган.
Төбәкне өйрәнүчеләр бу көнне Коншак район тарихи-крайны өйрәнү музеенда да булды, ветераннар белән очрашты. 55 ел элек Бөек Ватан сугышы һәм педагогика хезмәте ветераны Зәйнетдин Гайнетдинов нигезләгән хәтер мәгарәсендә дүрт меңгә якын ядкәр тупланган. Анда татар һәм башкорт халыкларының көнкүреш, этнографик ядкәрләреннән тыш милли музыка кораллары, борынгы китаплар белән танышырга мөмкин. 2013 елның февралендә төшкән Чиләбе метеориты кисәге, бу якларда табылган төрле ташлар, борынгы сармат кылычы – кунакларда аеруча кызыксыну уятты.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев