Шәмсия Җиһангирова: «МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА?»
(ХИКӘЯ)
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. Матбугат битләрендә, рәсми урыннарда да, сәясәткә, әдәбиятка бернинди катнашы булмаган төрле-төрле даирәләрдә дә куба андый бәхәсләр. Даирәләр дигәнем, мәсәлән, безнең кебек – кырык ел элек бер мәктәпне тәмамлаган, тормыш дулкыннарына ташланып, кайсыбыз ничек йөзеп, ярга чыккан, биш дистәне ваклап бетереп, алтынчысы белән теш кайрашучы, очрашырга-сөйләшергә ничек тә җай табалмыйча, бүгенге көнгә килеп терәлгән, ниһаять, бу дөньяның бик тә фанилыгын, күз ачып йомганчы үтүен тәмам төшенеп, сабакташыбыз Сөмбеләнең Казанга терәлеп үк торган «Патшалар» бистәсендәге затлы өендә җыелышкан җиде хатын-кыз даирәсе. Кайберләребез белән кырык ел дәвамында бер генә мәртәбә дә күрешкәнебез булмавын искә алсак, мәхәббәттән башка да сөйләшер сүзләр бихисап җыелган, бүген сүз аңа барып җитмәс кебек иде. Юк шул, алай булмады...
Һәрберебез сүз алып, кыскача гына үзенең хәл-әхвәлен, бүгенге очрашу көненә кадәр ни эш-гамәлләр кылганын, нинди юллардан йөргәнен сөйләп, танышып-таныштырып чыктык. Кайберәүләр иренең, балаларыоныкларының фото-сурәтләрен, хәтта гаилә альбомнарын ук күтәреп килгән, күмәкләшеп карадык, елаштык, көлештек... Аралашу дәвамында шул ачыкланды: барыбыз да ир тәмен татыган гына түгел, бер, ике, өч, Кәримәбезнең исә җиде (!) баласы бар икән. Ул безне: «Гаиләмдә бөтен һөнәр ияләре дә бар: юрист, хисапчы, төзүче, табиб, мөгаллим... читтән эзләп йөрисе юк», – дип көлдерде. Кайберләребезнең исерек булса да, урыс булса да, һаман ирләре бар, икебезнең (икенең берсе – мин), ирләре гүр иясе икән. Ирләр турында сүз чыккач, төрле кызык хәлләр, хәйләмәкерләр турында сөйләшә-көлешә торгач, Раиләбезнең йөзе кинәт кенә моңсуланып-боегып китте, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәп алды. Әллә нинди эчке бер үкенеч-уфтану белән: «Иремне яратып яшәмәдем бит мин, кызлар, аерылмадым да... Их, бүгенге акылым булсамы?!.» – дип куйды. Аның бу сүзләреннән соң, әйтерсең, өермә кузгалды, берсен-берсе уздырып, һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыкты. Иң әүвәл Сәрия чәчрәп чыкты. Мәктәптә чакта ук «таш астыннан чыккан» иде, шул гадәте әлегәчә калган икән!
– Минем ничегрәк кияүле булганымны беләсез бит инде, кызлар, – диде ул, кет-кет көлеп. – Алдан ук «фигурамны бозган» идем, чыкмыйча чарам юк иде Рәшитемә... Ул чагында нәрсә белә идем соң мин гаилә, сөюмәхәббәт турында... Тордык инде... Өч балабыз...
Аның сүзләрен Миңнеруй эләктереп алды:
– Мин дә чыккан идем бер татарга... Эчә дә кыйный, ашый да йоклый...
Әти белән әни «кеше көлдермә, аерылма, тор», дисәләр дә, бер яше тулмаган кызымны алып, Ташкент якларына, апам янына чыгып качтым... Хәзер рус белән торам. Рус булса да, балама – ата, үземә – ир. Кул күтәрү түгел, авыр сүз әйткәне дә юк. Кая телим, шунда барам, кайчан телим, шунда кайтам... Торабыз... Яратмасам да... Ә тегесен ярата идем... Ни пычагыма соң ул мәхәббәт! Ир кеше аңлыймы аны?!
Аның сүзен эләктереп алып, кемдер тагын да куертып-күпертеп җибәрде, кемдер «мәхәббәтсез булмый ул», кемдер «ирең яраткач, җиткән!» дип сөрән салды. Кемдер «минем мәхәббәтләрем бишәү булды», диде...
Кызып-кызып сөйләшкән, бәхәсләшкән җирдән, кинәт бертавыштан дигәндәй, барыбыз да тынып калдык. Кадриябез ни актан, ни карадан безнең сүз-бәхәскә кушылмый утыра икән ләбаса!
Дөресен генә әйткәндә, мин аны башта Сөмбеләләргә җыелышканда, нишләптер танымадым. Җидебез арасыннан башкаларны кайда да булса, кайчан да булса очраткан-күргәнем бар, ә менә Кадрияне мәктәпне тәмамлаганнан бирле, ягъни кырык елга якын узган гомер эчендә беренче күрүем икәнен исәпкә алсак, танымавымны аңлап-аңлатып та буладыр. Алай гына да түгел, ул, гомумән, икенчеләнгән, сабыр-тыйнакланган, моңсуланган димме, кырык ел элек белгән Кадрия түгел иде. «Икебезнең ирләре гүр иясе икән» дигәннең берсе мин булсам, икенчесе – Кадрия. Шуңа моңсуланган, боеккандыр дияр идең, ире үлгәнгә егерме ел икән ләбаса. Кайгы ул, никадәр зур-авыр булса да, тора-бара, яши-яши тоныклана, җиңеләя төшә. Үземнән беләм. Кадриябез икенчеләнүенең сәбәбе ул булмаска тиеш...
Безгә кушылмау-кысылмавын сизеп-күреп алуыбыз булды, төрлебез төрле яктан аңа ябырылдык. «Нигә бер сүз дә дәшмисең?» «Ирең белән ничек яшәдең?» «Берәүне дә яратмадыңмы әллә?» «Икенчегә бардыңмы яңадан?» «Мәхәббәт юкмыни, синеңчә?!»...
Безнең шаулашканны-даулашканны итагатьле генә тыңлап торды да Кадрия, «башка сүзегез юкмы инде?» дигәндәй, сабыр-моңсу карашын безгә төбәп, «алайса башлыйм» дигән сыман тирән тын алды һәм әкрен генә сөйләп китте...
– «Ирем белән пар сандугачлар кебек, авызга-авыз, иңгә-иң, чөкердәшеп кенә яшәдек» дигәнгә ышанмагыз, кызлар! Ирләр белән бөтен хатын-кыз да бертөрлерәк яши. Дөрес, хатын-кызның хәйләкәре, үз-үзен сөйгәне, үз мәнфәгатен, үз җаен гына кайгыртканы, алдаштырып-йолдаштырып дигәндәй, артыграк рәхәт күрергә мөмкин. Ә болай... барысы да бер чама. Безнең әни-мәрхүмә әйтмешли, ирләрнең өч йөз алтмыш дүрт көне – кан да яшь, бер генә көне бал да май инде аларның... Төптәнрәк уйлап карасаң, барысы да шул мәхәббәткә барып тоташа. Бүген дә, әнә, кайсыгыздыр биш мәхәббәтем булды, дип ычкындырды...
– Мин әйттем аны, – диде Мөнирә. – Чыннан да шулай булды. Бишенче класста ук, хәтерлисездер әле, мин Раилгә гашыйк булган идем. Тугыз тиенлек туңдырма белән сыйлый бу мине, боз инде гел. Шуны ашагач, тамак шешеп чыга чыгуын, ләкин аның кулыннан тәмле иде ул. Хатлар да языша идек. Шыбыр хата булыр иде, кызыл каләм белән төзәтә-төзәтә, көлә-көлә укыйм тегеләрне. Ялкау иде бик... Үтте тагын үзе ул беренче мәхәббәт...
Тугызда укыганда, сигезенче класс малаена үлеп гашыйк булдым. Институтта – бер удмурт егетенә... Мин дип, татарча сөйләшергә өйрәнде, бахыр... Оз-а-ак йөрде арттан. Аннары үзебезне укыткан бер доцентка мәхәббәт тоттым... Анысы артыннан үзем оз-а-а-ак йөрдем. Гаиләсе бозылды хәтта. Ну... барып чыкмады, барыбер өйләнмәде миңа, каһәр!.. Аннары ирем инде. Бишенчесе... Ләкин... соңгысы булмаска тиеш әле, тагын берәү булмагае дип торам... мәхәббәт! – дип, самими дә, үкенеч төсмерлерәк тә итеп көлеп куйды.
– Син шуны мәхәббәт дип уйлыйсыңмы?!
– Ничек инде мәхәббәт булмасын! Яраттым бит мин аларның һәрберсен дә! – диде дә Мөнирә бераз уйланып торгач өстәп куясы итте: – Яратам дип уйладым...
– Соңгы сүзеңне дөрес әйттең, – диде Кадрия, элеккечә тыныч-сабыр кала биреп. – Уйлагансың гына, ә алар берсе дә ярату, чын мәхәббәт булмаган.
Нидер әйтмәкче булып омтылган җиреннән Мөнирә дәшмәскә, бәхәсләшеп, вакыт үткәрмәскә ниятләптер, ахрысы, авызын йомды.
– Сез минем белән килешерсезме-юкмы, белмим, тик... ни генә булса да, минем фикерем бер һәм ул үзгәрмәячәк! Мәхәббәтнең беренче, икенче, өченчесе булмый. Мәхәббәт, чын мәхәббәт, бер һәм бердәнбер генә була ала!
– Менә сиңа, мә! Торып-торып бер амин! – дип, тел шартлатты кемдер.
– Һәм син андый мәхәббәт барын беләсеңме? Татып та карадыңмы? –
Бу сорауны Раилә бирде.
Кадриянең җавабы кыска һәм катгый иде:
– Беләм! Татып карадым! «Карадым» дип дөрес әйтмәдем... Хәзер дә татыйм! Чөнки беркайчан да үтми, онытылмый, ул – мәңгелек...
Шул сүз җитә калды. Кызлар төрле яклап, сөйлә дә сөйлә дип, Кадриягә ябырылдылар. Нидән тотынсам, дөресрәк булыр икән, дигәндәй, мизгел генә уйланып дәшми торды да Кадрия сүзен шулайрак башлады:
– Мәрхүм ирем белән танышып, дүрт елга якын дуслашып йөреп, яратам дип уйлап чыктым мин кияүгә. Яшем дә чирек гасыр сызыгына җитеп килә, авылга кайткан саен әти, әтидән бигрәк әни «картаясың, кеше кулы тигәнче тизрәк кияүгә чык...» дип, колак итен гел ашап тора. Чиста, намуслы килеш, кыз килеш диюе. Егет тә начар кебек күренми, дүрт елга якын очрашып йөрү дәвамында үпкәләшү-талашу да, елашу-көлешү дә булмады. Кияүгә чыгып, зөфаф кичендә ул миңа кулын салып, хатын булгач, тәнемнең моңарчы беркем дә күрмәгән җирләрен аңа күрсәтеп, мунчалар кергәч кенә, иремне яратмавымны аңладым. Аңлаганымны беркемгә сиздермәскә, яшәргә ният кылдым. Минем аны яратмавымда иремнең бер бөртек тә гаебе юк лабаса! Хаклыкны әйтеп, аның миңа булган ышанычын челпәрәмә китерергә ни хакым бар?! Тәмле итеп, телләрне йотарлык итеп (монысын ирем әйтә иде), аш-суын да пешерәм, көн аралаш диярлек килеп торучы туганнарын, төрле йомыш белән ни өчендер гел безгә килеп керүче кардәш-ыру, дус-ишләр, авылдашлар-торгашларын да каршы алам. Тәмле ризыкларымны ашарга дип, шулай еш, гел бездә җыелышуларын үзләре дә яшереп тормый иде туганнары. Җан җылымны кушып пешергән һәр ризыгымны мактый-мактый, «минем хатынның кулы никтер болай тәмле түгел шул», ди-ди ашарлар иде.
Суыткыч тулы азык-төлектән тәмсез аш пешергән хатын-кызны аңламыйм мин. Акчага тиенеп, иркенлектә-барлыкта яшәдек, димәс идем, бер-ике кило итне атна буена җиткергән вакытлар еш була иде.
Сыерчык оясы кадәр генә бүлмәбезне дә чиста-пөхтә тоттым. Иртән бер юган идәнне кич ирем эштән кайтыр вакыт җиткәндә кабат юып алам. Ике бала арасында улыбыз аеруча тынгысыз-елак булды, көне-төне кулда күтәреп, аягүрә йоклап йөргән көннәрем бихисапка җыела иде. Бала елый дип, кайбер хатыннар кебек иремнең төн йокысын бүлдереп, кулына бала тоттырганым, эштән кайтканда, кайнар ризыксыз каршылаганым булмады. Үзен яратмыйча яшәвемне сизми-тоймый бу якты дөньядан китте дип ышанам. ..
.Ә мәхәббәт, бердәнбер чын мәхәббәт, көтмәгәндә-уйламаганда килде миңа.
Иремнең вафатын бик авыр кичердем. «Нигә алай әле, яратмыйча яшәгәнсең бит», диярсез. Моның сәбәбе, мөгаен, минем күңелемдәдер. Башкача була алмавымдадыр. Мәчең чыгып югалса да, елыйсың, эзлисең, сагынасың... Ә монда бит, ни генә булса да, унбиш ел гомер иткән ир! Иремнең вафатына елдан артык вакыт үтеп китсә дә, һаман шулай җир белән күк арасында йөргән көннәрнең берендә, аерылгысыз дус ук булмасак та, шактый аралашып-сөйләшеп, хәтта бераз серләшкәләп тә йөри торган, миннән шактый өлкән яшьтәге авылдашым туган көненә чакырды. Бармаска дип, озак тарткалаша торгач, җиңелеп, ризалаштым. Табын янында барысы да миңа таныш түгел кешеләр, соңгарак та калган идем, башымны иеп кенә, өстәл читендәге буш урынга кереп утырдым. Табын гөр килә. Андый мәҗлесләрдә гел шулай бит: көләселәре килмәсә дә көләләр, җырлыйсы-бииселәре килмәсә дә, осталыклары булмаса да, бии-җырлыйлар. Ә минем, тиктомалдан урынсыз кычкырып көлә, юк сүз белән кеше гәпләшкәнгә кысыла торган гадәтем юк, кайгы сөреме дә әлегәчә үзенекен итә иде әле. «Табынның ямен җибәреп, бүселеп утыра» димәсеннәр өчен генә мин дә җырларына кушылгалыйм. Баян уйнаучы егетнең оста әйттерүенә түзалмыйчамы, түгәрәктән мәҗбүриләп сөйрәп үк чыгаргангамы, биеп тә алдым әле. Оста уйный гына түгел, бик моңлы җырлый да икән, күмәкләшеп җырлый башлауга, җаныннан ярылып чыккан моңлы тавышы башка тавышлардан аерылып, күңелнең әллә нинди почмакларына үтеп керә, күздән яшь чыгара, уйландыра, моңландыра башлый... Моң хөкеменә бирелеп, ирексездән күтәрелеп карадым үзенә: искитәрлек берние дә юк икән лә, яше бик өлкән күренмәсә дә, чәче коелып бетә язган, ни сәбәпледер, чәче кебек тешләре дә иртә коелган, җырлаганда киереп ачылган авызыннан исән калган өч теше генә (аның да берсе саргайтылган тимер) тырпаеп тора. Өс-башы да шактый йончу, беркайчан да үтүк күрмәгәнгә охшап тора. Әллә буйдак, әллә ялгыз... Хәер, үз хәлем – хәл, миңа моның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк иде...
Тәнәфескә туктап, өстәл яныннан кем кая таралышкач, яныма килеп, сүз катмакчы булып та азапланды теге баянчы, тавышыгыз матур, имеш, сез нигә алай боек, теге дә бу... Әрсезләнеп, сагыз кебек ябышып түгел үзе, ничектер базмыйча, оялып, уңайсызланып кына... Хәер, инде әйткәнемчә, миңа моның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк иде. Дөньясы шыксыз, яшәү мәгънәсез, бәндәләр синең күңел халәтеңә битараф, бихәбәр...
Тордым, җыендым да, инглизләрчә, беркемгә сиздермичә генә кайттым да киттем. Бераздан булмаган да кебек әлеге туган көн турында бөтенләй оныттым. Авылдаш апа гына, шалтыратып, әйтми китүемә үпкәләп, шелтәләп алды. «Теге баянчы сине сорап аптыратты, танышырга исәбе булган, ахрысы, – диде. – Үлгән артыннан үлеп булмый, син яшь бит әле, болай булса, ялгыз калмагаең, күзеңне ачып йөр...», – дип тә өстәде.
Ә минем, чыннан да, күзләрем генә түгел, җаным-тәнем, вөҗүдем, күңелем ябык иде дөньясына, бәндәсенә... Әле яшәргә дә өлгермәгән, кырык яшең дә тулмаган килеш, ике бала белән утырып кал әле! Бу бит коточкыч гаделсезлек! Башка бөтен кеше дә парлы-парлы, бу гаделсез, кырыс фани дөньяда мин генә моңлы-зарлы, ялгыздыр кебек тоела иде миңа ул чакларда. Йөрим шулай шәүлә кебек иртән эшкә барып, кич кайтып...
Беркөнне кич, бергә эшли торган дус хатын, эш сәгатебез беткәч, айвайлатып, үзләренә алып китте. Кичә авылдан килдем, каймак-катыклар алып килдем, чәй эчәрбез, ди. Киттем теләр-теләмәс кенә. Сөйләшәсерләшә чәй эчә-эчә кич утыра торгач, бөтенләй сизелмәгән дә, сәгать төнге ун җиткән. Дустым кунарга кыстый. Ә минем кешедә кунып кала торган гадәт юк, кайтам булгач, кайтам, дим. Чыгып утырдым троллейбуска. Кеше күп. Энә төшәр урын да юк. Кич булса да, җәй челләсе сүрелмәгән, бөркү, тынчу. Җитмәсә, тукталыш саен чыгучыга караганда керүче күп, кеше һаман өстәлә генә бара. Керүчеләргә ачу килә башлады. Шулай кысылып, этелеп-төртелеп кайта-кайта «Комсомолец» тукталышына җиттек. Тагын кешеләр керә. Тукта! Чү! Иң арттан керүчесенең йөзе таныш лабаса. Бу бит теге – туган көндәге баянчы. Бер секунд-мизгелгә генә күз карашларыбыз очрашып алды. Мин, шуны сизеп, тиз генә керфекләремне түбән төшердем. Тик... шул күз ачып йомган мизгелдә бу кеше баш кагып кына булса да, минем белән исәнләшергә тиеш иде кебек. Ни дисәң дә, бер табында җырлашып утырган идек ләбаса. Юк! Исәнләшмәде. Ә кирәк идеме икән соң миңа аның исәнләшүе? Юктыр... Юк икән, юк! Димәк, кайчандыр, кайдадыр күргәнен оныткан. Һәм бу табигый дә. Без бит яхшылап танышмадык, аралашмадык. Исемнәрне дә сорашмадык хәтта. Мин, ярар, күрмәсә-күрмәсен дип, аркам белән борылып бастым да кайта бирәм. Халык бераз сыекланды, этеш-төртешләр кимеде. Иркенләбрәк бастым. Һәм, үзем дә сизмәстән борылып, ни сәбәпледер, ишек буендагы бая теге баянчы егет кереп баскан урынга күз салдым. Урыны буш иде. «Ярар, хуш! Буш икән – буш. Үз тукталышына җиткәч, төшеп калган, димәк...» дигән җиңелчә уй йөгереп үтте...
Ул да булмады... кинәт! Баш түбәмнән башланып, аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап ниндидер дулкын-калтырану йөгерә башлады. Тагын, тагын... Гадәттә, кемдер сиңа якын килеп, терәлеп үк басып, муен турыңа йә аркаңа сулап барса, шулайрак була. Юк, алдыйм, андый чакта бөтен тәнең буйлап мондый дулкынлану, калтырану узмый лабаса! Ниндидер ачу китергеч болганчык һава дулкыны гына үтеп китә. Бу бит бөтенләй башкача! Минем мондый тойгыны беркайчан да кичергәнем юк иде! Үз халәтемә үзем ышанмыйча, сул як җилкәм аша башымны борып карадым. Миңа терәлеп беркем дә басып тормый иде. Ирексездән, аптырап, уң як җилкәм аша борылдым һәм... көтелмәгән хәлдән сискәнеп киттем, миңа терәлеп түгел, шактый ара калдырып, теге... баянчы басып тора. Ул чакта да, хәзер дә шул халәтемне аңлата алмыйм. Ул бит миңа терәлеп басмаган, терәлеп баскан очракта да, әйткәнемчә, җаның аша үтеп, баш түбәсеннән аяк табанына кадәр йөгерми сихри дулкын. Йөгергән хәлдә дә, андый түгел, ул төндәге кебеге түгел!
Минем борылганны күреп, ул: «Исәнмесез...» диде дә, җавабымны көтмәстән, «Каян кайтып киләсез болай соңлатып?»ны өстәде. «Сезгә дә шул ук сорау...» дидем мин кыюсыз гына. «Әәәә... минме? Мин... Әниләр килгән иде энекәшләргә... Шуннан кайтып киләм...» Без, озак күрешми торып сагынышкан күптәнге танышлар кебек җиңел генә сөйләшеп киттек. Ул арада булмады – минем тукталыш. Ул чакта, төшмичә, үз тукталышымны узып китәргә дә риза идем бугай. Тик... минем баскан урынымнан кымшанып, ишек ягына укталып куйганымны сизенеп, ул да кузгалды. «Аның яшәгән җиренә дә шушы тукталышта төшәргә кирәктер...» дип уйлап алдым. Без троллейбустан да сөйләшә-сөйләшә төштек. Әйтерсең лә, ниндидер сәбәп белән безне бүләргә мөмкиннәр дә, иң кирәк, иң кадерле сүзләр әйтелми калыр сыман. Сөйләшкән саен сөйләшәсе килә. Теләп, ихластан сөйләшүнең никадәр ләззәтле була алуын мин шул төнне үз гомеремдә беренче мәртәбә татыдым.
...Инде таң атып килә. Без һаман урам буйлап атлыйбыз. Шәһәр төненең дә кешесез чагы була икән. Урамда бездән башка беркем дә юк. Хәтта машиналар да. Булсалар да, бәлкем, маңгай күзләребезгә күренмәгәндер. Тулып-пешкән ай гына безгә күктән мөлдерәп карап тора. Әйтерсең лә, иксез-чиксез җиһан үзе шулай сискәнеп, әсәрләнеп, «ни булган боларга?!» дип, безне читтән сак кына күзли. Шул төннән соң андый гаҗәеп айны кабат күргәнем булмады да бугай. Ае булгандыр аның, тик шул төндәгесе җаныма уелып калды. Чын мәгънәсендә бәхет төне булып тоелды ул төн миңа! Биек үкчәле түфлиләремнең аякка җайсыз булуын да бөтенләй онытканмын. Юкса көндез эштә «ник кидем икән» дип салып, аякларымны ничә мәртәбә ял иттергән идем...
Кадрия бер генә мизгелгә тукталып калды. Күзләреннән баядан бирле менә тамам, әнә тамам дип торган яшь бөртекләре бит очлары буйлап тәгәрәде. Без аны уңайсыз хәлдә калдырудан, сүзе бүленүдән куркып, тын да алмый утырабыз. Кинәт әлеге тынлыкны Мөнирә бүлде:
- Үбештегезме соң? Тагын нәрсәләр булды? Сөйлә инде тизрәк...
Усал күз карашларыбыз белән сабырсыз Мөнирәбезнең теленә дәррәү «йозак элдек».
– Нинди үбешү, ди... Андый уй икебезнең дә башына килмәгәндер, мөгаен. Безгә җитәкләшеп йөрү дә әйтеп бетергесез ләззәтле иде.
– Иии, син бигрәк инде! Китап сүзе белән сөйлисең. Бала-чага кебек диимме, яшь җилкенчәк чагың булса – бер хәер! – Бу юлы мавыгып, ләззәтләнеп сөйләгән җиреннән Кадриябезне Сәрия бүлдерде. – Безнең яшьтә кем шулай кылансын?! Кайчакта юньләп танышып, исем-мазарын да сорашып тормыйсың ла ир-атның! Туп-турыга – туп пошёл...
– Баштан ук әйттем бит, – диде Кадрия, – минем ул чактагы халәтемне аңлар өчен чын мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен татып карарга кирәк. Әгәр гомер юлымда ул очрамаган булса, бәлкем мин дә менә хәзер синең кебек ышанмыйча утырыр идем...
Бу юлы күз карашларыбыз белән Сәриянең авызына «йозак элдек». Сабырсызланып, барыбыз да беравыздан диярлек, «шуннан... шуннан...», диештек.
– Шуннан... Бер сәгать тә черем итеп алмаган килеш эшкә киттем. Эштә атлап түгел, очып йөрим. Һәрнәрсә җиңел, эшләве рәхәт. Эшемне бик яратам икән бит мин! Ә кешеләр? Бөтен кеше әйбәт. Ә дөнья? Кара инде син аны?! Дөнья шулкадәр гүзәл, гаҗәеп матур икән ләбаса! Ничек мин моны элек күрмәгән, тоймаганмын икән! Минем бит өйгә кайтсам, эшкә барасым, эшкә барсам, өйгә кайтасым килми иде. Миндәге сәер үзгәрешне хезмәттәшләрем дә сизенде. «Ни булды сиңа? Күзләрең ут чәчеп тора, йөзеңнән нур бөркелә» дип, сәбәбен ачыкламакчы булып аптыраттылар. Ә сәбәбен... Ул чакта мин үзем дә белми идем. Миндәге сәер хәлләрнең башы гына иде әле бу.
Өлкәннәр әйтмешли, һәр нәрсәнең – үз вакыты. Кемгәдер күз төшүләр, свидание, дискотекага йөрүләр, кочаклашу-үбешүләр... Яшең кырыктан узып киткәч, бу хәлләр үзеңә дә, чит кешеләргә дә сәер тоела. Автобус, трамвай, троллейбусларда яшь җилкенчәкнең бер-беренә сагыз кебек сыланып, юл буе үбешеп, кочаклашып барганнарын барыбызның да күргәне бар. Бу хәлгә беребезнең дә артык исе китми. «Яшьләр бит! Яшь чакта кем ни кыланмас...» дип кенә карыйбыз. Алар урынында кырыкилле яшьтәгеләр булса, шау-шу кубар, кем генә авызын ачмый, гаепләп сүз әйтми калыр иде икән! Ирем үлгәч, миңа да яучылар килгәләде. Һәрберсе дә диярлек сүзне бертөрлерәк башлый: «...Чәчәк-букетлар бүләк итешеп, үбешеп, капка төбендә таң аттырыр унҗиде-унсигез яшьлек чагыгыз үткән, күрешеп-сөйләшегез дә иртәгәдән бергә яши дә башлагыз...»
Юк! Юк! Болар берсе дә дөрес түгел! Яшең кырыкка җиткәндә дә бар һәм бик кызык икән ул очрашу-свиданиегә йөрүләр. Үзем шул рәхәтлекләззәтне татыган кеше буларак әйтәм! Чөнки без оялчан яшүсмер егет белән кыз шикелле шактый урам таптадык Нурлан белән беренче кочаклашу, үбешүгә кадәр. Мин аның исемен дә өченче очрашуыбызда гына белдем әле. Әнисе – укытучы. Ул куйдырткан икән аңа шундый – татарларда сирәк очрый торган исемне. Нурлан һәр көнне диярлек эш сәгатем беткән вакытка минем янга килә. Ул килә алмаганда, мин аның эшли торган бинасы янына килеп басам да, китәбез җәяүләтеп урам таптарга. Шунысы гаҗәп, без бер үк урамда яшибез булып чыкты. Яшәгән йортларыбыз да бер-берсеннән ерак түгел – бер тукталыш кына ара икән. Ял көннәрендә без үзебез яши торган урамда очраша идек. Ниндидер билгесез нәсел-нәсәпләр катнашудан дөньяга яралган җан иябез – этебез бар иде. Мин кичләрен урамга шуны ияртеп чыгам. Ул шул вакытка чамалап, минем янга килә. Кулларны кулдан, җаныбызны җаннан аера алмыйча, кичләр буе йөрибез шулай. Саубуллашып, хәерле төннәр теләшеп, икебез ике якка китеп барабыз. Һәм... мин борылып карыйм. Ни гаҗәп, нәкъ шул вакытта ул да борыла. Без йөгерешеп киләбез дә янә бер-беребезгә сыенабыз. Теге җан иясе, бичаракаем, икебезнең арабызга кереп баса да, без үбешкән, кочаклашкан саен башын әле бер, әле икенче якка борып карый-карый, безне көтә-көтә аптырап, туңып бетә, кайчакларда шыңшый, елый ук башлый... Ул гынамы?! Ял көннәрендә безнең урамнан ерак булмаган урманга чаңгы шуарга чыгабыз. Артыбыздан көртләргә батачума этебез чаба. Битләребез әллә салкыннан, әллә эчтәге сөю ялкыныннан уттай яна. Шундый көннәрнең берсендә Нурлан бер юкә агачына пәке белән уеп, «Н» плюс «К» дип язып та куйган иде әле...
Бер көнне мәрхүм иремнең каберен зиярәт кылмакчы булып, аның туган якларына кайтырга ниятләгәнебезне әйткәч, Нурлан да безнең белән юлга чыгарга булды. Ни өчен дисәң, ул да тумышы белән шул районнан икән, җитмәсә, авылларының арасы да кырык чакрым чамасы гына. Балаларым кем беләндер очрашып йөрүемне сизенсәләр дә, аны күреп белмиләр иде әле. Шикләнү, борчылуларыбыз юкка гына булды, алар бер-берсен күптәннән белгән танышлар кебек җиңел генә аралашып, сөйләшеп киттеләр.
...Сөйләшү, көлешүләр белән юлның озынлыгы да сизелмәгән, Нурланның туган авылына килеп тә җиткәнбез икән. «Чәй генә эчеп чыгарсыз...» дип, никадәр кыстаса да, ризалашмадык, әле тагын кырык чакрым юл үтәсебез, җитмәсә, теге «нәсел-нәсәбе билгесез» этебез дә бар, безне бөтенләй белмәгән чит-ят кешеләр янына килеп керергә кыюлыгыбыз җитмәс иде... Казанга кире кайтышлый аны кереп алырга килешенеп, өеннән ерак түгел генә төшереп калдырдык та юлыбызны дәвам иттек.
Кире кайтышлый, өйләре янына килеп туктагач, ирексездән урам якка караган бер тәрәзәгә күзем төште, ни өчен дисәң, бөтен буе белән тәрәзәне каплап, Нурлан басып тора иде. Ул да булмады, атылып диярлек урам капкадан килеп тә чыкты. Аңа ияргән әнисе, бераз арткарак калып, ике култык таягына таянган әтисе күренде. «Сезне көне буе тәрәзәгә ябышып көтте инде Нурлан...» дип өстәп куйды әнисе «Әйдәгез, рәхим итегез!» дигән сүзләре арасына. Ояла-ояла гына килеп керсәк, безне якты, чистапөхтә өйдә мул сыйлы табын көтеп тора иде...
Ашап-эчкәч, сөйләшеп, шактый гына танышкач, рәхмәтләребезне әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Безнең ничегрәк таныш булуыбыз, үзара мөнәсәбәтебез турында ләм-мим бер сүз дә кузгатылмады. Шуннан соң берәр ай үткәндерме-юкмы, «Әти-әни синең белән бергә кайтырга кушты...» дигәч, ризалашып, юлга җыендым...
«Әти-әни» дигәннән, әти-әнисе, бигрәк тә әтисе, бик яратты үземне. Әнисе – укытучы, дидем бит. Укытучының да ниндие генә әле – математика укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, каш астыннан сынаулы карап, бик ныклап «өйрәнде» мине. Күрәсең, күңеленә хуш килгәнмендер, кич җиткәч: «Урынны икегезгә бергә җәям...» – дип кырт кисте. Әтисе исә киткәндә: «Кадрия балам, кадерлем, әйтүем шушы – минем улымны ташлама!» – дип озатып калды. Соңгы күрешүебез булган икән... Сугышта алган яраларыннан сихәтләнә алмыйча, ничә еллар җәфалангансызланган әтисе үләр алдыннан: «Балаларга каршы килмәгез, никахлашып, бергә торсыннар», – дигән. Менә шулай көннәрдән бер көнне никах укыттык та бергә яшәп киттек. Минем биләмәм дә. Шунысы гаҗәп: безнең бергә яши башлавыбызга балаларым да каршы килмәде, туганнар, таныш-белеш, дус-ишләр дә гаҗәпләнмәде. Балаларым, каршы килмәү генә түгел, нык шатландылар, сөенделәр хәтта. Чөнки бернигә дә исем китмичә, тере мәет кебек эшкә барып, эштән кайтып йөрүемнән шикләнә башлап, үзләре үк: «Әнием, йөрмә болай, зинһар, берәр кешене тап, без каршы килмәячәкбез...» – дип, күптәннән үгетлиләр иде инде...
Һәр эшне җиренә җиткереп, кешенең күңеле булырлык итеп эшли торган гадәтем бар. «Гадәтем» дип ялгышамдыр, бәлкем, нәселдән килә торган сыйфаттыр ул җиренә җиткерү, иренмәү, җитезлек. Аның белән яши башлагач бигрәк тә, мин бөтенләй җиде күкләрдә – очып кына йөрим. Сәгать түгел, көннәр, айларның үткәнен тоймыйм. Ул, югары уку йортында хор-дирижёрлык белгечлеге буенча белем алган булса да, ни сәбәпледер, милициядә эшли иде. Кайчакларда, бигрәк тә ай саен әзерләп тапшырасы отчётлар вакытында, ул төнге бер-икеләрдә генә эштән кайта, иртәнге бишләрдә кабат эшкә китә. Кайчан гына кайтса-китсә дә, өстәлемдә кайнар ашым әзер, һәрчак аягүрә, кайнар аш белән каршы алам, кайнар аш белән озатам, киемнәре юып-үтүкләнгән. Авырыксынмыйм да, арымыйм да, «йокы эләкми» дип үпкәләмим дә.
...Бала чагыннан башланган фото-альбом, эшеннән бирелгән формашинель, ботинкалар, бер-ике күлмәк, аягындагы тишек носкилардан башка «байлыгы» юк иде. Һәм миңа болар берсе генә дә мөһим түгел, ул бар – бетте-китте! Юк! Алдыйм! Минем өчен бик тә мөһим тагын бер нәрсәсе – иске баяны бар иде бит әле. Әз генә буш вакыты булуга, кулына баян алып, сыздырып уйный башласа, мин, күңелем дулкынлануга чыдый алмыйча, үзем дә сизмәстән кушылып җырлап җибәрәм:
Утырдым да күлнең, әй, читенә,
Карадым ла суның төбенә.
Су төпләрендә, әй, кара юк,
Язмышларны күрми чара юк...
Ул, тавышың моңлы дип, гел мактап торгач, мин отыры кыюланам. Аның тавышы янында минеке чүпкә үлчим генә иде югыйсә! Җырлаганын бер генә мәртәбә ишетсәгез дә, иманым камил, үлеп гашыйк булыр идегез! Нинди генә җырлар җырламадык та ниндиләрен генә өйрәнми калдык икән?!
Мин аның эчке дөньясы белән яшим. Ул дөнья миңа гаҗәеп якын һәм үз, иң мөһиме, анда теләсә кем керә дә, ул дөньяның серләрен белә дә алмый. Бу – фәкать аның вә минем генә дөньябыз иде! Анысы шулай. әйләндереп алган кешеләр, фани дөньяның үз кануннары, үз фикере бар бит әле. «Киеменә карап каршы алалар, күңеленә карап озатып калалар» дигән халык мәкале искергән заманда яшибез шул, кызлар. Чит-ят кешенең синең күңелеңдә бер тиенлек тә эше юк, килгәндә дә, киткәндә дә ул синең киемеңә карап озата, каршы ала. Шул кануннарга ярашырга теләптер, юк, аның өчен генә түгелдер, янәшәмдәге кешенең, эчке дөньясы гаҗәеп бай кешенең, башкалар күзлегеннән мескен кыяфәттә күренмәвен теләгәнгәдер, милиция шинеленең өзелеп төшмәсенгә сары тимерчыбык белән борып куелган сәдәпләрен сүтеп алып, матурлап кире тагып чыгам. Үзе әйтмешли, тугызынчы сыйныфтан ук калган күлмәкләрен, җепләре сүтелә башлаган чалбарларын салдырып ташлап, энәсеннән җебенә дигәндәй, матур итеп киендерәм. Затлы бүрек, түфлиләр... Кием килешә иде аның гәүдәсенә! Карап сокланып туймый идем. Әйттем инде, чәче дә, тешләре дә коелып бетә язган, эшеннән бирелгән йончып беткән «казённый» киемнәрдән йөрүенә оялыптыр, күрәмсең, вакытыннан алда олыгаеп киткән, гәүдәсен бөкрәйтебрәк йөргән кешем кинәт тураеп басты, яшәреп, буе озынаеп, йөзе нурланып китте. Мин аңа карап сокланып, сөенеп туялмыйм. Яшәр өчен көч-егәр бирә алдым дип, эчтән генә горурланам...
Ирем, мәрхүм, мине «салкын кеше син», ди, һәм ул бу сүзләрне һич тә мине гаепләп әйтми иде кебек. Аның бу бәяләмәсе белән үзем дә килешәм, табигатем шундыйдыр дип уйлыйм һәм моңа артык кайгырмыйм да, сәбәпләрен дә эзләми идем. Хәер, сәбәбенә керешеп торырга вакыт та юк: ике бала үстерәсе, көне-төне ашарга пешерәсе, җыясы-юасы, бәйлисетегәсе, иртәнге сигезгә эшкә йөгерәсе, тагын әллә ниләр эшлисе бар. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан – бетте китте! Гөнаһсына керәсем килми, бәлкем читтә наз тапкандыр, иремнең үзе әйтмешли «салкын»лыгыма артык исе китми дә иде кебек.
– Ә моның белән... Нурланың белән... ничегрәк булды соң?!
Сабырсыз Мөнирәбезнең тавышы иде бу. Без, барыбыз да беравыздан диярлек, «Бүлдермә!» – дип кисәттек. Кадрия үзен бүлдергәнгә үпкәләп, «Әй, алайса сөйләмим...» димәгәе дип, куркып, тын да алмый утырабыз.
– Ә монда! Җанкисәккәйләрем! Оят булса да әйтим инде, гел сыенып, назлап-назланып, яратышып кына торасым килә... Күз сирпеп бер каравы, гәүдәсе күренү генә түгел, аның хакында уйлавым гына була... Үземдәге бу аңлаешсыз, гаҗәеби-алиһаи сәер халәтемне аңларга теләгем дә юк. «Минме соң бу?!» дип, гаҗәпләнеп кенә куям...
– Җир кешесе идеме соң ул? Бар идеме? Әллә уйлап кына чыгардыңмы, хыялыңда гына тудырдыңмы? Кайда яткан соң ул? Гаиләсе? Баласы?
Кадриянең мавыгып сөйләгәнен, безнең тын да алмыйча йотлыгып тыңлаганны бүлдереп бирелгән, барыбыз да җавабын ишетергә теләгән сораулар иде бу.
– Бар иде. Булган ул. Әйттем бит инде, мин яшәгән йорттан бер генә тукталыш арасында яшәп яткан гаиләсе белән... Гаиләсе белән дип әйтү дөрес микән бу очракта?! Белмим. Үзем барып күрмәдем. Аның сөйләве буенча гына фикер йөртә алам. Миңа, мәсәлән, андый гаиләнең булганыннан булмавы хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев