Солтан Шәмси: «МИЛӘШ»
(ХИКӘЯ)
I
Утыз еллар элек бу агачны бакча түренә ызан буена ук утыртканда,
Сәлим аның язмышы мондый аяныч рәвештә төкәнер дип күз алдына да
китермәгән иде. Кухня тәрәзәсеннән һәрвакыт күренеп торган миләшне
ул бик ярата иде. Бу теләсә кайда үсә торган ачы җимешле миләш түгел, ә
питомниктан кайтарылган, сортлы, тәлгәшләре эре тәмле-татлы агач иде.
Сәлимгә аны питомникта эшләгән бер танышы мактый-мактый бүләк итте.
Мондый сортлы миләшнең көтмәгәндә кулына килеп керүе һәм бакчада үз
урынын алуы аны нык сөендерде. Ул бу вакытта үз авылларында хуҗалары
ташлап киткән бер өйне сатып алып, аны үзенә яраклаштырып төзәтә,
үзгәртә, әйләнә-тирәсенә җимеш һәм башка төрле агачлар утырта иде.
Сәлим, күптән инде Казанда яшәсә дә, авылда туып үскән егет буларак, анда
дача сыман бер нәрсә оештыру теләген бик бирелеп тормышка ашыру белән
шөгыльләнде. Ә миләшне ул махсус кухня тәрәзәсе каршына утыртты.
Болай үзе дә, өйдәгеләр дә аны күреп торалар. Язларын аның актан киенгән
затлы кәләш кебек ак чәчәкләргә төренүе үзе бер ямь булса, көз җитәрәк
агачның өлгергән кызгылт тәлгәшләре күз явын алырлык хозурлык белән
игътибарны гел үзенә җәлеп итеп тора иде.
Үткән утыз ел вакыт эчендә миләш кечкенә генә үсентедән биек, киң
ябалдашлы, көчле һәм сәламәт агачка әверелде. Сәлим бәрәңге, суган,
чөгендер, борыч үскән янбакчага чыккан чакта ызан буенда яшьнәп утырган
миләшкә күз салмыйча кала алмый, аның мәһабәт, горур кыяфәт белән як-
якка канатларын җәеп басып торуы сокландыра, бу миләш булмаса, бакчага
нәрсәдер җитмәс кебек тоела иде. Ара-тирә Сәлим миләш янына ук килә,
аның шактый юан кәүсәсенә кулларын куеп тыңлап тора. Шунда миләшнең
аны яратуын сизгән кебек була. Чыннан да, агачлар, үсемлекләр, чәчәкләр
тере нәрсәләр бит, алар яннарына килеп баскан адәмнең мөнәсәбәтен
сизәләр икән, бу хакта соңгы вакытта галимнәр дә яза башлады. Көннәр
корыга киткәч, миләш төбенә чиләкләп су сипкәннән соң, икенче көнне аңа
якын килеп бассаң, агачтан ниндидер күңел генә сизә торган ягымлылык
килгәнен тоя иде ул. Сәлим моны агачның рәхмәт әйтүедер, ахры, дип
кабул итә иде.
Миләшнең тәмле-татлы җимешләр бирә торган сортлы агач икәнлеген
хәзер тирә-юньдәге күршеләр дә белә. Аның «Сәлим миләше» дигән
атамасы күрше-күләннең теленә үк кереп китте. Җимешләр өлгереп
җиткәч, шушы урам малайлары Сәлим абыйларының тәмле миләш
тәлгәшләрен зур поднос белән капка төбенә алып чыгуын, аларга өләшүен
өмет итеп килгәлиләр иде. Шушы урамда торучы Нәгыйм дә сортлы
миләшнең өлгерүен көтеп ала. Ул бу миләштән үзенә менә дигән исерткеч
төнәтмә ясарга өйрәнеп китте, кайвакытта, рәхмәт әйтә-әйтә, Сәлимне
дә сыйлый.
Әмма миләш җимешләре тәмам өлгереп җиткәч, ел саен бер кыенлык
килеп чыга. Миләшне бер төрле кошлар бик ярата икән. Шуңа күрә аларга
миләш чыпчыгы дигән исем дә тагылган. Аларны күзәтә торгач, Сәлим бу
кошларның гадәтләрен тәмам белеп бетерде. Эш болайрак тора иде: миләш
тәлгәшләре кызгылт төскә кереп өлгереп җитәр алдыннан агач тирәсендә
ике-өч миләш чыпчыгы күренгәли. Болар җимешләрнең ни хәлдә икәнен
белү өчен килгән разведчик кошлар була. Алар шулай миләшне даими
күзәтеп, тикшереп торалар. Ниһаять, миләш тәмам өлгереп җитә, һәм шул
вакыт бер төркем булып тупланган утыз-кырыклап миләш чыпчыгы агачка
һөҗүм итә. Алар, самолётлар эскадрильясы дошман өстенә ташлангандай,
миләшкә шундый дәрт белән ябырылалар һәм, күз алдына китерүе кыен
булган комсызлыкка бирелеп, өлгергән миләш тәлгәшләрен ботарларга
тотыналар. Мондый вакытта бакча кошларның ямьсез чыркылдавына
күмелә, җиргә бертуктаусыз миләш коела. Әгәр дә бу вакытта өйдә
кошларны куркытып куып җибәрердәй берәр кеше булмаса, ярты сәгать
эчендә миләш, көчле давылдан зыян күргәндәй, бөтен матурлыгын
югалтып басып кала. Андый чакта Сәлим, кулына буш чиләк тотып, аңа
таяк белән суккалый-суккалый, кошларның көтеп алган мәҗлесенә чик куя,
шулай миләш тәлгәшләрен саклап калырга тырыша иде. Шунысы кызык:
урамдагы икенче бер йортның капка төбендә дә зур миләш үсә, җимешләре
дә була, тик кошлар нигәдер ул миләшкә һөҗүм итмиләр. Күрәсең, алар
татлы миләшне күбрәк яраталардыр.
II
Күп еллар элек бу йортны сатып алгач, Сәлимгә бакча әйләнәсендәге
коймаларны яңабаштан корып чыгарга туры килде. Дөресен генә әйткәндә,
анда койма диярлек нәрсә калмаган да иде. Сул яктагы күршесе белән ике
арада буш йорт урыны сузылып ятканга ул якны да капларга, койма корырга
кирәк булды. Аның малай чагы шушы авылда үтте, ул әлеге бушап калган
урында элек кемнәр торганын яхшы хәтерли. Элекке хуҗаларның искергән
йортны ташлап, Казан янындагы Залесный бистәсенә күчеп китүләрен
дә аның ишеткәне бар. Алар киткәч, ташландык йортны, лапасны, капкакоймаларны кемнәрдер сүтеп, утынга ярарлык бөтен нәрсәне алып киткән,
бу җир суырып алынган теш урыны сыман бушап калган иде.
Сәлим биредә тормыш кора башлаганда, буш җирнең әле хуҗасы юк,
анда хәтта бәрәңге дә утыртмыйлар иде. Әмма бу җир гел буш тормады. Сул
як күршеләрнең Борһан атлы кияве, пенсиягә чыкканнан соң, Казандагы
фатирын кызына калдырып, хатыны Кәүсәрия туып-үскән йортка кайтып
яши башлады. Күрәсең, шәһәр тормышына караганда, авылда яшәүне
яратарак күргәндер, шуңа күрә карты вафат булганнан соң ялгыз калган
Мәйсәрә карчык янына кайтып төпләнделәр. Сәлимгә дә аралашырга кеше
булды.
Бу аралашу, Борһан буш җирне үзенекенә кушып, бакчасын зурайтканнан
соң, дөресен генә әйткәндә, шыпырт кына җирне басып алганнан соң, тагын
да ешайды. Шулай аның җире күршесе коймасына, миләш янына ук килеп
җитте. Сәлим кереп-чыгып йөрер өчен койманың бер урынын кисеп, анда
капка да ясап куйды. Икесе дә бакчада чакта күршеләр очрашкалап, Борһан
бакчасындагы озын урындыкка утырып гәпләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар,
дөнья хәлләре турында сөйләшәләр иде.
Борһан уртача буйлы, түгәрәк йөзле, алга бүселеп чыккан корсаклы,
чәче кырылган ялтырап торган башлы, төймә сыман кечкенә борыны
астында дага рәвешендә салынып төшкән мыеклы, шикәр авыруы белән
азапланганга көн саен үзенә укол ясап көн күрүче бер адәм иде. Аның
гомере заводта эшләп үткән, пенсиягә цех мастеры булып хезмәт иткәндә
чыккан. Заводта эшләгән кеше буларак, аның сараенда нәрсә генә юк;
кайвакытта Сәлим берәр нәрсә әмәлләгәндә, аннан эш коралларын алып
торгалый иде. Борһанның хатыны Кәүсәрия чәчәкләр үстерергә бик ярата,
аларны тәрбияләүнең серләрен белә. Сәлимнең хатыны Саниягә дә ара-тирә
берәр чәчәк үсентесе кертеп бирә, алар аны бергәләп утыртып та куялар иде.
III
Еллар үтә торды, Сәлимнең ызан буена утырткан миләше ел саен биегәя,
ботакларын як-якка җәелдереп, ябалдашын һаман киңәйтә, шулай матур
агачка әверелә бара иде. Күршесе Борһан агачның киләчәктә тагын да
зураясын, ябалдашының киңәя төшәсен исәпкә алмыйча, аның янына ук
төрле агачлар, кура җиләге куаклары утыртып чыкты. Бервакыт Сәлимне
сагаерга мәҗбүр иткән вакыйга булып алды. Ул көнне кичен бик көчле җил
исә башлады да давыл купты. Давыл капка төбендәге өянкенең шактый юан
ботагын каерып төшерде, ботак электр чыбыгы өстенә төште, аны өзеп
ташлады, өйдә ут бетте. Бу хәл кичен караңгы төшкәч булды. Ул кичне
давылдан тагын нинди зыян килгәнен ачыклап булмады. Иртәгесен Сәлим
янбакчага чыгып караса, Борһан белән ике арадагы койманың ауган килеш
җирдә ятуын күреп алды. Якынрак килгәч, баганалар черегән икән шул,
җилгә каршы тора алмаганнар дигән нәтиҗә ясады.
Ул ике көн ауган койманы сүтү, араталарындагы кадакларны суыру белән
шөгыльләнде. Аннан такталарны циркуляркада турады, шулай мунчага
ягарлык шактый утын килеп чыкты. Ул ауган койманы сүтеп ятканда,
янына Борһан килеп туктады. Кичәге давыл турында сөйләшеп алдылар.
Давыл аларның да түбә калаен бер җирдән кубарган икән, күршесе яңгыр килгәнче шуны төзәтәсе бар әле дип зарланып алды. Аннан аунап яткан
коймага күрсәтеп:
– Сиңа эш чыкты, малай, яңа койма корасың бар, – дип кеткелдәп көлеп
куйды.
Бу сүз Сәлимгә бер дә ошамады, ул:
– Юк инде. Минем койма унбиш еллап торды. Ул уртак койма иде. Хәзер
синең чират, кирәк булса, үзең корырсың, – дип, ачулы итеп җавап бирде.
Борһан беравык аңа текәлеп карап торды да сүз әйтмичә борылып
китеп барды. Ул ике бакча арасында койма корырга алынмады. Сәлим дә
койма корып маташмады. Шулай ике бакча бергә кушылгандай, аралары
ачык калды. Хәзер ике арадагы ызанны Сәлимнең яраткан миләше генә
билгеләп тора иде.
Тора-бара ике бакча арасында койма булмау табигый хәлгә әверелде. Бу
бигрәк тә хатыннарга аралашу өчен җайлы булып чыкты. Бакчага чыкканда,
Кәүсәрия белән Сания бер-берсен күреп алалар да, ызан буендагы миләш
янында очрашып, туйганчы сөйләшәләр. Борһан гына Сәлим янына килми
башлады. Берәр йомышы чыкса, күршесенә хатынын кертә, аның аша эш
йөртә. Ә Сәлим аның бу гадәтен күрмәмешкә салышты, күршесен бакчада
күрсә, кулын изәп сәлам бирә, кайвакытта янына ук килеп, хәлләрен сораша.
Гадәттә, аларның аралашуы бер яклы гына бара иде. Сәлим күбрәк аны
тыңлый, ә тегесе тыңлаучы булгач, рәхәтләнеп авыруы турында сөйли,
дөньяны сүгә. Сәлим аның мондый гадәтен авыру кеше психологиясе дип
кабул итә иде. Бервакыт Борһан:
– Дөньяның бер кызыгы да калмады, малай... Хатын пешергән тәмле
ризыклар гына бераз күңелне күтәрә, – дип әйтеп салды. Сәлим аңа каршы
сүз әйтми, каршы килсәң, Борһанның бәхәсләшә башлавын яхшы белә.
Берзаман Сәлимнең Татарстан педагоглары турындагы очерклар китабы
басылып чыкты. Ул, кайчандыр Казан университетының журналистика
факультетын тәмамлап, гомерен татар газета-журналларында эшләп
уздырды, аны журналистлар белән язучылар, татар зыялылары яхшы белә
иде. Басылып чыккан китабына күп еллар дәвамында төрле басмаларда
дөнья күргән очерклары кергән иде. Сәлим өчен бу бик куанычлы вакыйга
булды. Ул берничә китапны авылга да алып кайтты. Берсен китапханәгә
тапшырды. Саниясе түзмәгән, китапны ишегалдына кергән Кәүсәриягә
дә күрсәткән, ул бу хакта иренә дә әйткән. Борһан исә бу вакыйганы бик
нык аптырап һәм үчегеп кабул иткән булса кирәк. Ул күршесенең элек
ниндидер газетада эшләвен ишетсә дә, аның турында бик аз белә иде.
Ничек инде үзе шикелле җәйләр буе авылдагы дачасында ятучы, аның
шикелле помидор, кыяр, борыч, кишер һәм тагын әллә нәрсәләр үстерү
белән шөгыльләнүче кешенең китабы басылып чыксын ди?! Була торган
хәлмени бу? Аның бит эшләргә рәтле кораллары да юк, миннән алып
тора...
Борһан бу мәсьәләне ачыклау өчен бер көнне махсус Сәлим янына керде.
Күршесе бу вакытта ишегалдында, шланг сузып, мичкәгә су тутыра иде.
Борһанны күргәч, каршына барып, кул биреп исәнләштеләр. Сәлим, утырып
торыйк дигәндәй, тирбәлмә-урындыкка күрсәтте. Килеп утырып, беравык
дәшми торганнан соң, Борһан:
– Ниндидер китабың чыккан икән. Күрсәт әле шуны, – диде.
– Хәзер алып чыгам, – дип, Сәлим урыныннан купты да өйгә кереп
китабын алып чыкты, аны Борһанга сузды. Күршесе, китапны кулына алып,
бераз аның тышлыгына карап торды; анда зур хәрефләр белән: «Сәлим
Газиз. Татарстан педагоглары» дип язылган иде. Китап тышлыгында
күршесенең зур хәрефләр белән язылган исемен күрү Борһанның күңелендә
көнләшү кебегрәк хис уятса да, ул аны сиздермәскә тырышты. Китапны урта
бер җиреннән ачып карады. Анда олырак яшьтәге бер хатын-кыз фотосы
урнаштырылган иде. Ул китапны тагын берничә җиреннән ачкалады да
кире Сәлимгә бирде. Аннан:
– Китап өчен сиңа күпме түләделәр соң? – дип, үзен кызыксындырган
төп сорауны бирде.
– Мин аны акча эшләү өчен язмадым.
– Нәрсә өчен яздың?
– Татарстандагы атаклы педагогларның зур хезмәтен халыкка күрсәтәсем
килде, шуңа яздым.
Борһан, авызын кыеклап, башын чайкап куйды:
– Хәзер китап бастыру кыйммәткә төшә дип ишеткәнем бар. Нинди
акчага чыгардың? Синдә андый акчалар юктыр...
– Педагоглар спонсорлар тапты. Миңа да өлеш чыкты.
Ул бераз дәшми торгач:
– Ярый, яхшы булган, – дигән булды. – Китапны бүләк итмәсәң дә ярый.
Мин бөтенләй китап укымыйм, болай да эш муеннан...
Шушының белән сүзе бетте дә шикелле. Борһан урыныннан торды да
китәргә җыенды. Шунда суы тулып агып утырган мичкәне күреп алды:
– Әнә бочкаң агып ята... Синдә су исәпсез шул... – дип, дорфа кыяфәт
белән ишегалдыннан чыгып китте. Сәлим, барып, тиз генә кранны япты,
күршесе турында: «Моңа нәрсә булган?» дип уйлап куйды.
Быел җәй бик коры килде. Бер ай тирәсе яңгыр яумады. Яшелчәләргә
даими су сибеп торырга кирәк иде. Бу яктан Сәлимнәр күршеләре сыман
суга тилмереп яшәмиләр, суны тирәннән, җир астыннан алалар. Җәй
көннәрендә авылда суга кытлык үзен нык сиздерә. Алар яшәгән урам авыл
читендә урнашканга, монда торучыларга су ялындырып кына килә. Шул
сәбәпле Борһан бакчадагы мичкәләрен кешеләр йоклап беткәч кенә тутырып
куйгалый. Бөтенләй килмәгән вакытта ул су сорарга аларга хатынын кертә.
Андый чакта Сәлим озын шлангны миләш янына ук сузып куя да тегеләр
аңа үзләренекен тоташтыра, шулай мәсьәлә тиз хәл ителә.
Борһанның Кәүсәриясе аларга еш керә, Сания белән даими аралаша,
аның аркылы Борһан да Сәлимнәрнең тормышын, хәл-әхвәлләрен белеп
тора. Ул бигрәк тә Сәлимнәрнең кияве авылга кайткан чакта бабасына гел
булышып торуын бик көнләшеп кабул итә. Ә Борһанга ярдәм итүче юк.
Бөтен эшен авыру килеш үзенә башкарырга туры килә. Җитмәсә, Казандагы
кызы да, кияүгә чыгып, ире белән ун ел яшәгәннән соң, ялгызы торып
калган. Бала таба алмаганга ире ташлап киткән. Шуңа күрә Борһанның
тормышында күңелен күтәрердәй хәлләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде.
Сәлимнең һәр яктан җайлы тормышына ул кызыгып һәм көнләшеп карый.
Җитмәсә, һич уйламаганда, күршесенең шактый калын китабы басылып чыккан. Ул Сәлимнең андый дәрәҗәле кеше икәнен бөтенләй белми
йөргән икән. Бу вакыйга аның күңелендә күршесен өнәмәү хисен тагын
да тирәнәйтә төште.
IV
Сәлимнең бакча күрке булган миләше ел саен биеккәрәк күтәрелә,
ябалдашы һаман киңәя, матурая барды. Игътибарны даими үзенә тартып
торган бу агачтан башка бакчаны хәзер күз алдына да китереп булмый
иде. Ул Сәлимнең горурлыгына әверелде, чөнки башка берәүдә дә авыл
халкының теленә керердәй андый татлы җимешле, мәһабәт сынлы миләш
юк иде. Бервакыт миләшнең ызан буенда киң ябалдашын як-якка җәеп
үсеп утыруы күршесе Борһанның эчен пошыра башлады. Моның сәбәбе дә
бар: миләшнең зур күләгәсе аларның бакчасына төшә, утырткан нәрсәләре
көннең бер вакытында кояш күрмичә калалар, тиешенчә үсә алмыйлар
иде. Борһан бер көнне, күршесе белән бакчада очрашкач, бу мәсьәләне
кабыргасы белән куйды:
– Сәлим, кис син бу миләшеңне, – диде.
Сәлим, гаҗәпләнеп, аңа карап торды:
– Кисәргә?! Сиңа ни зыяны тиде?
– Күләгәсе ярты бакчаны каплый. Әнә утырткан әйберләр үсә алмыйча
утыра...
– Монда миләшнең бер гаебе дә юк. Аны утыз ел элек утыртканда, бу
җир синеке түгел иде. Бакчаңны соңыннан зурайттың...
– Анысы – икенче мәсьәлә. Мин хәзерге көн турында сөйлим. Кис син
аны, нигә кирәк булды сиңа бу миләш?
– Ул бакчабызны бизәп тора, җимешләре тәмле. Мин аны кисәр өчен
утыртмадым...
– Алайса, кисмисең?
– Юк, кисмим... Уйлама да ул турыда.
Борһан ачу белән беравык күршесенә карап торды, аннан:
– Ярар, үзеңә кара, – дип китеп барды.
Күршесенең пырдымсыз сөйләшүе, тупас таләбе Сәлимне гаҗәпкә
калдырды. Борһанның аннан көнләшеп яшәвен даими сизеп торса да, эш
аларның яраткан миләшен кисүгә үк барып җитәр дип ул башына да китереп
карамады. Бу сөйләшү Борһанны яңа яктан ачып җибәрде шикелле. Менә
нинди уйлар белән яши икән аның ян күршесе. Рәсмиләштермичә буш
бакчаны басып алуы гына җитмәгән, хәзер инде аңа миләшне кистереп,
аннан котылу да кирәк икән. Агач күләгәсе аның бакчасына бераз төшә
төшүен дә, тик ярты бакчаны һич капламый, Борһан анысын арттырып
җибәрде. Барысы да аны өнәп бетермәү галәмәте инде. Ни генә булмасын,
Сәлим аны кисмәячәк, миләш шул килеш бөтен бакчага ямь биреп торачак.
Кәүсәрия чәй әзерләп кенә бетергәндә, өйгә Борһан килеп керде, өстәл
янына кереп утырды. Хатыны аның йөзе кызарганны күреп алды:
– Йөзең кызарган, әллә кәефең юкмы? – дип сорады.
– Әле Сәлим белән сөйләшкәнием. Ачуымны китерде.
– Нәрсә сөйләштегез алай ачу килерлек?
Борһан бераз дәшми торды, аннан, башын күтәреп, хатынына карады:
– Миләшеңне кис дигәнием. Кисмим дип кырт кисеп әйтте.
– Кисмәс шул, матур агач бит.
Хатынының сүзләре иренең болай да кырылган кәефен тагын да боза
төште:
– Син дә Сәлим җырын җырлый башладың. Әллә күрмисеңме, миләш
күләгәсе ярты бакчаны каплап тора.
Кәүсәрия каршы сүз әйтмәде, иренең дулап китүчән холкын белә иде.
Борһан алдындагы чәйне уртлап куйды да:
– Миләшне ул барыбер кисәчәк, мин әйтте диярсең...
Хатыны бу юлы җавапсыз калмады:
– Кисмәс ул, кисмим дигән бит.
Борһанның йөзендә мыскыллы көлемсерәү чагылып узды:
– Кисәчәк, менә күрерсең...
Шушының белән бу хакта сүз бетте.
V
Июль уртасында Сәлим белән Саниянең кызлары кырык яшь тулу
уңаеннан зурдан кубып туган көн бәйрәме уздырырга булганнар. Әтисе
белән әнисен шунда катнашу өчен Казанга чакырдылар. Олылар, бер
уңайдан оныкларны да күрербез дип, шәһәргә киттеләр. Китәр алдыннан
Кәүсәриянең парниктагы кыярга су сипкәләп торуын үтенделәр, ул
берсүзсез риза булды. Борһан да күршеләренең Казанга китүен белде һәм
тегеләр өйдә юк чакта ниятләгән эшен башкарырга уйлады.
Атна саен чәршәмбе көнне авыл уртасындагы мәйданда базар була. Авыл
халкы Казанга барып йөрми, үзенә кирәк азык-төлекне, башка төрле кирәк-
яракны шуннан гына ала. Кәүсәрия дә, кешелеккә кия торган күлмәген
киеп, атнага бер тапкыр базарга бара, анда таныш хатыннар белән аралаша,
яңалыклар ишетеп кайта, өйгә кайткач, Борһан белән сөйләшергә сүзләр дә
була. Бүген чәршәмбе көн, Кәүсәрия, гадәттәгечә, ике тәгәрмәчле кечкенә
арбасын тартып, базарга чыгып китте, ул анда берәр сәгать торачак.
Борһан хатыны өйдән чыгып китү белән алдан уйлап куйган эшенә
кереште. Башта мунча алдына керде, әзерләп куйган электр шнурын
розеткага тоташтырды, күршеләргә карап торган кечкенә тәрәзә аша шнур
бәйләмен тышка ыргытты, аны Сәлим миләшенә кадәр сузды. Аннан соң,
сарайга кереп, дрель алды, аңа бармак юанлыгындагы борау беркетелгән
иде. Ул дрель белән миләш янына килде. Агач кәүсәсен кайсы җирдәнрәк
тишәргә икән дип чамалап, бераз уйланып торды. Тишекне төптән ярты
метр биеклектә ясарга булды, һәм аска таба кыйгачлап, дрель белән миләш
кәүсәсен тишәргә кереште. Эш тиз барды, дүрт-биш минутта тишек әзер иде
инде. Тишкәндә, Борһан боравын агачның үзәгенә җитәрлек итеп батырды.
Моны ул кичә үк уйлап куйды, шулай иткәндә эш барып чыгачак иде.
Эшен тәмамлагач, чәнти бармагын тишеккә тыгып карады, миләш төбенә
коелган дрель йомычкаларын җыеп, читкә ташлады. Инде җирдә сузылып
яткан шнурны җыясы һәм соңгы эшне башкарасы гына калды. Анысы иң
мөһиме, төптән уйланган эш иде.
Бакчада эшен бетергәч, кабат сарайга керде. Андагы буяу банкалары,
химик сыекчалы шешәләр, пластмасса савытлар тезелгән шүрлектән нечкә
авызлы берсен алды да бакчага чыкты. Миләш янына килде, чүгәләп
утырган килеш үзе ясаган тишеккә савытның нечкә авызын тыкты һәм аңа
сыекча коя башлады. Тишек аска таба авыш ясалганга сыекча кире агып
чыкмый иде. Ул тулар-тулмас дәрәҗәгә җиткәч, савытны тишектән алды
да, «Булды бу!» дигәндәй, ниндидер азарт белән миләш кәүсәсенә шап
итеп сугып алды. Аннан борау тишеген балчык белән томалап куйды. Ул
эшеннән бик канәгать калды, җиңүче рәвешендә зур-зур атлап, өенә таба
китте. Сарайга кергәч, кулындагы савытны урынына куйды. Шулвакыт
капка тавышы ишетелде. Борһан Кәүсәрияне каршылап, аның кулыннан
шактый авырайган арбаны алды, болдырга җиткәч, хатыны алып кайткан
азык-төлекне бушатырга тотынды. Шулай Кәүсәрия аның кыңгыр эшен
күрми калды.
Август урталарында Сәлим миләш яфракларының ни сәбәптәндер саргая
башлавына игътибар итте. Ул моның серенә төшенә алмады. «Башка агачлар
әле ямь-яшел килеш утыра, нигә миләш яфраклары төсен югалта соң, әле
бит сентябрьгә дә кермәгән. Дөрес, быел җәй коры булды, яңгырлар да
ялындырып кына яуды. Бәлки миләшкә дым җитмидер», – дип, ул аның
төбенә су сипкәләде. Әмма су сибү ярдәм итмәде, миләш башка агачлардан
иртәрәк саргая иде. «Әллә инде Борһан агач төбенә берәр ярамаган нәрсә
сипте микән? Алай дисәң, миләш төбендәге үләннәр саргайган булыр иде.
Юктыр, күршесе аны сөймәсә дә, андый ук эшкә бармас, бу бит башка
сыймый торган нәрсә». Сәлим шундый уйлар белән ара-тирә миләш янына
килә, аптыраган хәлдә аның саргая башлаган яфракларына карап торгалый
иде. Ул нишләргә дә белмәде, өч дистә ел буе карап үстергән, күптән
бакча күркенә әверелгән миләшен ничек тә коткарып каласы килде аның.
Әмма ничек коткарырга? Уйлый торгач, ул киләсе язны көтәргә булды.
Яз көне бөтен табигать уяна, бәлки әле аның миләше дә бу сырхаудан
арыныр, элеккечә яшьнәп утырган агачка әверелер. Ул шулай үз-үзен
тынычландырырга тырыша иде.
VI
Карлы-буранлы кыш узды. Кабат яз килде. Сәлим белән Санияне кияүләре
Рәхим май башындагы озын ялда авылга кайтарып куйды. Бу аларның
җәй буе торырга кайтулары иде. Дача сезоны башланганда, хуҗалыкта
эш күп була. Кышка каршы сарайга кертелгән тирбәлмә-урындыкны, су
мичкәләрен, арбаны, үлән әчетү өчен файдаланылган чуен казаннарны һәм
тагын шуның ише бик күп нәрсәләрнең барысын да бакчага чыгарып куярга
туры килә. Базны да ачасы бар. Көз көне коелып, бөтен җирне каплаган
агач яфракларын да җыеп алырга кирәк. Ә өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшнең
күпме икәнен Сания генә белә. Сәлим дача сезоны ачылган вакыттагы
мәшәкатьләрдән аеруча яфрак җыюны ярата иде. Тырмаланган җир чәче
кырылган баш сыман чип-чиста булып калса, башкарылган эшеңнән зур
ләззәт аласың. Бу эшләрнең иң мөһиме – кышка ябылган артезиан суын
көйләп җибәрү. Моның белән һәрвакыт кияүләре шөгыльләнә: ул андый
нәрсәләрнең җаен белә, бабасын су фильтрын чистарту өчен кое төбенә
төшерми.
Кайтып кергәч, Сәлим, бу эшләргә тотынганчы, иң элек бакчага чыкты,миләше янына килде, сәлам биргәндәй, кулын аның шадра кәүсәсенә куеп
торды. Аннан соң агачның бер ботагын тартып китерде дә бөреләрне
тикшерә башлады – бүртәләрме, юкмы? Бөреләрдә уяну сизелми диярлек
иде. Ул янәшәдәге алмагач янына килде, аныкылар шактый бүрткәннәр,
яз фасылының илаһи көче тәэсирендә уяна ук башлаганнар. Сәлимнең
хәтерендә «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә» дигән җыр
сүзләре калыкты. «Әйе, унбиш көннән алмагач бөреләре бәлки ачылырлар,
ә миләшнекеләр ни хәлдә булыр?» дип уйлап куйды ул. Бу уй аны бер дә
сөендермәде. Шулвакыт ул бакчага чыккан Борһанның аңа таба килүен
күреп алды. Күршесе белән алар кул биреп күрештеләр. Хәл-әхвәл
сораштылар. Сәлим:
– Кышны ничек чыктың, бик күңелсез булмадымы? – дип сорады.
Борһан бу сүзне елмаеп кабул итте:
– И-и, малай, киләсе кышка Казанга китәргә кирәк дип торам әле.
– Ник алай?
– Кыш буе дворник булып эшләдем...
Сәлим шаркылдап көлеп җибәрде:
– Кар күп яуды шул, хәлеңне аңлыйм, – диде.
– Алайса, бөтенләйгә кайттыгыз...
– Әйе, җәй буе монда торырга исәп.
Сәлим өйдә эшләр көтеп торганны искәреп алды:
– Ярый, бүген эшләр күп, Кәүсәриягә сәлам әйт, – дип китеп барды.
Борһан миләш кәүсәсендәге балчык белән томаланган тишек урынына
күз салды, йөзендә канәгать көлемсерәү чагылып узды, һәм ул өенә таба
атлады.
Җәй буе миләш Сәлимнең күз алдында әкренләп корый барды.
Яфраклары элеккечә тармакланып үсә алмады, җәй уртасында алар саргая
башлады. Сәлим бу юлы да миләш төбенә чиләкләп су сипте, тик бу чара
да ярдәм итмәде, август урталарында корыган яфраклар коелырга тотынды.
Шулай агач торган саен шәрәләнә бара иде. Сәлим аңлады – ул миләшне
коткарып кала алмаячак, аның өмете өзелде. Агачның корыганын Борһан
да күреп торды, эчтән сөенсә дә, күршесе белән миләш турында сүз
кузгатмады. Ул Сәлимнең агачны иртәме-соңмы кисәчәген белә иде. Хәзер
бакча түрендә утырган миләш, давыл җимергән иске йорт кебек, кыяфәте
белән Сәлим күңелендә авыр хисләр уята иде. Сентябрь урталарында Сәлим
миләшне кисү турында уйлана башлады, тик бу эшкә керешүне тарта-суза
килде, кулы бармый иде.
Оныкларның укулары башланганда, Сәлим белән Саниянең Казанда
булуы кирәк. Гадәттә, балалар дәресләрдән соң туп-туры аларга кайталар,
монда тамакларын туйдыралар. Шуннан соң җиденче класста укучы Әмир
өенә кайтып китә, икенче класска барган төпчек кыз Мәдинә олылар янында
кала. Монда ул дәресләрен дә карый, тиешле сәгатьтә аны дәү әтисе яки
дәү әнисе Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараена хореография,
рәсем ясау яки театр түгәрәгенә илтәләр. Әти-әниләре эштән шактый соң
кайтканга, балалар карауны олылар үз өстенә алдылар. Тормышлары шулай
көйләнгән. Шуңа күрә авылдагы сезонны иртәрәк ябарга туры килә. Укулар
башлангач, алар авылга ял көннәрендә генә кайтып йөриләр.
Сәлим миләшне кисүне кияве Рәхим белән башкарырга булды. Кияве ял
көнне кайтачак, ул аны көтте. Рәхим әле аның миләшне кисәргә җыенуын
белми иде. Сәлимне корыган агачны икенче елга калдырасы килмәде. Аны
кухня тәрәзәсеннән күрсә дә, бакчага чыгып, карашы аңа төшсә дә, күңелендә
авыр хис уяна. Кисеп эшне бетерергә кирәк дигән карарга килде ул.
Рәхим шимбә көнне кайтты. Чәйләп алгач, алар ишегалдына чыктылар.
Гадәттәгечә, кияве:
– Бүген нишлибез соң, нинди эш бар? – дип кызыксынды. Атна буе
офиста утырганга, ял көннәрен ул берәр эш белән үткәрергә тырыша,
авылның саф һавасында эшләү аның өчен иң яхшы ял иде.
Бабасы аңа:
– Бакча түрендәге миләшне кисәсе иде, – дип җавап бирде.
Рәхим, гаҗәпсенеп, аңа карап куйды:
– Ничек шулай тик торганда корыды соң ул?
– Нәрсә уйларга да белмим.
– Бәлки картайгандыр?
– Юк, узган ел кинәт корый башлады.
– Алайса, кисәргә булдың...
– Әйе, кисәргә кирәк. Күз алдында корып утыруын күрә алмыйм...
Алар эшкә керештеләр. Рәхим машина багажнигыннан озын бау
алды, бабасы сарайдан бензин пычкысын күтәреп чыкты, һәм икесе дә
миләш янына килделәр. Кискән вакытта төшкән ботаклар карлыганнарны
сындырмасын өчен, һәрберсенә бау бәйләп, читкә тартып торырга булдылар.
Рәхим юан ботакларны кисәргә тотынды. Эшли торгач, миләшнең урта
кәүсәсе генә тырпаеп калды. Анысын бүлгәләп кисеп төшерү өчен баскыч
кирәк булды. Сәлим сарайдан озын баскыч алып чыкты, кияве баскычка
менеп, агачның очын кыеп төшерде. Кисә торгач, Рәхим агач төбенә
якынайды. Сәлим кәүсәнең киселгән бер өлешен читкә алып ташлый торды.
Ниһаять, төпкә үк җиттеләр. Тагын берне киссәң, ярты метрлык бүкән генә
утырып калачак. Кияве анысын да кисте, Сәлим өзелеп төшкән өлешне
алып ташлыйм дип иелгәндә, бүкән кисешендә ниндидер кара тишек күреп
алды. «Бу нинди тишек, ничек барлыкка килгән?» – дип уйлап алды. Ишарә
ясап, киявенә пычкысын сүндерергә кушты:
– Карале, монда ниндидер тишек бар, – дип, киселгән урынга күрсәтте.
Икәүләшеп кәүсәдәге сәер тишекне тикшерә башладылар. Рәхим тишеккә
бармагын тыгып карады:
– Бу табигый тишек түгел, борау тишеге.
– Шулай дисеңме? – дип сорады Сәлим.
– Тишекнең башы тегесендә булырга тиеш, – дип, ул әле генә кисеп
төшерелгән бүкәнне күтәреп алды, анысында да тишек күреп:
– Әйтәм бит, башы монда, – диде.
Сәлим аунап яткан ботактан нәзек чыбык сындырып алды, аны тишеккә
тыгып карады:
– Әйе, ясалма тишек бу, борау белән тишелгән, – диде.
– Кем эше дип уйлыйсың?
– Борһан тишкәндер... Былтыр кис миләшеңне, күләгәсе бакчаны каплый
дип әйткәләгән иде.
– Алайса, аның эше. Сезнең бакчага аннан башка кереп йөрүче юк.
– Тишеккә нәрсә салды икән?
Кияве бераз уйланып торды да:
– Берәр төрле гербицид булырга тиеш. Үсемлекләрне корыта торган агу
инде. Андый нәрсәләр хәзер кибеттә сатыла.
– Алайса, миләш үзәгенә агу салган.
Шул вакыт икесе дә бакчада Борһанны күреп алдылар, ул аларга таба
килә иде. Якынлашу белән киң итеп елмайды, кулын исәнләшергә сузды,
тик аңа кул бирүче булмады. Күршеләрнең үзләрен сәер тотуы аны бераз
сагайтса да, ул сер бирмәскә тырышты:
– Кисәсезмени миләшне?.. Яхшы булган, барыбер корыган иде, – диде.
Сәлим белән Рәхим үзара карашып алдылар. Сәлим:
– Корыган дисеңме?.. Аның нигә корыганын син яхшы беләсеңдер.
Кил әле бире, бер нәрсә күрсәтәм. – Ул Борһанны киселеп бетмәгән бүкән
янына чакырды. Тегесе теләр-теләмәс кенә миләш төбенә килде. Сәлим
кулы белән миләшкә күрсәтте:
– Күрәсеңме мондагы тишекне?
Күршесе каушап калды, әмма дәшмәде. Сәлим:
– Бу – борау тишеге. Аны кем тишкән дип уйлыйсың?
– Мин каян белим... Миләш синеке, үзең беләсеңдер...
– Мин беләм. Без кияү белән барысын да ачыкладык.
Борһан курка калды, йөзе агарынып китте:
– Такмагыз миңа нахак бәла. Миләшегез янына килгәнем дә юк.
Картайды ул, шуңа корыды...
Сәлимнең бик нык ачуы чыкты, ул:
– Син чын дошман икәнсең... Агачны тишеп агу салгансың. Ул шуңа
корыды. Миләшне син агуладың, син генә бетердең. Моннан соң күземә
күренәсе булма... Борылып та карамаячакмын... – диде.
Шушы сүзне ишеткәч, Борһан артка чигенде, сөртенә язып, кырт
борылды да тиз-тиз өенә таба атлады. Сәлим белән Рәхим аның кыяфәтсез
гәүдәсенә карап калдылар.
* * *
Бер атнадан Сәлимнәр дачасына койма коручы ике егет килде.
Кирәкле бөтен нәрсәне алар машина белән китергәннәр иде. Ике көндә
Сәлимнәрнең ызаны буенда калай койма барлыкка килде. Алар хәзер
күршеләрне күрмиләр, ишетмиләр иде. Шулай да Сәлим коймада капка
ясатты. «Хатынының ни гаебе бар, Сания белән аралашып яшәсен» дигән
фикергә килгән иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев