Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Хисаметдин Исмәгыйлев: Хуш, кызым...

Үткән ел аңарда яман шеш авыруы таптылар. Хәзер менә ничәнче мәртәбә дәвалана. Ике тапкыр операция дә ясап карадылар, ничә тапкыр химия алды.

(“Зимагурлар” повестеннан өзек)

Нурзияне гомум палатадан реанимация палатасына кертеп салдылар.

Үткән ел аңарда яман шеш авыруы таптылар. Хәзер менә ничәнче мәртәбә дәвалана. Ике тапкыр операция дә ясап карадылар, ничә тапкыр химия алды. Ул “инде терелеп булмас, ахрысы” дип,  күңел төшенкелегенә бирелеп, уйланып ята иде. Кызын, Зәлифәсен генә аякка бастыра алмады. Унҗиде яшьлек кыз ялгыз кала инде. Үги әтисе бөтенләй бозылды. Ничә тапкыр хастаханәгә кереп ятты, ичмаса, бер килеп хәл белсә. Ярый әле, кызы бар. Ул шәфкать туташлары әзерли торган, хәзергечә әйтсәк, көллияттә икенче курста укый. Кемнәр кулына гына калыр икән? Ничек укып бетерер икән дә, нинди генә кияүгә тап булыр?

Үзенең хәле көннән-көн начарая шул, бер дә алга таба түгел. Барча гәүдәсе кипте. Чыкмаган җаны һәм уйланып бетмәгән уйлары гына калды. “Их, кызым, кызым Зәлифәм. Юньле кешеләрнең генә улына кияүгә чыгып, исән-сау балалар үстереп, тормыш итеп китә алсаң ярар иде дә бит”, – дип уфтанды ул. Бар уе шул турыда булып, гел кызын исенә төшереп ятты. Әллә нишләп соңгы көннәрдә шулай уйлады, зарыгып кызын көтте. Кызыма бер-бер киңәш, үгет-нәсихәт бирермен дип өметләнде.

Әллә сизенеп, әллә Ходай эшкәртүе булды, шушы көнне Зәлифә әнисе янына килде.

Килеп керү белән, әнисенең сөяк тә тире генә калган тәннәрен йомшак юеш чүпрәк белән сөртеп алды. Әнисе канәгать калып, зәгыйфь кенә елмаеп, риза булып ятты. Менә хәзер әйтәм, менә хәзер әйтәм кызыма кирәкле сүзләрне дип, нәрсәдер көтте. Кызының шулай аны иркәләгәнен бүлдерәсе итмәде. Үз балам үз балам инде. Нинди йомшак итеп тотына бит, теге килбәтсез шәфкать туташы кебек кыланмый, дип уйлады. Мөгаен, терелермен дә әле, Ходай насыйп итсә, дип, хыялларга да бирелеп алды. Әйтәсе сүзләре турында уйлап, әйтсәм, кызыма кыен булмасмы икән, дип тә икеләнде. Шулай да, җайлап кына сүз башлап:

− Кызым, ничек кенә кыен булса да мин терелеп чыкканчы, өйдә кунма. Тулай торакка күч. Директорыгыз Әхмәт абыеңа кер. Ул бик кешелекле кеше, хәлеңә керер. Берәр бүлмәдә урын да табып бирер мотлак. Үги әти үги инде ул, кызым. Үз әтиең хәбәрсез югалды. Шул БАМга барам дип әллә нигә ашкынды. Күрәсең, маңгаена язылган язмыш-әҗәле тарткандыр. Үги әтиеңнең юне чамалы. Сак бул. Киемгә ябышкан сырганак кебек сарылды шул. Әллә ни үзем дә йомшаклык күрсәттем, − дип, барча шик-үкенүләрен кызына белдерде. Зәлифә, әнисенең үзе өчен борчылуына хафаланып:

− Әнием, бәгырем, һич борчылма, барысын да син әйткәнчә эшләрмен, − дип, аны юатырга тырышты. Әнисенең бөтенләй коелып, урыны-­урыны белән тырпаеп торган чәчләрен хуш исле күбекле су белән юып алды. Муен-җилкәләрен юды. Озак урында ятудан калак сөяге һәм янбашындагы тиресе уелган урыннарны әйбәтләп тазартып, табибләр биргән дарулар белән эшкәртте. Аңа әнисенең болай ук хәлсезләнеп, ярдәмсез ятуын күрү бик тә авыр иде. Күршеләре биреп җибәргән мәтрүшкә, кура җиләге яфрак­лары һәм юкә чәчәкләреннән ясалган чәй кайнатып, пешереп алып килгән ләвәш-бөккәннәр белән әнисен чәй эчереп сыйларга уйлаган иде дә барып чыкмады. Әнисе ләвәшнең бер читен чеметеп әллә капты, әллә юк. Ә хуш исле үлән чәен бер чынаяк тутырып, өрә-өрә мактый-мактый эчте. Хәтта ап-ак йөзенә чак кына алсулык та йөгерде. Маңгаена тир бөртекләре калкып чыкты. Һәм ул, кызына карап, елмая биреп:

− Рәхмәт инде, кызым. Чәең бик тә тәмле булды. Кичкә тагы шушы чәйне ясарга кушармын инде караучы туташларга. Ә син бар, балам, хәзер кайтып китсәң дә була. Укы, тырыш. Күрше-күләнгә, ага-туганнарга миннән сәлам әйт, − дип, кызы белән хушлаша башлады. Ә Зәлифәнең аны берүзен бу дару исе сеңеп беткән бүлмәдә калдырып чыгып китәсе килмәде, тагы чак кына әнисенең янында утырасы килде.

Нурзия бик тә хәлсез. Әле кызы белән сөйләшеп тә нык арыды. Шуңа да моңсу гына:

− Кызым, синең  яныма килеп хәлемне белүең күңелемә бигрәк тә рәхәтлек, бер ямь өстәде бит. Бөтен тәнемә җиңеллек таралды. Мөгаен, укый башлаган хикәямне дә укырмын әле, сине озаткач. Нишләптер, бу арада хәлем тиз бетә, шуны укыганчы да арыйм, − дип сөйләнде.

Зәлифә әнисенең баш очындагы тумбочкадан Галимҗан Ибраһимовның китабын үрелеп алды. Китапның бите “Кызыл чәчәкләр” әсәренең уртасында бөкләнгән.

− Ярар, әнием, син тыныч кына ятып тор, әле автобуска чаклы ике сәгать вакыт бар. Мин укыйм, ә син тыңла, яме, әнием, − дип, әнисенең күзләренә карады. Нурзия бик тә моңсу елмаеп:

− Алайса, кызым, мин күзләремне йомып кына тыңлыйм, ә син укы, кызым, укы, − дип, күзләрен йомды. Зәлифә җай гына укый башлады.

Нурзия әүвәл кызының укыганын тыңлап ятты. Җайлап кына аны йокы баса башлады. Чөнки кызы аңа, әйтерсең лә, китап укымый, ә бишек җыры җырлап тибрәтә иде. Нурзия күзләрен әз генә сирпеп кызына карап алды, кызы шундый матур, ягымлы тавышы белән хикәяне укуын дәвам итте. “Кызым әтисенә охшаган, бәхетле булыр әле, иншалла”, − дип, тагы күзләрен йомды, үзен бишектә яткан кебек хис итте. Менә аның алдына кайдандыр пәйда булып әнисе килеп басты. Әнисен күреп, Нурзия аптырап куйды. Яшь чагында кия торган матур бизәкле ак күлмәген киеп, елмаеп балкып тора.

− Исәнме, кызым. Менә син дә безнең янга килдең. Әйдә, бергәләп әтиең, картәтиләрең янына очып кына барыйк, − дип, кулларын сузып, үзе янына чакыра башлады. Нурзия бер китап укып утырган кызына, бер әнисенә карап, икеләнеп калды. Әнисе үтемлерәк итеп: “Әйдә, кызым, әйдә, һич курык­ма. Кызың китабын укый торсын. Аның өчен һич борчылма, ул үскән бит инде. Кызыбыз бик тә яхшы кешегә очрап, тормышын шул кеше белән бәйләп, бәхетле озын гомер кичерәчәк. Ышан миңа, мин, әниең, сиңа гел дөресен әйтәм” − дигәч, Нурзиянең, ризалыгын белдереп, әнисенә кулын сузып омтылуы булды, аны ниндидер бер җылы йомшак җил җиңел генә күтәреп әнисенә таба алып та китте. Нурзиянең күңеле тәмам тынычланды. Өстән, әнисе белән очып йөргән җиреннән, кире кызы янына килде. Кызы янәшәсендә яткан, үзенең бик тә ямьсезләнеп картайган гәүдәсенә игътибар да итми: “Хуш, кызым, сау бул. Тырышып укы. Мине онытма”, − дип, кызының башыннан сыйпарга әйткән иде дә, кулы кызының чәчләренә, аннан кызы укыган китап битләренә тиеп китте.

Шушы мизгелдә Зәлифә укыган китапның битен кузгатып һәм аның чәчләрен селкетеп, җил исеп киткән кебек булды. Зәлифә сискәнеп әнисенә карап алды. Әнисе тыныч кына ята. Елмая да әле. Аның елмаюлы йөзен күреп, тынычланып, Зәлифә китап укуын дәвам итте. Ул татарча чиста укый. Саф татарча сөйләшә. Моңа әнисе бала чагыннан ук өйрәтте. Кызы телен шомартсын өчен җәйге ялларда һәрвакыт авылга кайнатасы-кайнанасы, күршедә генә гомер кичергән картәнисе янына кайтарды. Алар әнисе белән өйләрендә дә гел татарча сөйләштеләр. Ә бит Зәлифәнең күргәне бар: яшьтәшләренең татарча бер авыз сүз белмәгәннәре дә җитәрлек.

Зәлифә үзе китап укыды, үзе шушы мәлдә әнисенең:

− Хуш, кызым. Сау бул, тырышып укы. Мине онытма, − дип кычкырган тавышын әллә ишетте, әллә үзе генә шулай уйлады. Ул тагы әнисенә күтәрелеп карады. Әнисе ничек елмая, шул килеш ята, тик иреннәре генә әзрәк ачылган. Ул шулчак аның тын алмый ятканын күреп, таштай катып калды. Зиһененә барып җитми торды. Үрелеп, әнисенең яңагыннан үбеп алды. Яңаклары җып-җылы иде әле. Ниндидер сиземләү белән одеял өстендә яткан бармакларын тотасы итте. Бармаклар сап-салкын һәм саргайганнар. Тагы әнисенең битен учлары белән сыпырып алды. Әни кеше дәшмәде. Ул үлгән иде. Зәлифә көллияттә шәфкать туташы булырга укыгач, әнисенең бу авыру белән озак яши алмаячагын аңлады. Тик бу кадәр тиз һәм кинәт булыр дип башына да китермәгән иде.

− Әнием, бәгырем, − дип сык­ранып, бер аһ-заң чыгарып әнисенә дәште дә күзләреннән атылып чыккан яшьләрен тыя алмый, әнисенең үле гәүдәсен кочаклап, елап җибәрде. Озак елады ул, хәтсез елады. Әнисе белән үткән бөтен тормышын энәсеннән җебенә тиклем, бәйнә-бәйнә күз алдыннан үткәрде. Бераз бушанып, әзрәк тынычлангач, палатадан чыгып, кизү торган шәфкать туташына:

− Әни үлде, − дип чак әйтә алды. Һәм тагы ихтыярсыздан елап җибәрде. Шәфкать туташлары әле тегеләй, әле болай чабыша башлады. Кайберләре килеп, бу яшь кенә кызны юаткан булды.

Нишләсен инде унҗиде яшьлек кыз бала. Кая барырга да, кемгә дәшәргә дә белми коелып төште. Уфада әнисе ягыннан туганнан туган Рәйхана апасы бар иде Зәлифәнең. Телефоннан аңа хәбәр җибәрде. Озак көттерми, ул да килеп җитте. Олы кеше олы кеше инде. Төрле-төрле киңәшләр биреп, әзрәк акча тоттырып:

− Бар, хәзер үк үги әтиеңә кайтып әйт. Берәр җаен тапсын, − диде. Үги әтиең дигәнгә ниндидер басым ясап әйтте. Чөнки Рәйхана апасы Нурзиянең ул ирне фатирына керткәненә бер дә риза түгел иде. Шуннан, дәвам итеп: 

− Әниеңнең элек эшләгән урыныннан, йә үзе берәр машина табып алып килсен, җирләү хәстәрен күреп куйсын. Иртәгә иртән үк монда булыгыз! Кара аны, матри, − дип кисәтеп куюны да артык күрмәде.

Зәлифә Стәрлетамакка ничек кайтып җиткәнен дә, ничек үзләренең фатирларын ачып кергәнне дә хәтерләми. Тик үги әтисенең бер чит хатын белән шәп-шәрә ятканнарын күреп, югалып калды. Ялгыш чит фатирга кердемме әллә, дип уйлады. Үги әтисе бу вакытта эштә булырга тиеш иде түгелме соң? Зәлифә аптырап идән-түшәмнәрне, диварларга эленеп торган келәмне һәм кием шкафын күзеннән кичерергә өлгерде. Юк, бу чит фатир түгел, шул үзе үскән, әнисе төзелештә ничәмә еллар, ал-ялны белми эшләгәне өчен бирелгән фатир иде. Кызыкай катып калды. Кире ишекне шапылдатып япты да урамга чыгып йөгерде. Уфада Рәйхана апаларының ишеген шакыганда урамда ярты төн иде. Бөтен күргәннәрен апасына чак сөйләп бирә алды. Нурзияне Уфа кырындагы Алексеевка бистәсенең зиратына куярга булдылар. Чөнки Уфада, йә булмаса Стәрлетамакка алып кайтып җирләү күпкә кыйммәткә төшәчәк икән. Аңа каян акча җиткерәсең дә, ничек башка кирәк-яракларын әзерлисең? Зәлифәнең ризалыгын алу кыен булмады, Рәйхана апасы аны тиз күндерде. Апасы бераз икеләнебрәк:

− Шундый үги әти белән, әлбәттә, бергә яшәмәячәксең. Фатирыңны алыштырып, йә булмаса бүтән җаен табып, укып бетерүгә, Уфага күчеп килерсең. Эшен дә табарбыз. Үзем урнаштырырмын. Ул сасып беткән калагызда нәрсә калган. Мөселманнары да бит телләрен сындыра-сындыра урысча сөйләшә. Үзебезчә бер сүз ишетермен димә. Уфага җитәме соң! Хет башкортча, хет татарча авыз тутырып сөйләш, сиңа беркем аптырап карамас. Ю-у-к, кызым, укып беткән көе монда алып киләбез. Әниеңнең зираты да якын булыр. Былтыр ук карап куйган идем әни янында буш урынны, үземә дип. Нишлисең, күрәсең, Нурзиягә насыйп булгандыр инде, − диде.

Үлгән кеше үлә дә китә. Аны бу тормыш кыенлыклары борчымый. Үлгән артыннан үлеп булмый, дөньяның бөтен-бөтен  калган  мәшәкатьләре  Зәлифәнең берүзенә өелеп торды да калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев