Ркаил Зәйдулла: «КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ»
(ХИКӘЯ)
Төп урамнарның берсен танымый тор әле син! Парижда, мәсәлән,
моны күз алдына да китерүе кыен. «Ротонда» берничә гасыр элеккеге
кебек үк шул көе тора, керәсең – каршыңа Модильяни белән Ахматова
җитәкләшеп чыгар сыман... Истанбулда да шул ук хәл: Византиядән
калган кабер ташлары янында каһвәханә; дәверләр буталган, үзеңне
мәңгелек дип хис итәргә менә дигән халәт. Әлбәттә, тәгаен син түгел,
кеше дигән җан иясе мәңгелек. Дөрес, мәңгелек дигәнең дә мәңге шулай
тормас, бер очы булыр...
Ә монда Сәлим үзен ниндидер таныш булмаган шәһәргә килеп
эләккәндәй хис итте. Югыйсә аның яшьлеге монда – Казанның
уртасында – борынгылык исе аңкып торган йортлар арасында үтте. Әлеге
урамда да – ул вакытта рәсми рәвештә Свердлов урамы дип аталса да,
шәһәрнең төп халкы аны Суконка дип кенә атый, элек-электән монда
постау басучылар яшәгән – еш булырга туры килә иде. Менә әле дә
шул замандагы ярымҗимерек борынгы агач йортлар күз алдына килде
Сәлимнең. Шул заман дип... әллә күпме вакыт та үтмәгән инде аңа. Гасыр
ахырында трущобаларны, ягъни мәсәлән шул иске тарихи йортларны юк
итәбез дип, тоташ бистәне җимереп ташлаганнар да өр-яңа кала салып
куйганнар! Заман шундый, иле дә шундый инде – кемнеңдер хатирәләре
белән санлашып тормый... Агач йортлар белән бәйле хатирәләрнең
гомере дә әллә ни озын булмый, күрәсең. Сыйфатлы кызыл кирпечтән
салынган чиркәүләр әле дә кукраеп утыра, аларны төзегәндә үк киләчәк
гасырларны күздә тотканнар һәм ялгышмаганнар. Калын диварлары
әллә нинди зилзиләләргә дә бирешмәгән. Әнә берсе күпме еллар Курчак
театры булып торды да инде яңадан чиркәү! Урамның элекке исеме дә
Егорьевский чиркәве белән бәйле бит, ә аңарчы ул Кирпеч урамы дип аталган. Чөнки Казанны алып күп тә үтми, яңа хуҗалар монда кирпеч
заводы салып куйганнар. Яңа кала салганда, кирпеч – иң кирәкле нәмәрсә.
Ә ханлык заманында монда әрмән бистәсе булган диләр. Аларга да таш,
кирпеч ят булмагандыр. Ләкин ни гаҗәп, Сәлим белгәндә, урам күбесенчә
иске агач йортлардан гыйбарәт иде.
Әйе, шаккатырды Петербург урамы Сәлимне. Чыннан да, җәяүлеләр
өчен көйләнгән бу урамда йөргәндә, үзеңне Аурупа каласына эләккәндәй
хис итәсең. Исемен дә әлеге гасыр башында юкка гына Петербург дип
атамаганнар, ул да бит, уйлап баксаң, Аурупа шәһәрләренең күчермәсе
кебек. Сәлим үзалдына көлемсерәп куйды, тарихтан хәбәрдар булуын
ул дус-ишләре алдында да еш кына купайтып ала, ә монда берүзе, ләкин
ирешелгән белем, үзең генә калганда да, күңелгә рәхәтлек бирә шул,
шайтан алгыры! Ул бит узган гасырның сиксәненче елларында Казан
университетының тарих бүлегендә укыды, тарихны бераз чамалый. Ләкин
Сәлим яшьлегендә тарихтан бигрәк әдәбият белән кызыксынды, һәм
хәзер әйтергә дә оят! – шигырьләр дә язып маташты әле. Дөрес, бүген ул
тарихтан да, шигырьдән дә бик ерак, инде егерме елдан артык чит илдә
яши, нәни генә бизнесы бар, Казанга да шул бизнеска бәйле кайткан иде.
Монда инде аның якын туганнары да юк, сагыну-саргаю дигән нәрсәләр
дә аны борчымый, биредә калган дус-ишләрен дә барламый ул, дуслык бит
уртак мәнфәгатьләр булганда гына яши; аралашмый торсаң, бертуганың
да онытыла. Кеше арасындагы мөнәсәбәтләр белән гап-гади мәнфәгатьләр
идарә итә. Алардан башка беркая да бара алмыйсың, наныкачкаем. Хис
кешесе түгел Сәлим, ул моңа чын күңелдән ышана һәм кайчандыр үзенең
шигырьләр язып матавыклануына тора-торып үзе дә гаҗәпләнеп куя иде.
Исенә төшкәндә, әлбәттә. Һәм менә, Петербург урамыннан атлап барганда,
әллә ниләр исенә төште аның. Җәяү йөрү, гомумән, хатирәләрне уята. Әгәр
дә яшьлегендә бик тиз машинага тиенмәсә, кем белә, бәлки ул шагыйрь
була алмаса да, әдәбияттан бөтенләй үк китмәс иде – җәяү йөргәндә,
күзәтүчәнлек тә көчәя, ә әдәбият шул бит инде ул! Тик шунысы бар –
әдәбият заманы узган иде инде Сәлим балигъ булып җиткәндә. Рәшә кебек
юкка чыккан иде! Ул моны бик җәһәт сизде: башка заман, башка кошлар!
Башына әллә нинди йөгәнсез уйлар килүенә шаккатып, кыска гына көлеп
куйды да үзе урнашкан «Сөләйман палас» кунакханәсенә борылды ул. Бу
отель дә аңа ошады, чын аурупача! Хадимнәре дә бик итагатьле, өрмәгән
җиргә дә утыртмыйлар, чәчләре белән идән себерәм дип торалар инде менә!
Отель хуҗалары моңа ничек ирешкәндер, гаҗәп. Безнең кеше бит канауда
аунап ятса да, үзен беркемнән ким күрми, әле үзенең гади хезмәт кешесе
булуы белән горурлана – совет тәрбиясе! Шуңа да тупас официантлар,
дорфа җыештыручылар, үзләрен генерал итеп тоючы вахтёрлар... Хәтерли
аларны Сәлим. Димәк, илдә җәмгыять нык үзгәргән. Бу үзгәрешнең төбендә
ни ятканын шактый озак еллар Аурупада яшәгән Сәлим яхшы белә иде,
билгеле.
Менә бу бина... Аның хуҗасы бар инде һәм шәп хуҗа! Үзе салганмы,
әллә дәүләтнекен юк кына бәягә үзләштергәнме, хәзер инде мөһим түгел.
Мәһабәт, затлы. Үз бәясенә сатканда, күпмегә тарта икән? Юк, Сәлим тагын
илле ел бизнес белән маташса да, аңа якын да килә алмаячак. Ә бит Казан үзәгендә шундый кунакханә тотсаң?! Хыялый дип, үз-үзеннән көлеп куйды
Сәлим. Әйе, хыялый булып тусаң, бу – гомерлек.
Кунакханәнең ишегенә мәрмәр баскычтан күтәрелгәндә, аның ми
күзәнәкләренең берсендә чаткы чәчрәп киткәндәй булды. Отель бинасы
затлы, монда инде ул гасырлар дәвамында торадыр сыман, ә бит күп булса,
егерме еллар элек кенә салынган. Ул, туктап, тирә-ягына күз йөртте. Әнә...
каршыдагы йорт... Ул бит аның яшьлегендә үк бар иде сыман. Әйе, бар
иде! Мондый купшы кыяфәттә түгел иде, билгеле, йоны коелган тавыкны
хәтерләтә иде, ялгышмаса. Хәзер әнә йон кундырганнар – нинди гүзәл:
канатын җәйгән бөркет диярсең. Ә менә бу кунакханә урынында... Әле
утыз гына ел элек... Истә, истә!
...Нәкъ менә шигырь белән саташып йөргән еллары иде Сәлимнең. Көз
иде. Тротуарга коелган көрәнсу-сары яфракларны борчып, Комлев урамы
буйлап ул Язучылар йортына таба китте. Хәер, урамны инде бу вакытта
Мөштәри исеменә үзгәрткәннәр иде, ахры. Борынгы агач йортлар күп иде
әле монда да. Менә ул кайчандыр Гадел Кутуй яшәгән ишегалдын узды.
Аларның йортын күптән түгел сүткәннәр бугай, нигез урыны беленеп тора,
яраксыз берничә бүрәнә, кирпеч ватыклары аунап ята. Ниндидер әдәби
кичәдән соң Сәлим шул нигез янында чүгәләп торучы бер сакаллы кешене
күреп калган иде. «Шагыйрьнең улы, үзе дә шагыйрь, – диде кемдер. – Айга
бер монда килеп, шулай елап китә».
Менә сәүдәгәр Оконишников салып калдырган ике катлы затлы бина.
Балаларым, оныкларым монда рәхәт чигәр дип салган инде ул аны, бахыр.
Сиксәненче еллар уртасында аны язучыларга бирделәр. Парадный ишек,
гадәттәгечә, бикле иде, Сәлим, ишегалдыннан әйләнеп, элек хезмәтчеләр йөри
торган ишектән икенче катка күтәрелде. Ишек янындагы кысан бүлмәдә чәй
эчеп утырган вахтёр карчыкка башын салмак кына кагып сәлам биреп үтте –
аны монда беләләр! Карчык элпә каплаган аксыл күзе белән аңа яратмыйча
карап калды. Каләм тибрәтүче яшьләр белән эшләүче әдәби консультант
Әсәд Бушков та аны караңгы чырай белән каршы алды. Елга берничә
тапкыр шулай кәефсезләнеп ала иде ул. Сәлим белә иде инде – авырлыгын
киметер өчен коры суга калып, бер ун көн ач торып ала иде консультант. «Ун
көннән соң очып китәрдәй буласың, – дип сөйли иде коргаксыган иреннәрен
ялаштырып. – Шундый рәхәт, малай!» Аксыл чырае учка сыярлык кына
калган, ул мондый вакытларда үзе дә карт бер малайны хәтерләтә иде.
– Нишләп йөрисең? – диде ул Сәлимгә, өнәмичә генә. – Күптән
күренгәнең юк.
– Авылда идем, – диде Сәлим, киң елмаеп. Бу елмаюдан йөзе тагын да
аркылыга җәелеп китте. – Ну язып та күрсәттем, абзый! Укыйммы?
Әлбәттә, графоманнардан болай гына котыла алмасын Бушков яхшы белә
иде. Качып та әллә кая китә алмыйсың, куып җитәчәкләр, берәр почмакка
кысып, язганнарын барыбер укыячаклар! Аннары аның төп эше бит –
консультант! Татарча язалармы, русчамы, ул аларга киңәш бирергә, язу-сызу
серләренә өйрәтергә тиеш. Нишләсен, «интересно», – дигәләде, графиннан
агызып, бер стакан су эчеп куйды. Ашыйсы килгәне беткән сыман тоелды.
Хәер, соңгы көннәрдә инде аның ашыйсы килү теләге дә юкка чыгып бара иде.
Авылда шигырьләрне күп язды Сәлим, рәхәтләнеп укыды Бушковка.
Кемнәрдер ишекне ачып карады, кемнәрдер дип, йә күрше бүлмәдәгеләр,
йә юл уңае кагылып чыккан каләм ияләре инде, кулларын болгап шигырь
укыган Сәлимне күрүгә, ишекне ябып, тизрәк бу тирәдән шылу ягын
карадылар.
Бер сәгать чамасы узуга, Бушков аны кул ишарәсе белән туктатты.
– Булды!
– Булмады! – дип карышты Сәлим. – Иң яхшылары калды, укыйм инде?
Бушков аны нәфрәт тулы карашы белән чәнчеп алды:
– Слушай, парень, калганнарын да син язгансыңдыр бит?
– Мин!
– Соң... аңладым бит инде мин синең нинди поэт икәнеңне. Элек тә
шикләнми идем.
– Нинди?
– Беренчедән, шагыйрь мондый симез булмый. Кара инде син үзеңә!
Хәтта бүксәң чыгып килә. Шушы яшьтә! – Ул тагын Сәлимгә, ашарга
җыенгандай, ач карашын төбәде. Сәлим куырылып китте, Алла сакласын,
әнә ачлык елында кеше ашаучылар турында Галимҗан Ибраһимов
нәрсәләр язып калдырган. Ул киң җилкәләрен җыерып куйды, бүксәсен
эчкә тартты.
– Конституция шундый минем, – диде ул, читкә борылып.
– Шагыйрь ябык, ярлы һәм һәрвакыт ач булырга тиеш! – диде Бушков,
кире каккысыз тавыш белән. – Тукай! Күргәнең бармы аны?
– Юк... – диде Сәлим, бөтенләй югалып. – Исәнмени ул?
– Ул мәңгелек! Ач-ялангач булган, шуңа да бөек! Шуңа да һаман яши.
Ә син? Кара инде үзеңә, бөтенләй җәелгәнсең.
Сәлим үз-үзенә карар өчен стенадагы көзгегә бакты. Аның карашынча,
кеше куркытырлык берни юк иде кыяфәтендә. Олы инде гәүдә олысын,
Тукай бит фотода малай сымак кына... Ләкин бит ул Тукай булырга
җыенмый да. Сәлим булуы да авыр әле монда.
– Ә Маяковский? – диде ул, аптыраганнан.
– Маяковский озын буйлы булган, ләкин ябык. Аннары... Маяковский да
булдымы шагыйрь? Аның агиткалары хәзер артыңны сөртергә дә ярамый.
Ә менә Есенин... – Бушковның ак кәгазьдәй йөзенә кызыллык йөгерде,
ирененә дә алсулык кергәндәй булды, ул тагын бер стакан су алып эчте. –
Менә, ичмасам, чын шагыйрь! Глыба! – Ул тагын, Сәлимгә таба борылып,
бөҗәккә караган кебек чирканулы караш ташлады.
– Алар бит инде әллә кайчан яшәгән. Хәзер заман үзгә, – дип акланды
Сәлим.
– Әйдә, җыен, мин сиңа чын шагыйрьне күрсәтәм! Алар бүген дә
бар! – Бушков, яңа тутырылган туп шикелле атылып, ишек янына килеп
тә басты. – Истинный поэт, вот увидишь!
Барышлый кибеткә кереп, бер шешә аракы алдылар. Сәлим кесәсенә
тыгылганчы, Бушков түләп өлгергән иде инде. «Казынма, – диде ул,
елмаеп. – Минем дә студент чаклар бар иде». Юмарт, киң күңелле,
вакланмый торган кеше иде Бушков. Аны хәзер алыштырганнармыни – күзе
яна, бит очларында ике кызыл тап. Һәр хәрәкәтендә эшлеклелек. Димәк,
уразасына бүген ясин чыгачак! Ясинның гына әле нинди буласын күз алдына китереп бетерми иде Сәлим. Шулай да фольгага төрелгән, шырпы
тартмасыннан аз гына зуррак йомшак сырга үзе түләде ул. «Дружба» дип
атала идеме соң? Анысы инде тиеннәр генә, һәм сыры да бөтенләй үк сыр
түгел. Арзан булганга эчкечеләр арасында бик популяр иде ул.
Свердлов урамына төшеп җиткәндә, көн инде караңгыланган иде.
Алар, кайсы авыш, кайсы кыек янкормалар аша үтеп, бер нәни генә йорт
каршында туктап калдылар. Йорт димәсәң, хәтере калыр... Алачык дип
атау дөресрәк, мөгаен. Ләкин ул сыпушка түгел, кайчандыр бүрәнәдән
салынган. Бик борынгы заманда, ахрысы; әрмәннәрдән үк калмаган
булса! – караңгыда яртылаш җиргә иңгән сыман тоелды. Аскы ниргәдә
каен үсентесе шытып чыккан һәм хәзер инде хәйран буй җиткереп, яшәр
өчен мәйдан даулап утыра. Тәрәзәдә ут юк иде. Тәрәзә дип... аның бер
өлгесендә генә пыяла калган, башкаларына фанер кисәге кагылган, ә бер
өлгедә... карындык тартылган! Кайдан тапкан хуҗа аны, исең китәр. Пыяла
кадерле чакларда карындыкны ярлы-ябагай кулланганын Сәлим тарихтан
белә иде. Әллә кайсы заманнарда... Бер шигырь юлы да искә төште әле
шунда: «Карындыклы иде тәрәзәсе, яба, яга иде саламын...»
Бушков өйнең кыйшык ишеген тартып карады, ишек бикләнмәгән иде.
Эчкә үттеләр...
Әйе, шушы кунакханә урынында иде ул йорт-алачык. Әлбәттә, бу бина
зур мәйданны били. Моның урынында унлап шундый нәни йорт урнашкан
булгандыр. Ул фойеда уңга борылды. Әнә... Лобби-бар дигән төштә иде ул.
Шунда... Сәлим яшел күн белән тышланган түгәрәк кәнәфигә килеп утырды.
Алдындагы тәбәнәк өстәлне читкәрәк этәрде. Тын алырга да өлгермәде,
ак күлмәк якасына кара күбәләк тагып куйган хезмәтче егет килеп җитте.
– Нәрсә телисез?
– Каһвә...
– Ниндиен?
– Иң яхшысын, яңа гына уттан төшкәнен.
– Хәзер, берничә минуттан китерәм, – дип, хезмәтче чыгып югалды.
«Баш өсте!» дияргә кирәк тә бит, болар шул тарихны белми,
татарчалары да юк» дип, битараф кына уйлады Сәлим. Ул инде ерактан
карап та татарның сүнеп баруына күнегеп килә иде. Алланың каһәре
төшкән халыкның башта үзаңы югала диләр бит. Үзаңсыз син нинди
милләт инде?
...Өй эче караңгы, электр уты янмый – хакын түләмәгәнгә өзгәннәр
бугай – ләкин монда беркем дә юк икәне буш караваттан күренә иде. Җиһаз
монда шул гына, тагын өстәл сыман өч аяклы нәмәрсә каршы почмакка
терәп куелган. Анда суган кабыкларыннан башка берни юк. Урамнан
үткән машиналар ара-тирә өй эчен яктыртып ала. Бушков кайдандыр шәм
эзләп тапты. Тәрәзә төбендәге ике стаканны шәм яктысында тикшерде дә
урыннарына кире куйды.
– Шешәдән эчәргә туры килә, – диде ул, авыр сулап. – Эчкәнең бар идеме?
– Юк...
– Борчылма, өйрәнерсең. Башта гына кыен сыман ул.
Пычрак каткан идәндә ниндидер кәгазь кисәкләре ауный. Бушков ике
бармагы белән генә берсен күтәреп күзенә китерде.
– Җыеп өлгермәгән... гадәттә, ул теләсә нинди кәгазьгә шигырь яза да
чемоданына тыгып куя. Әнә чемоданы, – дип, карават астына күрсәтте.
– Кем соң ул?
– Шагыйрь! Зур хәрефтән! Менә тыңла! – Ул, кәгазь кисәгенә карап,
иреннәрен кыймылдатты, хәрефләрне танып бетерми иде, ахрысы. – Әһә!
Вот! Послушай...
Во мне не сердце, а кусочек грома,
С отсветом молний, падающих гроз,
Я в ливни чувств сверкающих закован
И весь насквозь из хохота и слез.
Йә, ничек?!
Сәлим шигырьне сеңдереп өлгермәгән иде әле, ләкин бу юллардан
ниндидер сүз кодрәте бөркелүен кайсыдыр күңел кыллары белән сизде,
әлеге шигырьне тышка чыгара алган шәхеснең күз яшьле һәм каһкаһәле
фаҗигасен аңлаган кебек булды. Бугазына килеп тыгылган төерне йота
алмыйча караватка утырды.
– Шул-шул, – диде Бушков, аның хәлен аңлап. – Мә, йотып куй.
Бер-берсенә эндәшмичә шәм яктысында озак утырдылар. Һәркем үз
уйларына чумган иде.
– Дөньяга туу – үзе үк бәхет инде ул, – диде Бушков, тынлыкны бозып. –
Миллион сперматозоид арасыннан нәкъ менә сине яралтучысы максатына
ирешкән, бу бәхет түгелмени? Хәтта аз гына яшәсәң дә, син бит кояшны
күреп каласың. Могҗиза!
Бераздан йорт хуҗасы да кайтып керде. Өендә чит кешеләрнең булуына
бер тамчы да исе китмәде аның. Ләкин бераздан Бушковны танып алды:
– Әсәд! – дип кычкырды. – Син түгелме соң бу, шайтан малае?! Һаман
да кемнәрнедер шигырь язарга өйрәтәсеңме? Үзең яза белмәгәнне...
– Өйрәтәм, – диде Бушков. – Менә таныш бул – Сәлим. – Аннары
Сәлимгә борылды: – Фамилияң ничек әле синең?
– Не важно! – Хуҗа, килеп, ике куллап Сәлимнең уң кулын селкеп
торды. – Тыңлама син боларны! Үзеңчә яз. Синең кебекләр миллион!
Шигырь язучыны тәкъдир генә шагыйрь итә.
– Нәрсә соң ул тәкъдир? – дип сорады Сәлим.
– Менә, браток, анысын мин үзем дә белмим. Вакыты җиткәч, үзе
белгертә ул.
– Сәлим, таныш бул, хәтереңдә калдыр, синең алда Казанның иң бөек
рус шагыйре Винсент Макаров!
Бөек шагыйрь нәни генә буйлы ябык бер бәндә иде. Таушалган сырма
кигән, төсе уңган ыштанының тез башлары сидрәгән... Кирза итектән...
Сөйләшкәндә, сырма якасыннан башы өскә тибәрелә, ияге чөелә, ул мондый
вакытта оясыннан чыгып очарга ниятләгән, ләкин әле очарга өйрәнмәгән
чыпчык баласын хәтерләтә: менә-менә очып чыгар да җиргә егылып
төшәр кебек. Ләкин Сәлим җаны белән сизде: бу дөнья кешесе түгел ул,
кавырсыны ныгымаса да, тиздән тышка ташланыр һәм таш кебек җиргә
мәтәлер. Аның язмышы шул. Ул үлгәнче чыпчык баласы булып калачак.
Тәкъдир!
– Винсент әле бер атна элек кенә ЛТПдан1 кайтты, – дип өстәүне кирәк
тапты Бушков. – Әле ул безнең тормышка җайлашып җитмәгән.
– Юкка... – дип, чыраен сытып кулын селтәде тегесе, нәрсә инде аны
сөйләп торасың дигәндәй. Анары Сәлимгә борылды: – Анда мин ара-тирә
гел кереп чыгам. Алкоголизмнан дәвалыйлар. Кайчакта нәтиҗәле! – Һәм
ул, сорап та тормыйча, тәрәзә төбендә торган шешәдән мул итеп аракы
йотты. – Әйбә-әт!
Ишектән тагын кемнеңдер кергәне ишетелде.
– Фәрештәм! – диде Винсент, керүчене аяк тавышыннан танып. Һәм
аракы шешәсен җәһәт кенә почмакка яшерде...
Юк, Сәлим әле дә аны оныта алмый: япь-яшь кенә кыз иде ул; килеп
керүгә үк мескен өй эченә нур тулгандай булды. Инде әллә кайчан булган
хәлләр, ләкин вакыт пәрдәсе куерган саен шулай ап-ачык, яп-якты килеш
күз алдында басып тора ул. Киемнәре истә түгел инде, алар гади дә, үтә
зәвыклы да иде төсле... Кыз шулкадәр зифа, сылу, әйтерсең лә бәллүрдән
коелган, соры-фирүзә карашын урап алган уктай керфекләре чәнчеп тора,
сап-сары чәче иңбашына шарлавыктай агып төшкән. Сул кашы өстендә
нәзек кенә, кыйгач ай җепселе сымак кына җөй дә бар – бала чагында
егылудан калдымы икән... Күктән җиргә егылганда шундый эз каламы соң
әллә? Җөй аның йөзенә кабатланмас гүзәллек өсти иде.
– Фәрештәм! – дип кочагын җәйде шагыйрь.
Ләкин кыз аның янына килмәде, Сәлим кырына караватка утырып
үксеп елап җибәрде. Кулын өскә күтәрде, озын ак бармаклары ярым
караңгылыкта үтә күренмәле кебек... үзәкне өзәрлек сагыш төсле...
дерелди иде...
Юк, моны ничек онытасың!
Кызы идеме ул шагыйрьнең, әллә, чыннан да, фәрештә идеме? Фәрештә
булгандыр, чыннан да, мондый алама ир-аттан андый сәмави кыз ничек
тусын?!
– Без бит килешкән идек, – диде ул, ничектер сабыйларча ачыргаланып. –
Син бит сүз бирдең!
Ул, җавап та көтмәстән, җәһәт кенә урыныннан торып, яшерелгән
шешәне тәрәзәгә томырды, туры китерүен кара: шешә карындыкны ертып,
тышка очты.
Шагыйрь ике кулы белән битен учлап, почмакка борылды. Анда
кемдерме, нидерме бар сыман иде.
– Кичер мине, Фәрештәм! – диде шагыйрь.
Кыз, килеп, аның иңеннән кочты. Иңенә аскан киндер капчыгыннан
алып, аңа кәгазь кисәкләре сонды:
– Менә яңа шигырьләрең...
Шагыйрь мәрткә киткән кеше кебек карават янына юнәлде, иелеп, кәгазь
кисәкләрен чемоданына тыкты.
– Соңрак укырмын, – диде ул, иреннәрен чак кыймылдатып.
– Укырсың... – Кыз чакырылмаган кунакларга ымлады – тик боларга
укыма, боларга андый шигырьләр төс түгел!
1 ЛТП – лечебно-трудовой профилакторий, Совет заманында эчкечеләрне дәвалый торган урын.
– Әйе, бу шигырьләр үзем өчен, бары минем өчен...
Сәлим белән Бушков, аяк очларына басып, үзләрен чиксез гаепле хис
итеп, алачыктан чыгып киттеләр.
Әлеге вакыйгадан соң Сәлим шигырь язудан туктады...
Каһвә, чынлап та, шәп, затлы иде. Исеннән генә дә чебеннәр очышта
килеш егылып төшәрлек. Тик монда алар юк, көзге зәһәр чебеннәргә биш
йолдызлы отельләрдә юл ябык. Талгын музыка тавышы колакны иркәли,
каһвә уртлап куйгач, Сәлим озынча бокалдан салкынча су йотты. Тәм
бүтән! Каһвәнең әчкелтем тәме контраст булып бөтен кан тамырларына
тарала. Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-
барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык,
киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле.
Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә
таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман
алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы
соң бу?
– Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә
чумдырып. – Бер сәгатькә!
Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз
иелеп тора иде. Соры-фирүзә карашлы, төз борынлы, уктай керфекләре
йөрәкне чәнчеп ала... Сул кашы өстендә кыйгач ай җепселе. Сәлим йөрәген
учлады.
– Фәрештәкәй!
Йөрәкне яндырып алган ут тиздән бөтен тәненә таралды. Күктән тавыш
ишетелгәндәй булды. Чү, шигырь түгелме соң бу?!
...Кыз аның башыннан сыйпады.
– Алҗыгансың... Сиңа тынычлык кирәк!
Кирәк шул... Бик кирәк. Хатирәләргә шулай бирелергә ярыймы инде,
йә? Бигрәк тә кайчандыр шигырь язган кешегә?
Аның өчен дә чөнки... чөнки... шагыйрьләрнең элеккесе булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев