Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тәлгат Галиуллин: «Төерле пылау»

(ХИКӘЯ)

Чир рөхсәт-мазар сорап тормыйча килә дә аяктан егып сала, дигән әйтемнең тормышчанлыгына үз башыма төшкәч, тулысынча ышанырга мәҗбүр булдым. Аның да әле инсульт (халыкта паралич) дигән зәхмәтлесе хастаханәгә үк китереп «салды». Аңыма килер-килмәс хәлемдә мине ул чорда «обком бульнисы» дип йөртелгән хастаханәгә, ике кешелек палатага кертеп урнаштырдылар. Беренче көннәрдә суымны алып биргән, кулыма кашык тоттырган күршем белгечлеге буенча элемтәче, шулай ук инсульт кичергән, үзен миңа караганда яхшырак хис иткән кеше булып чыкты.

Таныштык. Наил Җамалиев исемле икән. Ипле генә яши башладык шикелле. Берничә көннән соң күршем янына 14-15 яшьләрдәге улын һәм берничә яшькә кечерәк кызын ияртеп, хатыны килде. Мин аның өчен шатланып ук куйдым, димәк, кешенең тулы гаиләсе, кайгыртырдай якыннары бар. Әмма кара тут йөзле, уртача буйлы, тыйнак кына киенгән ханым ни сәбәптәндер, бурычка әйбер сорарга кергән теләнче кебек ире янына тартынып, һәр адымын санагандай, акрын гына якынлашты. Өчесе дә, бер-берсенә юл бирергә теләгәндәй, бүлмә ишеге янында тукталып-төртелеп калдылар. Чирле әтиләрен бимазалаудан читенсенәләрдер дип уйлап куйдым. Үз өстемә җаваплылык алып, аларга: «Түргәрәк узыгыз, нишләп ят кешеләрдәй бусага янында торасыз», – дип, сүз каттым. Дивар ягына борылып яткан күршем кунакларны күрмидер яисә йокыга киткәндер дип уйлап:

– Наил, тор, балаларың килгән, – дип өстәдем.

Минем эндәшүдән соң, ятагы кырыена торып утырган әтиләре янына балалары якынрак килеп, җиңелчә генә сыеныштылар да әниләренә урынны бушаткандай, читкәрәк китеп бастылар. Ханым кулындагы төргәген урындыкка куеп, песи шикелле атлап, бик акрын гына ире янына килеп туктады.

– Хәлләрең ничек, Наил? Терелеп киләсеңме? Без бик борчылдык. Реанимациягә дә килгән идек, кертмәделәр.

Иркенләп күрешсеннәр, кочаклашсыннар, кирәк булса, пәп итешсеннәр дип, читкәрәк борылган идем, колакларыма теләсә кемне егып салырлык сүзләр килеп бөялде.

– Мин бит сиңа килеп, борчып йөрмәгез дип, кат-кат әйттем.

– Балалар әтине күрәсебез килә дип, теңкәмә тигәч алып килдем инде, – диде ханым, әллә каян ерактан килгәндәй төксе, гаепле тавыш белән. – Мин үзем сине борчып йөрмәгән дә булыр идем. Кызың сине бик сагына, елый, төшемдә әтием башымнан сыйпады, чәчләремне рәтләп куйды, саташып беттем, – ди.

– Мин бит сиңа башка хатын янына китәм дип, кат-кат әйттем. Килде-китте төшләр сөйләп, нервымда уйнап йөрмәгез!

Ханым башка бер сүз әйтмичә, урындыктагы төргәген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып, икеләнеп торганнан соң, минем якка борылып: «Абый, мин пылау пешереп алып килгән идем, сезгә калдырыйм әле», – диюгә, мин күз карашым белән генә тумбочкам өстенә күрсәттем. Бу адымымны хәзергәчә аңлата алмыйм. Ни өчен шулай, боламык кебек җебеп төшеп, чит ханымның төргәген алып калуымның сәбәбен тапмыйм. Чөнки ул «төерле» пылау булып чыкты. Иренең турсаеп ятып, ризыктан баш тартуын хупламасам да, арадашчы булырга ни хакым бар? Аң төпкелемә ана сөте белән кергән ашамлыкка ихтирам шуңа этәрдеме, әллә хатыны, балалары чыгып киткәч, Наил белән бергә утырып ашарбыз дип уйладыммы, билләһи дим, бу «сентиментальлегемне» һич кенә дә тәртәгә сыйдыра алмыйм.

Кинәт ашыгыч эше исенә төшкәндәй, тиз-тиз атлап, әүвәл ханым, аның артыннан ирлек горурлыгы уяна башлаганы сизелеп торган малае чыгып киттеләр. Кызы ишек янында туктап, ятагына җәелеп ятарга өлгергән әтисе ягына карлыгандай кара күзләре белән мәңгегә саубуллашкандай, гаҗизләнеп, томырылып карап калды. Аларда рәнҗү, өмет, ярату, гарьләнү, сагыш, үкенү – барысы бергә укмашкан иде. Инсультның бер үзенчәлеге – күңел йомшару, күз төбендә тулышып, һәрдаим тышка бәреп чыгарга әзер булып көтеп кенә торган тозлы күз яше.

Кыз ишеккә таба янә бер адым ясап, агач бусаганы атлап чыгарга да өлгермәде, бүлмәбезгә өермәдәй атылып, яшь, чибәр бер хатын-кыз заты килеп керде. Ул уяткан җилдән кыз бала егылып китә язгандай тоелды. Артыннан ишекне ябып тормыйча, керә-керешкә затлы җиңел күн пальтосын Наил караваты янындагы урындыкка ташлады да «привет, милый» дигән сүзләр авызыннан чыгып җиткәнче үк, ятагыннан күтәрелергә азапланган элемтәчене урынына төртеп яткырды, битеннән, күзләреннән, иреннәреннән шаша-шаша үбәргә тотынды. Күзебезгә акыл хуҗа, дип ышандырырга тырышсак та, кызыксыну (бәлки, нәфестер) хисе һәрнәрсәне җиңә икән. Күзләремнең оятсызланып, минем якка арты белән торып, ярым бөгелеп, Наилне иркәләгән хатынның озын төз аякларын, йомры арт санын күзәтүен  тыя алмадым. Хәтта бер мизгелгә югары әхлаклы педагог абзагыз теге нарасый турында да онытып җибәрә язды. Ишекне кайсыдыр ныклап ябып куйган икән. Ә монда бушлай тамаша дәвам итте. Авызлар бушаган мизгелләрдә: «Ты зачем так долго не звонил? Я потеряла всякое терпение, ведь я очень соскучилась по тебе, мой зайчик» кебек җөмләләр һавага эленә торды. «Я здесь больше оставаться не намерена, как ты обещал, мы срочно переезжаем в Москву. Ты ещё до болезни говорил, что тебе подыскали работу, квартиру пока снимем». Бу сүз тезмәләре артык примитив күренсәләр дә, аларның нигезендә мәхәббәт төтене – «фәлсәфи фикер» – элемтәчене тирәлегеннән, гаиләсеннән аерып алып китү нияте ятканы мөгез кебек алга чыгып тора иде.

Озакка сузылган үбешүдән, русчадан бурычка алынган җөмләләрдән соң, «шулай бит, матурым, китәбез дигәч китәбез» кебек татарча тәгъбирләргә дә урын табылды. Бүрәнә астында калган кешене хәтерләткән элемтәче, ясалма икәнлекләре артык төчелекләреннән аңкып торган аңлашуларны, бәйләнешсез җөмләләрне, ихлас, чын күңелдән дип кабул итә иде бугай.

Ниһаять, чакырылмаган кунагыбыз, үз бәясен белеп, Наил өстеннән акрын гына күтәрелде дә монда тагын бер бөҗәк бар икән, дигәндәй, минем якка күз салды. Ханым рәсемнән төшкән тере сын кебек чибәр иде. Озын буй, нечкә бил, төз аяклар, затлы иннек-кершәнне мул кабул иткән ияккә тараеп төшкән бит дисеңме, җилкәсенә таратып салынган куе коңгырт чәчкә дәһшәти көч биреп, очкын чәчеп торган күзләр һәм бөтен гәүдәсенә, басып торышына иңгән серле эрелекне әйтәсеңме – һәммәсе урынында. Мондый һавалы тәкәбберлек ерактан килгән затлы нәсел дәвамчыларында яисә арка терәге нык, ышанычлы кешеләрдә генә була. Бу түтинең таянычы паралич кичергән элемтәче Җамалиев кына булмавында бер кәррә дә шигем калмаган иде.

Димәк, бу чибәркәйнең башка, кайсыдыр югарылыкта йөнтәс кулы бар. Үзләрен артык югары бәяләгән бәндәләр еш кына тәҗрибәсез беркатлы, артык ышанучан булалар һәм тормышның кырыс чынбарлыгына барып терәлгәч уалып төшәләр, югалып калалар, дип тә уйлап куйдым.

– Исәнмесез, – дигән, өстән минем карават дәрәҗәсенә төшкән сүз, чынбарлыкка кайтарып, айнытып җибәрде. Ханым бу сәламләүдән соң, карават кырыена утырып, йомры тезләрен минем игътибарга калдырып, янәдән русча-татарча шул ук сүзләрен кабатлый-кабатлый, яраткан шөгылен – элемтәчене ялавын дәвам иттерде. Мин әле аякка басмаган, бүлмәдән чыгып та китә алмыйм, икенче якка борылып кына ята беләм. Бичарадан ничара дигәндәй, берәүләрнең фаҗигасенең, икенченең сөенеченең шаһиты булып, бушлай тамаша кылам.

Үбешеп туйганнан соң, олы бурычын үтәгән кешедәй, ханым, «чао, милый»га кул изәвен кушып, истәлеккә кыйммәтле хушбуй исен калдырып, чыгып та китте. Рәнҗетелгән, кимсетелгән никахлы хатыныннан аермалы буларак, кунак кызының кулында төргәк-мазар юк, нәрсәдер күтәреп йөрү дәрәҗәсенә төшмәгән иде. Ханым чыгып киткәч, андый очракларда булырга тиешле тынлыктан соң, мин сүз алдым.

– Минем тумбочка өстендә хатының сиңа күчтәнәч калдырды. Пылау диде бугай. Ашап куябызмы? Минем тамагым тук булса да, тәмләп карый алам, – дидем.

– Юк, мин ачка үлсәм дә, аны ашамыйм. Алып калгансыз икән, үзегез сыйланыгыз, – дигән, тез астына китереп бәргән җавапны ишеткәч, ялган демократлыгым белән үземне нинди авыр хәлгә куйганымны бөтен гаҗизлеге белән тойдым. «Ризыктан өстен булырга ярамый» дигән ислам тәгълиматына хуҗаның исе дә китми, хатыны, балалары күтәреп килгән пылауга кагылырга да теләми. Мин дә башка кеше өчен пешерелгән тәгамны авыз тутырып ашап утыра алмыйм бит инде. Тамагым бик ач булса, бүлмәгә хуш ис таратып утырган пылауны капкалап та куйган булыр идем дә, гүр иясе хатыным Галия, авыр туфрагы җиңел булсын, һәр көнне иртәнге тугызга кайнар өй ризыгы алып килеп, мендәргә терәтеп утыртып, ашатып, савытларымны түгеп, чистартып китә торган иде.

– Соң, егетем, синең өчен махсус пешерелгән пылауны берүзем уртлап утыра алмыйм инде. Хатыным алып килгән пилмәнне күптән түгел генә ашап бетердем.

Инде дустым булмаса да, яхшы ук танышым – элемтәчем миңа тагын да катырак бәрелде.

– Алып калган вакытта нәрсә уйлагансыздыр, анысы миңа билгесез. Хатынымны ошаткансыз икән, ул хәзер ирекле, рәхим итегез!

Мондый авыр гаепләүне ишеткәч, минем дә җен ачуларым чыкты, авырудан ныгып җитмәгән һөҗүмчән психлыгым уянды, нәрсә әйткәнемә җавап бирмәс дәрәҗәдә туарылдым.

– Мин, егетем, яшем, җәмгыятьтәге урыным белән дә синнән өлкәнрәк. Ни сөйләгәннәреңне чамалап әйт! Мин бу төргәкне хатыныңның хезмәтен, балаларыңны, аеруча куян баласы кебек ягымлы кызыңны кызганып алып калдым. Чибәр Гайшәне кулга төшердем, дөресрәге, аның җәтмәсенә эләктем дип кенә гаиләңә шулай миһербансыз булырга ярамый. Хатының да тыйнаклыгы белән миңа ошады. Ошау белән җенси азгынлыкны бутама.

Дөнья куласа, берәү дә кем кулында соңгы сулышын аласын белми. Әнә бит бөтен ил дөньясын онытып, ябырылып, телевизорның эченә керерлек булып караган «Язның унҗиде мизгеле» фильмының сценарий авторы Юлиан Семёновны паралич суккач, Германия дә, Израиль дә аякка бастыра алмагач, бай, исән вакытында типтереп яшәгән хатыннарына-сөяркәләренә килеп алырга тәкъдим иткәннәр. Барысы да баш тартканнар. Синең шикелле ташлап киткән беренче хатыны риза булып, карап, гомерен дә азмы-күпме озайтып, кадерләп соңгы юлга озаткан.

Элемтәченең мине чыгырдан чыгаруы шулчаклы көчле булды ахрысы, караватта яткан килеш мондый озын нотыкны гомеремдә тотканым юк иде. Хәтта Наил иптәш тә мине беренче кат күргәндәй, хөкүмәт мендәреннән башын күтәреп, гаҗәпләнеп, сәерсенеп тыңлады. Ә мин татарга акыл, нәкъ мәкальдәгечә, төштән соң керә икән дип, үземне кызган табада «сикертә», тәрбияли башладым.

«Вәт шыр тиле, ахмак. Ни пычагыма кирәк иде сиңа ул үзбәк ризыгы, элемтәче төрттергәнчә, эчеңдә ач бүреләр улыймы, әллә ризыкның тәмле исе борыныңны кытыклап, нәфесеңне тыя алмадыңмы? Кемгәдер яхшатланып, кемсәнеңдер җәберсетелгән, ташланган хатынын жәлләгән имеш, Саламторхан, буш демократ. Ирләрен янында тота алмаган мәхлук хатыннар буа буарлык. Хәләл җефете башкага күз салган икән, димәк ки, гаеп үзендә дә бар. Әлеге түти кебек урынына төртеп егып, шашып-шашып үбә, мәхәббәте турында сафсата сата, иркәли белмәгәндер. Сиңа нәрсә җитмәгән? Үз хәсрәтең генә азмыни? Әле үзең дә аягыңа баса, яраткан эшеңә кайта алырсыңмы? Ярым мәет булып хөкүмәт караватында аунап ятып, җимерелгән гаиләләр кайгысы белән чәбәләнергә булдыңмы?»

Үземне шул рухтарак шактый тәрбияләдем, уттан алып, салкын суга ташладым. Шактый вакыт борын шәрифләрен (аңа бераз салкын тигән иде) шыгырдатып ятканнан соң, элемтәчем миңа тикмәгә шулай каты бәрелгәнен аңлады бугай.

– Гафу итегез инде, абый. Минем чыннан да ашыйсым килми. Элек пылауны бик ярата идем. Хәзер ул ризыктан биздем. Шактый озак тоелган тын алыштан соң өстәп куйды:

– Бер җитди сәбәбе бар. Ул хакта соңрак.

Икебезне дә бизәмәгән әңгәмә алып барган мәлдә бүлмәгә даруларын, уколларын күтәреп, шәфкать туташыбыз килеп керде. Күк капусы ачылгандай булды, ми шәрифләрем: «Менә бит бер гаепсезгә кимсетелгән пылауга хуҗа», дип пышылдады. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигәннәре шулдыр инде.

– Гөлназ, тастымал белән төрелгән пыяла банкада бик тәмле (ашап караган кеше кебек) пылау. Шуны алып чыгып, кызлар белән безнең исәнлеккә тәмләп куегыз әле!

– Үзегез ник ашамыйсыз?

– Без тукландык инде. Зинһар, алыгыз, юкса бозыла башлар. Шәфкать туташы, ялындырып тормыйча, дустан дошманга әйләнә башлаган төргәкне алып чыгып киткәч, өстемнән тау төшкәндәй булды.

Форсаттан файдаланып, шуны да искәртәсе килә: хастаханәләрдә эшләүче шәфкать туташларының күпчелеге Казан, Чистай, Минзәлә, Алабуга медицина көллиятләрендә укып чыккан итагатьле, ягымлы, чын татар гаиләсендә тәрбия алган кызлар. Хәтта башка милләт балалары да алар йогынтысына биреләләр. Халат кесәләренә «авыз тәмләтеп алырсыз», дип, алма, әфлисун, шоколад, груша ише вак-төякне салсаң да, мәгънәле елмаеп кабул итәләр. Бу үзенә күрә чирлене ихтирам итү, ә безнең яктан кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтү кебек санала.

Ә элемтәченең мәхәббәт маҗарасы һәр көнне берүк сценарий буенча дәвам итте: яшь хатын, кичектермәс эшен башкарырга килгән кеше кебек ашыга-кабалана, бүлмәгә килеп керә, өске киемен урындык артына ташлап, Наилне ятагына төртеп яткырып үбә, иркәли башлый. Тулышкан яскынуын бастырганнан соң гына, бүлмәдә янә бер мәхлук аунап ятуын искә төшереп, минем якка, әллә кимсетүле, әллә кызганулы караш ташлап, нечкә иреннәре арасыннан «исәнмесез» сүзен кысып чыгара. Аннары сүз икесенең дә булган акчаларын җыеп, машиналарын сатып, Мәскәүдә торак юнәтү мәсьәләсенә күчә. Беренче кәлимә шул ук: «Ты обещал, ты мужчина, должен сдержать свое слово!»

Аллаһы Тәгаләнең телевизор карый, концертларга йөри алмаган өчен миңа бушлай тамаша җибәрүе булгандыр, дисәң, кемнәр өчендер (әйтик, элемтәченең хатыны, балалары) биредә чын фаҗига төенләнеп ята. Ханымның табигый һәм ясалма матурлыгын танырга мәҗбүр булган хәлдә дә, мин Наилне әгъвалаучыдан җитешсезлекләр, килешеп бетмәгән яклар эзли башладым. Борыныннан аска таба очлаеп киткән йөзе ниндидер кошнымы, җәнлекнеме хәтерләтеп тора. Үбешүдән туя белмәгән бәндәләр ягына тәнкыйди караш ташлагач, элемтәчем миңа козгынга җим дәрәҗәсенә төшкән яралы аккош булып күренде. Бу «табышым», ач карынга көчле хәмер эчкәндәй, бөтен барлыгымны җылытып җибәрде. Каян килеп керде соң әле бу козгын сурәте? Баш миенең исән калган сул ягы хуҗасына ярдәмгә килде. XX йөз башы татар шигъриятенең күренекле сүз остасы Дәрдемәнднең «Козгын» исемле, эчтәлеге, мәгънәви тирәнлеге белән һәр чорда заманча яңгыраган шигыре бар. Тиешле бәясен алмаган бу әсәр шагыйрь мирасында аерым урын тота. Хикмәт шунда: вакыйгалы сюжетны өнәмәгән, фикерен, хисен лирик кичереш аша чагылдыруга өстенлек биргән философ шагыйрь «Козгын»да әйтергә теләгән фикерен укучысына драма алымы – ике ерткыч җәнлекне «сөйләштерү» аша җиткерә. Тамагы ач козгынның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә икенчесе: «Мин җим табамын», – ди һәм аны «Яшел тугайда алдап үтерелгән батыр» янына алып килә. Баксаң, анда бик күп козгыннарга җитәрлек азык ята икән. Кем ул егет, нинди язмыш аны шундый аяныч хәлгә төшергән?

Шагыйрь, детектив әсәрләргә хас төенләнеш үрнәгендә, үтерелүнең сәбәбен җәһәт кенә ачып салмый, киресенчә, «Кемдер егетне үтергән, Алган йөгерек атын...» дип, ярдәмче сәбәпне алга чыгарып, серне тирәнгәрәк яшерә. Хәзергечә әйтсәк, ялланган киллер яхшы атына хуҗа булу өчен генә батыр егетнең җанын алмагандыр. Алдагы юлларда фаҗиганең сәбәбе тирәндәрәк ятуы, яхшы уйланылган мәкергә барып тоташуы, иң якын булырга, киресенчә, егетне сакларга тиешле кешенең хыянәте нәтиҗәсендә тууы ачыла.

Нибары унике юлдан торган шигырь образлар бәйләменнән, сүзсурәт байлыгыннан бигрәк адәми затның табигатьтәге иң миһербансыз ерткычлардан да явызрак була алуын искә төшерә. Шигырь тәэсирендә мин, чит язмышларга бәя бирергә хакым юклыгы турында онытыбрак җибәреп, элемтәчегә киңәшләремне биреп маташтым.

– Бар мал-мөлкәтеңне үз исеменә яздырганнан соң, «җимешең» (бу сүзгә көчле басым ясадым) «мин яшь, мин чибәр» дип, синнән йөз чөереп, урамга куып чыгарса яисә «Козгын»дагы ханым кебек, заманча әйтсәк, киллер яллап, үзеңнән котылу юлын сайласа, нихәл итәрсең? Гаиләңне ташлап, ашыкмыйсыңмы, егетем? Әлбәттә, мин көтелгән саллы җавап та алдым.

– Абзый, сез тормыштан, заманча яшәүдән артта калып барасыз. Кешеләрне берьяклы, китапча бәялисез. Без бер-беребезне үлеп яратабыз. Регинамның вак-төяк мавыгулары булгаласа да, ул миңа чаклы берәүне дә яратмаган. Мин аны очратканчы, үземне никчёмный кешегә санап йөри идем, хәзер ачылып киткәндәй булдым. Чиремне тиз җиңүемдә (минем тарафка мыскыллы карашын уйнатып алды) мәхәббәтем төп таянычым булды. Сез: «әгәр ташласа, нишләрсең», – дип сорыйсыз. Андый хәлләргә төшкәнче, мин аның рәхәтен татып, сихри бишектә тибрәлеп калам әле. Андый сылу гәүдәне яратмыйча буламы соң?

– Бераз тыйнаграк кыланса да, зарар итмәс иде, – дип мыгырдануым янган учакка коры утын өстәү генә булды.

– Ә ни өчен матурлыкны яшереп торырга? Кәкре йә артык нечкә аяклы хатын-кыз гына җитешсезлеген ирләр чалбарына яшерә. Минем җимешем рәхәтләнеп, тар итәк, төрле төстәге колготкалар киеп, битенә, күз төпләренә кыйммәтле майлар сөртеп, үзен һәм дөньяны бизәп яши белә. Көнбатыш илләре ни өчен шулай алга киткән? Алар им-томга, гайбәткә, катып калган әхлак кануннарына ябышып ятмыйлар, үзләре теләгәнчә яшиләр.

Минем «ну-ну» дип, исән кулым белән тимер карават артына тотынып, дивар ягына борылып ятудан башка юлым калмаган иде. «Моралист абзый» белән төнге бәхәсне дәвам итүнең мәгънәсе юклыкны икебез дә аңладык.

Таякка һәм диварга таянып, бүлмәдән чыгып йөри башлагач, чибәр ханым килеп керүгә, коридорга юл ала торган булдым. Анда да дөньяви мәшәкатьләрдән котылып булмый икән. Коридорның безгә якын башында утыручы апаныңмы, сеңелнеңме уфтануы, ыңгырашуы колагыма чалынды. Ханым миңа таныш булып күренде. Бәрәч, бу элемтәче Наил балаларының анасы түгелме соң? Ул җыйнак гәүдәсе, тыйнаклыгы, бигрәк тә бохар мәчесенеке кебек куе күгелҗем күзләре белән хәтеремә кереп калган иде. Иренең кырыс мөнәсәбәте, көндәше белән очрашасы килмәве аркасындамы, ул шулай ишек төбендә йөренеп торырга мәҗбүр икән. Башка берәү булсамы, «Мин аның законлы хатыны!» дип, Наилнең җимешен бүлмәдән пыркылдатып куып чыгарыр, чәчләрен йолкып бетерер иде. Чын татар хатыны шул. Иң гадәти әхлак кагыйдәсе буенча тынлыкны мин бозарга тиеш идем.

– Исәнмесез! Хәлләрегез ничек, балаларыгыз сау-сәламәтме?

– Аллага шөкер! Барыбыз да исән-имин. Менә авыл тавыгы белән бәрәңге кыздырып алып килгән идем. Кызым җылый-җылый, «Әнием, бик тәмле булган, әтигә дә илтеп кайт, син бармасаң, үзем чыгып китәм», – дип, тәмам теңкәмә тиде. «Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган», дигән шикелле, риза булдым да хәзер бүлмәгезгә керергә базмый йөрим. Шул зәхмәте алдында түбәнсенәсем килми. Теге көнне иремнең гаиләсен чит-ят кешеләрдәй кабул итүе йөрәккә тиде, рәнҗетте... Сау булыгыз дип тә әйтмәде. Ярый, мине якын итми, мәхәббәт узды, ди, ә балалары, балалары... Аларның ни гөнаһлары бар? Шулайдыр бит? – дип, ханым мине дә «почмакка» китереп кысты.

 

Иренә алып килгән ризыкны янәдән минем аша тапшыру теләге барын сөрмә күзләреннән «укып», сүзне башкага күчермәкче булып, сорау бирдем:

– Наилең бу ханымның кармагына күптәннән каптымы соң? Балаларына да әтинең иң кирәк вакыты, – дип, беренче соравымның урынсызрак яңгырашын аз булса да, шомарту нияте белән акыл сатып алу юлына төштем. – Минем аңлавымча, кызы әтисен бик ярата. Улың үзен ирләрчә тота, мескенләнми, ялынмый.
Ханым балаларына бәямне читтә калдырып, җавап боҗрасына беренче соравымны алды.

– Өйдән киткәненә өч ай. Теге нәмәстәкәйнең фатирына күчте дә үзенә инсульт булды. Паспорты буенча ул бездә торган булып санала, табигый ки, больницадан өйгә шалтыраттылар. Шуңа гына килгән идек ул көнне. Явыз чиргә таргач, күңеле йомшарыр дип уйлаган идем. Зәхмәте моңа теше-тырнагы белән ябышкан. Байлыгын алып бетергәч, үзен чыгарып ташлар әле. Соңыннан барыбер балалары кулына калачак, шуны аңламый. Минем күңелем катты. Үзен яратсам да, гафу итә алмам шикелле. Сукыр мәхәббәтемә күзләр куелгандай булды, – диде дә ханым, өерелеп килгән хисен тыя алмыйча елап ук җибәрде.

Аның фикерләү рәвеше, татарча матур итеп сөйләве мине гаҗәпләндерде. Шул хакта соравыма ул: «Мин әүвәл татарча педучилище тәмамладым, аннан соң химия-технология институтында белем алдым», – дип җавап бирде яшьләрен сабыйлар шикелле йодрыгы белән сөртә-сөртә.

Язучы һәм әле генә дөнья мәшәкатьләре белән кызыксына башлаган кеше буларак, Наилнең бу Гайшәне каян, ничек табуы, мөнәсәбәтләренең ни дәрәҗәдә җитдилеге, тирәнлеге турында беләсем килү эчтән кымтырыклап торса да, шул мәүзугъка килеп чыгачагыбызны җиденче тоемым белән сиземләп, үземне тыеп кала алдым. Кеше дигән бөек затның кем беләндер серен уртаклашасы, минем кебек тыңлаучы булганда, эчен бушатасы килүен аңлау өчен дипломлы психолог булуның кирәге юк иде. Ханымның рухи халәте шундыйрак, бугазыннан буып алган хәсрәтен чыгарып ташлыйсы килүе, кинәт битенә бәреп чыккан кызгылт тимгелләр буенча сизелеп тора иде. Бераз икеләнеп алгандай булды да яныма ук утырып, тормыш йомгагын, ачы тәҗрибәсен сүтүне дәвам иттерде. Су буаны бер тишеп чыкса, аны тиз генә туктату турында хыялланма.

– Шәһәр элемтә бүлегендә яхшы гына эшләгән Наилне Казанның бай ширкәтенә белгечлеге буенча эшкә чакырдылар. Элемтәчеләр бит болай да нефтьчеләр, газовиклар, электр белән эш итүчеләрдән һәм түрәләрдән кала иң югары хезмәт хакы алучылар. Өйгә яңа җиһазлар кайтардык, күн тышлы диван, кәнәфиләр алдык, барыбызга да затлы киемнәр юнәттек. Царицино бистәсендә күптәннән төзи башлаган коттеджның очына чыктык. Кыскасы, тормышыбыз тәмам рәтләнеп, кешечә яши башлагач кына, беркөнне эштән кайтсам, фатирыбызга угры кергәндәй, һәрнәрсәнең асты-өскә килгән. Шактый аптырап, аңымны югалткандай утыргач, өнемә килеп, Наилгә шалтыратыйм дип, телефон янына барганда, өстәл өстендә кош теле хәтле генә язу күрдем, кат-кат укыгач кына, хатның эчтәлегенә төшендем. «Рәмзия! Мин башка хатынны яраттым, аның янына күчеп китәм. Фатир сезгә кала, теге йорт үземә. Син акыллы хатын, аңларсың, тавыш күтәреп, кеше көлдереп йөрмәссең дип ышанам. Наил».

Яшь балаларыбыз хакына, горурлыгымны җиңеп, иремнең кесә телефонына шалтыратып, «нәрсә булды, җинаятьче кебек чыгып качкансың, кешечә аңлашып аерылышып булмый идеме?» дип сөйләшеп алмакчы идем, җавап бирмәде, телефонын сүндереп куйганмы, башка номерга алыштырганмы, ул хәтлесен аңларга башым җитмәде. Сулкылдауларын басарга тырышып, чигәләремне ике яклап кулларым белән тотып, уйга чумдым. Шундый хәтәр мизгелләрдә ми үзенең йоклап яткан мөмкинлекләрен эшкә җигә икән. Шулай ярым миңгерәп утырганда, Наилнең күлмәген юарга салганда, күкрәк кесәсеннән чыккан, ул вакытта бик гадәти күренгән бер хат кисәге искә төште. «Наиль, сегодня тебя не смогла увидеть, с работы не отпустили, вечерком брякни домой. Регина», дип язылган иде анда. Эше буенча берәр танышы яисә Самарада институтта бергә укыган сабакташы дип уйлап, игътибар итмәгән идем бу язмага. Шунда миңа эчке тоемым Регина атлы ханымны эзләп табарга дигән «киңәшен» бирде. Бу көнчелек булдымы, әллә мине кемгә алыштырган икән дип кызыксыну гына идеме, киттем ирем эшләгән ширкәткә. Анда керү, кеше турында ниндидер мәгълүмат алу сират күперен кичкәннән дә хәтәррәк булып чыкты. Баласы бик каты чирләп китте, әтиләрен эзләп килдем, телефонын алмый дип, паспорттагы тамгаларны тикшергәч кенә, эчкә үткәрделәр. Өлкәнрәк яшьтәге каравылчыдан «минем әле монда Регина исемле туганнан туган сеңлем эшли, аны да күреп чыгармын дигән идем», дип шомартуым тиз генә нәтиҗә бирмәде. «Монда меңләгән хатын-кыз арасында Региналар бик күп, татар бит шундый, бер исемгә ябышса, бер төсле кычкырган дивана күке кебек, башка матур исемнәрне оныта», – дип, акыл сатарга ярата торган, күп сүзле абзый булып чыкты. Башка мөмкинлек күрмәү сәбәпле, җыйнак кына сакаллы каравылчыга, үзем күзаллаганча юнәлеш бирергә тырыштым. Наилнең гади эшче, ашханә хезмәткәре белән бәйләнмәячәген чамалап, «Сеңлем бик чибәр, каядыр контора, кадрлар бүлеге, бухгалтерия тирәсендә хезмәт итәргә тиеш, бүген аны туган көнемә чакырмакчы идем», – дип, үзем ышанырлык итеп ялганларга керештем.

– Иң югары түрәләрнең секретаремы, тагын кемедер булып эшләүчедер, бер Регина бар. Тик ул озын буйлы, сиңа бөтенләй охшамаган, – диде абзый, буемны үлчәп карагандай, кечкенә күзләре белән мине үтәли сөзеп карап. Мин икенче кат мәкергә, алдашуга барырга җөрьәт иттем.

– Без аның белән бөтенләй бер-беребезгә охшамаганбыз. Чөнки без кодачалар, – дип, тагын нәрсәдер өстәмәкче идем, бәйләнчек кигәвенне кугандай, абзыем өч катлы зиннәтле йортка төртеп күрсәтте дә икенче якка ук борылып китте. Каравылчы күрсәткән бинаның беренче катында, шул ук сораулар белән җыештыручы хатынга мөрәҗәгать иттем. Белгәнен кем беләндер уртаклашасы килгәнен яшермәгән татар апасы, сөйләгәннәрне тыңлап, иремнең мине кемгә алыштырганын белгәч, гарьлектән күз алларым караңгыланып китте, аның артыннан үзем дә пычрак базга тәгәрәп төшкәндәй булдым. Шул ук хатынның аңлатуынча, Регина Хәйруллина дигән чибәр ханым ширкәтнең башында торучы егетләрнең берсенең сәркатибе саналып, чынлыкта аларга ашарга әзерләп, башка барлык ихтыяҗларын канәгатьләндереп торырга тиеш булган, бу җәһәттән аның вазифалары чикләнмәгән икән. Кызый күпне белә, таләп итә башлагач, аңардан ипле генә котылу әмәлен эзли башлыйлар һәм аны бу мәсьәләдә тәҗрибәсез, талымсыз, боламык Наил белән таныштыралар. Элек мондый давыллы, оста ханымны күрмәгән өй тавыгы тәмам изрәп, чын-чынлап гашыйк була.

Әлбәттә инде, минем иремнән сөйрәлчекләренең ни-нәрсә белән шөгыльләнгәнен яшерәләр, кәгазь эшләрен белә, гаять таләпчән сәркатип дип, күкләргә чөеп мактыйлар, үзебезнең аны читкә җибәрәсебез килмәсә дә, ул гашыйк булдым, гаилә корып җибәрер, балалар үстерер вакытым җитте, мине тоткарламагыз дип, безне ышандырды. Кешенең бәхетенә аяк чалырга хакыбыз юк, дигәннәр, имеш. Шул ук хатынның курка-курка, мәгәр гаепләп, әрнеп сөйләвенә караганда, бу бай егетләр «сәркатиплеккә» конкурс белән яшь, ышанучан кызларны сайлап алып, зур эш хакы түләп, фатирлар биреп, берничә елдан соң, үзләрен туйдыргач, аны шул рәвешле, борынгы алпавытлар кебек кияүгә бирәләр. Гаҗәеп, тирән уйланылган мәкер, сарык та исән, бүре дә тук.

Үзен чир бәреп екканчы ук, Наил коттеджын, машинасын сатып җибәргән бугай. Мәскәүдә фатир юнәтеп, шунда күчеп китмәкчеләр.

– Башкалада нәрсә белән шөгыльләнмәкче була икән ул?

– Ширкәт егетләре әлеге сагыздан коткарган өчен рәхмәт йөзеннән, Мәскәүгә чыгып, белгечлеге буенча эш тапканнар, дип ишеттем.

Ханым сөйләгән маҗаралы вакыйга-хәлләргә ышаныргамы, юкмы, көнчелек хисенә бирелеп, үзе генә уйлап чыгармаганмы дип икеләнеп, шул ук вакытта авырткан башка тимер таяк кебек килеп төшкән бу мәгълүматлар миңа ни пычагыма кирәк инде дип, үземне битәрләп торган мәлдә ханымның теге көндәге шикелле алып килгән ризыгын миңа тапшырып китәргә җыенуын сиздем.

– Сез моны алыгыз әле? Рәхәтләнеп бергә ашарсыз, кызым хаклы, чыннан да, кетердәп, авызда эреп тора.

Бу юлы абзагыз, селәгәен агызып, җебеп төшмәде: ризык тәменә дә, борын тишекләреннән үтеп, ихтыярын кипкән камыш кебек сындырырга ирек куймады.

– Рәхмәт, ханым, үзегез кертеп бирегез. Бер кулым начар тота, йә төшереп җибәрермен. Үз хатыным китергән мантыйны да ашап бетерә алганым юк. Теге юлы сезнең пылауны кызларга бирдем. Соңгы җөмләмә ханым батып баручы саламга ябышкандай тотынды.

– Карагыз әле, бу бит шәп идея. Мин дә сестраларга калдырам да, кызым сораса, «әтиең ашады», диярмен. Алдый алсам сабыемны.

Әйләнеп торган көпчәккә эләккән тиен кебек бәргәләнгән хатынны шунда калдырып, бүлмәмә кереп китү ягын карадым. Ятып торасым да килә башлаган иде.

Ашыкмыйча гына булса да, көн артыннан көн уза торды, акрынлап «пылау фетнәсе» тудырган киеренкелектән арынып, бераз тынычлангач, элемтәче күршем белән кешеләрчә аралаша башладык. Олы мәхәббәтемне таптым дип әтәчләнсә дә, аңа да җиңел түгелдер, нинди генә таш йөрәкле кеше дә психик яктан кагыйдәгә сыешлы акылы, хисе булса, балаларын ташламый. Вакыт күп, дәрескә соңга калам дип кабаланасы юк, Наил белән тормыш, адәм баласының язмышы, бездән берәр нәрсә торгандай, татар халкының киләчәге турында сөйләшүләребез шактый булды. Яңа хатыны белән ничек танышуы, аның кем булуы турында җәелеп китеп, мәхәббәт көймәсен селкетәсе килми егетнең. Минем дә белгәнемне ачып салырга хакым юклык аңлашыла булыр.

– Дустым, синең беренче хатының сабыр, итагатьле, акыллы күренә, үзен яратмасаң, балаларың өчен булса да түзәргә, ә җимешеңне (ул аны шулай гына атый) болай гына «чеметкәләп» йөрергә идең. Гашыйк булган саен хатын алыштырган ирләр сирәк. Андыйларны рәсемдә генә сакланган динозаврлар шикелле кабул итәләр безнең заманда. Үткән гасырның бөек артистларыбызның берсе нәрсә дигән: «Кайсыбыз гына катыннар белән йөрмәгән дә, кайсыбыз гына аны кайтып, катынына сүләгән инде».

– Юк, абзый, мин алай булдыра алмыйм. Дөресе, болай гына очрашып-яратышып йөрүгә ул риза булмады, өйләнү, бергә тору шартын куйды. Мин өйләнергә вәгъдәләр биреп ташладым. Регина эшкә чумган, берәү белән дә буталмаган, мин аны беренче күрүдә үк унҗиде яшьлек егет кебек «втюрился».

Артыгын ычкындырып ташлаганын аңлап, элемтәчем шып туктап калды, мин дә телем бәйдән ычкынып китмәсен, дип, аны аркылыга тешләп, сүз елгасын башкарак агымга күчердем. Гамлетның бөтен дөньяны кубызында биеткән «to be or not to be» кәлимәсе кебек безнең дә очына чыгып җитмәгән «пылау мәсьәләсе» бар иде бит әле.

– Теге көнне пылауны ашаудан баш тартуыңны тәки аңламый калдым. Синең борын чөюең аркасында мин дә ризыкны авыз итмичә калдым.

– Алдыгызда торды. Ашарга идегез!

– Һм...

– Минем аңа кагылмавымның җитди сәбәбе бар.

– Барыбер үзеңне аштан өстен куярга ярамый.

Ул бу абзыйга ачылыргамы, әллә кабык эчендә калыргамы дигән төсле, янәдән икеләнеп торганнан соң, миңа шактый көлке тоелган серен уйдырып салды.

– Пылау пешерүченең, ягъни минем хатынның им-том белән шөгыльләнүче таныш чуваш карчыгы бар. Регинаны ташлатып, кире янына кайтарыр өчен өшкертеп китергән булу ихтималы бар иде. Рәмзия барысын да булдыра. Пылауны бик яратсам да, үземне тыеп кала алдым.

Мин үзем андый хорафатларга, им-томнарга, сихерче карчыкларга ышанмый торган кеше буларак, Наилнең мондый юрамасын шик астына алдым.

– Син шул әкияти юк-барга ышанасыңмы, замана баласы? – дип белдерүемә ул:

– Шуның аша узган кеше буларак, үземне сакларга тырышам. Биш-алты ел элек башка хатын янына китәргә җыенгач, «кичке ашны соңгы тапкыр бергә утырып ашыйк та, аннары дүрт ягың кыйбла», – дип алдады. Йөз грамм салып, җылынып киткәч, кунарга өйдә калдым. Иртәгесен шашынып, дөньямны онытып яратып йөргән теге чибәр ханым миңа мунча пәрие булып күренә башлады, – диде элемтәчем.

Беренче хатыны Рәмзия аны боламык, өй тавыгы, ди, ә ул шактый «эзләнүчән», тынгысыз, көнбатыш әхлагы беләнрәк яши торган кеше икән. Егетнең интеллекты тирән түгеллеген чамалап, мишәрең әйтмешли, берцәк акыл сатырга булдым.

– Син үзең тиктормас кеше икәнсең. Гомер буе мәхәббәт нурында коенып кына яшәп булмый. Минем туган авылым Кычытканлының философы Әбелгаяз абый «хатын беренче айда гына чәчәк, гомернең калган өлешендә тигәнәк», ди торган иде. Без бит бал корты кебек чәчәктән чәчәккә сикереп йөри алмыйбыз. Тигәнәкне дә үзеңә җайлаштырырга, аның файдалы ягын таба белергә кирәк.

Ачылып киткән Наилнең кемгәдер эч серләрен сөйлисе килүен сизеп, сорау бирмәдем.

– Беренче ялгышуымда Рәмзия үзе гаепле. Дәртем уянганда, үзенә җибәрми интектерде. Йә арыдым, йә теләгем юк, йә синең өчен бала алдырырга йөрисем калмаган дип, үзеннән биздерде. Бер дустыма – Синең хатының да шулай интектерәме? дип зарланган идем.

– Мин андый хатынны акылга утыртуның әмәлен беләм, – димәсенме бу.

Мине дә өйрәтмәссеңме дип сорагач, ул шунда ук:

– Бүген кичкә мин кунакка чакырулы. Бергә барабыз, –  диде.

– Нинди мәҗлес ул? Ире нәрсә әйтер? – дим.

– Хуҗабикә – тол ханым. Аерылган. Шампан шәрабы, чәчәк букеты, конфет тартмалары күтәреп кергән кунакларны җылы каршы алдылар.

Берсенең дә ире юк. Икебезгә җиде хатын. Әүвәл мәҗлес оештырган җаваплы кешене котладык. Үзләрен ташлап киткән ирләрен гаепләп, хурлап туйгач, җырлый, бии башладылар. Авылларда иң өлгер әтәчләр кычкыра башлаган вакытта гына таралыштык. Хуҗабикә «өстәлләрне урыннарына куясы бар» дип, мине җибәрмәде. Кунакларны озатып, ханым куеныма килеп кергәч, эш турында оныттык.

Агач – җимешеннән, адәм кыланышыннан беленә, ди халкыбыз. Элемтәчем шул хәлләре турында сөйләгәч, мин хәтта аның «җимеше» – Регинаны да кызганыр дәрәҗәгә җиттем. Хәер, иш ишен табар, дигән әйтем дә бар бит әле мәгърур телебездә.

Икенче көнне элемтәчемне, кулына «выписан с выздоровлением» дигән кәгазь тоттырып, хастаханәдән чыгарып җибәрделәр. Тәрәзәмнән чыгу капкасы күренмәсә дә, аны каршы алырга балалары белән никахлы хатыны да, затлы машинада Регинасы да килгәнлеккә шигем юк иде. Наилнең кемгә ияреп киткәнен сизенсәм дә, җаваплылыкны һәм гөнаһын өстемә аласым килми...

Шул көннән соң ошбу хикәямдә бәян иткән каһарманнарымның берсен дә очратмадым. Инде Җамалиевның улы да, кызы да үсеп җитеп, үз гаиләләрен корып җибәргәннәрдер. «Элемтәче мәхәббәте» исемле бәянымның чишелеше дә, бетеме дә юк. Ул – ирексездән шаһит булган бер вакыйга, кем өчендер фаҗига, кемгәдер күңелле вакыт уздыру турындагы гадәти язма гына. Нәтиҗә ясауны да укучының үзенә калдырам.
 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев