Без белгән һәм белмәгән Дәрдемәнд
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар шигърияте классигы, нашир, журналист, иганәче, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды.
Утырышны сәламләү сүзе белән институтның директоры Илгиз Халиков һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде. Сөйләшүдә татар әдәбият фәненең каймагы – мөхтәрәм галимнәребез Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Фәрит Яхин, Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Г.Ибраһимов институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров, Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, язучылар Лирон Хәмидуллин, Казаныбыздагы Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхин, тәрҗемәче Вера Хәмидуллина һ.б. катнашты. Уфа фән һәм технологияләр университетыннан күренекле галим Марат Шәрипов һәм олугъ шагыйрьнең оныгы Бату Рәмиев (Уфа) сөйләшүгә читтән торып кушылды.
Дәрдемәнднең ил гаме белән сугарылган шигырьләре, салдырган мәчет-мәдрәсәләре, нәшер иткән газета-журналлары, шулай ук язучыларыбызга каләм чарларга, бәһасез хезмәтләрен бастырырга мөмкинлек биргәне, аерым алганда, хөрмәтлебез Ризаэддин Фәхреддинне үз янына сыендырып, аңа алтмыштан артык хезмәт язарга шартлар тудырганы өчен олыласак та, мәшһүр шагыйрьнең тормышын вә иҗатын җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәвебез ачыкланды. Аерым алганда, әдәбият һәм тел галимнәреннән кала, мәсәлән, тарихчыларның бу шәхескә тиешенчә игътибар бирмәүләре ачык күренде. Бу җәһәттән Илһам Гомәровның чыгышы кызыксыну уятты. Галим Башкортстан җирлегендә урнашкан Юлык авылындагы Дәрдемәндкә кагылышлы ядкәрләргә аерым тукталды. Танылган шагыйребезнең Юлыкка өч яшендә килеп, башлангыч мәктәптә укыганы билгеле. Бу авылга 300 еллап элек Татарстаныбызның Казан арты татарлары нигез салган, дип бара галим. Һәм иске зиратта табылган Пүкәл авылыннан күренекле рухани Әдһәм бине Әбүбәкер улы Габделлатыйфның кабер ташын дәлил итеп китерә. Юлык авылында шулай ук Дәрдемәнднең әтисе Мөхәммәтсадыйкка Оренбург осталары чалмалап эшләгән истәлек ташына да тап булганнар. Андагы язуларга караганда, Мөхәммәтсадыйк 1891 елда вафат булган. Ризаэддин Фәхреддин исә 1892дә үлде дип яза, хатыны Зыяфәт 1898дә вафат булды ди. Әмма ни өчен исеме Зыяфәт соң? Дәрдемәнднең әнисен Хәнифә дип белә идек, һәм тормышын өйрәнүче галимнәр барысы да Мөхәммәтсадыйкның бер генә хатын алуын, ягъни бүтән хатынга өйләнгәне турында рәсми документлар табылмавы турында яза. Мөхәммәтсадыйкныкы янында балаларының истәлек ташлары бар. Алар да аптырашта калдыра. Ник дигәндә, Мөхәммәтсадыйк абзыйның биш баласы арасыннан өчесе кечкенә чакта вафат булган, Закир белән Шакирга гына бу фани дөньяда байтак яшәргә насыйп булган дип уйлый идек. Әмма истәлек ташларыннан күренгәнчә, бертуган меценат Рәмиевләрнең бер абыйлары Галихәйдәр – 24 яшендә, апалары Бибифатыйма дә шул яшьтә вафат булган. Тагын берсе – Гомәр, үлгәндәге яше күрсәтелмәсә дә, 1904 елда бакыйлыкка күчкән, димәк, ул да имчәк баласы булмаган дип уйларга нигез бар. И.Гомәров алтын приискаларның унбиш еллап Дәрдемәнднең әнисе Бибихәнифә исемендә булуы, аннары гына ире Мөхәммәтсадыйкка күчүе һәм ун еллап вакыт узгач уллары Закир һәм Шакирга тапшырылуы, нигездә идарә эше белән Шакир шөгыльләнүе турында да әйтте. Галим патша Россиясендә алтын чыгарган өчен ай буе эшләгәнгә 2 дән алып 7 сумга кадәр хезмәт хакы түләнгәне, эше бик михнәтле булганга күрә, ял көнне чыгып эшләүчеләр, әгәр шул көнне алтын тапсалар, аны үзләренә калдыру хокукына ия булганы турында кызыклы мәгълүматлар да эзләп тапкан. Рәмиевләр приискаларында алтын запасы аз булганга күрә, уртача хезмәт хакы аена 3 сум була. Енисей буйларында исә – 7 сум, Себердә – 5 сум хезмәт хакы түләгәннәр, ди. Рәмиевләрдә төрле елларда 860 дән артык кеше эшләгәне, бертуган Закир һәм Шакирнең ил казнасына 6,5 мең тонна алтын биргәне турында мәгълүматлар да әһәмиятле. Шакир Рәмиевнең 1912 елда хаста хәлдә Мәскәүгә дәваланырга барганда, тимер юл станциясендә, поезд астында калуын да ишеттек. Өч баласының әтиләре күзалдында суга батып үлүе турында да мәгълүмат бар. Шул фаҗига Шакирны хаста иткәндер дә, бәлки... Юлык авылын барып күрә алмаучыларга тагын бер мәгълүмат кызык булыр – бүген анда Дәрдемәнд төзеткән берничә ядкәр бар. Алтын саклагыч таш амбарның асты гына калган. Атнасына алты көн эшләп, дүрт көн – ир-атларга, ике көн хатын-кызларга гыйлем тупларга мөмкинлек биргән, күренекле драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзинең эзләрен хәтерләп, аның «Галиябану» әсәре куелуга шаһит булган һәм «Асылъяр» әсәре язылган китапханә дә кызганыч хәлдә. Дәрдемәнд салдырган ике катлы мәчет кенә ничек бар шулай сакланган. И.Гомәров Юлык авылындагы Дәрдемәнд исеме белән бәйле истәлекләргә Татарстаннан да, Башкорстаннан да бернинди игътибар булмавы җәһәтеннән борчылуын белдерде.
Сөйләшү барышында туган җире Оренбург губернасы Стәрлетамак өязе Җиргән авылында шагыйрь яшәгән һәм Орскида вафат булган йортларның кайда урнашуы турында да бәхәсләр булды. Юлыктан аермалы буларак, Җиргән авылында Дәрдемәнд истәлеген мәңгеләштерү өчен бераз эшләр башкарылган. Быел август аенда, мәсәлән, бюстын куйганнар. Орск шәһәрендә исә Дәрдемәндне яшь буын милләттәшләребез бөтенләй белмичә үсә, шушында үсмер чагы, яшьлеге үтсә дә, биредә өйләнүенә, беренче баласы дөньяга килүгә карамастан, бернинди истәлек тамга да юк. Шәһәрдә шагыйрьнең җеназасы үткән җәмигъ мәчете сакланган. Шуның ишегалдында истәлеккә язулы стела кую тәкъдиме яңгырады. Ни аяныч, бөек Дәрдемәндебезнең каберенә барып дога кылу мөмкинлеге дә юк ич безнең. Билгеле булганча, 1921 елда ачлыктан (яки тиф авыруыннан) үлгәч, аны Җаек суының ташу саен ярлардан чыгып, Орск шәһәренең мөселман зиратын су басу сәбәпле, ерак түгел урнашкан Ильяс авылында җирләгәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында исә бирегә Тула шәһәреннән патрон заводын күчереп утыртканнар. Завод зурая барып, Ильяс авылын да, зиратны да «йоткан». Дәрдемәндебезнең кабере дә завод астында калган. Хәрби берләшмәгә үтеп керү тыелганга күрә, аны саклап калу, башка җиргә күчерү дә мөмкин булмаган. Орскида истәлеккә стела кую да, шәһәр башлыгыкларының әледән-әле алмашынып торуы сәбәпле, озакка сузылган һәм әлегә кадәр тормышка ашмаган...
Тагын бер мәсьәлә – Дәрдемәнднең хакимияткә мөнәсәбәте әледән-әле кызу бәхәсләр уята. Шагыйрьдән совет
патриоты ясау дөресме, әллә ул да «кызыллар» хакимиятенең корбанымы? Дәрдемәнд бөтен алтыннарын совет властенә үзе теләп тапшырганмы, әллә мылтык терәгәч, исән калырга бүтән чара калмаганга, мөлкәтен биргәнме? Ярты Төркияне сатып алырлык акчасы булса да, ник шагыйрь мәхшәр эчендә калуны сайлаган? Бу сорауларга җавап биргәнче иң элек хәтеребездә Дәрдемәндкә кагылышлы шул еллардагы хәлләрне яңартыйк әле. Бер улы Морат «аклар» ягында сугышырга мәҗбүр була һәм тифтан үлә. Тагын бер улы Җәһфәр «кызыллар» ягында сугышканда кулсыз кала. Искәндәрнең хатыны тифтан үлә, аның нәни улы Бәшәрне Дәрдемәнд үзе тәрбияли. Гаиләсен шушы хәлдә калдырып, чит илгә китәргә шагыйрьнең ничек йөрәге җитсен?!
«... Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!..» –
дигән юлларны язган Дәрдемәнд авыр заманнарда милләтен калдырып китүне күз алдына да китермәгән, мөгаен.
Каләм тотып советлар җырын җырларга да керешмәгән ул.
«... Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-таң булып шайтан
төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма,
күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында
Синең урның – үлекләр аймагында...» –
дигән юллар белән шагыйрь бу яңа хакимият тә милләтебезгә тәррәкыят итәргә, хөр яшәргә мөмкинлек бирмәячәге турында искәртмәгәнмени?!
Чаллыдан тәрҗемәче Вера Хәмидуллина чыгышы да уйланырга мәҗбүр итте. Ул Дәрдемәнд шигырьләренең бүгенге көндә иң зур нәшриятебездә аерым китап булып басылган русчага тәрҗемәләре бик түбән дәрәҗәдә дип белдерде, бүгенге көнгә кадәр шагыйрьнең бөек әсәрләренә тиң рәвештә башкарылган тәрҗемәләрнең юклыгына ачынды, киләчәктә китапларда бер генә авторга урын бирмичә, төрле шагыйрьләрнең иң шәп тәрҗемәләрен сайлап алып урнаштыру кирәклеген ассызыклады. В.Хәмидуллинаның әйтүенә караганда, XIX гасырда яшәгән шагыйрьне тәрҗемә итүче шул чор рус әдипләрен дә белергә тиеш. Дәрдемәндне русчага әйләндерүче автор исә Лев Модзалевский, Федор Тютчев шигырьләрен белми булып чыга. Ник дигәндә, Дәрдемәнд аларның аерым шигырьләрен татарчага әйләндергән, тәрҗемәче исә оригиналларын эзләп табасы урынга, киредән шуларны русчага әйләндереп (бу реверсив тәрҗемә дип атала) Модзалевскийны да, Тютчевны да, бөек Дәрдемәндне дә хур иткән. «Робагыйны – робагый, газәлне – газәл итеп, шигырьнең ритмын, үлчәмен саклап тәрҗемә итү мәслихәт», – дип йомгаклады сүзен Чаллы кунагы.
Сөйләшү барышында Казанда Дәрдемәднең музеен булдыру кирәклеге турында әйтүчеләр шактый булса да, бу мәсьәлә тиз генә тормышка ашмаска охшап тора. Ник дигәндә, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхинның сүзләре белән әйтсәк, Казаныбызда аерым шәхесләргә багышланган музейлар күп булганга күрә, якын киләчәктә тагын берсен ачуларына ышаныч аз. Татар әдәбияты тарихы музее нибары 644 квадрат метр тәшкил итеп, аның 227 квадрат метры экспозиция максатында кулланылса да, 2024-2025 елда күргәзмәне үзгәртеп кору вакытында бер залны Дәрдемәндкә багышларга әзерләр. Әдәбият музеен үз канаты астына сыйдырган Милли музей шагыйрьгә кагылышлы әйберләрне сатып алырга да каршы түгел икән. Декабрьдә исә Дәрдемәнднең 165 еллыгына күргәзмә оештырырга ниятлиләр.
Аңлашылганча, сүз күбрәк нашир, хәйрияче, алтын приискалар хуҗасы Закир Рәмиев турында барды. Шигърияте исә ни дәрәҗәдә тикшерелгән соң? Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина Тукаебызны өйрәнгән кебек, Дәрдемәндне дә һәр яктан комплекслы өйрәнү кирәклеген ассызыклады, моңа җитди сәбәпләрнең берсе – аның татар дини шигъриятен дөньявига әйләндерә башлавы. «Дәрдемәнд беренче булып татар әдәбиятына милләт темасын тәкъдим итә. Һәм ул XX гасыр татар әдәбиятының төп темасына әйләнә. Дәрдемәнд шигъриятнең гомумкешелек фәлсәфәсенә йөз тотарлыгын беренче урынга куя. Символлар ярдәмендә эчтәлекне тирәнәйтү мөмкинлеген һәм татар шигъриятенең чиста, матур, музыкаль, нәфис, аһәңле булырга тиешлеген күрсәтә. Аннан соңгы татар шагырьләре Дәрдемәнд салган юлдан, ул башлаган фикерләрне үстереп китәләр», – дип нәтиҗә ясап әйтте галимә.
Сөйләшүдә Тукай энциклопедиясе үрнәгендә Дәрдемәнд турында фундаменталь басма һәм «ЖЗЛ» шәлкеменнән киң катлам укучылар өчен популяр телдә язылган китап булдыру мәсьәләсе күтәрелде. Милли китапханәгә Дәрдемәнд исемен бирү тәкъдиме яңгырады. Казаныбызда сынын бастырып кую кирәклеге әйтелде. Галимә Айгөл Ганиева меценатларны бүләкләү өчен Дәрдемәнд исемендәге алтын медаль булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев