Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Милләт телсез була алмый

Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләр яшәешебезнең умыртка баганасы булып тора. Без аларны киләчәк буынга, балаларыбызга тапшыра алдыкмы?

Казанда өч көн дәвамында III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды. Съездда Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән, 15 ерак һәм якын чит илдән 500 дән артык делегат катнашты. 

«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә делегатларны, кунакларны фольклор ансамбльләр җыр-бию белән каршы алды. Килүчеләр исә иң әүвәл кул эшләре – милли аксессуарлар күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Ә анда чигүле түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, изүләр, сумкалар – һәркайсы күз явын алырлык матур. Күңелгә ошаганын сатып та алырга 
мөмкин. 

Пленар утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләве белән ачылды. «Татар хатын-кызы тырыш, булдыклы, сез тормышның барлык өлкәләрендә – икътисадта, мәгарифтә, фәндә, мәдәнияттә, эшмәкәрлектә, хакимият һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт куясыз. Сез – татар гаиләсенең йөрәге. Сез булганга, татар дөньясы яши», – диде ул.

Аннары Милли Шура җитәкчесе Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның съезд делегатларын котлавын ирештерде.   

Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең координацион Советы рәисе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова соңгы дүрт елда  башкарылган эшчәнлеккә хисап ясаган чыгышын Исмәгыйль Гаспралының хатын-кызларга өндәмәсен җиткерүдән башлады. Ул хатын-кызларыбызның дөньяга ана булу миссиясе белән килүләрен, милләткә яраклы ул-кызлар үстерергә тиешлегебезне искәртә, балаларыбызның телне, үткәннәребезне һәм гореф-гадәтләребезне саклаучылар булып үсеп җитешүе мәслихәт икәнлеген әйтә. Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. «Татар рухы кече яшьтән үк җаныбызга сеңдерелгән булса, без аны беркайчан да югалтмабыз. Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләр яшәешебезнең умыртка баганасы булып тора. Без аларны киләчәк буынга, балаларыбызга тапшыра алдыкмы?» – дип залга сорау белән мөрәҗәгать итте ул. Бөек галимебез Ш.Мәрҗани дә «Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт», дип язып калдырган. Бу – оешма эшчәнлегенең нигезе. Күчмә утырышларда әлеге мәсьәләләр һәрвакыт катгый күтәрелә. Балаларыбыз, яшүсмерләребезнең милли үзаңын уяту, гаилә учагын тергезеп, милләт яшәешенә ут өстәп тору – беренче чиратта хатын-кыз бурычы. «Татар рухы кече яшьтән ук җаныбызга сеңдерелгән булса, без аны беркайчан да югалтмыйбыз. Гаиләдәге тәрбиягә, әхлакый кануннарны нәкъ менә гаиләдә саклауга аеруча игьтибар бирергә тиешбез», – диде К.Идрисова. «Ак калфак» җитәкчесе әлеге максатка ирешү юнәлешендә үткәрелгән җыеннар, күчмә утырышлар, киңәшмәләр, конференцияләр, «Каз өмәсе», укучы балалар бәйгеләрен, «Татар малае», «Татар кызчыгы» конкурсларын искә төшереп үтте. Узган ел соңгы конкурста гына да 31 мең бала катнашкан. Быел инде «Татар малае», «Татар кызчыгы»нда катнашучылар саны 32 меңгә якынлашып килә. Бу инде шуның кадәр ул-кызыбыз телебезне, үз шәҗәрәсен, гореф-гадәтләребезне тиешенчә өйрәнгән, дигән сүз. «Мәдәни җомга» газетасында утырышлар һәм җыеннарның күбесе яктыртылып барды.   

Кызганыч ки, соңгы елларда татар мәгариф системасы гаять зур югалтуларга дучар булды, күп төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бөтенләй юкка чыкты. Ләкин сабый, ике-өч яше тулуга, киң дөньяга юл ала, балалар бакчасы, аннары мәктәпкә китә, ә анда – бүтән төрле тәрбия системасы, башка менталитет. Татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе әлеге хәлдән чыгу юлын шәхси милли мәктәпләр ачуда күрә. «Безгә каяндыр, ниндидер ярдәм көтеп утыру – кирәкмәс шөгыль. Алда шәхси милли балалар бакчалары, мәктәпләр ачу бурычы тора. Милләтебезгә креатив шәхесләр кирәк! Аларны бары тик милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Шәхси мәктәп ачу теләген белдерүчеләр дә бар. Бу хакта Төмән һәм Оренбург өлкәләре сүз алып бара», – диде ул. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, автоном коммерцияле булмаган «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова шәхси мәктәп булдыру юнәлешендә алып барылган эшләре белән таныштырды. Ул үзе өч бала анасы. «Әле тагын меңнән артык балам бар. Алар безнең балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә тәрбияләнә. Казаныбызда 5 балалар бакчасы һәм 2 мәктәбебез эшли. Беренче улым тугач, ун ел элек, туган телне саклап, милли рухны тәрбияләп һәм шул ук вакытта башка чит телләрне дә яхшы белсен өчен, шушы таләпләргә туры килерлек балалар бакчасын ачып җибәрергә булдым», – ди ул. «Бала-Сити» уку йортында балалар ике яшьтән алып дүрт тел мохитендә тәрбия, белем ала. Барлык балалар да татар телен өйрәнә. «Тукай теле», «Татар теле» атналыклары, Сабантуйлар, күренекле шәхесләр белән очрашулар һ.б. даими үткәрелә. «Бала-Сити» бүгенге көндә татар теленә кызыксыну уяту, аны кызыктыргыч һәм мавыктыргыч итү ниятеннән, «Акыллы уеннар» проектын тәкъдим итә. Ун төрле өстәл уены уйлап тапканнар. Алар татар телендә генә алып барыла. Балалар бу дәресләргә бик яратып йөри. «Республика Рәисе дә бу проектны хуплады. Татарстанның 100 муниципаль балалар бакчасы шушы проектны кертәчәк», – ди Альбина ханым. 

«Акыллы әкиятләр»  – шулай ук кызыклы проектның берсе. Махсус язылган, замана балаларына кызыклы булырлык әкиятләрнең һәрберсе сорау белән тәмамлана. Аларга балалар үзләре җавап таба. Аннары «Бала-Сити» шәһәрнең үзәгендә Сабантуй уздыруны да гадәт иткән. Анда төрле милләт балалары барысы да татарча җыр­лый, бии, бәйгеләрдә катнаша. Гомуми белем бирү оешмасының тагын бер проекты – «Туган тел» фестивале. Алар аны мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Рәисе каршындагы телләрне саклау- үстерү комиссиясе белән берлектә оештыра. Ул республикада яшәүче актив, креатив методистлар, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр белән берлектә уздырыла. «Татар теле клубы» – саф татарча сөйләшә белми торган замана әти-­әниләре өчен. Актив ата-аналар биредә татар телен өйрәнә. Делегатлар һәм кунаклар «Бала-Сити» мәктәбенә барып бу күркәм эшләр белән танышып та кайтты. 

Башкортстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» берләшмәсе җитәкчесе, иганәче Люция Вафина күңелендә  үз халкына, аның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәте, киләчәк буыннарга тапшыру теләге  шулкадәр көчле була ки, аның милли хисләре, киртәләргә карамастан, эшчәнлегендә барыбер үз юлын таба. Ул эшчәнлек үзе оештырган ике коллективтан башланган, татар гореф-гадәтләрен саклый торган фольклор ансамбльләренең исәбе инде 56 га җиткән. Алар «Ак калфак» оешмасының балалар, мәктәпләр белән бергәләп үткәргән бәйрәмнәрендә, кичәләрдә катнаша, милли җыр-биюләребез һәркемнең дә күңеленә хуш килә. 

Башкортстанның Бишбүләк районы фольклор ансамбльләре Казандагы съездга килүчеләрне җырлап-биеп каршы алды. Оешма балалар белән дастаннар өйрәнү эшен дә башлап җибәргән. «Дастаннар авыр тел белән язылган. Әмма китапханәчеләр, ансамбль җитәкчеләре аларны җиңеләйтеп аңлата. Шуңа да балалар бик яратып йөри. Кызганычка, бу китаплар бик аз, аларны табуы авыр, без аларны ксерокс аша чыгарып тараттык. Җиңүчеләргә Йосыф китабын бүләк иттек», – ди Люция ханым. Бүлекчәләрдә татар театр коллективлары оештыра башлау да милләттәшләребезне берләштерә. «Алар куйган спектакльләрне, фольклор ансамбльләре чыгышларын карау өчен халык залны тутырып килә. «Балалар бакчалары белән эшлибез. «Татар кызчыгы», «Татар малае» дигән конкурсны уздыргач, балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә татарча сөйләме яхшырды», – ди Л.Вафина. Башкортстан татар хатын-кызларының «Ак калфак» берләшмәсе Туймазыда алтынчы ел «Җырлыйк әле» татар фольклор фестиваль-бәйгесен үткәрә. Җиңүчеләр  Конгресс тарафыннан сәхнә костюмнары белән бүләкләнә. Ансамбльләрнең яшәрә баруы да – күңелле күренеш. Чөнки коллективларның чыгышында балаларның да катнашуы таләп ителә. Җаваплылыгы чикләнгән «Оренбург шәлләре» җәмгыяте директоры, өлкәнең «Ак калфак»  оешмасы рәисе Альбина Әбсәләмова үз чыгышында Оренбург якларында элек-электән данлыклы иганәче байлар бертуган Хөсәеновлар, Рәмиевләрне, замандашларыбыз Мәдинә Рәхимкулова, Рәшит Искәндәровны искә алып үтте. Аларның илгә-көнгә күрсәткән хезмәтләре  санап бетергесез. Байларыбыз үз заманында мәчетләр, мәдрәсә-мәктәпләр ачканнар, газета-журнал, китап­лар бастырганнар, халкыбызны мәгърифәтле итү өчен эшләгәннәр. «Оренбург өлкәсе эшмәкәрләре белән берлектә «Туган авылым», «Татар кызчыгы», «Татар малае», «Шәл туе», «Әбием сандыгы», «Ак хисләр» проектлары гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны саклау ниятеннән үткәрелә. Өлкәнең «Ак калфак» оешмасы җыеннарында бергәләп киңәшәбез», – ди Альбина ханым. 

Оренбург ягында гаиләләре белән эшмәкәрлекне, иганәчелекне үз иткән татар гаиләләр дә шактый икән. Кемнәрдер чәк-чәк пешерә, икенчеләре «Татар халык ашлары» компаниясен булдырган. Фермер буларак эш иткән, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән гаиләләр бар. «Оренбургның булдыклы татарлары милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә», – ди ул. Альбина һәм Фаил Әбсәләмовлар үзләре дә – «Оренбург шәле» фабрикасы хуҗалары. 1999 елда дистәләрчә шәлдән башланып киткән эш еллар белән үрчегән, киңәйгән. Хәзер аларның шәл бәйләү процессының һәр этабы – үз кулларында. Гаиләнең башлыгы Фаил мамык кәҗәләре үстерсә, ике авылның халкын эш белән тәэмин итеп торса, Санкт-Петербургта белем алган өлкән уллары Тимур  мамыкны тарау, юу, эшкәртү, эрләтү кебек процесслар өчен җаваплы. Альбина ханым аларны бәйләүчеләргә тарата. Уртанчы уллары да тиздән белгечлек алып  кайтачак. Мәктәптә укучы кече кызлары Азалия исә күптән шәл бәйләү остасына әверелгән. Алай гына да түгел, Әбсәләмовлар шәлче осталарның эшен дәвам итү ниятеннән өлкәнең дүрт районында мәктәп балаларына бәйләү серләренә өйрәтә. Милли гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауны күздә тотып үткәрелгән чаралар, «Ак калфак» оешмасы проектлары Әбсәләмовларның иганәчелек ярдәменнән башка үтми. Моннан тыш Әбсәләмовлар, авылларны эшле итеп, аны юкка чыгудан да саклап кала.

Төркиянең Истанбул шәһәре Идел буе-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте әгъзасы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура шул яклардагы татар авылларында сак­ланып калган фольклорга күзәтү ясады. Хәзер инде мөһаҗирләрнең дүртенче-бишенче буыны, алар арасында үз телләрен саклап килүчеләр дә бар. Алар әти-әниләреннән отып калган җырларны да башкаралар. 

Милли Шура рәисе В.Шәйхразыев пленар утырышны йомгак­лаганда, татар телен саклауны хәзерге буынның төп бурычы, дип билгеләде. «Татар теле – ана телебез. Кеше бәлки телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый. Татар халкы меңләгән еллар яшәп, үз телен, милләтен саклап калган икән, бүген аны киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурыч. Шәҗәрә буенча җиде буыныңны белергә кирәк, дибез. Аны белү генә аз. Аны балаларның, оныкларның йөрәкләренә, кем булган синең әби-бабаң, дип күңелләренә ярып салырга кирәк. Җиңел гамәл түгел. Безнең милләткә кайсы вакытта җиңел булды соң?» 

Ул милләтнең киләчәге хатын-кызлар кулында булуын да аерым билгеләп үтте. «Балаларыбызга милли тәрбия бирү, телебезне саклау алга таба да сезнең кулда булачак. Әгәр кыз бала әти-әнисенең тәрбиясен, аларның кулын тоеп үсми икән, ул киләчәктә баласы белән нәрсә турында сөйләшергә тиеш? Үз әтисеннән алмаган тәрбия­не ул ничек тапшыра алыр? Ныклы гаиләләр кирәк», – диде В.Шәйхразыев. 

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесен һәм аның урынбасарларын сайладылар Кадрия Идрисова татар хатын-кызлар хәрәкәтенең координацион совет җитәкчесе итеп сайланды. 

Икенче көнне делегатлар һәм кунаклар «Бала-Сити», «Алта скул» шәхси мәктәпләренә барып, андагы эш, тәрбия үрнәкләре белән танышты.

Шул ук көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте», «Татар гаиләсендәге тәрбия» «Татар гаиләләрендә эшмәкәрлек», дигән темаларга секция утырышлары узды. «Татар гаиләсендәге тәрбия» дигәнен танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды. Ул «Татар ядкәрләре» оешмасы эшчәнлеге һәм йолаларыбыз белән  белән таныштырды.

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы мәктәбе директоры Тәүһидә Низаметдинова Казаннан һәрвакыт рухи баеп, тәҗрибә туплап кайтулары турында сөйләде. «Хәзер Каргалыда да балаларыбыз русча сөйләшә», – ди ул. Ул унөч еллар элек Казанның 
2 нче гимназиясендә булган. Анда ул вакыттагы директор Камәрия Хәмидуллина балаларга «Татар җыры» фестивале үткәрүләре турында сөйли. Аларның ун ел уку дәверендә кимендә ун җыр өйрәнүе турында әйтә. Бу фикер Тәүһидә ханымга да ошый. Былтыр Татар Каргалысы мәктәбендә бу фестиваль 13 нче тапкыр үткәрелгән. 700 бала, татарча җыр өйрәнеп, туган телендә җыр башкара. Аларның әти-әниләре дә бу хәрәкәткә кушылып китеп, ул-кызларына милли киемнәр тектерә. 

Татарстанның халык артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты Гөлзада Сафиуллина балаларыбызны, мәшһүрләребез турында сөйләп, горурлык хисе белән үстерергә кирәклеген белдерде. «Җәлил батырлыгын белгән бала үзенең татарлыгы белән горурланып үсәчәк», – ди Гөлзада ханым. Эстониянең «Идел» татар мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, Таллин җирле радиосында татар телендәге тапшыруларны алып баручы Фәүзия Һадиуллина бу якларга 1979 елда тормышка чыгып киткән. 35 елга якын чит милләт арасында яшәгән ханымның сөйләмендә аз гына да акцент юк. Алай гына да түгел, балалары, оныклары татарчаны бик яхшы белә, туган телебездә бик матур итеп сөйләшә икән. Хәтта чит милләттән булган кияүләрен дә татарчага өйрәткәннәр. Үрнәк шулай туган.  
 
Хатын-кызларыбызның эш­чәнлегендә тагын бер таяну ноктасы – «Калфак туйлары». Бу кичәләрдә мәшһүр хатын-кызларыбыз өлге итеп алына. Әйтик, аның беренчесе илче, Болгарда төрле илләрдән килгән кызлар өчен мәдрәсә тоткан, хан нәселеннән булган Туйбикә абыстайга багышланганы истә калды. Икенчесендә Болгар халкының азатлыгы көрәшендә катнашып, легендага әйләнгән Гайшәбикә, Казан тарихында Нурсолтан, Сөембикә ханбикәләр турында хәтирәләр яңартылды, дүртенчесе татар тарихындагы мәгъ­рифәтче хатын-кызларның лаеклы дәвамчысы, төрки дөньяга билгеле Рәшидә абыстай Исхакыйга тәгаенләп үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны Дастаннар елы дип белдергәнлектән, быел «Калфак туе» да  шушы темага багышлап үткәрелде. Сценариен Алмаз Нургалиев әзерләгән кичәдә халкыбызның мирасы 1000 елдан артык тарихы булган кыйссалар, дастаннар искә алынды. 1369 елда Идел буе шагыйре Хисам Кятибнең мәгълүм сюжетка нигезләнеп язган «Җөмҗөмә солтан» дип аталган дини-лирик эчтәлекле әсәре, «Чура батыр»  «Җик-мәргән», «Түләк», 
«Түләк һәм Сусылу» дастаннары, «Таһир белән Зөһрә»нең  Сәйя­ди һәм Кормаши вариантлары һ.б. укыйсы, өйрәнәсе килерлек итеп искә алынды. Кичәне алып баручы Зөлфәт Зиннуров, Резедә Сәләхова дастаннар турында кыс­кача мәгълүмат бирде, аларның өзекләреннән сәхнәләштерелгән күренешләр, музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев