Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Каюм Насыйри турында сөйләшү

Киләсе елда мәшһүр мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.

Шул уңайдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Каюм бабаның персональ энциклопедиясен  әзерли. Институтта бу эшнең барышы турында «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү булды. Анда институт директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, халык шагыйре Зиннур Мансуров, КФУ профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, ТФА каршындагы Ислам тәгълиматы буенча тикшеренүләр үзәге хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, «Акведук» җәмгыяте директоры, «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды башкарма директоры Асия Гобәйдуллина,  филология фәннәре докторы Рамил Исламов һ.б. галимнәр катнашты. 


И.ГЫЙЛӘҖЕВ. Каюм Насыйри – XIX гасырның икенче яртысында яшәгән иң зур татар мәгърифәтчеседер. Аны совет чорында язучы, мәгърифәтче итеп кенә күрделәр. Тормыш юлын, иҗатын яктырту эшенә алынгач, галимнең күп хезмәтләре әле өйрәнелмәгән булуы ачыкланды. Гаҗәп зур шәхес бит ул: нинди генә өлкәгә алынмаган, химик, астроном, математик, фармацевт, кулинар да булган, ягъни төрле өлкәләрдә тирән эз калдырган зат. Киләчәктә аңа багышлап конференцияләр уздырганда тәгаен бер юнәлештә генә эшләргә иде. Әйтик, Каюм Насыйри – тарихчы, тәрҗемәче, фольклорчы, язучы, педагог, археограф, дип төрле-төрле өлкәләр буенча язган хезмәтләрен аерым өйрәнергә кирәк. Аның киңкырлылыгын ачасы, татар үзаңы үсешендә тоткан урынын тулырак чагылдырасы иде. 

З.МАНСУРОВ. Теге яки бу халыкның зурлыгын аның шәхесләре билгели. Әдәбиятын, фәнен, сәнгатен күздә тотып әйтәм. Әйе, XIX гасырның икенче яртысында Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин кебек киң карашлы, олуг шәхесләребез булган. Әмма Каюм Насыйри үзгә бер калкулыкта басып тора. Аның милли мәгарифне кайгыр­туын гына алыйк. Ул халыкка якын телдә һәм яшәеш өчен кирәкле фәннәр укытырга, Көнчыгышның укыту системасына мөкиббән китмәскә чакырган. Яңалыктан курыкмаган. Соңгы елларда аягын электр белән дәвалавын гына искә төшерик. Тукаебыз тигез, буш җирлектә барлыкка килмәгән. Әйтик, Насыйриның «Фәвакиһел җөләсә» дигән 600 битле китабын 9 яшендә үк укыган. Атаклы «Шүрәле» поэмасын язарга да ул этәргән. Каюм бабаның столярлык белән шөгыльләнүе, өстәл-урындык­лар, хәтта көзге ясавы мәгълүм. Татарның үзаңын күтәрәм, дип аның «Таң йолдызы» дигән гәҗит чыгарырга хыяллануы билгеле. Милләтебезне болай  төрле яктан күрсәткән башка шәхесебез юк. Без аны тагын да югарырак күтәрергә, исемен мәңгеләштерү өчен күп төрле чаралар күрергә тиешбез. 

Р.ИСЛАМОВ. Каюм Насыйри эшчәнлеген өйрәнә башлауга инде 100 елдан артык вакыт үтеп китте. Габделбарый Баттал 1912 елда «Аң» журналында галимнең ике хатын бастыра. Үз мәкаләсендә аны урысның зур галиме – Владимир Даль белән чагыштыра. Шул елларда «Шура» журналы мәгърифәтчебез турында Сөләйман Аитов, Фатих Кәрими истәлекләрен бастырып чыгара. Совет чорына кадәр дөнья күргән документлар һәм истәлекләр объектив яктан шик уятмый. 1917 елга кадәр басылган язмаларны зур чыганак дип карарга мөмкин. 1922-1925 елларда, тууына йөз ел тулу уңаеннан, галим әсәрләрен җыю-өйрәнү буенча Казандагы Академик үзәк шактый гына эш башкара. Насыйри белән кызыксыну сугыш чорында да тукталмый. Хәтта татар телендә чыккан фронт газеталарында да аның турында мәкаләләр басылган. Безнең көннәрдә галимнең 190 еллыгы зурлап билгеләнде. Әдипнең дүрт томлык сайланма әсәрләре нәшер ителде. 2022 елда Казандагы 80 нче мәктәпкә аның исеме бирелде. Шул ук вакытта аның күп кенә хезмәтләре әле өйрәнелмәгән, бәяләнмәгән. Аларның теле шактый катлаулы, әйтик, математикага, астрономиягә караган хезмәтләрендә гарәп, фарсы терминнары бик күп. Моның өчен гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белергә кирәк. Мондый белгечләр әле бар, исән. Исән чагында аларны файдаланып калырга иде. Башта фәнни нигездә, академик басма кирәк. Аннан соң бүгенге телебезгә яраклаштырып бастырырга да була. 

Ә.ЙОСЫПОВА. Дөньядагы бик күп халыкларның үз телләрен, мәдәниятләрен таныта-тарата торган, проект буларак яшәүче институтлары бар. Әйтик, алманнарның – Гете, испаннарның – Сервантес, кытайларның – Конфуций, урысларның Пушкин институты. Без дә КФУда милләтебезне танытучы шундый институт булдырдык. Аңа Каюм Насыйри исеме бирдек. Хәзерге вакытта институтның 14 үзәге эшләп килә. Аларның күбесе – Россия шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә – Астана, Бишкәк, Ташкент, Баку шәһәрләрендә эшли. Якын арада Истанбулда ачмакчы булабыз. Без – университет галимнәре анда он-лайн лекцияләр укыйбыз. Үзәкләргә ел саен яңа әдәбият җибәрәбез. Әлеге үзәкләр теләк белдергәннәргә татар теле өйрәтә, татарча диктант үткәргәндә, Тукай марафонында катнаша. Сүз уңаеннан, Каюм бабаның телче галим буларак бер-ике хезмәтен генә телгә алыйк. Ул татар теленең грамматикасын яза. Беренче булып татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи. Урысча-татарча, татарча-урысча сүзлекләре аеруча киң тарала, уннан артык мәртәбә, үзе вафат булгачтын да басыла. 

И.ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйри, беренче чиратта, үзвакытыннан алда барган, татар мәгариф системасында күп яңалыклар керткән методист буларак кызыклы. Ул 15 ел духовный семинариядә татар теле укыта. Укыту тәҗрибәсе күп булганга, татар балаларын да җыеп укыта башлый. Ул балаларны яшенә карап һәм татар телендә укытырга, мәктәпкә дөньяви фәннәрне дә кертергә тәкъдим итә. Чит телләрне никадәр иртәрәк өйрәнә башласаң, шулкадәр яхшырак, дигән фикер үткәрә. Беренчеләрдән булып, урыс телен укытырга, урыс теле аша Европа мәдәнияте белән танышырга чакыра. Балаларга «Хисаплык» фәнен укытканда урыс дәреслекләрендә булган, Көнбатыш галимнәреннән алынган бик күп уңышлы мисалларны файдалана, беренче булып «алу», «кушу», «чишү» кебек үзебезнең татар сүзләрен термин буларак куллана башлый. Моңарчы әлеге гади генә терминнар да гарәп теленнән алынган була. Шул ук вакытта Каюм баба Утыз Имәнинең, мөселманнарга кырык нәрсә фарыз булса, Россия мөселманнарына кырык бер нәрсә фарыз, ул да булса урыс телен белү, үзең яшәгән дәүләтнең телен белергә кирәк, дигән фикерне еш тәкрарлый. Ни кызганыч, бүген кайбер татар ата-аналары урыс телен үзләштерүне беренче, икенче фарыз дәрәҗәсенә күтәреп, туган телебезне санга сукмый башлады. 

А.ГОБӘЙДУЛЛИНА.  Без «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фондын 2015 елны корып җибәрдек. Бу еллар эчендә Яшел Үзән районындагы Шырдан авылын тергезү, Каюм баба мирасын популярлаштыру максатында 22 маддәле концепция эшләнде. Авылны яшәтү буенча  шактый зур эш башкарылды. Китапханә-музей, кафе төзелде. К.Насыйри хезмәтләренә багышлап, балалар арасында рәсем конкурсы игълан иттек. Аңа 220 эш килде. 49 эшкә призлы урыннар бирдек. Әлегә планлаштырган эшләрдән тормышка ашмаганы – клуб с
алу. Шунсыз халыкны җыеп, зур мәдәни чаралар үткәреп булмый. 

P.S. «Түгәрәк өстәл» барышында галимнәр, шушы күркәм эшләрне оештырып, башлап йөргәне өчен, А. Гобәйдуллинаны Каюм Насыйри премиясенә тәкъдим итте. 

Фикер алышу барышында «түгәрәк өстәл» эшендә катнашучылар, совет әдәбиятында еш кына сурәтләнгәнчә, Каюм баба мохтаҗлыкта яшәгәнме, Ш.Мәрҗани белән каршылыкта булганмы кебек мәсьәләләрне дә әйләнеп узмады. Шактый еллар  руханилар семинариясендә укыткан, китаплары кабат-кабат басылып, календарьлары даими чыгып килгән мәгърифәтче ничек ярлы булсын?! Вафатына берничә ел кала туган авылында үз акчасына мәчет салдыруы да галимнең хәлле, җитеш тормышта яшәве, татарның ак байлары  Каюм бабаны «онытмавы» турында сөйли. Инде олуг шәхесләрнең үзара мөнәсәбәтенә килик. «Әйе, К.На­сыйриның Ш.Мәрҗани белән каршылыклары булган. Тик бу дошманлык түгел, аңлашылмаучылык, фикер аерымлыклары гына. Әнә, Тукай кемне генә тәнкыйтьләмәгән? Бүген кем Муса Бигиевне, Дәрдмәндне Тукайның дошманы булган, дип әйтә ала? Зур шәхесләр арасында һәрвакыт каршылык­лар була. Каршылыксыз үсеш тә юк», – дип галимнәр әлеге каршылыкларны күпертмәскә чакырды. 

Рәшит МИНҺАҖ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев