Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Мирасыбыз сувенир булып калмаска тиеш

Элек исә йорттагы һәр нәрсә матурлык өчен түгел, эштә файдаланылган. Кашага, чаршау, ашъяулык, палас, урын япмаларын эш юкта эш булсын өчен түгел, кирәккә күрә чиккән-теккәннәр. Көн саен кулланылышта булгач, аларның бизәкләре һәм мәгънәләре канга сеңгән. Мәдәни мирасыбызның кулланылыштан төшеп калып, сувенирга әйләнүе аның яшәү гомерен озынайтмый, кыскарта гына.

2022 елның санаулы сәгатьләре калып бара. Президент В.Путин аны Россия халык­ларының мәдәни мирас елы дип игълан иткән иде. Ел дәвамында байтак чаралар үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган «Хәзерге заманда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» исемле халыкара конференция шундый чараларның берсе булды. Мирасны саклау өчен күп эшләр башкарылса да, чынлыкта, без юлның башында гына әле. Татарстан, Дагстан, Ингушетия, Азәрбайҗан, Грузия, Казахстан, Үзбәкстаннан сәнгать белгечләре катнашында узган бу җитди сөйләшүдә моңа тагын бер кат инандык.


Шау-шуга әйләнгән йола-бәйрәмнәр

Җәй айларында Сабан туйларны гөрләтеп уздырабыз, елга бер «Каравон» рус фольклор фестивалендә җырлыйбыз-биибез дә, аннары елы буе мәдәни мирасны саклауда эшләп хәлдән тайган сыман канәгать йөри бирәбез, ягъни мирасны һәрдаим түгел, елга берничә мәртәбә, бәйрәмнәрдә, форсат чыкканда гына исебезгә төшерәбез. Кулланмыйча торсаң, эш кораллары тутыккан, яраксызга чыккан кебек, милли йолаларыбызның да чын асылы, ерак гасырларга барып тоташкан тирән мәгънәсе югала бара. Сабан туйлары халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде, мәйданда җыелышып кыздырылган дуңгыз ите белән сыйлану, сыра чөмерү гадәти күренешкә әйләнде. Үзгәртеп кору елларыннан башлап мәдәни мирасны саклау әнә шундый колачлы, әмма вакытлыча төс алуы хакында сәнгать фәннәре докторы, Мәскәүдәге С.Г.Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать дәүләт академиясенең профессоры Ралия Мусина бик ачынып сөйләде. Бүген бер-беребезне уздырып милли сувенирлар ясыйбыз. Элек исә йорттагы һәр нәрсә матурлык өчен түгел, эштә файдаланылган. Кашага, чаршау, ашъяулык, палас, урын япмаларын эш юкта эш булсын өчен түгел, кирәккә күрә чиккән-теккәннәр. Көн саен кулланылышта булгач, аларның бизәкләре һәм мәгънәләре канга сеңгән. Мәдәни мирасыбызның кулланылыштан төшеп калып, сувенирга әйләнүе аның яшәү гомерен озынайтмый, кыскарта гына. 

Мирасны саклау кануннан башлана. 1999 елда «Халык һөнәрчелеге турында» кабул ителгән канунда һөнәрчелекнең рухи кыйммәтенә басым ясалган булса, әлеге канунга кертелгән төзәтмәләр халык һөнәрләрен табыш алу өчен чыганакка әйләндерә. Галимә бу хакта ризасызлыгы белән дә уртаклашты.

Татарстанда тукучылык

Сәнгать фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге инс­титутның Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе Рауза Солтанованың сүзләреннән аңлашылганча, республикабызда туку эше алга китсен өчен, төрле чаралар күрелә. Мәдәният министрлыгы каршындагы Ресурс үзәге дә бик тырыша. Институт та бу мәсьәләгә бик игътибарлы. Сәнгать фәннәре докторы Ф.Вәлиевнең 100 еллыгына багышлап оештырыган тукучылык буенча халыкара симпозиум үзе генә дә ни тора! Һәрдаим экспедицияләргә чыгалар, туку сәнгатенең бай тарихына шаккатып кайталар. Актаныш районының Күҗәкә авылыннан Г.Нуруллина, мәсәлән, Мәскәүгә җитәр иде суккан паласларым, дия торган булган. Минзәлә районыннан оста куллы хатыннарның эшләнмәләре 1980 елда Мәскәүдә ВДНХда күрсәтелгән. Әмма барыбер яшьләр арасында тукучылар бик сирәк. Моның бер сәбәбе – Казан сәнгать училищесы, мәдәният һәм сәнгать институты, Лениногорск музыкаль-художество педагогика көллиятендә, Лениногорскидагы М.Хәйретдинов исемендәге сәнгать мәктәбендә бу һөнәр өйрәтелсә дә, һәм Казанның А.В.Козин исемендәге 7нче гимназиясендә Л.П.Коч­­нева җитәкчелегендә тукучылык музее оештырылуга, Балтач районының Субаш урта мәктәбендә технология укытучысы Л.Ә.Фая­зовның балалар белән туку һөнәрен яңартырга омтылуына карамастан, респуб­ликабызда бу һөнәр буенча бер тәртипкә, җепкә салынган укыту эшенең булмавы. Шуңа күрә Алексеевский туку фабрикасында нибары җиде тукучы эшли. Иң яшенә – 40, иң өлкәненә 57 яшь. Мең яшәр Казаныбызның үзәгендә фабриканың махсус кибете дә булмагач, тукучылык эшенә яшьләрдән кем әйләнеп карасын? Тырышканда исә туку һөнәребезне каюлы күн сыман республикабызның брендына әйләндерергә мөмкин. Аның өчен балаларыбызны яшьтән үк тукырга өйрәтергә, институтларда теорияне практика белән бергә алып барырга, станоклар белән тәэмин итәргә, осталарны салымнардан азат итәргә, ары китеп, халыкара кибетләр булдырырга һ.б. чаралар күрергә кирәк. Шунысы сөендерә, Сәнгать белеме үзәге оештырган сәяхәттән соң, Кырымда Мамут Чурлудан тукырга өйрәнеп кайткан осталарыбыз Актаныш, Буа, Казан, Чаллыда сәнгать мәктәпләрендә балалар белән осталыкларын уртаклаша.

Рус костюмының бәхетле язмышы

Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль университеты доценты, рус костюмын торгызуга күп көч куйган Елена Гущинаның чыгышыннан соң, татар милли костюмы кайчан бәхеткә тиенер, дигән сорау туды. Белгечләр әле һаман да хаситәне камзулның эченнән кигәннәрме, әллә тышыннанмы, дигән мәсьәләдә бер уртак фикергә килә алмый. Рус костюмының исә язмышы бәхетлерәк күренә. 2021 елда Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә зурлап узган күргәзмәдән соң, калын каталог нәшер ителгән. Татарстан музейларындагы рус костюмын өйрәнеп берсе – сарафаннарга, икенчесе баш киемнәренә багышланган тагын ике том китап бастырып чыгарганнар. Рус халкының гамәли бизәү сәнгатенә багышланган ике китап һәм XIX гасыр ахыры – XX йөз башы рус халык костюмы турында бишенче том чират көтә. Бүген исә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белгечләренең соравы буенча Идел буе халыкларының костюм репликалары эшләнелә. Бу эшкә күрше республикалар да җәлеп ителгән. Республика халкын милләтләргә бүлмичә фикер йөрткәндә исә, костюм мәсьәләсендә проблемалар байтак икән. Милли костюм тегүче-чигүчеләргә методик материаллар җитенкерәми. Белемсезлектән әллә нинди көлкеле хәлләргә калучылар бар. Бигрәк тә авыл, районнардагы мәктәп музейларында аяныч хәлләр күп очрый. Шәлне эскәтер итеп өстәлгә ябып куярга да күп сорамыйлар. Хатын-кыз манекенына ир-ат күлмәген кидертү очракларына да юлыккан бар. Фондларына кереп карасаң исә, әллә нинди сирәк экспонатлар очратырга мөмкин. Музей җитәкчеләре кайчак нинди байлыкка ия булганын үзләре дә белми, – дип аптырап сөйләде Елена Гущина. Фольклор коллективларының аякларына чабата өстерәп, ялт-йолт килеп торган тукымалардан зәвыксыз тегелгән күлмәкләр киеп сәхнәгә чыгулары да наданлыгыбыздан килә. Республикадагы бөтен музейларга баш Милли музеебыз бар лабаса! Нигә ул райондагы кечкенә музейларга методик ярдәм күрсәтми, ник хезмәткәрләр белән белем-агарту семинарлары уздырмый? Фольклор коллективлар өчен костюм тегү мәсьәләсен ник берәү дә игътибарга алмый? Кызганыч ки, бу сорауларга әлегә җавап юк.

Игътибарга мохтаҗ мәктәп музейлары

Мәктәп музейлары темасын дәвам итеп, сәнгать фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов институтының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева Самара, Оренбург, Чиләбе районнарына барулары турында бәян итте. Галимәнең әйтүенә караганда, бериш мәктәп музейларында бик сирәк экспонатлар очрый. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсенең Уй районы Әмин авылының мәктәп музеенда табаны сарык тиресеннән булган чүпрәк аяк киеме табылган. Урал ягы хатын-кыз костюмының бер өлеше саналган бу экспонат байтак тикшерүчеләрнең хезмәтләрендә телгә алынса да, шушы мәктәп музееннан башка аның бүтән беркайда һәм беркемгә күзенә чалынганы булмаган, ди. Шундый сирәк экспонатларга ия булса да, мәктәп музейларының игътибардан читтә калуы борчый. Галимә музей коллекциясен туплаучыларга хезмәт хакы каралмавы җәһәтеннән борчылуын белдерде. Музей экспозициясе төзүчеләрнең махсус белемнәре булмавын кайбер әйберләргә инвентарь номерлар сугылмавыннан ук күренә, исәп кенәгәләре юк. Теркәлеп бармагач, иҗат әсәрләренең авторлары, тапшыручыларның исемнәре, тапшырылган елы онытыла. Еш кына экспонатларны саклау шартлары бозыла. Татар мәктәпләрен ябу модага, милләтебез өчен исә афәткә әйләнде. Мәктәп ябылгач, музей нишли? Экспонатлары төрле җирдә таралып ятамы? Мәктәп музее булса да,  бәһасез мәгълүмат чыганагы бит алар! 

Француз яулык мәсьәләсе

Сәнгать фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов институтының фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова Үзбәкстанда борынгыдан килгән басма бизәкле тукыма (үзбәкчә читлик) сәнгатен өйрәнгән. 1997 елда Үзбәкстан Президенты И.Кәримовның «Халык һөнәрчелеге һәм гамәли бизәү сәнгатенә ярдәм чаралары турында» карар кабул итеп, бөтен һөнәрчеләрне салымнардан һәм таможня түләүләреннән азат итүе, күпләп һөнәрчелек үзәкләре, остаханәләр ачылуы онытыла язган яки сүлпәнәйгән милли һөнәрләргә, шул исәптән басма бизәкле тукыма сәнгатенә яңа сулыш өрүе турында сөйләде. ЮНЕСКО чараларының берсе буларак ООН үсеш программасы ярдәме белән Сәмәркандта тукымага бизәк басу осталарының Үзбәкстанның төрле төбәкләреннән егермеләп кеше белән осталык серләре уртаклашуы бу һөнәрне аеруча җанландырырга ярдәм иткән. Анда катнашкан Мәликә Хәбибова үзе тукымага бизәк басу остасына әверелгән, гаилә остаханәсен ачкан, улы Дамирны калыплар кисәргә этәргән һәм Бохара университетында басма бизәк сәнгатен укытуны җайга салган. О.Улемнованы тыңлаганда бер сорау тынгылык бирмәде, татарларны Урта Азия белән элек-электән мәдәни, сәүдә, тарихи җепләр бәйләгән. Милләттәшләребезнең, бигрәк тә XIX-XX гасыр чигендә борынгы һөнәрләрне торгызып, кәсеп итүдә зур нәтиҗәләргә ирешкәне, бай сәүдәгәрләргә әверелгәне, сәүдәдән килгән акчаны мәдрәсә ачуга, ярлыларга ярдәмгә сарыф иткәннәре билгеле. Шуңа өстәп, татарда «басма», «калып» сүзләре киң кулланыла. Шулай икән, басма бизәкле тукымалар бездә дә булуы ихтимал ич. Туташ-ханымнарыбызның күңелен яулаган француз яулык – шул басма бизәкле тукыманың нәкъ үзе бит инде. Бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне көтә, димәк. 

Курчаклы уены

Сәнгать фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов институтының фәнни хезмәткәре Наталья Герасимова Үзбәкстанда курчаклар уенын өйрәнсә дә, уйнап йөрмәгән – Хивада курчак ясаучы Матякуб Матякубов, Бохарадан Рано Эшанкулова, шулай ук Бохарада яшәче милләттәшебез Искәндәр Хәкимовтан курчак ясау серләренә төшенгән. Рано ханымның курчак белән мавыгуы һөнәри эшчәнлеге белән бәйле, ул – Бохара музее хезмәткәре, сәнгать белгече. Зур хыялы курчак музее булдыру. Матякуб һәм Искәндәрнең курчаклары исә курчак театрыннан «чыккан», ягъни алар курчак театрындагы спектакль геройлары үрнәгендә иҗат итә башлый һәм һәркайсы үз стилен булдыра, зур уңышка ирешә. 

Искәндәрне курчак сувенирларның атасы дип йөртәләр. Бу һөнәр белән ул егерме елдан артык шөгыльләнә. Курчаклар тарихы – Үзбәкстан сәнгатенең борынгы катламнарына барып тоташа. Француз яулык кебек, татарда курчак мәсьәләсе дә күңелне җилкендереп куйды.Милли курчакларыбыз булмаса, бүген Актүбә уенчыгы һәм башка курчак, уенчык ясаучылар шулкадәр ишәймәс иде. Татарда да курчаклар борынгы чорларда ук булган, дип уйларга нигез бар.

XXI гасырда мәдәни мираспрезентациясе

Ш.Мәрҗани институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова XXI гасырда мәдәни мирас турында сөйләгәндә «Милли хаситә» кебек реконструкциягә йөз тоткан берләшмәләрнең азлыгына уфтанды. Реконструкция тәкъдим итәрдәй фестивальләр белән дә мактана алмыйбыз, «Республикабызда «Культурный код» фестивале ике тапкыр үтте үтүен, быел майда Кремльдә милли костюм театры да ачылды. Әмма икесенең дә концепция­се эшләнеп бетмәгәч, күңелдә байтак сораулар калды. Реконструкция­гә, әллә этнодизайнга йөз тотабыз­мы без әлеге чараларда? Гомуммилли катламга килгәндә, галимә фольклор ансамбльләрне, хәтта җыр һәм бию дәүләт ансамбле костюмнарының үрнәк-өлге түгеллеген ассызык­лады. Аның каруы филармония җырчылары оештырган, татар, рус, мари, чуаш, удмурт, мордва, башкорт сәнгатенә йөз тоткан «ZAKARIA» фольк­лор төркеме кызыксыну уята, диде. «BURO BANU» ательесы шулай ук күпләрнең күңелен яулаган. Тагын бер юнәлеш – йола-бәйрәмнәргә бәйле һөнәрләр. Бу өлкәдә төрледән-төрле авторлар эшчәнлек алып бара. Интернет челтәрләрендә шәхси акаунтлары аларга популярлашырга ярдәм итә. Кибетләрдә дә чигелгән сөлгеләр, түбәтәйләрне еш очратырга мөмкин. Әмма җитди реконструкция ясаучыларның аз булуы милли һөнәрләребезнең асыл мәгънәсе югалуга китерә. Шул ук вакытта яңа мәгънәләр барлыкка килү сөендерә. Яңа буыннар милли кием аша мәдәниятебезгә мөнәсәбәтен белдерә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев