Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Әдәби сәхифә

Рәфкатъ Шаһиев: «КЫЧЫТКАН ӘЧЕСЕ»

(ХИКӘЯ)

...Илдарлар урамына борылуга, Фǝния апалар йорты тора. Мишәр
ягыннан килен булып төшеп, бөтен гомерен шушында яшәсә дә, мишәрлеген
югалтмады ул. Инде сиксәнне узган булса да, төсен җуймаган. Авылга
кайтканда урамга борылган һәр машинаны, һәр җәяүлене капка төбендә ул
каршы ала, киткәндә ул озата. Дүрт бала табып үстерсә дә, бүген ялгызы
яши. Ялгызлыгын капка төбендә утырып «бизи».
Үз әнисе үлгәннән соң, аңарда әнисе чалымнарын күрә башлады Илдар.
Киеме дә әнисенеке кебек. Шундый ук күлмәк, аныкына охшаш яулык. Алай
дисәң, авылда бөтенесендә бертөсле кием инде. Ә менә холыклары... Бер-
берсенә охшаш холык бик сирәк. Фǝния апада сыгылмый-бөгелми торган
нык холык. Шарт-шорт килеп тора торган үткен тел. Күбрәк шул яклары
белән Илдар аны әнисенә охшатты бугай. Аларның әниләре дә холык-
фигыле, нечкә җаны белән булыр-булмас мишәреңне егып сала торган иде.
Шуңа да якын булгандыр. Бер кайтуда Фǝния апа гадǝтенчǝ капка төбендә
утыра иде. Баш кагып исәнләшкәч, кырыенда утырып кайтучы хатыны:
«Шуны әнигә охшатам», – дип куйды. Илдарның бик күңеле булды шул
сүзгә.
Апрель ае – үз өлешенә тигән йомгакны чорнап, майга юл бирергә
хәзерләнеп йөргән көннәр. Зират каеннары, яшел челтәр шәлләрен иңнәренә
салып, карт наратлар ышыгыннан кояшны күзлиләр. Капка төбендәге бәбкә
үләннәренә тузан кунарга өлгермәгән, ә кышкы пычракларны беренче
яңгыр берәр атна элек юып алган иде. Койма буендагы кычытканнар,
үзләрен бу җирнең хуҗасы икәнлекләренǝ нык ышанган хǝлдǝ, көннән-көн
югары үрмәлиләр.
Урамга борылуга, Фǝния апа капка төпләрендәге утыргычта урамны «бизǝп» утыра иде. Таһиры да кайткан. Мунча кыегында нидер яңартып,
шакылдап маташа. Әй, шул авылның якынлыгы, шунда кайтуның
рәхәтлеге... Алар урамыннан да тыныч, алар урамыннан да матуры юктыр
авылда. Исәнләшә-күрешә, уең белǝн һәр капка саен «туктап» кайтасың.
Әнә Шакир абыйның төпчеге нинди йорт җиткереп куйды. Әбиләр күрсә,
гүрнәчә кебек дип, тел шартлатырлар иде. Илдар мәктәпкә йөргән чакта,
көзен төймә кадәр генә кып-кызыл кыргый алма булыр иде бакчаларында.
Колач җитмәс тупыллар, каеннар. Бер почмакта хәтта юкǝ белǝн имәнгә
кадәр бар. Шул кыргый бакчада, зәңгәргә буяган шактый зур өйләреннән
дә алга чыгып, ачылмалы тǝрǝзǝле матур гына мунчалары утыра. Киң генә,
озын, калын идән тактасыннан ясап куйган утыргычта уклау йоткандай
төп-төз Шакир абый утырыр иде. Нык, таза, калын муенлы, якты ай кебек
чәчен кырып алган, башына кара бәрхет түбәтәй кигән, шактый нык
кулларын тез өстенǝ салган, кәкре башлы таягын янына сөяп куйган. Ул
бервакытта да ялгызы гына утырмады. Илдар белгән дәвердә янында гел
карчыгы Сǝкинә апа булыр иде. Нәкъ шулай, кәкрәйми-бөкрәйми, шәм
кебек утырыр иде карты янәшәсендә. Алар инде күптән, икесе дә бер ай
эчендә капка төбендәге утыргычтан күренеп торган «бабалары йорты»на
күченделәр. Ә туган нигезләре гөр килеп яңарып, яшәреп тора.
Гөлфия апаның да Саматы йорт яңартып, йөземнәргә кадәр үстереп яши.
Үзе дә әле ул кызлар кебек: май да басмый, биле дǝ юанаймый. Бәрәңге
бакчасын өюне дә башкаларга ышанып тапшырмый. Биергә чыккан кызлар
кебек, яулыгын чөеп бәйли, күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып
куя да ду китереп бакчада эшли. Шуларның бөтенесен сагынып кайта
Илдар авылга. Әнә, гомер буе шәһәрдә яшәделәр дә, Минǝсгать абый
белән Миңзифа апа да монда кайтты. Әтиләре Гайфи бабайдан калган өйне
яңартып, гөл иттеләр. Хәзер балалары Миңзифа апа янына кайтып йөрилǝр,
Илдарлар кебек. Алар кебек дип әйтү бик үк дөрес түгелдер, бǝлки. Илдар
туган-үскән йортына кайта, ǝ Минǝсгатьнекелǝр – атасы йортына. Аерма
бардыр.
Бу шимбәдә дә Илдар гаиләсе белǝн авылга кайтты. Капка төбенә кайтып
туктаганчы, әллә ниләр уйлап бетерде Илдар. Бу уй дигәнең тизлек ягыннан
телǝсǝ нинди «иномарканың» борынына чиртǝ.
Машинадан төшеп, әйберләрен ишек төбенә китереп куюга, дүртесе дүрт
якка сибелде. Илдар тавыкларын чыгарырга абзарга кереп китте, хатыны
бакчага таба атлады. Ә балаларга авылда иркенлек – Әдилә күрше кызы
Диана янына, Булат исә күршеләрнең эте Тайсон янына чапты. Бу үзенǝ
күрǝ бер «разведка» гына. Өйгǝ кереп, киемнǝрне алыштырганнан соң,
ашап-эчеп, һǝркем үз эшенǝ тотына. Хатыны Гөлиядǝн башкалар урамга,
бакчага таралып беттелǝр.
Язын йорт тирǝсендǝ, бакчада эш бетә торган түгел инде. Кыштан соң
чүп җыярга, казырга, тырмаларга, түтәл ясарга... Су буендагы таллардан
килгән әчкелтем кайры, үги ана чәчәге, койма буендагы кычыткан исләре
башларны әйләндерә.
– Әти, мин бу кипкән яфракларны, чүпләрне бәрәңге бакчасына чыгарып
яндырсам, төтене комачауламасмы икән? – диде баз куышы артында
кайнашкан Булат.

– Тукта, ашыкмый тор. Кичкә таба яндырырсың, – дип, Илдар тырма
алырга сарайга таба атлады.
Илдарлар бакчада йөргǝн арада, аларның капка төплǝрен аз гына узып,
чишмǝгǝ төшǝ торган тыкрык башына җиңел машина килеп туктаган икǝн.
Ул, сарайга бара торган җиреннǝн борылып, өйгǝ кереп китте.
– Кемнәр ул? – диде Илдар, ишектән керә-керешли.
– Каян белим инде. Син йөрисең бит урамда. Авылны сагынып
кайтучылар су буена, чишмәгә төшкәннәрдер. Балачакларын эзләп
йөрүчелǝрдер.
Хатыны, атна эчендә җыелган тузаннарны сөртеп, идән юарга әзерләнеп
йөри иде.
– Ят машина күргǝч, әллә безгә берәрсе килдеме дигǝн идем, – дип
чыгарга борылды ир.
– Ата-аналары үлгәч, малай белән киленгә калмасын дип, кызлар йортны
саттыралар да аннан йөриләр үзлǝре капка каккан эт кебек күршедән-
күршегә, бер чишмәдән икенчесенә. Имеш, авылның кычытканын да
сагыналар...
Гөлиянең тавышында ачу катыш эчке бер ǝрнүле кызгану чагылып китте.
Илдар хатынын тыңлап бетермәде, ишегалдына чыкты. Сарайга
барганда, ул урамда мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышларга башын
күтǝрде.
– Исәнмесез, – диде үсмер кызларның берсе, Илдарны күреп.
– Әйбәт кенә әле, – дип, тавышын күтәребрәк җавап кайтарды ул. Бик фырт
кына киенгән ике ханым белән ике җиткән кыз, Илдар белән исәнләшкән
үсмер кызга ияреп, баш кагып кына узып киттеләр. Һәрберсе кулларына
литр ярымлы икешәр пластик шешәдә чишмә суы тоткан. Ханымнарның
кара күзлек кигән яшьрәге пультка басып кына машинасының багажнигын
ачты да, җайлап кына шешәләрне тезеп куйдылар. Яшьләр артка, ханымнар
алга утыргач, өлгергән чия төсендәге «КИА», бәбкә үләннәренә аксыл төтен
тасмасы сузып, җай гына кузгалып китте. Машинада китүчеләр Фǝния
апаныкылар иде.
Машина артыннан сузылган төтен тасмасына уралып, Илдарның уйлары
Фǝния кызлары артыннан китте.
Фǝния апаны мәңгелек йортына урнаштырып өйгә кайтканда, әниләрен
озатып калган өч кыз төп йортның алдагы язмышын хәл итеп куйганнар
иде инде. Хәлен белеп, кереп-чыгып йөргән күрше Резидǝдǝ ашап-эчеп
чыкканнан соң, туган-тумача, кардәш-ыру таралып бетте. Нуры сүнгән,
хуҗабикәсен югалткан буш өйнең капка төбендә дүрт бала – Фǝния апаның
өч кызы белән бердәнбер улы Таһир, килен-кияүлǝр һǝм койма буеның
хуҗалары – көлтǝ-көлтǝ кычытканнар гына торып калдылар. Җыеп, юып
чыгарган буш өйгә берәүнең дә керәсе килмәде.
– Менә, сеңелләрем, бөтенләй ятим калдык. Әйдәгез, утырыйк әле
капка төбендә азрак, – дип, Таһир сеңелләренә карады. Кызлар берсүзсез,
абыйларына ияреп, капка төбендǝге утыргычка утырдылар.
– Шулай итеп, авыл белән бәйләп торучы җеп тә өзелде, – диде дә
Хǝлимǝ елап җибәрде.
– Нишләп өзелсен, ди, өй бар бит. Көтеп торырга әни булмаса да, әти-әни яшәгән, без үскән шушы йорт бар. Ул өзми безне, – дип, Таһир туганнарына
борылды.
– Җидесен үткәрәбез дә, кеше табылуга, сатабыз өйне, – диде дә Халисǝ,
урыныннан торып, капка баганасына сөялде.
– Ничек сатабыз... сатасыз? – дип, аптыраудан хәтта тотлыгып куйды
Таһир.
– Шулай. Кемгә кирәк бу череп беткән йорт? Олы апа Себердән мәңге
монда, авылга, кайтып утырмый хәзер. Хǝлимǝ апа кайтмый. Минем үз
йортым. Миңа кикрǝкми. Каенана үзе белән каберенǝ алып китмәде. Өстенǝ
чардуган итеп тǝ кормадык. Синең рус хатының монда кайтып утырамы?
Гомердә дә юк. Шулай булгач, кемгә кирәк? Ишегалдында кычыткан
үстереп ятаргамы? Бабачы черегенǝ ǝйлǝнеп, яраксызга калганчы сатып
котылырга кирәк. Аз булса да, акчасы булыр.
Халисǝ автоматтан сиптергән кебек туктап та тормыйча тезде генә. Тын
да алмады бугай. Үзе бертуктаусыз ире әле генә зираттан алып кайтып
биргән, әниләрен гүргә иңдергән шадра сөлгене боргычлый иде.
Ике кияү келәт буенда нидер гапләшкǝн арада, рус милләтеннән булган
килен, юган керләрне элеп, өйгǝ кереп китте.
– Ай-яй, сеңлем, бигрәк оста сөйлисең син... Каян моның кадәр өйрәндең?
Синнән олы апаңнар дәшми торалар. Син алардан узып сөйлисең, – диде
Таһир, тынычлык сакларга тырышып.
– Абый, син ачуланма инде. Яшь бит әле, төксерәк тә килеп чыккандыр.
Әнине озатып, өйләрне юганда шулай сөйләшкән идек шул, – диде олылары
Сания.
– Димәк, абыегыз белән исәпләшеп торуны кирәк санамадыгыз? – диде
Таһир, чын йөрǝгеннǝн рǝнҗеп. – Марҗа, имеш. Менǝ хикмǝт нǝрсǝдǝ икǝ-ǝǝ-
ǝ-н. Кайтып утырмасак, кайтып-китеп йөрер идек. Әнǝ бит кычытканның
да үз урыны, үз нигезе бар.
Әчеттереп чагуына да игътибар итмичǝ, Таһир утыргыч читендǝге
кычытканнарны сыйпап алды. Тик аны җөплǝп сүз ǝйтүче булмады. «Үзегез
телǝсǝ нишлǝгез» дигǝндǝй, ике кияүнең берсе дǝ сүзгǝ катышмадылар.
Сеңеллǝр дǝ ǝллǝ авыр хǝсрǝттǝн, ǝллǝ абыйларыннан уңайсызланып,
башларын игǝн килеш утыра бирделǝр. Килен генǝ, һаман үзенǝ эш табып,
бер өйгǝ, бер тышка йөри иде.
– Тоня кайтмасын дип сатарга булдыгыз инде, алайса. Кайтып, ǝнине
мунчалар керткǝндǝ, пешереп ашатканда, юып кидергǝндǝ, сез кайда идегез
соң, сеңеллǝрем? – дип, Таһир утырган урыныннан авыр гына кузгалды.
Нидер эзлǝгǝндǝй, башта каршыдагы Чагыл тауга, аннан борылып, ǝле
кичǝ генǝ ǝнисе белǝн басып торган капка төбенǝ күз ташлады, озак итеп
өйлǝренǝ карап торды.
– Сатып җибǝрергǝ бер дǝ соң булмас, сеңеллǝр. Торсын. Җǝйлǝрен
шулай бергǝлǝп җыелырбыз. Үзебез тǝгǝрǝп үскǝн нигез-йорт бит. Бер
генǝ дǝ кызганыч түгелмени сезгǝ? Бер генǝ дǝ шушы кычытканлы койма
буенда, капка төбендǝге ǝни утырган шушы утыргычта утырасыгыз килмǝс
дисезме? Шушы ǝчеттергǝн кычытканнар сагындырмасмы?
Таһир, телǝктǝшлек көтеп, Сания белǝн Хǝлимǝгǝ карады. Алар исǝ, «ул
хǝл итǝ» дигǝн кебек, башларын кече сеңеллǝренǝ бордылар.

– Ничек инде бөтенебезгǝ булсын, абый. Бөтенебезнеке – ул бит инде
берǝүнеке дǝ түгел дигǝн сүз. Аны кем карый? Ярый, ǝни булганда карап
торды йортны, – дип, Халисǝ абыйсыннан бушаган урынга килеп утырды.
– Алайса, үземǝ яздырыйк. Йорт элек-электǝн ир балага калган. Кайтып
йөрерсез, кунак булырсыз, – диде ул, һаман да өметен өзмичǝ.
– Әйтǝм бит, Тоня белǝн аларның йортка хуҗа буласылары килǝ, – дип,
Халисǝ, сикереп торып, апаларына карады.
– Хǝзер, аларга йорт бирǝбез, ди, – дип, ул ишегалдына кереп китте.
Алга таба сүз көрǝштерү урынсыз иде. Таһир бер сүз дǝ дǝшмǝде.
– Туктагыз инде, күршелǝрдǝн оят, ǝйдǝгез, өйгǝ керик, ичмасам, – диде
Сания, яшьлǝрен сөртеп.
Ай да үтмǝде, Фǝния йортына Чирмешǝн ягыннан өч балалы яшь гаилǝ
күченеп килде. «Изге урын буш тормый, бер мишǝр урынына икенчесе
күченеп килде», – дип елмаештылар күршелǝр. Гаилǝсен алып килгǝнче,
ǝбиеңнең «аламаларын» КамАЗга төяп, ике юл шǝһǝр чүплегенǝ илтте
Сǝет. Аннан гаилǝсен алып килде. Бик уңган мишǝр булып чыкты: ярты ел
дигǝндǝ, юан-юан нарат бүрǝнǝдǝн ǝзер бура алып, йорт күтǝрде.
Зират каеннары шǝллǝрен алыштырган бер көнне Бөгелмǝдǝн вафат
булган Таһирны алып кайтып, Фǝния карчыктан ике кеше аша гына
урнаштырып куйдылар. Тоняның, ирен туган нигезенǝ алып кайтып, ǝле
ярты ел элек кенǝ ǝнисен озаткан капка төбеннǝн генǝ булса да озатасы
килǝ иде мǝңгелеккǝ. Каенсеңеллǝре дǝ шулай эшлик дисǝлǝр дǝ, Тоня ирен
турыдан-туры зиратка алып кайтты. Чөнки ǝнисен җирлǝп киткǝндǝ, Таһир
кат-кат: «Алай-болай була калсам, мине ǝзерлǝп турыдан-туры зиратка гына
алып кайтасың», – дип тукып кайтты. Шуңа күрǝ Тоня, иренең туганнары
алдында начар булса булды, Таһирның сүзен үтǝде.
Зират капкасы төбенǝ озатырга килгǝн күрше-тирǝ хатын-кызларга
ǝзерлǝп кайткан садакаларын таратты да, чыкканын көтеп, мǝчет өчен
дип, бер меңлекне мулланың кулына тоттыргач, Тоня, түбǝн иелгǝн башын
күтǝрмичǝ генǝ, машинага кереп утырды да китеп барды. Беренче хатын
түгел иде Тоня. Шуңа да уртак балалары булмады.
...Берсеннǝн-берсе затлырак өч чит ил машинасы ǝле бер ел элек кенǝ
Фǝния карчык яшǝгǝн йорт каршына килеп туктадылар. Сания дǝ, Хǝлимǝ
дǝ ирлǝре, балалары белǝн машинадан төшеп, ымсынып туган йортларына
карап торганда, алар янына күрше Гөлфия карчык килеп басты.
– Эш көне бит. Бу вакытта эштǝ шул алар. Өйдǝ чаклары туры килсǝ,
өегезне бер күреп чыгар идегез. Хатыны бик ачык. Килгǝч тǝ, йортка Коръǝн
укыттылар. Әбиегезгǝ дǝ, ǝти-ǝниегезгǝ дǝ атап, дога кылдыртты, – дип,
карашын астан-өскǝ йөртеп, Фǝния кызларына карады. – Машиналарыгыз
бигрǝк кыйбатлы күренǝ, ǝниегезнең өен саткан акчага алгансыздыр инде.
Кара, Халисǝ күренми, ǝллǝ кайтмадымы?
– Кайтты, кайтты, Гөлфия апа. Кайгырма, – дип, моңа кадǝр
машинасыннан төшми утырган Халисǝ, үз дǝрǝҗǝсен белеп кенǝ, апалары
янына килде.
– И-и-и, монда икǝнсең. Апаңнар янында күренмǝгǝч, ǝллǝ абыеңны
озатырга кайтмадыңмы дип торам.
Гөлфия үзе шулай диде, үзе Халисǝгǝ күтǝрелеп тǝ карамады.

– Өегезне ǝрǝм иттегез шул. Кереп, берǝр чынаяк чǝй эчеп китсǝң дǝ,
рǝхǝт була бит ул ǝти-ǝни йортында. Ислǝренǝ кадǝр башка бит туган
йортның. Инде менǝ үземнең үлǝр вакыт җитте, шулай булса да «ǝнилǝргǝ
барам» дип, төп йорттагы килен – Гүзǝл апаңнарга барам ǝле. Әни дǝ юк,
энем дǝ. Алланың рǝхмǝтлǝре генǝ яусын киленгǝ. Туган йорт җылысына
җылынып кайтам. Карагыз инде, мин дǝ сүз белǝн сыйлыйм тагын. Әйдǝгез,
берǝр чынаяк чǝй эчеп чыгарсыз. Әйдǝгез, ǝйдǝ, авылга кайтып чǝй дǝ
эчми китмилǝр инде, – дип, кызларны ияртеп кереп китте. Аларга кияүлǝр
иярделǝр.
Әллǝ чǝйне баскан килеш кенǝ эчтелǝр. Ярты сǝгать эчендǝ кызлар-
кияүлǝр, күрше апаларына рǝхмǝт ǝйтеп, ǝйлǝнеп тǝ чыктылар.
Матур ридикюльлǝрен тоткан кызлар машиналарына җайлап утырып
беткǝндǝ генǝ, капка төбендǝ басып торган Гөлфия, ике кулы белǝн
ботларына чабып:
– Аллам гына икǝн, туктагыз, тукта, – дип кычкырып җибǝрде.
Сания ǝле һаман, машинага утырмыйча, үзлǝренең өйлǝренǝ карап тора
иде, кисǝк кычкырып җибǝргǝн тавышка «дерт»лǝп куйды.
– Туктагыз, тукта, хǝзер, – диде дǝ Гөлфия, ашыга-кабалана, алъяпкыч
кесǝсен капшарга тотынды. – Таһир турында ишеткǝч тǝ, кичǝ үк
онытылмасын дип, кесǝгǝ салып куйган идем. Өегезне алган Сǝетнең
хатыны биргǝн иде сезгǝ дип. Клеёнка астыннан килеп чыкты ди. Мǝ,
Сания, ал. Эчендǝ нǝрсǝдер, ачып карамадым.
Сания калтыранган куллары белǝн урталай бөклǝнгǝн дǝфтǝр битен
ачты. Ул, берни аңламыйча, ǝнисенең көчсез бармаклары белǝн язылган
язуга карап торды да, хǝле китеп, машина ишегенǝ барып тотынды. Хǝлимǝ
белǝн Халисǝ, ашыгып, апалары янына килделәр. Сания сүзсез генǝ язуны
сеңеллǝренǝ сузды.
«Улым! Йортны сатма, нигезне таратма. Син – абый кеше, кызлар син
ǝйткǝнне тыңлар. Әниең».
Өч адым гына ара, тик үткǝнгǝ юл ябылган. Үткǝнгǝ генǝме, каршыда
торган туган йортка юл бикле. Әчеттереп чага торган кычытканнар исǝ,
берни булмагандай, үз нигезлǝренǝ үзлǝре хуҗа булып утыра бирǝлǝр
иде.

 

«Казан утлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев