Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сирень Якупова: «Уран»

(ХИКӘЯ)

Бөтенләй дә төш күрмим, әллә нигә бер күргән кебек булсам да, уянгач, берни искә төшерә алмыйм диючеләрне чын күңелдән кызгана идем мин. Төш күрми генә нинди йоклау ди ул? Иң кызыгы да төштә була бит инде: бер төнне болытларны кулың белән аралый-аралый кош кебек очасың, икенчесендә диңгез дулкыннарын колачлап йөзәсең, өченчесендә биек кыя-тауларга менәсең, чәчәкле келәм түшәлгән болыннарда йөрисең, өрфия итәкле күлмәкләр киясең... Әгәр дә инде төшнең төслесе керсә, ул иртәдә, әкияти дөньяда яшәп кайткан сыман, ниндидер бер тылсым ачкандай, яңа туган көнгә серле елмаеп уянасыңны көт тә тор. Мин үземне белгәннән бирле көн саен диярлек, дөресрәге, төн саен төш күрәм. Тик менә ул төшләр бала чакта, яшьлектә бик матур, якты булып, еллар үтү белән, төсләрен бөтенләй югалтыр, аклы-каралы, күп очракта караңгы, куркыныч саташуга гына әйләнер дип кем уйлаган?!

Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли. Димәк, элек матур төшләр генә күрә идем, дигәнем дә бераз арттыру булып чыга инде.

Тәүге тапкыр бүген күргәненә игезәктәй охшаш төштән сискәнеп, елап уянганда, миңа ун яшьләр чамасы булгандыр. Хәтеремдә, ул кышкы кичне безгә күршеләребез Рәшидә әби белән Фатыйма апа керде. Алар бик озаклап, иркенләп кич утырдылар: әбекәй йон җегерләде, Фатыйма апа бәйләм бәйләде. Ә әнием безнең теткәләнеп беткән оекбашларга ямау салу белән мәшгуль иде, билгеле инде, кунаклар өчен чәй өстәле әзерләгән – алдагы көнне генә бөкләп туңдырган пилмәннәрне кабартып алган арада. И ярата идем дә соң мин бу кич утыруларны! Беренчедән, өйдә нинди тәмле әйбер бар, барысы да өстәлгә чыга, аңа күрше әби-апалар кыстырып кергәне дә өстәлә әле. Икенчедән, әни безне, ни кылансак та, ничек йөгерешеп уйнасак та диюем, чамадан артмаса билгеле, ачуланмый, өченчедән...

Дөресен генә әйткәндә, миндә ул чакта уен кайгысы да, ашау кайгысы да бик булмый торган иде. Бөтен шөгылем, әни әйтмешли, колакларымны кыр куяныдай сагайтып, күзләре песиебезнекенә охшап кысылган, иреннәре тыйнак кына елмайган әби-апаларның көйләп кенә сөйләшкән-серләшкәннәрен тыңлап, күңелемә сеңдереп утыру. Шуңа да ул буранлы кичне әни сөйләгәннәр бүгенгедәй истә калган...

«Нинди тынычлык сөймәс ил соң бу Әмрикы дигәннәре? Һаман саен бумбы белән яный. Үзләре исән калырбыз дип уйлыйлар микәнни? Атом бумбысына чикләр юк ди бит... Нурланышы бик куркыныч икән аның... Теге елларны хәтерлисезме, чак шул зәхмәтне атышмый калдылар. Хәтта, өй борынча йөреп, тәрәзләрне замаскы белән сыларга куштылар. Газ үтеп керә алмас, имеш. Күпме генә утыралырсың икән бәрәңге базында качып... Моңарчы Аллам саклады инде, алдагысын кем белә...» Әнигә кушылып Фатыйма апа әйткәннәрдән дә нәни йөрәгем куырылып-кысылып куйганын бик анык хәтерлим... «Бумбы шартлаганда, төтене кап-кара зу-ур гөмбә фурмасында була икән аның. Алтмыш икенең көзен әйтәм, уктәбернең унында бөтен туган-тумача белән бергә җыйналдык бит. Күрше авылдан да килделәр. Саубуллашып, бәхилләшеп таралыштык. Насыйп булгач, яшибез әле...»

Нәкъ шул төнне, күршеләребезне озатып, йокларга яткач, күрдем дә инде мин әлеге төшне. Имеш, үзебезнең өйдә, тыныч кына, ялгызым сандык өстендә калдык-постык чүпрәкләр белән курчаклы уйнап утырам. Кинәт ниндидер гүләү ишетелә башламасынмы! Бу тавышка тәрәзә пыялалары, шкафтагы чынаяклар зеңгелдәве дә кушылды. Шул мизгелдә җан-тәнемне аңлатып булмаслык курку хисе биләп алды. Сикереп торып, пәрдәне ачып җибәрсәм, авылыбызны бөтен яклап чолгап алган тау-калкулыклардан багана-багана кара төтен күтәрелә, имеш. Таулар да, җир дә менә ярылам, менә шартлыйм дигәндәй дерелдәп тора. Ниндидер коточкыч фаҗига буласын сизенгән йөрәгем туктар дәрәҗәгә җиткәч... уянып киттем. Кычкырганмын да бугай. Әнием аяк өстендә иде. Ул: «Кызым, начар төш күрдеңме әллә?» – дип башымнан сыйпап тынычландырырга ашыкты. Таң атканын керфек тә какмый көтеп алгач, торып тәрәзә каршысына килдем. Сизелерлек дерелдәгән бармакларым белән чеметеп кенә тотып, ак челтәр читен күтәргән идем, ә анда... Тархан тавы артыннан бөтен дөньяны балкытып кояш чыгып килә! Алтын нурлары йокыдан уяныр-уянмас изрәп яткан тыныч тау итәкләре буйлап авыл өстенә тәгәри. Мин җиңел сулап куйдым һәм бу төш турында уйламаска, аны бөтенләй онытырга тырыштым. Барып кына чыкмады. Дөрес, ул саташу башка кабатланмады, ләкин телевизордан ил-җиребезгә куркыныч янаган вакыйгаларны күргән саен яки радиодан шомлы хәбәр ишеткән саен, кылт итеп искә төшә торган булып калды.

Нигә бүген кабат күрдем икән соң мин аны? Кичә телевизор да кабызмадым, интернетка да кермәдем, көне буе башым-күзем тондырып дигәндәй кибет-базарда йөрдем. Авылдагы туганнарыма бүләк-күчтәнәчләр җыйдым. Кичен сумкамны тутырдым да, арып-талып, иртәгесен авылым белән күрешү минутларын уйлап, татлы хыялларга чумып, бик тиз генә йоклап та киттем шикелле. Ә менә таң алдыннан гына нәкъ балачактагы кебек теге төшне күреп, шабыр тиргә батып уяндым. Торгач та иң беренче эш итеп балконга атылып чыктым. Аннан офык та, кояш та күренмәде күренүен, чөнки безнең каршыда, йөзләгән күз-тәрәзәсе белән чекерәеп, тугыз катлы соры йорт басып тора, ләкин урамда яп-якты, чагыштырмача тыныч иде. Кыскасы, бар да кичәгечә, элеккечә... Мин кабат теге чактагы кебек җиңел сулап куйдым һәм юлга җыена башладым. Күп чакрымнар үтеп, авыл урамына кергәч тә, таныш тыкрыктан төшеп, туган йорт капкасы төбенә килеп туктау иң бәхетле мизгел ул минем өчен. Бүген дә менә: «Аллага шөкер, исән-имин кайтып җиттем!» – дигән сүзләр белән талган аякларымны газиз туфракка тидерүем булды, шунда ук туган җир җылысы, тамырлар буенча таралып, бөтен арганнарны юып алгандай итте. Як-ягыма каранып, тирән итеп сулыш алуга, авылымның шифалы һавасына ияреп, җанга аңлатып булмаслык рәхәтлек иңде. Күзләр дымланды... Ул да булмады, капка ачылды, һәм аннан, кояштай балкып, энемнең унөч яшьлек малае Айзат килеп чыкты. Хәтта аның аягына урала-урала атлаган Актүш тә елмайгандай тоелды миңа. Айзаттан нәкъ бер яшькә олы ул. Эт гомере белән исәпләгәндә, байтак яшәгән инде дөньяда, колагы да начар ишетә, йөрүе дә салмакланган. Ләкин кунак каршыларга иренми үзе, рәхмәт. Алар артыннан ук ачык йөзен, тәмле телен кызганмый торган киленебез күренде. Йорт хуҗасы, нигезебезне туздырмый саклаучы энем эштә икән. Менә-менә кайтып җитәргә тиеш, ди. 

Туганнарым белән күрешкәннән соң, тагын бер күңелгә рәхәтлек бирә торган минут җитте, ул да булса машинадан шәһәр күчтәнәчләрен бушату. Айзатыбыз – үзе хәтле олы карбызны, калганнарыбыз төрле тәм-том тутырган төенчекләрне тотып капкадан керергә генә тора идек, артта энемнең көр тавышы ишетелде:

– Безгә дә күчтәнәч калдырыгыз!

Мин энекәшнең көннәр буе ачык һавада йөреп җилләгән йөзенә карап елмайган булсам, очлы күз Айзат аның куенындагы тере йомгакны күреп, түбәсе күккә тигән икән.

– Безгәме ул көчек, әти?

Бигрәк матур! Кочагын тутырган карбызны кая куярга белми әтисенең каршысына атылган малаен энем көчкә туктатты:

– Чү әле, улым, кулларың буш түгел ич, ишегалдына керик. Безгә инде, кемгә булсын... Посадкада адаштырып калдырганнар үзен. Апа, сау гына кайтып җиттеңме? Җизни сменада эштә, дисең инде. Алай да сирәкләдең авылга... Көттердең...

Аның кулындагы көчекнең дә көтәр әмәле калмаган иде бугай, ул шыңшып тыпырчына ук башлады. Энем, безне дә узып, капкадан керергә ашыкты һәм: «Бүгеннән бу – синең дә йортың; ярат, сакла, хуҗаларыңны тыңла», – дип сөйләнә-сөйләнә, көчекне җиргә төшерде. Тегесе йөгереп тә китте, бакча коймасын «билгеләп» тә куйды, аннан, борылып, төймәдәй түгәрәк кара күзләрен мөлдерәтеп, «ни әйтерләр» дигәндәй безгә карап тора башлады. Кулындагы карбызын җәлт кенә өйалды идәненнән боулинг шары кебек тәгәрәтеп җибәргән Айзат көчек янына чүгәләде. Этнең нәни башын бераз сыйпаштырган иде, тегесе, койрыгын күз иярмәс тизлек белән селки-селки, абыйсының кулын яларга кереште. Дуслаштылар болар. Актүшебез исә «кыйланып карагыз инде» дигәндәй, тыныч кына оясы эченә кереп ятты.

– Исемен ничек кушабыз соң? – дидек без, бер-беребезгә елмаеп.

– Табылдык дип кушсак кына инде, – диде бу нәни җанны туендыру хәстәрен күрергә ашыккан киленебез.

– Галиевлармы? Тынычлык урамы, икенче йорт!

Дәррәү тавыш килгән якка борылдык. Каршыбызда, җир астыннан үсеп чыккандай, форма кигән ике полиция хезмәткәре басып тора иде.

– Әйе, Галиевлар булабыз, – диде энем, миннән аермалы буларак, йөзенә аптырау, гаҗәпләнү билгеләре чыгармыйча.

– Ишеткәнсездер, нефтьчеләрнең бик кыйммәтле, секретный контейнерлары югалды.

– Беләбез инде, үзем шунда эшлим. Кыр-посадкаларны айкап аяктан егыла яздык, шул бочканы эзләп. Менә бу тере йомгактан ары берни табылмады әлегә, – диде ул, көчеккә күрсәтеп.

– Без дә алты сәгатьләп авыл буйлап йөрибез...

– Тентү ясарга телисезме әллә? – диде килен ачу белән. – Кибетчедән колак читем белән генә ишетеп кайткан идем, ул әйбер бер дә яшереп саклый торган нәрсә түгел икән бит! Аннан мең киламитр качарга кирәк икән!

– Тентүме-түгелме, келәт-сарайларыгызга күз салырга тиешбез. Кушканны үтәүчеләр без. Сәлимә апа, Вәрис абый, керегез! Шаһитлар булырсыз.

Капка артында тыңлап торганнар, ахры, җитәкләшеп дигәндәй күршеләребез килеп тә керде. Үзләре гаепле кешеләрдәй күзләрен яшерәләр. Минем сәламемә каршы җавап та бирергә оныттылар, мескеннәр. Ул арада кыяфәтләрендә арыганлык катыш битарафлык билгеләре дә күренә башлаган ике погонлы иптәш өстән-астан дигәндәй каралты-кураларны тикшереп чыкты, келәткә кереп әйләнде. Аннары кәгазьләренә нидер язып, күршеләрдән дә, энемнән дә кул куйдырдылар.

– Тәртибе шундый. Ары-бире без эзләгән әйбер турында ни дә булса ишетсәгез, кичекмәстән хәбәр итегез!

– Әбәзәтелне! – диде Вәрис абый, артларыннан кычкырып. – Чисть кенә бирмәдең инде, күрше, – диде энем, аның җилкәсенә кулын салып. – Әллә мин урлап кайткан дип уйладың инде син теге уранны?

– Ә?! Инде миңа чынлап шаккатырга чират җитте.

– Уран, дисеңме, энекәш?! Каян килгән ул безнең авылга? Җитмәсә, бочкалап?

– Уран, апа, уран. Татарча әйтсәк, баетылган уран...

 

– Ниемә соң ул монда? Атом бомбасын шуннан ясыйлар түгелме?

– Шартлатучы инженерларның машинасыннан юкка чыккан...

– Ничек инде? Сакчыларсыз булганнармыни?

– Как положено, бөтен саклык чараларын күреп алып килгәннәр дә соң. Һәрхәлдә үзләре шулай дип ант эчә...

– Ант эчүләрен белмим, ә менә юл чатындагы кафеда мәйне шәп кенә төшергәннәр икән дип ишеттем, – диде киленебез.

– Сез ир атлар барыгыз да бер калыптан инде. Шунсыз эшегез бармый да, кайтмый да!

– Йә, хатын, кеше ышанмасны чын булса да сөйләмә, диләр. Ничек инде уран хәтле уранны...

– Энем, тәки аңламадым, уран белән ни эшлисез соң сез? Җир астында шартлатулар хакмыни?

– Шулайрак, апа. Технологиясе катлаулы инде аның... Авылыбыз алтын өстендә утыра, диләр бит.

– Су өстендә утыртып калдырырга җыеналар инде болар. Бер көн килеп убылып төшмәсәк! – Килен һәрвакыттагыча турыдан ярды.

– Тархан тавыннан кыеклатып авыл уртасына тиклем җирне тишеп кергәннәр икән, дип сөйлиләр. Дөресме соң ул, Рәшит?

Күрше Вәрис абыйның соравы җавапсыз калды. Чөнки нәни дустын күкрәгенә кыскан Айзат, күзләрен зур ачып:

– Апа, авыл тирәсендә скважиналар беләсеңме ничәү хәзер? Чуты юк! Әле син кырга чыгып карасаң. Ерак кырны да, Совет чокырын да танымыйсың. Бөтен җирдә торба да торба. Көмеш еланнар сыман боргаланып яталар кояшта җемелдәп. Чын! – дип әйтергә ашыкты.

– Ярый, җитәр! Сүз боткасы белән тамак туймас. Апа – юлдан кайткан кеше, мин – эштән, дигәндәй. Ашлап-чәйләп алыйк. Бераз ял итәм дә кабат чыгып китәм. Табасы иде бит инде ул зәхмәтне, күңел гел урынында түгел!

Энем артыннан без дә өйгә атладык.

Киленнең:

– Күршекәйләр, әйдәгез, кала күчтәнәчләре белән сыйланырга! – дигән сүзләре һавада эленеп калды. Вәрис абый белән Сәлимә апа ничек кинәт пәйда булган булсалар, шулай юкка да чыкканнар иде.

Ашаганым аш түгел, таш булып төште дип нәкъ менә минем табын артыннан кузгалгандагы халәтем турында әйтәләрдер. Хәер, туганнарым да дәшми-тынмый тиз-тиз генә капкаладылар да амин тоттылар. Күчтәнәч кәнфитләргә, гөбәдия, җиләк-җимешкә кагылмадылар да хәтта. Башка чак булса, үпкәлим дия-дия, һәрберсеннән авыз иттерми калмас идем. Бүген... бүген барыбыз да җан тынычлыгын җуйган көн иде шул. Көпә-көндез машинадан югалган уран тәмам ушны алды.

Ишегалдында елаган авазлар чыгарып шыңшыган эт баласы янына ашыккан Айзат артыннан мин дә һавага чыктым. Гадәттәгечә, капка төбендәге эскәмиягә барып утырдым да ирексездән: «И Ходаем, табылсын гына иде инде бу исемен дә әйтәсе килмәгән нәмәрсә! Акылга сыймаслык хәл бит...» – дип кабатладым. Кылт итеп теге төш искә төште. Менә ни өчен кергән икән ул! Кисәтү булган, димәк... Дөньядагы әллә ничә миллиард кеше берьюлы күрсен иде дә бит шушы төшне. Һәммәсе сискәнеп, куркып уянсын да уйлансын иде дә соң... Юк шул. Балачактан бирле мине генә тинтерәтә бугай ла ул.

Югыйсә бик яхшы беләбез: иксез-чиксез Галәм киңлекләрендә бәллүр шардай очып йөргән Җиребезгә мизгел саен куркыныч яный. Тыз-быз килеп кометалар оча, йолдызлар, планеталар, метеоритлар, тагын әллә ниләр шунда. Ә бит әле Җирнең өстендә дә күпме бомба, ракета, атом корылмалары тулып ята. Болары инде кешелекне, бар тереклекне юк итү өчен кешеләр үзләре уйлап табып үрчеткән кораллар! Моны ничек аңларга һәм аңлатырга соң?! Елга бер тапкыр таяк та ата ди. Ул җимергеч корал да көннәрдән бер көнне акыл көченә буйсынудан баш тартса?! Менә бит мисалы – гади генә авылда уран хәтле уран югалсын әле...

– Көчегебез тәки исемсез кала бугай, апа! Әллә соң Уран дип кушабызмы? Уран эзләгәндә табылды бит!

Капкадан эт баласын ияртеп килеп чыккан Айзатның очкынланып янган күзләреннән, тәвәккәл кыяфәтеннән, мин шулай телим, риза булсагыз- булмасагыз да, көчек Уран булачак дигәнне аңларга була иде. Мин «ярар» дип баш кактым һәм, авыр сулап:

– Теге уран табылмады бит әле, энекә-ә-ш, – дип суздым.

– Анысы да табылган! Мастер шалтыратты. Эш сәгате бетте, килеп йөрмә, табылды «гасыр югалтуы», ди.

Тәрәзә күзләрен томалап үскән сирень куаклары арасыннан ишетелгән бу хәбәрдән урынымнан ук сикереп тордым. Ачык тәрәзәдән башын тыккан Рәшитнең йөзен рәтләп күрмәсәм дә, сорау арты сорау яудырдым:

– Кайда булган контейнер? Ачылмаганмы? Кем тапкан?

– Ачылмаган, ачылмаган. Кинодагы кебек, ни сәбәпледер машинадан тәгәрәп төшеп калган. Сәфәргә чыккан күрше авыл агае күреп алып, туктап, бишекле матаена җайлап кына салган да өенә алып кайтып киткән үзен. Хуҗалыкта кирәге чыгар, диптер инде...

Энем көлгәндәй авазлар чыгарды. Мин телсез калдым. Менә сиңа мә! Куе яшел яфраклар арасыннан туганымның тавышы кабат ишетелде:

– Кич утырып сөйләшербез, апа. Кер инде өйгә. Әнә озынборыннар да чыккан. Шәһәр кунакларын бигрәкләр дә «яратып» тешли алар!

– Тешләсеннәр. Туган авылым озынборыннары бит, әйеме, Уран!

Барыбызга да тере кисәтү булып аяк астында бөтерелгән эт баласының күзләреннән, сагаеп, миңа Галәм карап тора иде... Бүген дә тыныч-имин үтте көнебез...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев