СОҢЛАГАН ПИКНИК
(ХИКӘЯ)
Берничә көн элек, ниһаять, яз җитте. Март җепшеклеге генә түгел, ә чын яз, биек күге, назлы кояшы һәм кышкы йокыдан уянган агачларның хәтфә яфраклары белән. Мал табибы булып эшләүче Фатыйх өендәгеләргә, һава торышы яхшыргач та, табигать кочагына алып чыгарга вәгъдә бирде.
Озын кыштан соң күңел яшеллеккә һәм кошлар җырына сусаган иде. Әтиләреннән киләсе ялларда табигатькә чыгасылары турында ишеткәч, барысы да зур дәрт белән әзерләнергә керештеләр. Кичтән үк кирәкле әйберләрне җыйнаштырып куйдылар. Өйдә үзгә бер җанлылык хөкем сөрде. Бигрәк тә балалар шатланды. Ничек көттеләр, ничек әзерләнделәр алар бу көнгә! Әти-әниләрен гаҗәпләндереп, мәктәптән кайтуга, гадәти булмаган бер тырышлык белән дәресләрен хәзерләргә утырдылар. Өй эшләрен, хәтта ял көненә бирелгәннәрен дә, кисәткәнне дә көтеп тормыйча башкарып куйдылар! Ял көненә билгеләнгән планнарына берни дә комачауларга тиеш түгел иде. Ә планнар бар, планнар күп! Ул планнарны кору үзе бер рәхәтлек иде! Кыш буе табигатькә чыкмыйча яшәү бик ялыктырган һәм булачак сәфәр турында уйлау алдан ук аларга зур ләззәт бирә иде: уйнаячаклар, рәхәтләнеп йөгерәчәкләр, туп тибәчәкләр бит! Атна буе үзләрен тәртипле тотарга, әти-әниләрен борчымаска һәм гадәттәге вак-төяк шуклыклар белән кәефләрен кырмаска тырыштылар. Бер сүз белән әйткәндә, бар да әйбәт барды. Көткән ял көннәре якынлашты. Табигатькә чыгу мәшәкатьләре балаларны гына түгел, әти-әниләрен дә җанландырып җибәрде. Ниһаять, зарыгып көткән шимбә иртәсе туды. Бөтен гаилә бердәм булып, иртәнге аш табынына җыйналды. Бар да әзер, биштәрләр тутырылган, әллә ничә кат тикшерелгән. Иртәнге чәйне генә эчәсе дә – юлга кузгалырга!.. Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! Фатыйх борчылган чырай белән өстәл артыннан күтәрелде һәм балаларның кырылган кәефен күрмәмешкә салышып, телефон трубкасын алды.
– Алло, тыңлыйм... Әйе, мин мал табибы... Сөйләгез.
Ул, гадәттәгечә, игътибар белән шалтыратучыны тыңлады, аннары аңа берничә сорау бирде. Балалар тын да алмыйча әтиләренең йөзен күзәттеләр. Шулкадәрле зарыгып көтеп алган пикникны кичектерергә туры килер микәнни? Бу сорауга бары тик әтиләре генә җавап бирә ала иде. Димәк, сөйләшү ни белән бетәсен көтәргә туры киләчәк. Башка чара юк. Озак көтәргә туры килмәде. Әтиләренең телефон шалтыратучыга соңгы сүзләре шундый булды:
– Яхшы, мин сезне аңладым. Хәзергә берни дә эшләмәгез, мин бераздан килеп җитәрмен.
Менә шул. Шулай гына була күрмәсен дип куркып торган нәрсә килеп чыкты. Әтиләре эше белән китеп барачак. Атна буе әзерләнеп көтеп алган табигатькә чыгу булмаячак. Барысы да тынып калды. Балалар төмсә чырай белән әтиләренә карадылар. Аларның йөзендә иртәнге шатлыкның эзе дә калмаган иде. Гаҗәп бит, бер-ике минут эчендә ничек шулай кырылырга мөмкин кешенең кәефе! Әниләренең дә йөзеннән шатлык качкан иде, ләкин ул өйдәгеләргә берни дә сиздермәскә тырышты. Аның карашы сүзсез сорау белән гаилә башлыгына төбәлде.
– Судҗулар авылы башлыгы шалтырата, – диде Фатыйх, гаилә әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. – Авылда бер гаиләдә көтелмәгән хәл килеп чыккан: сыерлары бозаулый алмый икән. Төне буе азапланган, ди, мескен хайван. Иң мөһиме – ул сыерны сатып алу өчен хуҗасы кредит алган булган, әле ярты хакын да түләргә өлгермәгән. Мескен сыер үлеп китсә... Тизрәк барып, сыерга ярдәм итәргә кирәк. Авыл башлыгы бик үтенеп, тизрәк килеп җитүемне сорады... Без бит бүген табигатькә чыгарга тиеш... Мин сүз бирдем... – дип, Фатыйх алга таба ни әйтергә дә белмичә тынып калды.
Балалар башларын аска иеп, сүзсез калдылар.
– Ярар, зыян юктыр дип уйлыйм. Судҗулар авылы ерак түгел, ун минутлык юл. Мин тиз әйләнеп кайтырга тырышырмын. Бераз соңлап булса да чыгарбыз, ярыймы? Йә, нәрсә дисез?
– Әй, әти! – диде кәефе кырылган кече улы. Ләкин ул кинәт бозау туа алмыйча үлеп китәргә мөмкин бит дип уйлады. Әтисенә әйтергә теләгән сүзен әйтмичә: – Бар, әти. Коткар бозауны, – дип куйды. Аннары: – Тизрәк кайтырга тырыш, – дип тә өстәде.
Фатыйхка улының бу сүзләреннән соң җиңел булып китте, ул аңа сөеп карады һәм битеннән үбеп алды. Аннары кызының да башыннан сыйпап куйды һәм «килештек, шулай итәрмен дә» дип, ашыгып, өйдән чыгып китте. Әле шактый еллар ипотека бурычын түлисе булган йорт каршында аның «Рено» маркалы автомашинасы тора иде. Ул аны кабызды да, мотор кызган арада багажнигын ачып, эш өчен кирәкле әйберләрен тикшерде – брезент алъяпкыч, итек, инструментлар, дару шешәләре – барысы да урынында иде. Кыршылган күн сумкада анестезия өчен кирәкле препаратлары саклана. Ул машинага утырып, рульгә тотынды да, борылып, тагын бер кат тәрәзәгә карады. Анда улы белән кызының башлары күренә иде. Ул, барысы да әйбәт булыр, дигәнне белдереп, аларга кулын изәде.
Юл кыштан соң шактый таушалган, аны кар сулары лыкырдаткан, чылбырлы тракторлар тирән чокырлар ясап бетергән. Балаларга ун минутлык юл дип ышандырса да, кырык-кырык биш минутка ук сузылырга да бик мөмкин. Их, менә хәзер дүрт көпчәге дә тарта торган «Джип» булса иде ул, дип уйлады Фатыйх һәм, күңелсезләнеп, үз хыялларыннан көлеп куйды. Шундый «Джип»ны күрер көннәр булырмы? Әле монысы өчен дә түләп бетермәгән. Аннары: «Яхшы «Джип» та алырбыз, Алла боерса!» дип, үзен тынычландырды.
Юл бер сәгатькә якын вакытны алды һәм шактый гына ялыктырды. Судҗулар авылына барып җиткәндә, ул үзен нык арган итеп хис итте. Авыл башында аны башлык көтеп тора иде. Аның янында урта яшьләрдәге ир белән хатын күренә. Ире бер аягыннан икенчесенә авышып, юлдан килүче машинаны күзәтә. Сыер хуҗаларыдыр, дип уйлап куйды Фатыйх. Килеп җиткәч, ул бу ирне таныды, хәтта исемен дә искә төшерде. Хәсән – кырык яшьләр чамасындагы кеше. Әмма бөкрәйгән җилкәсенә, җилдә каралган йөзенә һәм җыерчыкларына карап, аңа алтмышны да бирергә буладыр. Янындагы хатын-кыз аның җәмәгате икән. Фатма, сөйкемле, ачык һәм ягымлы чырайлы бу хатын иреннән күпкә яшьрәк күренә иде. Ләкин хәзер аның кыяфәте нык алҗыган һәм карашы сүрән иде. Фатыйх алар белән кайда һәм кайчан танышканын хәтерләде. Узган язда Хәсән белән Фатма кызларын кияүгә бирделәр, ә җәен кече улларын шәһәргә укырга озаттылар. Танышу шул уллары белән бәйле иде. Ул елны Судҗулар авылында мәктәп тәмамлаучылар арасында бары тик аларның уллары гына имтиханны югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә торган баллга тапшыра алды. Нәкъ менә шул вакытларда Фатыйх ниндидер эшләре белән бу авылга барып чыккан иде. Шунда ул Хәсәнне беренче тапкыр күрде, Фатыйхны бик зур игътибар белән күзәтүеннән, ул аның үзенә ниндидер йомышы бар бугай дип уйлады.
– Сезнең миңа соравыгыз бар, ахры? – дип сорады ул аннан. Читенсенеп һәм сүзне нидән башларга белмичә генә, ул аның янына килеп танышканнан соң, сүзләрен бик авырлык белән сайлап кына, үзенең улы, аның мәктәптәге уңышлары, чыгарылыш имтиханнарын югары билгеләргә генә тапшыруы хакында сөйләде.
– Сезнең белән киңәшләшәсем бар иде... Бер мәсьәлә буенча... Күреп торасыз, без гади кешеләр, көчкә очын очка ялгап яшибез... Ә малайның укыйсы килә... Менә уйлыйм: булдырырбыз микән? Булыша алырбыз микән? Аны укытыр өчен кайдан акча табарбыз?..
Фатыйх шуны аңлады: бу кешенең үзе югары уку йортында белем алган берәрсеннән хуплау сүзе ишетәсе килә икән. Димәк, менә кемгә ярдәм итәргә ашыгып килгән икән ул, менә кемнең сыерына ярдәм кирәк икән. Өлгерергә иде бит. Хәсәннең йорты авыл башында ук булып чыкты. Фатыйх машинасыннан чыкты, каршылаучыларны һәм аларга ничек тә ярдәм итәргә килгән авылдашларын сәламләде. Сүзне озайтып тормыйча, ул шунда ук машинадан алып килгән әйберләрен чыгара башлады. Хәсән белән хатыны һәм авыл башлыгы аңа ничек ярдәм итәргә белмичә, тизрәк кулындагы әйберләрен, комбинезонын, итеген алырга ашыктылар. Фатыйх тагын бер тапкыр күн сумкасындагы әйберләрен барлады. Шунда ук уллары турында сорашты, аннан нинди хәбәрләр килүен белеште. Табибның аларның улларын хәтерләве һәм аның турында сорашуы Хәсәннең күңелен йомшартып җибәрде, ләкин ул бу минутта мескен сыер һәм аның туа алмый азапланган бозавы турында уйлый иде. Шуңа күрә Фатыйхның соравын җавапсыз калдырды. Аңлашыла, әлбәттә, сыер бит – аларны туендыручы. Сыер булмаса, улларын ничек укытырлар? Шул уйлар Хәсәннең бөтен тынгылыгын алып, башында утыра, үткен пычак кебек аның йөрәген сызлата иде. Йокысыз үткән төн, сөйләшә белми торган сыерның газапланулары, иң мөһиме, аларның мескен хайванга берничек тә ярдәм итә алмаулары Хәсәнне тәмам йончытты. Хәзер аларның хатыны белән телләрендә бер генә сүз: «Алла хакы өчен, Фатыйх мирза, ярдәм итегез безгә!» – дип әйтергә генә хәлләреннән килә иде. Алар ялварып, Фатыйхка карадылар. Хәсән кинәт түзеп тора алмыйча сулкылдап куйды.
– Ул кадәр борчылма әле син, – дип куйды Фатыйх, үзе дә сизмәстән «сез»дән «сиңа» күчеп. – Хәзер барысын да коткарырбыз! Анасын да, бозавын да! – диде ул, Хәсәннең иңнәреннән кагып. Шунда ул ишегалдына җыелучыларның нинди зур өмет белән үзенә карап торуларын күрде. Тәбәнәк кенә кирпеч койма белән әйләндереп алынган бу ишегалдындагыларның олысыннан кечесенә хәтле барысы да аның ярдәм итә аласына ышанып, бар да әйбәт булып бетәсен көтәләр иде. Алар арасында Фатыйх сунарчы Фикрәт танышын да күреп алды. Ул бу авылдагы йорт хайваннарын дәвалавы белән танылган иде. Гадәттә, авыл халкы мондый очракларда аңа мөрәҗәгать итте.
– Нәрсә булды, Фикрәт ага, бу юлы сез дә ярдәм итә алмадыгызмыни? – диде ул сунарчы дустына.
Ул аның шулай сораячагын көткән, күрәсең, шунда ук җавап бирергә ашыкты:
– Тракторга бәйләп тартып алырга мәллә дип уйлаган идем, якын җибәрмәделәр бит, – диде ул.
«Уңышсыз шаяртуыдыр, ахры, бу», дип уйлады табиб.
– Моның бернинди дә файдасы булмас иде шул, – диде дә Фатыйх кызу адымнар белән абзарга юнәлде. Абзар дигәнең асылда кысан, бер якка авышкан сарай иде. Беренче карашка ук аның диңгез аръягыннан кайтарылган сыерларны асрау өчен бик уңайлы каралты булмавы күренеп тора. Эш шунда, соңгы елларда хакимияттә авыл хуҗалыгы белән кызыксыну көчәйде. Халыкка кредитка «Гелштейн» токымлы сөт сыерлары сатып алырга тәкъдим ителде. Бу хакта ишетеп алган Хәсән шунда ук мөмкинлекне ычкындырмаска ашыкты. Ни дисәң дә, яхшы токымлы сөт сыеры, шуның өстенә кредитка бирелә! Шундый сыер асрап, бәлки әле хуҗалык эшләрен көйләп җибәреп тә булыр. Шулай итеп, аның сараенда «Гелштейн» токымлы затлы сыер барлыкка килде.
– Ничек дип дәшәргә бу чибәркәйгә? – дип сорады Фатыйх, елмаеп Хәсәннең хатыныннан. Абзар ишегеннән керергә кыенсынып торган хуҗабикә, сорауны ишеткәч тураеп басты да ирен читләренә елмаю чыгарып:
– Балалар аны Алакыз дип атыйлар, – диде.
Яны белән сайгакта ятучы сыер үз кушаматын ишеткәч, муенын борып, хатынга карады. Аның зур матур күзләре озын керфекләре аша тирән моңсулык белән багалар иде. Фатыйх шунда аның уң күзеннән яңагы буйлап эре яшь бөртеге тәгәрәп төшкәнен күрде. Фатыйх озак азап чиккән затның хәленә кереп, абзардагы кешеләрдән чыгып китүләрен сорады. Аннары ул тиз генә комбинезонын һәм итекләрен киеп алды да, «Кысанрак икән шул монда, – дип куйды. – Борылырга да урын юк. Эшләве җиңел булмас».
Ул кулына, перчатка киеп, сыерның эченә кертте, бозауның исәнме, юкмы икәнлеген белергә кирәк иде. Сыер бөтен тәне белән хәлсез генә калтыранып куйды. Аңлашылды – бозау дөрес ятмый, Фатих аның калак сөяген генә тота алды. Димәк, аны башы белән алга, чыгу юлына борырга кирәк. Асылда, тәҗрибәле ветеринар өчен ул кадәр үк катлаулы эш түгел. Сыерның ни халәттә булуыннан гына тора. Тулгак тотудан аның бөтен гәүдәсе калтырана, тирләүдән йоны юешләнеп, табигый йомшаклыгын югалткан. «Шәп түгел хәлләр», дип уйлады табиб.
– Хәсән ага, маңгаемдагы тирне сөртеп ал әле, – диде ул һәм Хәсәннең куркудан агарынган йөзен күрде. Шунда абзарга сунарчы Фикрәт килеп керде дә бая әйткән мәгънәсез тәкъдимен кабатлады:
– Ветеринар ага, нәрсә болай азапланасың, әйдә трактор белән бәйлибез дә акрын гына тартып чыгарабыз.
«Шаяртмый икән бу лабаса», дип аптырады Фатыйх. «Кирәк бит шундый вакытта!» Хәсән хатынының кулыннан сөлгене алды да Фатыйхның тирләгән маңгаеп, битен сөртеп төшерде. Аннары Фикрәт ягына карап:
– Чыгып кит әле моннан! Чыгарып җибәрегез әле шуны! – дип кычкырды.
Фикрәткә булган ачу Фатыйх белән Хәсәнгә көч керткән кебек булды. Фатыйх эшкә кереште. Сыерның еш тулгак тотуы эшләргә комачаулый иде. Аның куллары оеды, аркасы авырта башлады, иңбашлары сызларга тотынды. Күзләре яшь белән капланды. Бозауның башын артка бору кыенлашты. Бу минутларда Фатих ни өчендер Хәсәннең улы турында уйлады. Аның «Улым укырга тели» дигән сүзләре колагында яңгырагандай булды. Фатыйх башын селеккәләде һәм тагын бер тапкыр бозауны борырга талпынып карады. Инде көчләр тәмам бетте дигәндә, сыер еш калтыраудан манма тиргә батып чыкканнан соң, аның эчендә нидер селкенеп куйгандай итте. Ветеринар бозауның башы белән борылганын, якты дөньяга чыгарга әзер булуын сизде. Аның йөрәге җилкенеп куйды, иңнәрен басып торган авыр йөк төшкәндәй булды.
– Тагын бер көчәнеп кара да, икегез дә котыласыз – син дә, бозавың да! Яле, матурым! – дип, ул сыерны иркәләп, сыртыннан сыпырды. – Әйдә, Алакыз, әйдә акыллым!
Боларны күреп торган Хәсәннең тез буыннары калтырана иде. Үзенә урын таба алмыйча, ул кулындагы сөлгене әле урап тота, әле бушатып, өзеп ташларга теләгәндәй йолыккалый иде. Сарай ишеге янында торган хатынының Аллаһыга ялварып, дога укуыннан иреннәре туктаусыз дерелдәде. Алар икесе дә нык киеренкелектән суларга да куркып торалар кебек күренде. Хәсән хайванның газаплануын күрмәс өчен күзләрен чытырдатып йомды. Ул Фатыйхның:
– Йә инде, акыллым, тагын бер, менә шулай, менә шулай... Матурым!
Аның «матурым» дип әйтүе бозауның дөньяга килүе белән бер мизгелгә туры килде. Моны күреп, Хәсән тезләнеп, бозауны кочагына алды. Шунда Алакыз авырлык белән дүрт аягына торып басты. Фатыйх сыер белән абзар стенасы арасында кысылып калды. Абзардагылар моны күреп, куркуга төштеләр. Шулчак мал табибының канәгать тавышы яңгырады:
– Менә ул, менә синең бәләкәчең! Йә инде, тизрәк яла үзен! Алакыз шул мизгелдә Фатыйхка таба борылды һәм аның күзләренә карады. Аннары зур, юеш теле белән аның йөзен, кулларын яларга тотынды. Назланудан табибның тамагы кибеп китте. Ул хайваннан шундый назлау көтмәгән иде. Аның күзләренә кайнар яшь тулды. Түзеп тора алмыйча, ул елап җибәрде.
– Мине түгел, бозавыңны яла. Менә синең бозавың, Алакыз... Рәхмәт сиңа! Рәхмәт! Күзләренә яшь тулудан берни дә күрмәгән Фатыйх артына борылып карады. Бу минутта елаучы ул гына түгел икән! Сыерның үзен коткаручыга шундый рәхмәте барысын да дулкынландырган: Хәсән дә балалар кебек сулкылдый, хатыны да диварга борылып, яулык чите белән күзен сөртә. Алакызның зур күзләре дә яшь белән мөлдерәмә иде.
Фатыйх шунда үзен өйдә балалары көтеп утыруын исенә төшерде, кабаланып китәргә җыена башлады. Хәсәннең хатыны күршеләрдән алган катыктан ясаган әйрән әзерләгән икән. Сусаган Фатыйх аны рәттән ике касә эчеп җибәрде, хуҗабикәгә зур рәхмәтләр әйтте. Авыл башлыгы белән Хәсән аны калырга, дастарханда утырырга кыстадылар.
Фатыйх: «Башка вакытта», – дип, ягымлы гына баш тартты.
Өйгә кайтып җиткәндә, аны балалары киткәндәге кебек үк тәрәзәдән дүрт күз белән көтеп утыралар иде. Әтиләренең машинасын күрүгә алар урамга йөгереп чыктылар да, шатлыкларыннан сикерә-сикерә, аның каршына йөгерделәр. Фатыйх колачларын киң җәеп, аларны кочаклап алды һәм күкрәгенә кысты. Балалар да әтиләренең муеннарына асылындылар, ләкин шунда ук борыннарын җыерып, кулларын ычкындырдылар.
– Фу, әти! Синнән сыер исе килә!
Әтиләрен шулай кочып, бу кадерле балакайлар каян белсеннәр ди инде моның, аны әле күптән түгел генә, алар шикелле үк, сөеп ялаган бәхетле хайванның исе икәнен! Фатыйх кадерлеләрен җайлап кына, җиргә бастырды. Учы белән аларны башларыннан сыйпап:
– Йә ничек, сез әзерме? Мин хәзер юынып кына алам да телефон тагын шалтыралаганчы кузгалабыз, – диде.
ЯКУП ӨМӘРУГЛЫ
Төрекчәдән Карлыгач МУКАШЕВА
һәм Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев