Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Халисә Мөдәррисова: «Бер башы бит, бер башы!»

(ХИКӘЯ)

Карада гынай урман,

Караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк

Үтәргә...1 
Әйе, яшәр өчен ат кирәк. Кем белми аны? Яхшы ат булса, тагын да шәбрәк. Җигеп йөрергә атың булса, дәрәҗә инде! Моны Әхмәтгали бик яхшы аңлый. Шуңа да тормышыннан канәгать ул. Канәгать булмыйча, өйдә Сәлимәсе көтә, балалар канатланып, ояларыннан очып чыгып беттеләр, hәркайсының үз дөньясы, өй җылы, абзарда буаз сыер, кышлау күши, келәттә поши кадәр кышкылыкка суеп эленгән ике сарык түшкәсе өстенә дистәгә якын каз-үрдәк, бер читтәрәк җәйгә дип тозлап, өч литрлы ике банкага дыңгычлап тутырылган каз ите ымсындырып тора. Җәйге кичтә шул банкадагы бер-ике кисәк иттән пешкән, Сәлимә кискән токмачлы ашка әче катык катып, ике тәлинкә ашны «бөкләп» куйсаң, арулар бетеп китә. Шәп яши алар Сәлимәсе белән, мулдан. Эш кенә булсын! Атлы эш булсын. Ат – дөньяның тоткасы. Ат ашата. Арба төбендә көн дә булмаса да, тегесемонысы кайта. Печәне, силосы, вакыт-вакыт капчыклап фуражы-ашлыгы да эләгә. Тик соңгы вакытта силсәвит Фаек белән завферма Әсхәт бик җаhилләштеләр. Бигрәк тә малчы Хәсән фураж урлап эләккәч. Фермага «Кызыл почмак»ка җыеп, җыелыш үткәрделәр. Силсәвит Фаек: «Ызначит, җитте, агай-эне, фураж белән шаярырга, әйе-ыhы, закун каты хәзер, алайболай шик керсә, юлда туктатып, чаналарыгызга тентү үткәрәчәкбез, аннан үзегез беләсез, атны алу гына түгел, милиция юлыннан башыгыз чыкмас, ызначит, әйе-ыhы», – дип куркытты. Завферма Әсхәт: «Аңлашылдымы, Әхмәтгали абзый? – дип, тәгаен аңа карап өстәде. – Кемнең кем икәнен карап тормабыз». Бу инде турыдан-туры янау иде. Димәк, ул шик астында, аңа каныгалар. «Дояркалар, сезгә дә кагыла, бераз чама белегез, шешә-шешә сөт ташыйсыз, мине белми, дисезме әллә?» Дояркалар ачулы карашларын Миңсылу ягына төбәделәр...

Шуннан бирле шүрләтә, тик келәт тулы нигьмәт булсын өчен абзардагы малларны да аз булса да, ялмандырырга кирәк. Печән-салам белән генә мал симертеп булмый, каз-үрдәкләргә дә язгылыкта йомырка салдырыр өчен түл җыйдырырга кирәк.

Шундый уйларга батып, Әхмәтгали иртән иртүк дубрга юнәлде. Каравылчы йортының туң тәрәзәсеннән саран яктылык төшә, димәк, шурник Галиәхмәт килгән дигән сүз, эш шәбрәк барачак, конюхларны көтеп, вакыт үткәрәсе түгел. Һәм ул сбруй, камыт, ыңгырчак, дилбегә, бер сүз белән әйткәндә, дирбияне мал өенең каен бүрәнә диварына кагылган озын агач чөйдән салдырып алып, урамга чыкты да малкайны җигеп, ферма ягына кузгалды.

Их, ул күфәйке өстеннән киеп куйган плащының мул капишунын маңгайга күтәрә биреп, кәлүш кидерелгән чүчинкә пималы аякларын чанага сузып, печән кабартылган чана ләшәнкәсенә терәлебрәк «җәhәтрәк, малкай», – дип, дилбегәне бер кагып алып җилдерүләр!

Еракта күңелгә җылы биреп, кәрәздә ялтыраган бал кебек ферма утлары җемелди, сыер савучылар килгәннәрдер инде. Тизрәк маллар алдына курым салып чыгарга, силосын ташырга, бозауларга печән китерергә, шул арада чиләк, сөт флягаларын юучы савымчыларның авыл хәбәрләрен, гайбәтләчтитләрен дә тыңлап өлгерергә кирәк. Чөнки өйгә кайткач, хатыны Сәлимә сорау алачак: «Нинди яңалыклар, ни сөйлиләр, кемне яманлыйлар, кемне мактыйлар, кем кемгә нәрсә әйткән, кем кавышкан, кем аерылышкан? Чөнки ферма – авыл штабы, бөтен яңалыклар иң беренче монда туплана, иң кызыклы эш-мөнәсәбәтләр дә монда кылына. Аннан соң инде бөтен авыл хөкеменә тапшырыла. Шуңа да эш җиңелдән булмаса да, яшәү күңелле.

Әнә, бозау эчергән арада Миңсылу Нуриягә бәйләнеп тә өлгерде. Күптән инде араларыннан «кара мәче» үтте аларның. Сәбәбен барысы да белә, белмәмешкә генә салышалар. Инде кырыгын күптән тутырган Миңсылу белән завферма Әсхәт арасындагы озакка сузылган гыйшык-мыйшык турында белмәгән кеше юктыр. Берничә ел аяк-кул сызлавыннан интегеп, урын-җирдә авырып яткан хатыны Фәимәне Әсхәт карамый түгел, карый. Тик Әсхәт тә кеше ласа! Миңсылу да тол хатын, җитмәсә утар биясе кебек дастуен, уйнаклап тора, үзе уңган: дөньясын да көтә, сыер да асрый. Килмәгән җире юк. Кызу барды аларның мәхәббәте, тик соңгы вакытта Нурия эшли башлаганнан бирле күңелен көнчелек корты кимерә, чөнки Нурия яшьрәк тә, матуррак та иде. Миңсылу кемгә бәйләнергә дә, кемнән үч алырга да белми. Бер көнне доярка Дамирага, икенче көнне пенсиягә чыгарга әзерләнгән Галиягә, өченче көнне чатан Раузага бәйләнә.

Тулы флягаларны сөт ташучы машина килгәнче ферма авызына илтергә кирәк. «Күтәр бер ягыннан, – дип җикерде ул Нуриягә, – нигә асылынып барасың аның колагына, җыбыткы, җыен эшкә ашмаган кешеләрне җыялар да, бөтен авырлык безгә төшә». Фляга шап итеп күтәрмәгә кунгач: «Юньле булса, ире куып чыгармас иде», – дип мыгырданды. Миңсылуга беркем дә каршы киләлми иде, чөнки фермада аның урыны үзгә – ул завферманың «күзе-колагы», ышанычлы кешесе!

Ул арада сыкы сарган агач ферма ишеге ачылып китте. Тыштан кергән салкын hава белән йөзләгән сыер җылысы кушылып, ап-ак пар болыты хасил итте дә, ул гыйфрит кебек өскә таба ургылды. Пар таралып бетмичә, кем кергәнне чамалап булмый иде әле. Монда да Миңсылуның хуҗабикә тавышы ишетелде: «Кем анда, арт ягыңа кулың җитмимени, ишегеңне яп!» – дип җикерде керүчегә. Җикерде дә телен тешләде, пар таралуга ишек катында силсәвит Фаек белән завферма Әсхәт шәйләнде.

– Ызначит, исәнлектәме, агай-эне, эш барамы, әйе, ыhы?

– Ару әле, бара, уртасында бул, Фаек абзый!

– Какрас, сыерлар астын алабыз.

– Тот көрәк сабын, Фаягөлгә файдаң тияр!

– Ул көрәк сабы тотып өйрәнмәгән...

Китте көлешү, китте төртмә телләшү.

Инде күп еллар авыл советы рәисе булып эшләсә дә, Фаек ферма кызларының телләреннән бераз шүрли иде, бигрәк тә савым вакытында эш хәтәр. Ул гына түгел, терлекчеләр, тизәк түгүчеләр, фуражирлар да бу вакытта дояркалардан ераграк йөрергә, күз уңыннан читтәрәк булырга тырышалар иде. Бер савымчы башына егерме бишләп, аңа «кара» сыерларны да өстәсәң (район алдында «кара» сыерлар белән савым планын үтәү – персидәтелнең йөз аклыгы) утызлап сыер төшә. Һәрберсен аранга кертергә, мөгезләрен эләктереп бәйләргә, тышауларга, таңга кадәр ятып пычранып беткән имчәкләрен юарга, кул белән саварга кирәк. Һәр сыерның үз холкы: берсе мөгезен бирми, берсе аягын бәйләтми, бәйләмәсәң, ботын күтәреп, савып бетердем дигәндә генә чиләккә кереп баса, берсе сөтен төшерми. Тавыш-гауга, сүгенү, кычкырыш, тартыш – болар барысы да ферма тормышы. Ачуны китереп, завфермадан алып, бригадиры, парткомы, персидәтеле, силсәвите, профкомына хәтле: «Удой төшә, эшегез бармый, эш хакыгызны кисәбез», – дип, җанга тияләр. Бозау үлсә, анысы үзе бер фаҗига, өскә чыгарырга да күп сорамыйлар.

– Ызначит, агай-эне, эшегез беткәч, «Кызыл почмак»ка җыелышып алыйк әле, бер кәлимә сүз бар иде, әйе-ыhы, – диде дә силсәвит Фаек завферма Әсхәтне ияртеп чыгып китте.

– Тагын нәрсә булган?

– Премия бүләләр...

– Тот капчыгыңны!

Эш беткәч, халык «Кызыл бүлмә»гә тартылды. Дояркалар өйгә алып кайтырга дип тутырып, куенга тыгылган берәр шешә сөтләрен, Миңсылуга күрсәтмәскә тырышып, кем кая кар эченә батырдылар, грелкага тутырылып, билгә бәйләнгән сөтләр күфәйке астында авырлы хатын корсагы кебек төртеп торса да, моңа әhәмият бирүче юк иде.  

Ферма тормышының үз кагыйдәләре, үз гадәтләре бар. Вакыт-вакыт авыр эштән соң, калай мичнең җылысында, такта эскәмиягә тезелешеп утырып, чәй эчеп алу күңелле бер гадәт иде. Гәҗит ябылган озын имән өстәлгә өйдән алып килгән (бүген кемдә нинди байлык) «мендәр» кәнфит, шикәр, чәй, кыстыбый-пәрәмәч, коймак, бавырсак ише камыр ашы куела. Кырлы стаканга коелган куян каны шикелле куе чәйгә мул итеп сөт салып, акбур белән агартылган стенага эленгән партиянең Үзәк Комитеты әгъзалары рәсемнәренең уяу, үткер карашлары астында чәйләп алу, шул арада авыл яңалыкларын барлап, «чәйнәшеп» алу күңелгә җылылык, ләззәт, рәхәт йомшару бирә. Түрдә – кызыл постау белән ябылган президиум өстәлендә, калын пыяла астында илнең төп законы, сайлаулар турында нигезләмә, иптәшләр судының составы, социалистик ярышның шартнамәсе, савым-үрчем күрсәткечләре hәм башка кәгазьләр урын алган. Иң түрдә бригадалар арасындагы социалистик ярышта җиңгән өчен бирелеп эленергә тиеш вымпелның буш кадагы ыржаеп тора.

Әсхәт сүзне уратып-нитеп тормады:

– Иптәшләр, эш болай тора. Сез беләсез, мин завферма булып, күп еллар эшләдем. Гомер буе дигәндәй. Әйтергә кирәк, тырышып эшләдем.

Ул тамак кырып, фикер җыеп, бераз туктап торган арада Фаек телгә килде. Йомры эче бүртеп, артка, җилкәгә таба тарткан, каешланып каткан кәчтүм якасын ике кулы белән түшенә табарак тартып алды да:

– Әйе, ызначит, дөрес сөйли иптәш Әсхәт, тырышты, чыдады, гаилә хәленә карамыйча тир түкте.

Сүзнең кая таба барганын аңламыйча аптырап калган халык гөрләшә башлады:

– Сузма инде, турысын әйт, Фаек абзый!

– Эш нидә?

– Җәмәгать, эш менә нидә, – дип, сүзне дәвам итте завферма Әсхәт, – җомга көнне калхузның еллык отчёт-сайлау җыелышы алдыннан безнең бригаданың да җыелышы тәгаенләнгән. Җыелышта персидәтел үзе катнашачак, районнан да түрәләр көтелә.

– Эштән китәргә җыенмый микән бу дип уйлаган идем мин сине, Әсхәт туган, хак икән, – дип, сүзгә кушылды терлекче Нәгыйм, вымпелның буш кадагына ымлап.

– Китсә дә, жәл түгел, тырышмады түгел, тырышты, – дип өстәде, фураж урлап тотылганнан соң иптәшләр судында җәза алып, аттан колак каккан hәм су куарга тәгаенләнгән Хәсән.

– Авыр инде, авыр, өйдә чирле хатын, үзе көне-төне фермада, – дип өстәде Миңсылуны җаны-тәне белән күралмаган Галия.

– Дисциплина какшый, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш бирде яңа эшли башлаган савымчы Нурия, Миңсылу ягына карабрак.

Көтелмәгән хәбәрдән чак ушына килгән Миңсылу сикереп торды да: «Әсхәт абзый кебек белдекле завферманы каян табасыз бүтән, җибәрмибез, җибәрмибез!» – дип кычкырып җибәрде.

Силсәвит Фаекның: «Ызначит, туктагыз әле, агай-эне, туктап торыгыз», – дигән сүзе тоташ гөрләү арасында югалып калды.

– Китсен, китсен, җитте аңа, яшьрәк кешене куярга кирәк, – дип чәрелдәде былтыр акчасын тотып калган бозау караучы Әлфия.

– Калсын, өйрәнгән яу сугышырга яхшы, – дип яклашты Миңсылуның ахирәте Гөлсем.
Фаек белән Әсхәт нидер әйтергә теләсәләр дә, беркем дә аларны тыңламый иде инде.

– Ояты бетте Әсхәтнең, тере хатыны өстеннән уйнаш итә, китсен, – дип кычкырды арттан кемдер.

– Җибәрмибез, эшләсен, әллә кемне тәгаенләгәнче, белгән кеше яхшырак!

Ә Әсхәтнең үз хәле хәл иде. Кичә төн уртасына чаклы Миңсылуның кышкылыкка тәгаенләп туңдырып эретелгән каен суыннан коелган әче балын чамадан тыш чөмерү аркасында бәвел куыгы шартлардай булып тулышкан, кече йомышын үтәү теләге миен бораулый иде.

Түзәр әмәл калмаган иде, Әсхәт Фаекның колагына иелеп, нидер пышылдады да урамга чыгып китте. Бер минутка тынлык урнашты.

Хәлиткеч вазгыять менә хәзер җиткәнен җаны-тәне белән тойды Әхмәтгали: «или-или!» Теге кисәтүне онытмаган иде ул. Әсхәт завферма чакта куркыныч гел янап торачак. Бүген йә Әсхәтне «түңкәрәләр» hәм аты-канаты үзендә кала яки Әсхәт эштә кала да Әхмәтгалинең аты – «түтү!» – киләчәктә атын алырга мөмкиннәр, үзен тизәк тазартуга чаклы түбәнәйтү куркынычы яный. Аның күз алдына сарайда фураж сорап мөгрәп торган ябык сыеры, май кунмаган зәңгәр тиреле казлары, булдыксыз дип битәрләгән кыяфәттә сытык чырайлы Сәлимәсе килеп басты. Тәвәккәлләде Әхмәтгали. Тамак кырып алды да торып басты. Халык тынып калды.

«Җәмәгать, – диде ул, тавышына кискенлек өстәп, – җитәр Әсхәткә халыктан көләргә, безнең фермада хәлнең хөрт икәнен барыбыз да белә. Сыерлар күтәрәмгә калып бара, сөт аз, су кушмасаң, бөтенләй юк чутында, нәсел үгезе ябык, хәлсез, сыерларны каплый алмый, үлгән бозауларны тирес астына күмү мисаллары да бар, тизәк сөйри торган транспортёрлар ватык, поилкалар эшләми. Нурия сеңел әйтмешли, фермада әхлак түбән, бетерде ферманы Әсхәт, бетерде. Соң булганчы котылыйк бу кешедән!»

Авыр тынлык урынлашты. Ниhаять, Фаек сүз алды:

– Ызначит, агай-эне, эшнең төбенә төшмәдегез бит әле сез, әйе-ыhы. Эш шунда ки: безнең персидәтелне районга алалар, аның урынына калхуз персидәтеле итеп, райкомнан иптәш Әсхәтнең кандидатурасын тәкъдим итәләр. Шуны сезгә җиткерергә, фикерегезне белергә теләгән идек.

...Тирән тынлыкны ярып, шыгырдап, ишек ачылды, аннан бик тәкәббер кыяфәттә Әсхәт кереп, президиум артына утырды. Әхмәтгалине яшен суккан кебек булды, күз аллары караңгыланып китте, тамагына төер тыгылды. Ул күзләрен йомды, бер секундка муенында аты-канатының кайнар тынын, үпкәле карашын тойган кебек булды. Ул тагын тамагын кырып алды, кичекмәстән ситуацияне төзәтергә кирәк иде:

– Авырлыклар күп булса да, бик күп көч түгә безнең Әсхәт туган ферма өчен. Ә безгә күрсәткән ярдәмен сөйләп-аңлатып булмый. Азмы-күпме кимчелекләр бар икән, бетәр алар, бетәр, нишләсен, бер башы бит, бер башы! Ә болай, зур эшкә лаек, бик лаек Әсхәт туган, райком дөрес уйлаган, аның кандидатурасын ике куллап яклыйм!

Кемнәрдер колактан-колакка сөйләшеп, кемнәрдер көлешә-көлешә таралыша башладылар. Түрәләрнең кошёвкага утырып кузгалып китүләрен көтебрәк торган савымчылар Миңсылуга күрсәтмәскә тырышыбрак, кар астыннан шешәләрен суырып алып, куеннарына тыктылар. Әхмәтгали генә утар артына карга күмелгән бер капчык фуражны бүгенгә чана төбенә печән астына алмаска булды.

Дөнья хәлен белеп булмый: дус бар, дошман бар!

 

«Казан утлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев