ҮТКӘННӘРДӘН ГАЕП ЭЗЛӘМИЧӘ...
«Җыештыручы кирәк», – дигән белдерүне күреп, Гөлүсә эш эзләп, Алмазның офисы ишеген какты. Әйе, җыештыручы булып эшкә кергән бу ханым моннан күп еллар элек улын калдырып киткән ана кеше иде.
Алмаз, бала гына булуына карамастан, әнисен бик яхшы хәтерли. Өйгә кайтмыйча, кинәт кенә юкка чыгуын гына аңлый алмый. Әтисе белән өчәүләп яшәп ятканда шундый хәл булды, әнисе ул көнне кунарга кайтмады. Икенче көнне дә, аннан соң да. Әтисе өйгә яшь хатын алып кайтты, Алмаз аңа «әни» дип әйтергә тиеш булды. Тик малай: «Әни бер генә була ул», – дип, чит хатынны үз итә алмады. Ярый әле, моны әтисе ишетми, колагын борырга да күп сорамас. Алмаз көн саен зарыгып үз әнисен көтте, әнисе аны яратып кочаклый, матур сүзләрен кызганмый иде. Әтисенә: «Син мине ишетмисең дә, күрмисең дә, тыңламыйсың да. Күзеңә яшь хатының гына күренә», – дип, үпкәсен белдергәндә дә, ата кеше хатынының тәмле теленә эреп китәрдәй булып, баласын ишетмәде. Бу хәлләргә түземлеге беткән Алмаз өйдән чыгып китү ягын карады.
Авылда әбисе яшәвен искә төшереп, шунда юл тотты. Әниләре белән кайтып йөргәндә генә юл ераклыгы сизелмәгән икән, поездда кача-поса шактый юл узарга туры килде. Тик барыбер теләгенә иреште, ни дисәң дә, аңа инде 10 яшь, югалып калмый. Әбисе оныгын күреп, бик куанды, аны мәктәпкә урнаштырды. Ялгызлык рәхәт түгел, икәү булгач, бер-берсенә иптәш булдылар. Алмаз әтисе турында уйлап та карамады, үги әнисе тырышлыгы белән әтисе дә улын тиз исеннән чыгарды. Бер көнне яшүсмер сарайда бабасыннан калган агач кисәкләре, инструментларны күреп, көнкүреш кирәк-яраклары ясап карарга дигән уйга килде. Куна тактасы белән башлаган иде, аннан уклау, бәрәңге төйгеч... Оныгының кулы эшкә ятуын күргән әбисенең сөенече эченә сыймый – бабасының һөнәре оныгына күчте бит. Баштарак Алмаз ясаган әйберләрне күрше-күләнгә бушлай өләшсәләр, тора-бара әбисе үзенчәлекле бизәкле әйберләрне базарга алып барып сата торган булды. Оныгы кайтып, бергә яши башлаганда әбисе: «Бер пенсия акчасына ничек яшәрбез», – дип борчылган иде, менә бит җае да чыкты тагын. Алмаз югары уку йортын артта калдырып, төшемле эшкә урнашты, соңрак үз эшен ачып, «текә» егеткә әйләнде. ...
«Җыештыручы кирәк», – дигән белдерүне күреп, Гөлүсә эш эзләп, Алмазның офисы ишеген кага. Сәркатип кыз аны елмаеп каршылый һәм эшкә алу турында килешү төзи. Гөлүсә – ишектән кергән җитәкченең үз улы Алмаз икәнен шундук таный. Әйе, җыештыручы булып эшкә кергән бу ханым моннан күп еллар элек улын калдырып киткән ана кеше иде. Тик аның улы бик тупас һәм дорфа икән шул, ошаса да ошар икән әтисенә! Бер көнне барлык эшчеләрен җыеп турыдан-туры: «Кемгә ошамый, шул китә ала», – дип җикеренде. Гөлүсәгә дә шактый эләкте. Җыелыш тәмамланганнан соң, ул җитәкче кабинетына керде. «Сезгә сүзем бар, бераз тоткарланмассызмы икән», – дип сабыр гына сөйли башлады ханым. Тик Алмаз гына: «Килделе киттеләр белән сөйләшеп торырга вакытым юк», – дип, чыгып китмәкче иде, әнисе тиз генә ишекне эчтән бикләде дә, ачкычын тәрәзәдән тышка атты.
Аптырап калган улына утырырга кушып: «Мин сине 20 ел эзләдем. Син минем бердәнбер улым Алмаз. Әтиең минем өстән йөреп, ул хатынны өйгә алып кайтты. Мине юк сәбәп табып башта төрмәгә утыртты, аннан чыккач, юләрләр йортына урнаштырды. Шушы елларда ничек өзгәләнгәнемне үзем генә беләм. Ә син улым, артыгын кыланма, үз өстеңә кеше рәнҗешен алма. Сиңа сөйләр сүзләрем күп, бүгенгә шул җитеп торыр», – дип, кесәсеннән запас ачкыч алып, ишекне ачты. Менә шушы көннән җитәкче дөньяга, кешеләргә башкача карый башлады. Аның үзгәрү сәбәбе башкалар өчен сер булып калды. Фирмасын әнисе исеменә яздырды. Әтисе дә каты авырып ята икән, чирле ир яшь хатынга кирәкмәгән. Йөремсәк хатын әтисе белән яшәгәндә үк аның өстеннән йөргән. Олы йөрәкле Гөлүсә улына әтисенең хәлен белеп торырга кушты. «Начар көннәрне оныт, аларны үткәндә калдыр», – дип нәсыйхәт бирде. Алмаз барганда әтисе инде бетәшкән карт кебек иде. Улын күрүгә, танып, гафу сорап күзләрен ачты. Әнисенең дә тырышлыгы белән әтисен аякка бастырдылар алар. Аны дәваханәдән Алмазның ике катлы йортына алып кайттылар. Үткәннәрне искә алмыйча, тормышны яңадан башлап җибәрделәр.
Кәүсәрия Шәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев