Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тәлгат Галиуллин: «Ник керәсең төшләремә?»

(БӘЯН)

«Татнефть» берләшмәсенең элекке генераль директоры, СССР нефть промышленносте министрының урынбасары Мөхәммәтҗанов Әкълим Касыйм улының якты истәлегенә багышлыйм.

Хакым бармы?
Татарстанда кара май чыгарыла башлауның юбилее якынлаша дигән хәбәр колагыма чалынгач, үзем күргән, белгән, якыннан аралашкан ошбу һөнәр кешеләре, аларның якыннары, дуслары, беренче нәүбәттә, бары тик үз көче белән түбәннән күтәрелгән, халкыбыз иркәләп үстергән, ифрат милли җанлы, дастаннарга лаеклы легендар шәхес Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов турында хатирәләрем белән уртаклашасым килде. Шул ук вакытта бер шик-шөбһә күңелне кытыклады: яшьлегең Нурлат, Алабуга, Әлмәт кебек нефть чыккан якларда үтеп, әдәбият серләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен шул төбәкләрдә туып-үскән балалар зиһененә, күңеленә сеңдерү рухы белән яшәсәң дә, бу байлыкны җир бәгыреннән чыгаруда, эшкәртүдә катнашмадың, мазутка чумып, озын балтырлы итекләр киеп пычрак измәдең... Икенче яктан, Алабуга педагогия институтында эшләгәндә, бигрәк тә 1971-1986 елларда ректор вазифаларын үтәгәндә, шул эшләрне башкаручы фидакярләр белән якыннан аралашып, хезмәтләренең авырлыгын, сөенечләрен, шатлыкларын күреп, үз башымнан үткәргәндәй тоеп яшәдем. Бигрәк тә бу өлкәдә гади эшчедән иң югары баскычка күтәрелгән татар кешесе – «ата нефтьче» Әкълим Мөхәммәтҗанов белән шактый еллар аралашып яшәвебез, дуслыгыбыз хакында үзе исән чакта ук язарга тиеш идем. Фикеремне әйтми калуым мәгънәсезлек булдымы, «байларга» ялагайлана, диюләреннән шикләндемме, өздереп әйтә алмыйм. Соң булса да, уң булсын, дип, хәзер шул бурычымны үтим.
Әкълим ага, аның хәләл җефете Гөлчәчәк ханым Мөхәммәтҗановлар инде күптәннән бакый дөньяга күчтеләр. Мәгәр аларның якты йөзләре, камил образлары бүгенгедәй күз алдында. Ничек аларны хөрмәт итмисең, сагынып искә алмыйсың. Язмаларыма биргән исем дә кызыл сүз генә түгел, ә ихласи җан авазы. Истәлекләрем аларга дога булып барсын! Амин!
 

Беренче очрашу иң игелеклесе булды
Җитмешенче еллар башы. Алабуга педагогия институтына ректор итеп әле генә сайланган вакытым. Ышанычны аклыйсы килә. Хыяллар искитмәле, иксез-чиксез дәрья хәтле, кайсыннан башларга белмичә, уйланып, кәгазь боткасына чумып утырган ямьле яз көннәренең берсе. Төн йокыларын качырып, гелән борчып торган эшләр бихисап. Купец Стахеев хатыны төзеп калдырган, кызыл үгез тиресе төсле кирпечтән салынган бинаның түбәсе урыны белән су үткәрә, котельныйны күмердән газга күчерәсе бар, миңа хәтле бу кәнәфине бизәгән кешеләр барысы башка милләттән булганга, «ул белгечлеккә ихтыяҗ юк», дигән кәкре сылтау белән, татар бүлегенә кабул итүне туктатканнар (мин эшләгән дәвердә татар бүлеге факультет дәрәҗәсенә күтәрелде), хәл итәсе башка мөһим мәсьәләләр дә җитәрлек. Яз, көз, кыш көннәрендә юллар өзелү сәбәпле, Казанга, Мәскәүгә эләгү өчен, иң якын тимер юл станциясенә – Удмуртиянең Можга шәһәренә 100 чакрым юлны «УАЗ»ик, халык телендәгечә – «Бобик» машинасында гына барып була. Ә ул институтта юк. Мәкәрҗә хәерчесе кебек, нефтьчеләрдән яисә горкомнан машина сорап, ялынып йөрүдән туктарга вакыт... Тик менә ул машинаны кемнән сорыйсы, каян аласы?!
Нәкъ шул мәлне ишек ачылды да, мине уй-хыялларымнан арындырып, кабинетка җитез, шул ук вакытта каударланмыйча атлап, өстенә япун миллионерлары бренды булган куе зәңгәр костюм кигән, тулы, килешле гәүдәле, негрларны көнләштерерлек кара бөдрә чәчле бер ир килеп керде. Мин имәнеп киттем, ишек шаку да, башны тыгып рөхсәт сорау да юк.
Миһманым, бу бүлмәдә күп тапкырлар булган кеше кебек, түргә узды, мин инстинкт буенча, торып басарга да өлгермәдем, киң учын миңа сузып:
– Исәнмесез. Мухаметзянов, татарча Мөхәммәтҗанов булам, – диде.
«Сөйләшмичә, киңәшмичә чебенне дә кертми торган Земфира бу мәһабәт гәүдәле иргә ничек ишекне ачкан», дип уйлап та өлгермәдем, чакырылмаган кунагым сүзен дәвам итте.
– Сезгә керергә ханымнан рөхсәт алдым. Мин НГДУ «Прикамнефть»нең яңа начальнигы булам. Минем белән таныштырган җыелышта катнашмадыгыз кебек. Үзем күренеп чыгарга уйладым. Киңәшәсе мәсьәлә дә бар. Икенче атна эшлим инде яңа урында.
– Ул җыелышта була алмадым шул. Казанда идем.
Миңа ачылган авызымны ябарга да вакыт бирмичә, кунагым үзе белән таныштыруны дәвам итте.
– Исемем Әкълим, әтием Касыйм. Мин аны сугышка озатып калдым. Шул чыгып китүдән кайтмады.
Институтка берәр игелек эшләгән кеше турында кайгырткандай сорап куйдым:
– Ә Сапгир иптәш кая китте?
– Ул тю-тю... Алар халкы бер урында озак эшләргә яратмый. Сөтнең каймагын җыеп ала да башка ачыгавызларны имә башлыйлар.
Алабуга – Менделеевск якларында нефть-газ табу, чыгару берләшмәсенең, белүемчә, беренче начальнигы озын буйлы, җирән чәче яртылаш коелган, тәкәббер яһүди Лев Сапгир иде. Ул чорда иң кәттә автомобиль, үзебездә чыгарылган «Волга» машинасы булып, Сапгирны без шуңа утырып узып киткәндә генә күреп кала идек. Пединститутны ул санга да сукмады, безнең мәшәкатьләр белән кызыксынмады да. Кемдер бездән киңәш сораган диярсең: татар йә урыс кешесен тапмадылармы икән шунда, дип борчылыпмы- борчылдык. Кысыр хәсрәт диләрме әле бу халәтне психологлар? Үзебездә әзерлекле, белемле кадрлар җитмәү сәбәпле, аны Мәскәүдән үк җибәргәннәр, дигән имеш-мимеш тә йөрде.
Сапгирның хатыны Нина Петровна – үзе чибәр, өстәвенә, чит илдә тегелгән затлы киемнәргә генә төренеп, япун ислемаен сиптереп, эшенә берничә сәгатькә генә килә, иренең машинасыннан чыгуга, илле биш яшьлек баш табиб Вазыйх Сабиров аны ишек төбендә үк каршы ала, бүлмәсенә чаклы озатып куя... Саескан койрыгында таратылган менә шундый хәбәрләр Алабуга хатыннарының аеруча саруын кайнатты.
Касыйм улының Сапгир турында фикере тәмамланмаган икән әле.
– Мәскәүдә фатир юнәткәнме, сатып алган булганмы, шунда эшкә урнашып йөри, ди бугай. Үзеннән сорашмадым. Бер көн эчендә миңа эшләрен тапшырды да башкача «безнең урамда» күренмәде. Ул милләттән чыккан кешеләрнең сәләтле булуларын да таныйм, үзара, кулның биш бармагы кебек, бердәмлекләрен дә хуплыйм. Әмма авыр вакытларда аларга таянуы шикле. Кстати (күпме сөйләшеп, бер урыс сүзен кулланды), сугыштан соңгы чорда еш сөйләнелә торган анекдотны сез дә беләсездер.
– Кайсы икән, ул төр мәзәкләр күп инде, – дигән булам, тирәнгә кермәскә тырышып.
– Сугыш бара. Командир окоптан сикереп чыга да: «Орлы, вперёд!» – дип, үзе дә дошман ягына ташлана. Атака теләгән нәтиҗәне бирми, күбесе сугыш кырында ятып кала. Кем белә, бәлки минем әти дә шунда булгандыр, исәннәре чигенеп, кире окопларына кайталар. Ни күрсеннәр, берничә кеше урыннарында ышыкланып калган. Командирның ачулануына тыныч кына җавап бирәләр: «Мы же не орлы, а львы, нас не позвали...»
Бу сакаллы мәзәк күптәннән таныш булса да, сиздермәдем, елмайган булдым. Әлеге мизгелдә мин, элекке «Прикамнефть» начальнигының күктән төшкән пәйгамбәр шикелле кылануын искә төшереп, яңасының үзен күптәнге әшнәм шикелле тотуына, саф татар телендә сөйләшүенә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, Әкълим Касыйм улы дәвам итте:
– Мин сезгә бер киңәш белән килгәнием.
– Тыңлыйм!
– Минем икенче улым быел унынчыны тәмамлый. Әлегә, уку елы беткәнче, әнисе белән Лениногорскида калдылар. Малайның белемен дәвам итәргә абыйсы янына Мәскәүгә китәргә исәбе бар. Минем, бигрәк тә әнисенең, аны еракка җибәрәсе килми. Абыйсы Ринат мөстәкыйль бала булып үсте, яхшы укыды. Хәзер архитектор белгечлеген алырга җыена. Икенче улыбыз мулрак тормышта яшәп, иркәрәк үсте. Яшь чакта үзем дә, гармун уйнарга ярата идем, ә Ришатка музыка җене чын-чынлап кагылган, иртәдән кичкә чаклы барабан кагып, гитара чиртеп утырырга мөмкин, ирек бирсәң!
Бүлмәгә өермәдәй килеп кергән абзыйга минем дә кирәгем булуы ихтимал икән, дигән күңелле уй узды башымнан.
– Безнең институтта укытырга ниятегез бармы?
– Төрлесен уйлыйсың инде. Балаларны аякка бастыру – безнең төп бурычларның берсе бит бу дөньяда.
– Күңеле кайсы белгечлеккә тарта? Мәктәптә кайсы фәннәрне яратып өйрәнә? Шунысын да исәпкә алырга кирәк. Без киң профильле инженерлар чыгара торган яңа факультет ачтык.
Абзый, урыныннан торып, аркылыга куелган кечкенә өстәл янында йөреп алды:
– Улым мәктәптә инглиз телен яратып өйрәнә. Биредә калса, сүз шул юнәлешне дәвам итү турында гына булырга мөмкин.
– Улыгыздан нефтяник ясарга теләмисезме? Дәвамчыгыз булыр иде, – дисәм дә, башымда башкарак фикер калыпланып килә иде.
...Аның улы безгә укырга керсә, әле генә чәчне агартып, миемне катырып утырган мәсьәләләрнең күбесен хәл итеп булыр иде. Беренче чиратта, ар Можгасы белән ике арада йөрерлек, аерым алганда, Сибгат абыйны яраннары белән алып килерлек, тотылганрак булса да, төрле юлларда йөри алырлык машина сорар идем...
– Юктыр. Ул теләми, мин көчләмим. Югары белем алып, башлы-күзле булганчы, үзебезнең янда яшәсен, дибез.
Аны юри кирегә үгетләгән шикеллеме, ниятенең ныклыгын тикшереп карау өченме:
– Без бит урта мәктәпләр өчен укытучылар әзерлибез? – дидем.
Аның түгәрәк, киңчә йөзенә өстәмә яктылык иңгәндәй булды. Ул, тигез ак тешләрен ялтыратып, бөтен битен тутырып, елмаеп җибәргән икән.
– Соң бит мин үзем дә төп белгечлегем буенча башлангыч класслар укытучысы. Педучилищены тәмамлап, туган авылым Тимәштә берничә ел балалар укыттым. Хатыным Гөлчәчәк белән шунда табыштык, ул да укытучы, тәрбияче булып эшләде. Мин ул елларны әле дә сагынам. Тормышны алып барырлык түләсәләр, бәлки мәктәптә калган да булыр идем әле... – Күзлеген кулына алып, коңгырт сабының очын авызына капты:
– Юктыр! Кара май табылгач, Әлмәт төбәге тулысынча урыныннан купты, бер-ике ел эчендә җирне нефть вышкалары каплады, дөньяның асты-өскә килде диярсең. Мине дә нефть чыгару романтикасы үзенә тартты. Җегәрне кая куярга белмәгән яшь, дәртле чак. Кыскасы, мин үземне биләгән ашкыну хисенә баш биреп, буровойга гади эшче булып урнаштым.
Кунакны миннән алданрак танып, бәяләп (теге җыелышта ул булган диярсең) өлгергән сәркатибем Земфира ханым киңәшмәләр уздыра торган озын кара өстәлгә чәй ясап кертте, ризыклар куйды. Ярдәмчеләрнең үзеңнән акыллырак, алдан күрүчәнрәк булуы күңелне үсендерә торган фал икән. Гаять төгәл, эшкә бер дәкыйка алдан килми, иртә китми торган, бераз кырысрак Земфира Камил кызының райком, исполком кызыл авызларына да юмартланып, эреп китә торган гадәте юк иде. Ул бары тик Сибгат Хәким һәм аның белән килгән, үзе таныган шәхесләргә генә игътибарлы булды. «Бөдрә чәч»нең якын арада институтка иң файдалы кеше булып китәсен колагына иңендә утыручы фәрештәсе пышылдаган диярсең!
Миңа исә, урынымнан кубып: «Әйдәгез, Әкълим Касыймович, чәйләп алыйк», – дип, кулларны як-якка җәясе генә калды.
Ул, дөньясын онытып, тәмләп чәй эчә торган кеше түгел икән, шул арада минем телефоннан әле урынбасарына, әле складка шалтыратып, күрсәтмәләр бирде. Ташып торган җегәреме, җаваплылык хисеме аңа җәелеп утырырга ирек бирмәде.
Шул ук вакытта ул китәргә дә ашкынмады, югары уку йортында ул үзен янәдән педагог яисә студент итеп сиздеме, без әле шактый сөйләшеп утырдык, дөресрәге, ул тормыш баскычларын искә төшерде, мин ифрат тәртипле тыңлаучы булдым. Аның эчке сөйләмен (монологын) шул чорда ук көндәлек дәфтәренә язып та куйганмын.
– Мин Лениногорск районына кергән Тимәш авылында туып-үстем. Әтиемне сугышка озатканда, миңа унбер яшь иде, ул миңа һәм шул афәт башланган елны туган энем Өлфәткә бик озак итеп карап торды. Моңлы гына түгел, сагышлы күзләре һаман күз алдымда. Аның җаны безне һәм хатынын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер.
Без әниебезнең җылы кочагында үстек, дип әйтәсе килсә дә, дөреслек башкада иде. Тамагыбыз тук, өс-башыбыз башкаларныкыннан ким-хур булмасын, дип, ул көне-төне колхоз эшендә булды. Әйткәнемчә, безнең тирәдә кара май табылгач, төбәк күтәрелә, гөрли, юллар салына, өйләр төзелә башлады. Шул дулкын мине дә йомычкадай бөтереп алды. Миңа да нефть җене кагылды. Кулга акча керә башлады. Булганына канәгатьләнеп, кичен кулда тальян биетеп, мәҗлесләрдә тел чарлап, кызлар озатып йөреп, ярым романтик, ярым сентименталь тормыш белән дә гомерне уздырып булыр иде. Тынгысыз җанымны җир астында миллион еллар дәвамында туа, җыела килгән кара майның эчтәлеге, структурасы, нинди матдәләрдән торуы кызыксындыра башлады. Аларны күзаллау өчен белем кирәклеген аңладым һәм Уфа нефть институтының Әлмәттәге кичке бүлегенә укырга кердем. Бөгелмә педучилищесы математика, физика, химия, биология кебек фәннәрдән төпле нигез салган икән, мәктәптә дә әзерләнмичә дәрескә кереп булмый иде. Шуңа да институтта укуы авыр булмады. Борынгылар кешене ике нәрсә: хезмәт һәм гыйлем бизи, дигәннәр. Үзеңне үзең мактау тыйнаклык саналмаса да, тиле әйтмешли, үткән юлыма әйләнеп карыйм да гаҗәпләнәм, ничек барысына да түзелгән, әле бит киләчәктә кем, ничек булуың билгесез, барысы Алла хөкемендә. Көне буе буровойда мазутка батып эшлисең дә, тиз генә юынып, ашап, институтка чабасың. Укытучыга бит синең аруың, талуың түгел, ә белемең кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, сәгате суккач, гаилә корып, балалар үстерәсе, биргән тәрбиясе, җан җылысы өчен әнигә дә бурычны кайтарасы була.
Акрын гына барысы үз агымнарын тапты, тиешле юлына кереп утырды. Ул чорда әзерлекле, белемле кадрларга кытлык иде. Күп булса ун ел эчендә, барлык мөмкин булган үсеш баскычларын узып, Баулыда НГДУ начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелдем, берничә ел туган районым Лениногорскига да ярдәм иттем, хәзер менә, Сапгир «битен югач», сезнең якка җибәрделәр.
Шул рәвешле, тәүге танышуыбыз озакка сузылса да, бәрәкәтле булды һәм киләчәк дуслыгыбызның нигезенә ятты.
 

Яшьнәп яшәүгә ни җитә?
Горурлык хисен яшермичә үзе үк әйткәнчә, Әкълим Мөхәммәтҗанов хезмәт юлын бораулау җайланмасында гади эшче буларак башлый. Кара ыштан, шул ук тукымадан тегелгән өске кием белән озын балтырлы резин итек кигән егет нефтьле су сеңгән, үзенә суырып торган кара, кызыл балчыклы җирләрне шактый изә. Әнисе олыгаеп килә, ул да ярдәмгә мохтаҗ, энесен аякка бастыру да аның вазифасы. Яшьлек мәхәббәте, чибәр, чая, үткен телле Гөлчәчәкне дә күз уңында тотарга кирәк. Нефть акчасына тамагы туйган әрсезләр читкә борылганыңны көтеп кенә торалар.
Мәктәптә педагог булу, укытучылар даирәсе, ата-аналар белән аралашу холкын чыныктырган һәм кешеләргә мәрхәмәтле, рәхимле булырга да өйрәткән икән. Тормыш тәҗрибәсе, укуын уңышлы дәвам итүе аңа нефть сәнәгатенең бар текә баскычларын уңышлы үтеп, егерме җиде яшендә Баулы нефть-газ идарәсе начальнигының урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелүгә юл ача.
Анасыннан милли тәрбия алган, тумыштан хисле Әкълим яраткан яры Гөлчәчәкне килен итеп төшереп, гөрләтеп туй уздыра, гаилә учагы корып җибәрә. Сөеклесе белән тәннәре генә түгел, рухи омтылышлары тәңгәл килеп, туганнары белән аралашып, ике бала үстереп, һәр гаилә башыннан үтә торган савыт-саба вату кебек вак-төяк «аңлашулар» чорын узып, үлем афәте аерганчы, бербөтен булып гомер сөрәләр.
Югары белем – башта, диплом – өстәл тартмасында, зур тормыш мәктәбе узылган, теленә «шайтан» төкергән, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралаша белү сәләте бар, ул тырыш спортчы кебек, теләсә нинди биеклекне алырга әзер.
Аның белән ун ел дәвамында иңгә-иң эшләгән, Баулы нефть-газ берләшмәсенең «хөкемдары», үзе лаеклы ялга киткәндә бушаган кәнәфиенә Әкълим Мөхәммәтҗановны тәкъдим итә. Кандидатура фирка оешмасында да, «Татнефть» җитәкчелегендә дә бәхәс, димим, шик-шөбһә дә уятмый. Әле генә утыз җидесен тутырган Әкълим Мөхәммәтҗанов җаваплы, дәрәҗәле урында гаять тырыш булуы, гади җыештыручыдан алып иң олы дәрәҗәле кешеләр белән уртак тел таба, куйган максатына ирешүдә бар каршылыкларны диярлек җиңә белүе нәтиҗәсендә Баулы нефть-газ берләшмәсен алдынгылар рәтенә чыгара. Кыскасы, ул олы дәрәҗәле кәнәфидә дә тиешле югарылыкта кала.
Шул урында кечтеки генә чигенеш ясап, үткәнебезгә күз салып, аерым алганда, совет чорында кадрларны үстерү, тәрбияләү алымнарын искә төшерәсе килә. Сүз дә юк, кешеләрне байларга, ярлыларга бүлү, хакимиятне бер фиркагә тапшыру (хәзер – бер кешегә) кебек җитешсезлекләре булса да, алмаш әзерләү, сәләтле балаларны пионер, комсомол, фирка оешмаларында тәрбияләп үстерү алымнары үрнәк алырлык иде. Мәктәпләр, югары уку йортлары шул системаның баскычлары булды.
Әшнәлек, кода-кодагыйлык, туган-тумачалык, якташлык галәмәтләре ул чорда булса да, нигездә кешенең белеменә, сәләтенә, профессиональ әзерлегенә игътибар ителә иде. Моңа кире каккысыз мисал: үз өлкәсендә иң югары дәрәҗәгә ирешкән Әкълим Мөхәммәтҗанов. Колхозчы әнисеннән башка ярлыкаучысы, артыннан төртеп баручысы булмаган авыл егете биеклеккә – үз тырышлыгы, ә аның Ходай Тәгалә, табигать, милләте биргән сәләте, хезмәт сөюе нәтиҗәсендә нефть сәнәгате дә безнең йөзек кашы дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзерге хәятебездә әгәр ул фәлән нәселнең дәвамчысы, һич югында ботак очы булмаса, фәлән районда тумаса, хакимият түрендә утыручыларны мактамаса, берәр тәнкыйть сүзе ычкындырса, мондый үсешкә ирешә алмас, әгәренки ул ялгыш кына «үсеп китсә», моңа берәү дә ышанмас, нәсел-нәсәбеннән зур түрәләр белән туганлык җебе эзләрләр иде.
Баулы нефть-газ берләшмәсендә ул үз һөнәрен тирәнтен үзләштергән белгеч, оештыру, алдан күрә белү сәләтенә ия җитәкче, психолог буларак тулы көчкә ачыла. Аерым алганда, җир-анабыз куенындагы байлыкның кадерен белүе, бурычларны ачыклый алуы аңа нефть чыгаруны берничә мәртәбә арттыру мөмкинлеген тудыра. Әкълим Касыйм улы куйган максатына ирешү юлында киртәләргә юлыкса – үҗәт тә, кискен дә, усал да, хәйләкәр дә була белде, мәгәр дуамаллыктан аны сабырлык, түземлек кебек сыйфатлары коткарды. Урынлы-урынсыз, файдалы-файдасыз мактауларга, тәнкыйть-киңәшләргә дә үз позициясеннән чыгып бәя бирә белде.
Баулы халкы аның җитәкчелегендә төзелеп калган йортлары, ачык йөзү бассейны, «Иволга» санаторий-профилакторий һәм башка игелекле эшләре өчен аны хәзергәчә сагынып искә ала. Рәхмәт хисе буыннан буынга тапшырыла килә һәм яңа гасыр башында Әкълим Мөхәммәтҗановка «Баулының мактаулы гражданы» дигән исем бирелә.
1970 елларга кергәндә, аны үсеш авырлыгы кичергән «Лениногорск» нефть- газ идарәсе хуҗасы итеп күчерәләр. Яңа урында Әкълим Мөхәммәтҗанов, нефть чыгаруны арттыру белән бергә, тирәлекне, табигатьне, чишмәләрне, күлләрне саклау, чистарту буенча зур эш алып бара. Аның әмере һәм ярдәме нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продуктлары белән эшчеләрне тәэмин итәрлек зур совхоз булдырыла. Яңа урында, туган районында ул нибары берничә ел эшләп кала. Мәгълүм булганча, Сапгир киткәч (яисә азат ителгәч), аны Алабугага күчерәләр. Башка район-шәһәрләрдә урнашкан нефть чыгаручы хуҗалыклардан аермалы буларак, бу төбәктә, әйтик, Әлмәт вилаятендәге шикелле, кара май «күлләре» җәйрәп ятмый, җир катламын бораулаучы һәм кара алтынны чыгаручы корылмалар бер-берсеннән дистәләгән чакрымнар ераклыкта урнашкан. Бусы – бер. Икенчесе, ул үзе кат-кат искә төшергәнчә, «монда нефтьне тонналап суыртып булмый, чиләкләп җыярга туры килә».
Аның яшәү һәм эш темпы гаҗәеп тыгыз: иртән эш бүлмәсенә кагылып, җыелган кәгазьләргә күз сала, беришесен үтәү өчен урынбасарларына юллый, боерыкларын бирә дә, ишек төбендәге «УАЗ»игына «кунаклап», бораулаучы вышкаларга чыгып китә, анда хезмәт итүчеләрнең хәлләрен белә, киңәшләрен бирә, берсен әрли, икенчесен мактый, кая нәрсә җитешмәгәнне телефоннан тиешле кешеләренә иңдерә.
Юлда йөргәндә, төрле кызыклы, гайре табигый хәлләргә юлыкканын мәзәк итеп сөйли иде. Менә шуларның берсе.
– Чираттагы буровой янында булып, икенчесенә барганда, мари авылы аша үтәргә кирәк иде. Бер мөлаем генә хатын кулын күтәреп, күрше авылга алып баруны сорады. Без шофёр белән икәү генә идек, утырттык. Ханымның юл тоткан авылына 100-150 метрлап ара калгач, безгә уңга борылырга кирәк иде. Аны төшерүгә, хатын, шофёр янына килеп: «Рахмат, минем деньга юк, мине ал», – дип, чишенүгә якын хәрәкәтләр ясый башлады. Шофёрым аны әрләп, безгә акчаң да, үзең дә кирәкми, үз юлыңда бул, дигәч, минем якка кулы белән күрсәтеп: «Может грузчигың будет», дип, икебезне дә кызартты...
Алабугада Әкълим Касыйм улы калдырган игелекле эшләрнең шаһиты булдым мин. Ул шулай ук йөзү бассейны, спорт һәм мәдәният йортлары, кунакханә, үзләренең эшчеләре һәм шәһәр халкы өчен менә дигән торак йортлар төзетте. Шактый асфальт юллар салдырды, санаторий-профилакторий белән шатландырды. Институтка да ярдәме аз булмады укытучы-нефтьченең. Һәрхәлдә, без «УАЗ»ик машиналы, «КамАЗ» аша юнәткән кара «Волга»лы да булдык. Ректор кабинетына, машинасына теләсә кайсы шәһәр белән сөйләшә алырлык телефоннар куелды, ничә ел төзүчеләр планына кертә алмыйча интеккән, институт йортында төзелгән ашханәгә яшел ут ачылды. Машиналарга – бензин белән, такта, металл ише «вак-төяк» белән ярдәм итүләрне санап та тормыйм. Минем үтенеч белән тәэминат бүлегенең җитәкчесе итеп алынган, элекке студентларның профком рәисе Евгений Денисов күп мәсьәләне үзе җиңел хәл итте.
 

Исеме җисеменә рас килә...
Адәм баласы тумыштан нинди генә сәләтле, әзерлекле, заманага яраклашып әйткәндә, креатив күренмәсен, өендә аңлар, таяныр яртысы, яисә тәртип булмаса, арып-талып эштән кайткач, аркасыннан, битеннән сыйпап, «әйт, җүнсезем, кайларда йөрдең», дип, кичен каршы алучы, иртән хәерле көн теләп, озатып калучы булмаса, ул хезмәт фронтында тулы көчкә тугарылып, ачылып китә алмый. Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтелгән һәркемгә мәгълүм ошбу фикер Әкълим Касыйм улының гаилә учагы белән якыннан танышкач, янә бер исбатлау, ягъни «апробация» узды.
Без дә Алабуганың калкурак өлешендә урнашкан Разведчиклар урамында, юл салучылардан бушаган йортка күчкәч, Мөхәммәтҗановлар белән ике йорт аша гына күршеләр булып чыктык. Рәткә тезелгән бер катлы өйләр артында элегрәк утыртылган, тоташ каеннардан торган, берничә гектар җир биләгән урманчык бар иде. Иртәнге алтыларда, без шаяртып, «Онегин каенлыгы» дип йөрткән урынга чыгып, алда торган көндәлек эшләр турында киңәшеп йөрү гадәтен керттек.
Янәшәдә яши башлагач, Гөлчәчәк ханым белән дә якыннан танышып, дуслашып киттек. Сәйфетдин абзый кызы түгәрәк ак битле, ачык чырайлы, күгелҗем күзле; гәүдәсе тулылана башласа да, спайлыгын саклаган иде. Җитез хәрәкәтле ханымның үз бәясен белеп яшәгәнлеге, ихтыярлы, нык холыклы булуы сизелеп торды.
Минем җәмәгатем Галия – балалар табибы – ифрат тыныч холыклы, һәр шәйне фәлсәфи ноктадан килеп бәяләсә, Гөлчәчәк исә, киресенчә, кайнап торган кызу канлы, артыннан яратып, анда да авызны уч белән каплап, ул чорда киң әйләнешкә кереп киткән «ультра» дигән сүз белән атаган чаклар иде бу.
Без аларга, алар безгә кереп, ял көннәрендә гел аралашып яшәдек. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендәге татулыкны, аңлашу үрнәген күреп, сокланып чыга идек. Гөлчәчәкнең өйдә хуҗалык мәсьәләләрендә баш булуы, олы нефть-газ компаниясе белән җитәкчелектән дә гарык булып кайткан иргә (ул горкомга да артык баш бирми иде) буйсыну иллюзиясен тудыруы эчке талгын рәхәтлек биргәндәй тоелды миңа.
Гөлчәчәк тыштан кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, балаларын тәрбияләүдә, иренә мөнәсәбәтендә хәлдән килгәнчә, терәк булуы сизелеп тора иде.
Өйләрен тәртиптә тоту, яңа мебель алу кебек хуҗалык мәсьәләләрендә ире, башын «юләргә салып»: «Гөлчәчәк, син ничек әйтәсең, шулай булыр», дип, аның һәр теләге белән елмаеп килешә һәм, әлбәттә инде, үзенчә эшли. Хатыны моны сизеп, «Әкълим, алай ярамый инде», дисә, җавабы әзер.
– Гөлчәчәк, син дөрес әйтәсең! Бу юлы шулай туры килде инде. Киләсендә нәкъ син әйткәнчә эшләрбез.
Шул ук тарих кабатлана торса да, ике як та канәгать.
Ирләр арасындагы дуслык хатыннар аңлашуы белән ныгытылса, нур өстенә нур иңгәндәй, хәтта хәмерне дә хәләлеңнән качып-посып эчү мәшәкатеннән дә котыласың. Кыскасы, җәмәгатьләребезнең уртак тел табуы безне тагын да ныграк якынлаштырды.
Гөлчәчәк ханым ире янында, кадрларның белемен күтәрү буенча инспектор буларак, төрле семинарлар, очрашулар, хәтта артистларны чакырып концертлар оештыруга күп вакытын бирсә дә, йөгән кияргә өйрәтелмәгән яшь тай яисә шома балык кебек шуып чыгарга гына торган ирен гелән күз уңында тота. Ышанып, авызыңны ачып торсаң, ирсез калуың бик ихтимал икәнен ул тәгаен белә. Әкълиме әле генә Казан йә Әлмәт белән сөйләшә, шул арада кунаклар каршы алырга Чаллы аэропортына чыгып китә, вертолёт белән Әгерҗегә очканын күрми дә каласың. Гөлчәчәк аның эше шундый булуга күнегеп, үзен тыныч тотарга тырышса да, бер вакыйга аны, тәмам чыгырыннан чыгарып, «атакага» ташланырга мәҗбүр итә.
Алабуга урманының рәссам Шишкинны даһи киндерләрен тудыруга рухландырган бер җирендә, Әкълим Касыйм улы санаторий-профилакторий төзетә. Ул гамәлгә кереп, ял итүчеләрне кабул итә башлагач, табиб вазифасына, яшь, чибәр урыс хатынын алалар. Кемдер юриме, әллә чынлапмы, янәсе чибәркәйне хуҗа үзе махсус читтән алып кайткан дип, яңалыкны тиз арада тараталар. Һәм Гөлчәчәк ханымның колагына да ирештерәләр. Әкълимнең үз-үзен тотышыннан бу фараз аклангандай була. Ул бермәлне: «Әкълим Касыймович кая икән?» – дигән соравына сәркатиптән стереотип җавап ала: «Ул профилакторийга китте, ял итүчеләр, бүлмәләр салкын, йөрәк дарулары җитми, дип зарланалар, берсенең ашыннан чебенме, тараканмы чыккан, илләм тавыш купкан», ди. Икенче вакытта инде аның шиген көчәйтеп, каһәр суккан сәркатибе дә хуҗасын «сатмый» башлый: әйтмәде, белмим, күрмәдем, дип кенә котыла. Һәм вәссәлам.
Сәркатипне дә аңлап була, аны бит эшкә чибәр ханым түгел, ә профилакторий «тикшерүчесе» алды, ни өчен ул аны сатарга тиеш, ди. Дураков нема.
Гараждан бер буш машинаны алып, Гөлчәчәк шунда килеп төшсә, Әкълименең, аныңча, «эшен бетереп», профилакторийда тәртип урнаштырып, тараканлы ашны түгеп, машинасына чыгып утырган мәленә тап була.
– Әкълим Касыймович, сезнең профилакторийның медпунктын тикшерүдән, врачка тәлинкә тотудан башка эшегез калмадымыни? – дип, тавыш тембрын иң югары дәрәҗәгә куеп, корбанына сикерергә әзер арысландай, иренең өстенә килә Гөлчәчәк ханым.
Әкълименең сүздә булса да аны тыңлавына, санлавына, «Гөлчәчәк, Гөлчәчәк», дип торуына күнеккән ханым иренең янә бер сыйфатын ача. Ул хатынының беләгеннән каты итеп тота да кара «Волга»ның арткы утыргычына шып итеп кертеп утырта һәм тәрәзәләрне бикли:
– Син нишләп эш сәгатеңдә монда йөрисең? Кем чакырды, кем котыртты? Синең должность штатный расписаниедә юк, аны мин керттем, кыскарта да алам!
Тегесе:
– Әйдә, мине кыскарт та теге марҗаңны ал, – дигән сүз белән каршы тора. – Минем арттан күзәтеп, көнчеләр сүзенә карап, тилереп йөрсәң, икебезне дә
эшсез калдырасың. Сиңа шул кирәкме? Рәхәтеңә чыдый алмый башладыңмы? Каның куерса, салкын су эч!
Ирнең сүзләре кызу канлы ханымны тиз айнытып җибәрә.
– Ярый, киттек, гафу ит, – дияргә генә кала.
Язмышына буйсынган булып кыланса да, ничек кирәк, шулай итә, әмма профилакторий табибын эшеннән җибәрүгә ирешә ханым.
Әкълиме, М.Светловның «Гренада» балладасында югалтуны сизмәгән солдатлар шикелле, табибның кинәт «юкка чыгуын» белми дә кала, янәсе. Минем эшем булмаса да, бар кыюлыгымны телемә «төйнәп», сорарга җөрьәт иттем.
– Теге чибәр ханым профилакторийда күренми, әллә киттеме?
– Ул ышанычлы җирдә, аны Казанның алдынгы хастаханәсенә соратып алдылар.
«Сәяси мәйданнарны», тарлыкны ирләрен яратуга сылтаган хатыннар, аларга да, үзләренә дә өстәмә мәшәкать кенә тудыралар. Профилакторий табибын Гөлчәчәк эшеннән алдырткан, Әкълим аны төплерәк, яхшырак урынга урнаштырган. Дәгъвачыда хис, икенчесендә акыл шәрифләре өстенлек итә, ахыр чиктә, тамашада бар катнашучылар да канәгать. Инглизләр «happi end», диярләр иде. Ире өенә сөйләшенгән вакытта кайтмаса, Гөлчәчәк ханым аны телефоннан эзли, әлбәттә инде, таба алмагач, ничарадан бичара дигәндәй, ярсып безгә кереп җитә.
– Тәлгат Нәбиевич өйдә, минеке кайларда йөри икән тагын, телефоннары да җавап бирми, тәмам гаҗиз булдым инде, – дип чәпченүенә, Галия тыныч кына: – Гөлчәчәк, нервыларыңны сакла, үзеңне юкка бетермә. Аның эше шундый, кайтыр! Мал да ашаган җиренә кайта... Әйдә әле, чәй эчеп алыйк, минем дә авызым кибеп тора, – дип, «ультра»ны тынычландырып, өенә озатып куя. Берничә минутка иртәрәк кайтып кергән ире юри тавыш күтәрә: «Инде күпме вакыт сине көтеп, ач утырам, кайларда браматта йөрисең?»
Гөлчәчәк ире кая сугылса да, аны җылы ризык көткәнне белә. Бигрәк тә өчәр-дүртәр көн шунда яшәп, эшли торган Менделеевск, Әгерҗе кырларына урнашкан буровикларга термослар белән алып барып ашату тәртибен кертә яңа НГДУ начальнигы. Аның да шуннан кайтуы икән. Кеше турында кайгыртсаң, үзеңә дә файдасы тия, дигәннәре шул була торгандыр инде.
Тулаем алганда, Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән чәй янындамы, телевизор карагандамы, сөйләшеп-аралашып утыру күңелне ял иттерә, вак-төяк хәсрәтләрне оныттыра, саф һавада, иркендә йөреп кергәндәй, кан тамырларын, сулыш юлларын киңәйтеп җибәргәндәй итә иде.
 

Укытучы кайда да укытучы!
Советлар идарә иткән заманда коммунистлар фиркасендә, бигрәк тә Фикрәт Табеев беренче секретарь булганда, «партактив» дип аталган җыелышлар даими булып тора иде. Көн тәртибе нинди икәнлегенә нисбәтән, шәһәрләрдән, районнардан җаваплы әгъзаларны чакырып, алдан әзерләнгән докладчыны, кисәтеп куелган нотыкчыларны, куштан хуплаучыларны ифрат бирелеп тыңлаганнан соң, сыйланып алгач, рухланып эшебезгә таралыша торган идек.
1975-1976 еллар тирәсендә булган шундый җыелышка Әкълим Мөхәммәтҗанов белән мин дә чакырылган идем. Кышкы, буранлы вә җилле көннәрнең берсе. Кичке якта табигать, сез кем дә, мин кем дигәндәй, кырыс холкын күрсәтүне кирәк табып, дулавын аеруча көчәйтте. Без «Татнефть»нең тыйнак кунакханәсенә кереп капкаладык та, якты чакта юл алыйк, дип, Алабуга тарафларына чыгып киттек. Мин, әлбәттә, Казанда кунып, иртәнге якта кайтырбыз, дип карасам да, «Волга» машинасының хуҗасы нефтьче булгач, әлләни каршы тора алмадым. Ташлап китсә дә, берни эшләр хәлең юк.
Шул рәвешле, кичке сәгать бишләрдә юлга тәвәккәлләдек. Әле «КамАЗ» юллары, Нократ елгасы аша күпер турында хыялланган да юк. Гадәти авыл юлларының язгы, көзге, кышкы көннәрдәге «сөенечләрен» өлкән буын хәтерли булыр. Юл буйлап күрсәткечләрнең юклыгын искә төшереп тору да кирәкмидер. Әкълим дусның өенә ашкынган дәртле ышанычын миңа да уртаклашырга туры килде. Машина өр-яңа, ажгырып тора, йөртүчесе – Алабуганың иң данлыклы асы. Яктырак чакта шактый юл үттек. Зур тизлек белән автомобилебез көрт өемнәрен ерып кына уза. Мәгәр кәттәләнеп, гел йомшакта утырып кына бара алмадык. Эңгер-меңгер төшкәч, юлны югалткан очраклар да ешайды, төшеп машинаны төртергә, көпчәк асларын казырга, як- якка китеп, төп юлны эзләргә дә туры килгәләде. Тирә-якта ап-ак кар дәрьясы. Юлда машина димим, атлы юлчының да очрамавы турында сүз әрәм итеп әйтеп тә тормыйм. Ачы сызгырып килеп, буран машинаны да, үзебезне дә коендырып китә.
– Абзый, сүземне тыңламадың, кунып кына кайтыйк, дип күпме ялындым. Кай җәһәннәмебезгә шулай ашкынабыз? – «Хатыныңның җылы кочагын сагындыңмы», дип өстәмәкче идем дә, аның кырыс йөзенә багып, тыелып калырга акылым җитте.
– Сезгә нәрсә, арба ватылса – утын, үгез чирләсә – ит. Расписаниегез буенча дәресләр уздырыла тора. Укытучы килмәсә, студентка бәйрәм, дөнья җимерелми. Минем, әнә, өч буровойда буран аркасында ут өзелгән. Күпме зарар!
Шунда ук үзендә шаяртырлык көч табыпмы, ничарадан бичара дигәндәйме:
– Докладны да, чыгышларны да бик бирелеп, дөньяңны онытып тыңлап утырдың, нәрсә диделәр, «эшегезгә кайтып, икеләтә-өчләтә тырышлык белән хезмәт итегез», дип киңәш-нәсихәт бирделәр. Шуның өчен ашыгуым иде.
Бераз үкенгәндәй өстәп куйды:
– Бабайлар, вакыты белән бала-чаганы да тыңларга кирәк, дигәннәр, синең тәкъдим белән, ятып кына йоклыйсылар булган.
Шул арада тирә-якта йөренеп, юл эзләп килгән йөртүчесе:
– Без дөрес барабыз бугай. Әнә тегендә, буран аз гына ял иткән арада, ут күренгәндәй булды. Карагыз әле шул якка.
Егетебезнең күзе үткен икән, еракта, әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, ымсындырып, бүре күзе кебек кенә ут күренә. Без нәкъ шул утка «кайткандай», анда берәр якыныбыз өзелеп көткәндәй, Әкълимебез әмерен төшерде.
Тиз генә утырдык та, киттек шунда. Безне «чакырган» уты да алдавыч булды, тиз генә барып җитә алмадык, без алга үрмәләгән саен, уты да ераклашкандай тоелды. Янәдән ике-өч тапкыр төшеп, машинаны төртә, карны казый торгач, ут янына барып җиттек. Ул колхоз идарәсе булып чыкты. Инкыйлабка чаклы ук берәр кулак төзеткәнлеге, шактыйны күргәнлеге сизелеп торса да, халыкта ташпулат дип йөртелгән бина иде. Димәк, зур татар авылларының берсе икән. Ишек шакып, эчкә уздык.
Урындыкта, күзлеген борын очына төшереп, әллә төнге кизү, әллә җыештыручы – өлкән яшьтәге апа оныгына оекбаш бәйләп утыра. Гаҗәпләнеп, күтәрелеп каравыннан безне көтмәгәнлеген сизү кыен түгел иде. Без авылның кайсы районга кергәнлеген дә, исемен дә белмибез. Бик тәртипле генә исәнләшкәннән соң, буранда адашып калуыбызны аңлаттык.
– Без Алабугага кайтып барабыз. Мин НГДУ начальнигы булам, колхоз рәисе белән тоташтырыгыз әле?

 

Апабыз ашыкмыйча гына җепләрен, энәләрен күрше урындыкка куеп: – Персидәтелебез өйдә юк. Казанда, – диде.
– Авыл советы рәисенә шалтыратсагыз иде.
– Ул да өйдә юк, каядыр кунакта.
Шунда мин дә, сүзгә катнашырга булып:
– Мин Алабуга пединституты ректоры булам, мәктәп директоры өйдәдер бит, аңа шалтыратыйк әле, – дим.
– Син дә диликтолмыни? Аны сразы атәсе иде? Хазер, хазер. Безнең диликтолыбыз мишәр генә булса да, бик яхшы, ачык кеше, – дип сөйләнә- сөйләнә, «диликтолның» телефонын җыя башлады.
– Буранда адашкан кешеләр килеп керде. Берсе әллә кем шында, берсе мин дә диликтол, ди. Килеп ал үзләрен!
Мәктәп директоры бик тиз килеп җитте. Урта яшьләрдәге, җыйнак гәүдәле, сүзчән ир-ат булып чыкты. Мине танып, икебез белән дә итагатьле итеп исәнләште. Безне дуамаллыгыбыз өчен, «кем инде шундый буранда төнгә каршы юлга чыга», дип әрләп алганнан соң, «ике йорт аша гына татар теле укытучысы яши, аңа чәй куярга куштым. Хәзер шунда барабыз», диде.
Үзенең ун ел элек, хәзер юкка чыгарылган Казан педагогия институтын тәмамлавы, укытучылар коллективының яртысы диярлек Алабуга пединститутында укып чыгуы, читтән торып белем алучылары да барлыгы, тагын әллә ничә баланың төрле факультетларда белем алуы турында мәгълүмат биргәннән соң, безне кунасы йортка алып китте.
Машинаны колхоз идарәсе янында калдырып, директор артыннан киттек. Тигез сары бүрәнәләрдән корылган якты, зур өйдә хуҗалардан башка тагын берничә кеше бар иде. Алары Алабуга пединститутын тәмамлаган, җирле мәктәптә эшләүче укытучылар булып чыкты. Миңа, өемә кайтып кергәндәй, илләм рәхәт булып китте.
Мәктәп хәлләре, уку еллары, укытучылары турында гәпләшкән арада барысы бергәләшеп төрле ризык белән тулы өстәл әзерләп өлгерделәр. «Чуваш малае» да үз урынын алды. Мин торып тост әйттем.
– Укытучылар, үзара тынгысыз яшәсәләр дә, кыенлык килгәндә берләшә, ярдәмләшә алалар. Чөнки алар иң гуман һөнәр кешеләре. Менә бүген дә безне туңып үлүдән коткардылар, – дип, шактый озын нотык тоттым.
Шул ук вакытта һәркайда игътибар үзәгендә торган Әкълим дусның укытучыларны артык мактаганны хупламавын, үзенә дикъкатьнең җитәрлек булмавыннан кара көюен сизсәм дә, бер рольгә кергәч, фикеремне әйтеп бетермичә туктый алмадым.
Әкълим Касыйм улы, бәлки, чыннан да арыган булгандыр, бәлки, ят-чит коллективта кызык тапмагандыр, гадәттә, бер-ике рюмкадан баш тартмый торган кеше, үпкәләп, авызын турсайткан нарасыйдай, аркама кагылды да:
– Иптәшләр, гафу итегез, мин бик арыдым, мөмкин булса, ятар идем, – диюгә, хуҗа аны такталар белән бүленгән бүлмәгә алып кереп, алдан әзерләп куелган урынга урнаштырып килде.
Без укытучылар белән әле бик озак сөйләшеп утырдык. Тәрбия фәненең без кагылмаган тармагы калмады кебек.
Аның каравы, Әкълим дус бик иртә уятып «үчен алды», гарьлеген чыгарды. Икенче көнне җил тынган, буран басылган булып, безне алырга аның вертолёты килеп җиткән иде. Без, хуҗалар белән җылы гына саубуллашып, Алабугага юл тоттык.
Буранда адашып йөрүләр, күптәнге танышларым, якын туганнарым кебек кабул итүләр мәңгегә җылы истәлек булып күңелдә калды. Тик менә авылның исемен дә, укытучыларның фамилиясен дә – берсен дә хәтерләмим. Язып та куймаганмын. Мәгънәсезлек димә, укытучыларның берәрсе, «диликтол», исән-имин булып, бу язмаларымны укып, Татарстанның Язучылар берлеге аша мине табып шалтыратсалар, яшьлегемә әйләнеп кайткандай булыр идем. Хәтта ул чорда «демагогия» дип кенә бәяләнгән партактивлар да сагындыра шул. Һәр шәйнең, хәтта буранда адашып интегүләрнең дә үз вакыты була икән.
 

Бала күңеле далада
Мөхәммәтҗановлар Ринат, Ришат исемле ике ул үстерделәр. Олы улларын бик якыннан белмим. Алар Алабугага килеп урнашканда, егет Мәскәүдә укый иде инде. Шул дәвердә ул «дөньякүләм» тавыш-гауга чыгарып, тарихка кереп калды. Аның тулай торакта яшәгән вакыты. Дәрестән кайткач, бәрәңге турап, чуен табага салып, коридорда торган газ плитәсенә куеп, бүлмәсенә кереп китә. Әзер ризыгын алырга чыкса, ни күрсен, бер студент негр бәрәңгене рәхәтләнеп ашап тора.Тәмләп, кашык белән, авызын тутырып, бәрәңгене кызыл иреннәре аша корсагына озатып бетерә язган. Ач кешенең ачуы яман, дип юкка гына тел шомартмыйлардыр. Шул мизгелдә үк татар дуамаллыгы уяна да, Ринат озак баш катырып тормыйча, табаның сабыннан тота да бәрәңгеле ягы белән ашаучының башына тондыра. Негр егет чак-чак аягында кала, кан китә, ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Башын бәйләп, дарулар биргән арада, чит ил студентларын карап торучы җаваплы адәм илчелеккә хәбәр бирә. Кеше бәрәңгесен тәмләргә яратучының кайсы мәмләкәттән икәнлеген (Мозамбикмы, Зимбабвемы) тәгаен хәтерләмим, зур тавыш күтәрелгәне әтисе аша миңа да мәгълүм булды. Милләтләр дуслыгы, артта калган илләргә ярдәм итү лазем дигән өрәк советлар иле сәясәтенең асылында ятты. Ректор Ринатның әтисен чакыртып, Мухаметзяновның институттан чыгарылуы турында приказны кулына тоттыра.
Дөрес, ярты елдан соң, тавыш тынгач, ректор егетне үз төркеменә үк кайтара. Приказ чыкканчы ук, декан шыпырт кына аңа лекцияләргә йөрергә, имтиханнарын бирә торырга рөхсәт итә. Егеткә яшәү урынын алыштырырга гына туры килә. Шәхси фатирда яшәп, аның каравы бәрәңгесен берәү белән дә бүлешмичә ашап, дипломын вакытында ала.
Әлеге вакыйгадан хәбәрдар кешеләр Ринатның бу кыюлыгын, «шул кирәк аларга, илебезгә хуҗа булып йөрмәсеннәр әле, чит-ят мәмләкәтләр, кара, соры халыклар алдында тез чүгеп яшәүгә чик куярга вакыт», дип хупладылар, сокландылар гына.
Бәлки, артында куәтле, абруйлы әтисе тормаса, гади авыл мокыты гына булса, Ринат та мондый адымга җөрьәт итмәс, тук негрга кырын караудан узмас, табада калганын күтәреп бүлмәсенә кереп кенә киткән булыр иде.
Әлбәттә, коммунист-җитәкче Әкълим ага сүздә Ринатның бу адымын хупламады, әмма соры яшькелт күзләре горурлык хисен яшерә алмадылар. Әз-мәз «зәмзәм суын» капкалап утырганда, ул мактанып куюны да гарьлеккә санамады.
– Йә, әйтегез, кайсыгызның улы әрсез негр башына чуен таба белән тондырганы бар?.. Дәшмисезме? Шул шул, андый кыюлыкны һәркем булдыра алмый.
Икенче улы Ришат, абыйсы шикелле батырлык майтара алмаса да, шулай ук чегән арбасыннан төшеп калган төссез егет түгел иде. Ул әтисеннән гәүдәгә кайтышрак булып, шундый ук бөдрә чәчле, тиктормас, хәрәкәтчән булуы белән хәтердә калган. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, тиз арада студент вазифаларын үзләштереп, беренче курсны тәмамлаганда, чит телләр факультетында ул шактый популяр бренд студент иде инде.
Аның төрле музыка коралларында уйный белүе, факультет егетләре-кызлары белән уртак тел табуы үзешчән сәнгатькә җанлану кертте. Факультетның ул чордагы деканы, күренекле тел галиме профессор Фәрит Йосыпов Ришатны аркасыннан сыйпап, үз янында гына йөртте.
Дөрес, Ходай гәүдә җыйнаклыгы өстенә тел осталыгын да биргән, егет безгә дә, бигрәк тә әтисенә шактый мәшәкатьләр тудыра. Чөнки аңа пединститут рамкалары гына тар булып тоела башлый, тиздән ул мәдәни-агарту көллиятендә дә, милиция мәктәбендә дә үз кеше булып китә, өлкәнрәк курсларда шәһәр оркестрын оештыручыларның берсенә әйләнә, күрше Чаллы, Түбән Камада концертлар белән чыгышлар оештыра. Чит телләрне өйрәнүнең энә белән кое казу икәнен белгән әтисе укуыннан артта калыр дип борчыла. Гөлчәчәк ханым улы ишетмәгәндә нәгърәләр ора.
– Меңләгән кеше эшли торган коллектив белән җитәкчелек итүем Ришатны тәртәдә тотуга караганда җиңелрәк. Кич җиттеме, аны эзли башлыйм, кемгә охшагандыр шулхәтле?!
Әкълим ага риторик соравына үзе үк җавап та бирә.
– Мин үзем дә яшь чакта шук, тальянканы кулдан төшерми идем. Тик киләчәк тормышыңа кирәкле төп юнәлешкә – эшеңә, укуыңа зыян китерергә ярамый барыбер.
Шунда ук улына нисбәтән җылы сүзләрен дә таба.
– Ришат үзе бик игелекле, ярдәмчел, иркә малай. Соңарып кайтканда, ишектән керә-керешкә үк: «Әти-әнием, хәлләрегез ничек? Сезне сагынып, йөгереп кайттым. Милиция мәктәбенә музыка коралларын төзәтеп, күрсәтеп бирергә чакырганнар иде, шунда тоткарландым. Үзегез бит ярдәмчел булырга өйрәтәсез», – дип теленә салынуга, без җылыга тарган сары май кебек эрибез дә китәбез, әрләргә әзерләп куйган сүзләребез куактагы өлгергән чикләвек төсле, күңелдән шыбырдап коела да төшә.
Әкълим ага, йөзенә кырыслык касәфәте чыгаргандай булса да, улларын, аннан оныкларын ихластан яратты, булмышлары белән горурланып яшәде.
Үзен Мәскәүгә күчергәч, ике улын да шунда урнаштырып, фатирлы итеп калдырды. Ришат һаман да хәлләрне белешеп тора. Үзгәрмәгән. Шулай ук телгә оста, хәрәкәтчән, теләсә кем белән аралашыр сүзен таба торган үзебезнең Ришат булып калды.
 

Яшьнәп яшәүгә ни җитә?
Мин үз гомеремдә бик күп кешеләр белән аралашып яшәдем, әмма Әкълим Мөхәммәтҗанов шикелле баскан җирендә бер дәкыйка да тик тора алмаган, дәртле кешене сирәк очраттым. Әйткәнемчә, ул бер үк вакытта кул куярга кертелгән кәгазьне карый, алдында утырган кешене тыңлый һәм шул ук вакытта телефоннан ниндидер саннарны җыярга мөмкин. Бераздан сәркатибенә кемнедер чакырырга, берсекөнгә баланс комиссиясен җыярга куша, каядыр барырга җыенып, машинасын чакырта. Алабугада эшләү чорында ул Казан, Әлмәт түрәләре белән уртак тел таба, җылы мөнәсәбәт урнаштыра алды. Аерым алганда, Министрлар Советы рәисе, аннан соң фирканең өлкә, Үзәк комитет сәркатибе Гомәр Усмановның аның эшчәнлеген уңай бәяләве миңа мәгълүм. Ә инде ул чордагы «Татнефть»нең генераль директоры Ришат Булгаков белән дустанә мөнәсәбәтләренә мин күп тапкырлар үзем шаһит булдым. Улына аның исемен бирүе дә тикмәгә түгелдер, шагыйрь әйтмешли, йолдызларны кабызалар икән, бу гамәл кемгәдер кирәктер. «Татнефть»нең ул чордагы генералы (гади халык бу кәнәфине биләгән кешене шулай дип кенә атый) Булгаков ифрат зыялы, тыныч, бервакытта да тавышын күтәрми, ашыкмыйча, һәр сүзен уйлап әйтә, кыскасы, атаклы фамилияне йөртергә лаеклы шәхес иде. Әкълим Касыйм улы белән дуслыгым ярдәмендә, миңа да ул чордагы «Татнефть»нең генераль директоры, җыйнак гәүдәле, җитен чәчле Ришат Булгаковны күреп, аз булса да аралашып калырга насыйп булды. Нәрсәләр сөйләшкәннәре истә калмаган (мин әле өлкәннәр гәпләшкәнне мич башында тыңлап ятучы тыйнак малай гына), әмма Гөлчәчәк ханым биргән сорау һәм аңа җавап һаман хәтердә. Кичә нәрсә ашаганымны оныткаласам да, аларның сөйләшүе бүгенгедәй күз алдымда.
Һәр шәйнең асылына төшенеп ачыкларга яраткан Гөлчәчәк ханымның инде саубуллашыр алдыннан төп бер соравы калган икән.
– Ришат Тимергалиевич, сез чит илләрдә шактый йөреп кайттыгыз, әйтегез әле, кайда яшәве әйбәтрәк, андамы, әллә үзебезнең илдәме?
Булгаков фамилиясен йөрткән кешенең, «Татнефть» берләшмәсе генераль директорының җавапны тирәнгә кереп, череп бетүгә барган капитализмга агуын тамызып, җир, туган ил тартуы, совет чоры кодексы буенча, монда яраткан эшем, хөрмәт иткән коллективым, диюен көтеп утыруым «бушка» китте, ул тамагын кырып алды да, бик гади итеп әйтеп куйды:
– Кайда сине яраталар, шунда яхшы, Гөлчәчәк.
Мин соңрак кына төшендем, бу гадәти күренгән җөмләдә барлык сорауларга җавап җәйрәп ята икән. Череп баеп яткан капиталист сине ярата алмый, син үзең эшләгән җиреңдә, гаиләңдә генә хөрмәт таба аласың! Бетте-китте. Артыгын төпченүнең кирәге юк.
Әкълим дус белән икәү генә калгач, мин ихластан зарланып алдым.
– Булгаков кебек яңгыравык фамилияле кешеләргә рәхәт. Татарча яңгырый, русча да, бозмыйча, авыз тутырып әйтә алалар. Мәскәүдә кунакханәләргә урнашканда яисә үзебезнең Министрлыкта фамилиямне телдән әйткәч, «как, как, повторите», дип интектерәләр, документтан күчереп язганда да, еш кына азактагы «л» ны алга күчереп, «Галлиулин» дип язалар. Ишетүемчә, «Галлы» французча «әтәч» дигәнрәк мәгънәне белдерә. Син дә шул фамилияңне дөрес аңламау белән очрашасыңдыр әле.
– Юк, мин андый мәшәкатьне белмим.
– Ничек инде ул?
– Менә шулай.
– Мин кунакханәләрдә, офисларда утыручы Мәскәү туташ-ханымнары Мухаметзяновны әйтә алмый интегәләр, дип уйлыйм.
– Мин аларга, язу-сызу эшен башлаганчы ук, күчтәнәчне бирәм дә, фамилиям ике рус сүзеннән – «муха» һәм «мед»тан тора, шуларга мәгълүм «зянов» өстәлә, дип аңлатып куям.
– Кызык, – дигән булам, аның шаяртуын кабул итеп. – Ә бу сүзләрне татарча яңгыратсаң нәрсә килеп чыга?
Ул, күзләрен уйнатып:
– Бал өстендә чебен дигән мәгънә туа.
Җәһәт кенә як-ягына каранып алды да кинаяле көлеп өстәп куйды:
– Ә чебеннең кем икәнен үзең чамалыйсың булыр?
– Син фамилияңне аңлатуда җайлы алым тапкансың, ә миңа нишләргә: балым да, хәтта әрсез чебенем дә юк фамилиямдә.
– Филолог, галим исемен күтәреп йөрисең шунда рисвай булып.
– Соң? – дим, үпкәләргә дә өлгерә алмыйча.
– Синең фамилияң ике рус хатын-кызлары исеменнән тора бит.
– Юк, – дим үҗәтләнеп. – Гали – бөек дигәнне аңлата.
– Гарәпчә шулай булсын, ди. Синең фамилияңдә ике рус хатын-кызы елап ята: берсе – Галя, икенчесе – Уля (Ульянадан). Синең очракта беренчесе хатының булса, икенчесе бик яхшы танышың яисә берәр студенткаң булуы ихтимал!
Мин мондый шәрехләүне яраткан фамилиямне мыскыл итү дип кабул итеп, аның исеменә бәйләнергә булдым.
– Әкълимә исемле хатын-кызны күргәнем бар. Ә Әкълим дигән исемне очратканым булмады. Русларда Клим дигән исем, «клин» дигән сүз бар, шулардан алынгандыр инде!
Ул бу төрттерүемә үпкәләү түгел, исе дә китмичә, педагогларча аңлатып бирде.
– «Әкълим» – гарәп сүзе; «климат»тан азган, димәк, һава торышын аңлатучы кеше була инде ул. Тагын сорауларыгыз бармы, иптәш профессор? Булмаса, киттек чәйләргә, ризыгыбыз суынып бетеп, сөйләргә яраткан Гайҗан бабай көненә калуыбыз бар.
 

Канатлыга – зәңгәр биеклек
Әлмәттә Ришат Булгаков белән күрешеп, озаклап сөйләшеп утыруыбыз минем өчен соңгысы булып чыкты. Үзен башка эшкә күчергәндә (кая киткәнен тәгаен әйтә алмыйм), ул бу олы вазифаны үтәүгә Мөхәммәтҗановны тәкъдим итә. Обком хуплый. Мин инде Алабугада аның белән киңәшеп, матди ярдәменә таянып яшәргә күнеккән идем. Шул хәбәр миемә килеп җиткәч, йөрәгем жу итеп китте. Шатланырга да, кайгырырга да белмәдем. Дустың, якын кешең үсүгә, әлбәттә, чын күңелдән сөенергә кирәктер. Ә борчылуым күбрәк институт мәшәкатьләре өчен иде. Шул рәвешле, бөтен Алабуга өчен, бераз күпертебрәк әйткәндә, якты йолдыз булып балкыган шәхес 1980 елда аны ташлап китте. Дөньямның бер өлеше убылып төшкәндәй булды. Ректор вазифаларын башкарган чорда (мин Казанга 1986 елда күченеп киттем) Әлмәттә эшендә дә, өйләрендә дә булгаладым.
Ул шундый гаҗәеп олы дәрәҗәгә ирешкәч тә, һәрхәлдә миңа нисбәтән үзгәрмәде, шундый ук гади, киң күңелле һәм ясалмалыкны кабул итмәгән ихласи кеше булып калды. Мин телефоннан хәбәр биреп, вакытны килешүгә, ул мине кабул итү бүлмәсенә чыгып каршы ала. Шул мәлдә, аңа йомыш белән килгән кешеләрдән, нинди гозер белән көтүләрен белешеп, берничәсенең мәсьәләсен шунда ук хәл итүенең дә шаһиты булганым бар.
Эш кабинетында минем белән аралашырга, сөйләшеп утырырга вакыт таба. Ерак юлны якын итеп анда хәтле килгәч, нинди мәсьәләне булса да чишүне сорамыйча кеше борчып йөрмисең. Бер килүемдә яңа төзелгән ашханәгә мебель белән ярдәм итүгә, икенчесендә, улы укып чыккан факультетның лингофон кабинетларына магнитофоннар туплауга булышты. Ул чорда акча булса да, кирәкле әйберен табуы авыр иде, хәзер җаның теләгән тауар тулып ята, акчага кытлык. Минем белән дуслык җепләре бәйләсә дә, аның үзен кырысрак тотарга, эреләнеп китәргә дә мөмкинлеге бар һәм тиеш тә кебек иде. Ә хәзер шул дәрәҗәдәге кешегә эләгү өчен тәмугның җиде катын үтәргә кирәк, ягъни әүвәл урынбасарлары, күпсанлы ярдәмчеләре, сәркатипләре иләгеннән уза алсаң гына, «үзенә» язылырга мөмкин икән. Әле анда да кабул итәме-юкмы, бер Аллаһ кына белә.
Гафу, гафу... Сүзем яңа кәнәфигә утырган Әкълим Мөхәммәтҗанов турында иде. Ул җитәкчелек иткән 1980-1990 елларда «Татнефть» иң тотрыклы эшләп, кара май чыгару планын арттырып үти килде. Татарстанда эшләү генә аңа тар була башлады, ул үзенең тәҗрибәле белгечләре белән Көнбатыш Себердә нефть ятмаларын эзләү һәм чыгару эшенә кушылды.
Үз биләмәсендә нефть табучы һәр берләшмәдән үзләре өчен авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен үстерүче юнәлешләр булдыруны, анда яңа технологияне куллануны таләп итте, тирәлекне, җирне, елга, күл, аеруча чишмәләрне пычратудан саклау юнәлешендә җитди эш алып барды һәм экология өлкәсендәге казанышлары өчен СССРның дәүләт премиясенә лаек булды.
Казанда мин әле гади укытучы вазифаларын үтәп йөргән чорда да, һәр килүендә, мине эзләп таба иде. Әкълим Касыйм улы үзенең «гадилектә бөеклек» дигән карашын үзгәртмәде. Үзенә аерым игътибар, коттедж яисә кәттә кунакханә таләп итмәде. Университеттан Профсоюз урамына төшкәндә, нефтьчеләрнең берничә гадәти бүлмәдән торган тукталу урыны бар, «Татнефть»нең яңа хуҗасы гел шунда тукталды. Телефон ашамы, машинасын җибәрепме, мине кунакка чакыргач, ашказаны бизләремне кызыл, кара уылдыкларга, каклаган казга, киптерелгән иткә, затлы колбасаларга, итальян сырларына, җиләк-җимешкә, әрчелгән чикләвекләргә, һич югында тәмле кәтлитләргә әзерләп килсәм, бар хыялларым «чәлпәрәмә» килә. Өстәлдә бөтен килеш пешерелгән, парын чыгарып торган бәрәңге, берничә шешә катык йә кефир, сыер мае һәм кара «Бородино» ипие торыр. Эчәсең килсә, тышына «Татарстан» дип язылган ак аракы булыр. Мин аның бу куышында берничә тапкыр булдым. «Бөдрә чәч»нең зәвыгы үзгәрмәде.
1990 елда аны Мәскәүгә, әле таркалып бетмәгән СССРның нефть сәнәгате министрының икътисад һәм чит мәмләкәтләр белән багланышлар буенча урынбасары итеп күчерәләр. Ул яңа урында да элекке Әкълим – Тимәш авылы егете булып калды. Мин Казан дәүләт университетында Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты деканы булып эшләгән дәвердә безгә, КДУ ректоры Ю.Коноплёв, проректоры М.Госманов белән, Германиягә Мәскәү аша барырга кирәк булды.
Әкълим Касыймович Татарстан поездыннан үзе каршы алып, башкала буйлап йөртте, каядыр алып кереп сыралар эчертте, ашатты һәм машинасы безне аэропортка озатып та куйды.
Мәскәүдә дә ул татар халкының йөзенә кызыллык китермәде, тырышып, җанын биреп эшләде һәм җитмешен тутыргач, пенсиягә чыгып, Әлмәткә кайтты. Тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым иртәрәк вафат булгач, коттеджларын сатып, ике бүлмәле фатирда гомер сөрде.


Фаҗигадән беркем хали түгел
Әлмәттәге пенсионер тормышыннан ул нигездә канәгать иде. Уналты яшеннән үз көнен үзе күреп, шул чор хәятенең үзәгендә кайнаган, бу хакта кайбер бушбугазлар кебек кычкырып йөрмәсә дә, милләт гаме, милләт хәсрәте белән яшәгән кешенең тынычланып, күзләрен зәңгәр экранга яисә түшәмгә багып кына, яисә көрәш темпын үзгәртеп яшисе дә килгәндер. Аның фани дөньядагы соңгы «тукталышында» – җыйнак кына ике бүлмәле фатирында энекәшем, медицина фәннәре докторы Әфхәт белән дә, аерым да ике тапкыр булдым. Табиб кеше аңа киңәшләрен дә бирде.
– Берәр ярдәм кирәкмиме? – дип сорауга, ул болай җавап тотты:
– «Татнефть», «Әлмәтнефть» егетләре мине ташламыйлар, өй янына гараж төзетеп куйдылар, матди яктан да ярдәм итеп торалар, күбесе заманында миннән тормыш дәресләре алган кешеләр, – диде ул, ярдәм итү ягына басым ясагач. Шул хакта сүз кузгалгач, аның беркайчан да кесә калынайту артыннан кумаганлыгын да искәртеп үтәсе килә.
Әзергә-бәзер яшәргә өйрәнгән кеше өчен мөһим нәрсәне – вакытында ашау- эчү мәсьәләсен дә хәл иткәннәр икән үзе үстергән хезмәттәшләре.
– Әлмәт нефть-газ берләшмәсе мине карап, көненә өч тапкыр пешереп, ашатып китүче бер ханымны эшкә алды. Стажы да бара.
Сөйләшә киткәч, ашын әзерләп, өен җыештырып йөрүче ханымның заманында Алабуга пединститутының чит телләр факультетын тәмамлаганлыгы мәгълүм булды.
Соңрак Әкълим Касыйм улының ул ханымга өйләнергә дә исәбе булганлыгы ачыкланды. Әмма, билгеле булганча, иң якын кешеләрнең арасын бозучы афәт – мал-мөлкәт бүлешү, нәфес җан җылысыннан көчлерәк, якыннары аның бу теләген хупламыйлар (фатир, гараж, затлы машина бар бит әле). Кем белә, бәлки ханым үзе баш тарткандыр. Кичке ашын ашаткач, караучысы өенә кайтып китә, төнлә Әкълим дусны йөрәге уята, ул даруын алырга дип кулын суза һәм шул килеш җан тәслим кыла. Кыскасы, 2004 елның 21 июлендә тынгысыз йөрәге тибүдән туктый.
Галәмәт зур эшләр майтарган, меңнәр белән идарә итеп, дөньяның тупсасына тибеп яшәгән затлар да гомерләренең соңгы мизгелендә иң гади игътибарга: бер йотым суга, бер сәдәф даруга, Коръән сүзенә мохтаҗлыкта үлә ала икән.
Гыйбрәтле язмыш. Караучы хатын янында булып, вакытында дару төймәләрен авызына каптырса, суын бирсә, беразга булса да, гомерен озайтыр, һич югы үлеме дә болай ук аяныч булмас иде.
Татар халкының гореф-гадәте, Ислам диненең кануннары буенча, газраил җанын алганда, янында якыны булырга, су йота алмаса, каз канаты белән иреннәрен чылатып торырга тиеш.
СССР һәм Татарстан югары советларының депутаты, әллә ничә орден- медаль иясе, РСФСРның нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, әллә ничә шәһәрнең мактаулы гражданины, татар халкының горурлыгы, соңгы сулышын алганда, бер кашык суга лаек булмасын инде? Шул фактны күңелдән сызып ташлап булмый: легендар шәхесләрнең тормыш юлы сәер генә тәмамлана. Беркемгә үпкәләп тә, гаепләп тә булмый. Ул вакыттагы Татарстан Президенты М.Шәймиев премьер-министрның урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге комиссиягә күмүне оештыруны йөкләде. Мин дә катнаштым һәм, дусты буларак, татарча (бердәнбер) чыгыш та ясадым. Әкълим Мөхәммәтҗановны соңгы юлга озату бик югары, тантаналы дәрәҗәдә барды. Казаннан килгән комиссия әгъзалары кунак-кунак уйнап калдылар, без улым Булат белән акрын гына юлга чыктык. Күңелдә нәрсәдәндер канәгатьсезлек, хакимияттән килгән кешеләргә битарафлык өчен рәнҗү хисе калды. Шулай моңланып, уйланып кайтканда, безне ДАИ машинасы туктатты. Күмүне «оештырган» комиссия аэропортка вертолёт белән кайткан да, аларның эскортына без юл бирергә тиеш икәнбез. Туктап көтеп тордык, кая барасың! Милләте өчен җанын ярып бирергә әзер Мөхәммәтҗановлар дәвере яшьнәп узып китеп, кырыс базар, исәп-хисап чорына кергәнбез. Киләчәктә ни күрәсебезне бер Алла гына белә. Тик Әкълим дустым, төшләремә кереп, мине интектермәсен, безне көтеп, тыныч кына йокласын иде. Ул аңа лаек!
 

Шәхес дәвамчыларында яши
Иң әүвәл сүзне «Шәхеснең көче нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзләүдән башлыйсы килә. Бу сөальгә төрлечә: ул үз халкы рухи һәм матди яктан үссен өчен игелекле эшләр башкарсын, туганнарына, дусларына ярдәм итсен, ата-анасының фатихасын алсын, балаларын әби-бабаларыбыз йоласында тәрбияләсен кебек бик күп гонсырларны атап булыр иде. Әйтелмәгәннәрдән иң әһәмиятлесе: көнчелекне белмәгән олылык, кешелеклелек һәм үзеңә лаеклы алмаш әзерләп калдыру. Бу яктан, гадәти калыпларга сыймаган Әкълим Мөхәммәтҗанов ифрат киң күңелле шәхес иде һәм җегәренең бер өлешен үзенә әхлакый якын, эшенә, халкына бирелгән алмаш әзерләүгә бирде. Аны «Татнефть» берләшмәсенә хаким итеп күчергәч (андагы чикләнмәгән мөмкинлекләрне иңләгәндә, «хаким», хәтта «хөкемдар» сүзе дә бәяләмә буларак туры килә кебек, ялгышсам, гафу итәрсез), Алабугага якын танышын, фикердәшен, үзеннән берничә елга гына яшьрәк Марс Җәләтовны җибәрде. Ул Мөхәммәтҗанов кебек киң колачлы, ярдәмчел булмаса да, минем «тегендә» хәбәр итү мөмкинлегемне уйлап булса кирәк, институтны ярдәменнән ташламады, бер үтенечемне дә, мөмкин булган тәкъдирдә, кире какмады. Бер мәсьәләдә хәтта тирәнгәрәк тә кердек. Физика кафедрасы белән берләшмә нефтьне судан һәм тоздан арындыру ысуллары буенча фәнни-гамәли эзләнүләр алып бардылар. Шул эштә катнашкан хезмәткәрләр, белгечләр өчен өстәмә түләү дә иде бу килешү. Тупланган акчага институтның кирәк-ярагына бер «Жигули» машинасы да юнәттек.
Мәскәүнең нефть-газ сәнәгате министрлыгында Әкълим Мөхәммәтҗанов шикелле белгечкә ихтыяҗ тугач, аңа мәркәзгә күчәргә туры килде. Теләп киттеме ул анда, юкмы, бар җаваплылыкны өстемә алып, кистереп җавап бирә алмыйм. Мәгәр иң авыр, четерекле, капиталистик мөнәсәбәтләргә кергән 1990-2000 елларда ул министрның турылыклы, эшчән урынбасары булып хезмәт итте.
Мәскәүгә, министрлыкка күчергәч, үз кәнәфиенә әүвәл белгечлеге буенча нефтьче, соңгы вакытта горком сәркатибе вазифаларын башкарган, ифрат игелекле, йомшак табигатьле Ринат Галиевне тәкъдим итә. Аның Әлмәт төбәгендә яшәүче язучыларның, аерым алганда, Баулы районының Кызылъяр авылында туып-үскән, ярдәмгә мохтаҗ Фәнис Яруллинның үтенечләрен бер даим дә онытмавы, бар мохтаҗлыкларын үтәп баруы турында тәгаен беләм. Ул вафат булгач, урынны Мөхәммәтҗановта баш инженер буларак тормыш мәктәбе узган Шәфәгать Тәхәветдинов биләде. Аның белән Нурлат Сабан туенда очрашып танышсак та, якыннан озаклап аралашырга туры килмәде. Аңлавымча, ул мәгълүм киртәләрдән читкә чыкмый торган чын технарь иде. Бигрәк тә, Казанга күчкәч, аның белән аралашырга ихтыяҗ да булмады.
Хәзерге «Татнефть»нең хуҗасы Наил Маганов белән элемтәгә кереп карадым, чөнки Мөхәммәтҗановлар гаиләсенең бу фамилиягә мөнәсәбәтләре яхшы икәнен белә идем. Гөлчәчәк ханым аларны бик еш искә алуы хәтер сандыгында. «Магановлар чит илдә йөреп кайтканнар, аларга барып, бик озак сөйләшеп утырдык. Күңелле булды». Яисә: «Магановлар чакырганнар иде, шунда барырга җыенабыз»...
Фикер сөрешеннән аңлашылганча, сүз Наил әфәнденең атасы Өлфәт Маганов һәм аның гаиләсе турында бара иде. Нәкъ шуңа күрә, Әкълим Мөхәммәтҗановларны, аларның дусларын искә алу Наил Магановны кызыксындырыр, дип, бәлки наив хөкем йөртептер, аның белән элемтәгә кереп карадым, «танышлыгым», профессор Вахит Хаков әйтмешли, кампитр аша ярдәмчеләре, сәркатипләре белән аралашудан узмады. Рус телендә басылган ике томлыгымны бүләк итеп җибәргәч, ул вакытта ябык «Ак Барс» ширкатендә эшләгән хатыным Фәүзиягә, бер килүендә, китаплар турында уңай фикерен әйтеп калдырган.
Наил Магановның «Сәет Сакманов» трилогиясенә һәм берничә бәян белән хикәяләремә, «Замана балалары»ның ике кисәгенә юл уңаенда биргән бәясе минем өчен сөенечле булды. Ифрат тыгыз тормышта яшәүче сәнәгать кешесенең әдәбият белән кызыксынуы, аның күңел киңлегенә, мәрхәмәтле булуына ишарә ясый торган фал. Әлбәттә, өлкән Маганов, аның гаиләсе, Әкълим Мөхәммәтҗановка мөнәсәбәте турында фикер алышып утырасы килсә дә, барысы Аллаһ кулында, дип, бәянда телгә кергән башка «каһарманнарымның» әдәбиятка, гомумән, сәнгатькә мөнәсәбәте турында бераз сүз куертып алу зарур һәм урынлы дип саныйм. Әйтик, Әкълим Мөхәммәтҗановның төп сыйфатын – бер урыс сүзен дә катнаштырмыйча гаҗәеп саф, әдәби телдә сөйләвен ассызыкларга кирәктер. Аның җырга, гомумән, музыкага мөкиббән кеше икәнен искәрткән идем. Мәсәлән, ул – Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова кебек бөек җырчыларыбызны җиргә иңгән фәрештәләргә тиңләп яшәде. Ул елларда Алабугага иң еш килә торган җырчы Хәмдүнә Тимергалиева булды. Әкълим ага артистны җирләрендә нефть чыгарылган колхозларга, совхозларга алып барып та концертлар куйдыртты.
Мин аны, мөмкин булган чикләрдә, хәзерге әдәбият, үзем өйрәнгән, Алабугада булгалаган С.Хәким, И.Юзеев, Ш.Галиев, М.Мәһдиевләр иҗаты белән таныштырырга тырыштым. Бер концерттан соң Сибгат абый белән бик озаклап әңгәмә корып утырганы хәтердә.
– Яраткан шагыйрең кем? – дигән соравыма хәйләкәр елмаюына төрелгән көтелмәгәнрәк җавап алдым.
– Бу соравыңа, кемнедер рәнҗетмәс өчен, җавап бирмим. Ә яраткан шигырьләрем бар. Менә сиңа бер өзек, – дип, кулын җилкә дәрәҗәсенә күтәреп, укып китте:
Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, – ди. Ничек гали минем урным, түбәндәгеләр, күрәмсез?» – ди. Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны: Түбәндәге басмалар менде, югарысы түбән төште.
Тукай иҗатына мөкиббән хәлдә, шигырьләрен шактый анализлаган кеше буларак, «Баскыч» шигыреннән китерелгән өзекне таныдым. Поэзия белгече исемен күтәреп йөреп, өзекнең кайсы шигырьдән икәнен белмичә, ким-хур булуың бик тә мөмкин икән. Үзе үк өстәп тә куйды.
– Үткән гасыр башында язылган шигырь безнең хәзерге тормышыбызны үзәккә алган диярсең! Менә мин хәзер биектә утырам! Алабуганың (миңа төрттерү җаен да кулдан ычкындырмыйча), ректордан кала иң бай, иң мөхтәрәм кешесе. Иртәгә Казаннан йә Мәскәүдән килгән берәр түрә баскычны әйләндереп куярга мөмкин. Масаеп, борынны күтәреп йөрсәң, буровойга гади эшче булып китүең ихтимал. Тормыш куляса – бер әйләнә, бер баса, диләрме әле, мин анысына да әзер.
Һәм кинәт җилкәсен турайтып, күзләрен офыкка төбәп, кулын тагын да югарырак күтәреп, сөйләп җибәрмәсенме:
– Есть аул вблизи Казани, по названию Кырлай. Даже куры в том Кырлае петь умеют... Дивный край!
– Тукай «Шүрәле»сендә Кырлай урманнарын күтәрә, ә ул Алабуганың Шишкинны рухландырган нарат урманнарын күрсә, ничекләр язган булыр иде. Кыскасы, тирәнгә кермичә, шулай әдәбият, җыр сәнгатебез, хәтта педагогика мәсьәләләре турында «Онегин каенлыгы»нда йөргәндә сөйләшүләр еш кабынып китә торган иде. Сәнәгатьченең нигез белеме педагогик көллият булу аны зыялыларга, халыкка якынайтып торучы бер «баскыч» иде.
Аны алыштырган Марс Җәләтовның урта белемне саф татар мәктәбендә алуы, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Әпсәләмов кебек язучылар иҗатыннан хәбәрдар булуы татарча затлы сөйләшүеннән сизелеп тора иде. Яраткан шагыйре Такташ икәнлеге ачыкланды. Ул аңа үз бәясен дә бирде.
– Ул – күкләр, фәрештәләр, газраилләр, таң кызлары, кылычы канга баткан баһадирлар белән уртак тел тапкан шагыйрь. Ул... ул... татар поэзиясенең
Зевсы, ягъни алласы.
Алабугадан аны Әлмәт нефть берләшмәсенә күчерделәр, кем әйтмешли, лаеклы ялга чыккач, ул «Татнефть» «генералының» киңәшчесе вазифаларын башкарды.
Хәзер менә шул олы затларга алмашка килгән Маганов Наил Өлфәт улын да үз милләтенә, аның гореф-гадәтләренә турылыклы, дөнья сере – китапта, дип ышанган шәхесләрнең берсе, дәвамчысы кебек кабул итәм. Нинди халык баласы икәнен онытмыйча, элгәреләрнең җанлы традицияләрен үстереп яшәвен теләп, бәяныма нокта куям. Әлегә...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев