Рафис Сәлим: «АГЫЙДЕЛНЕҢ БУ ЯГЫНДА»
(ХИКӘЯ)
Бертуктаусыз сөйләп торган улының сүзләрен тыңлый-тыңлый, Гыймран атын тышаулап, чирәмлеккә җибәрде. Коры-сары җыеп, ут тергезде. Күп тә үтмәде, корымлы кап-кара чәйнектә чәй кайнап та чыкты. Гыймран кружкаларга икешәр шакмак шикәр салды. Ипи кабып, шатыр-шотыр шикәр чәйнәп, чәй эчә башладылар. Малай туктамыйча сөйләде дә сөйләде... Аяк очында гына челләдә көйрәп, ялкауланып аккан инеш, малайның сүзләрен җөпләгәндәй, вак дулкыннарын ярга кага иде...
– Әти, ул шәһәрдә яшәгәндә, ышанасыңмы, юкмы – шушы төтен исенә чаклы сагындыра икән! Агачның менә шулай шарт-шорт януына чаклы сагындыра... Дөрес, кухняда газ януын күрергә була анда... Анда таш та таш, әти... Гел туйдырып бетерә икән ул таш. Йортлар – таш, тротуарлар – таш, коймаларга, эскәмияләргә тикле таш. Таштан йөри-йөри аяклар арый, ташка карый-карый күз арый. Ничек чыдый кеше шул таш арасында...
Гыймран ашамлыкларны җыеп алып, биштәргә салды, учакны сүндерде. Кесәсеннән янчык белән газета чыгарды. Газетаны пөхтәләп кенә ертты да, аңа махра сипте, йомры итеп, оста итеп төреп тә куйды. Аны төкереге белән җайлап кына җилемләде. Авызына кергән тәмәке бөртеген җайлап кына, әллә кая кадәр төкерде дә Агыйделгә карап утыра башлады.
– Анда, әти, машиналар тавышы колакны тондырып бетерә икән... Ул безнең бу тынлыкны, әти, анда акчага сатып алыйм дисәң дә, таба алмыйсың икән. Һи-и... Кара әле, әти, бал корты... Гыймран карашын үзенең күн итеге тирәсендә йөргән бал кортына күчерде. – Күр әле, әти, ничек рәхәтләнеп очып йөрүен! Анда, әти, мондый бал кортларын күрә алмыйсың инде. Каян килсен шәһәргә – бал корты?!. Гыймран тәмәкесен кабызды. Туплауга барып, сыерларны карап килде.
Көндезге сәгать уникеләр тирәсе иде, мондый кызуда малларда ашау кайгысы юк, лапас астында тик күшәп торалар.
...Кичке сәгать җиделәр тирәсендә атка атланган Гыймран, чыбыркысын сөйрәп, арт капкадан ишегалдына кайтып керде. Малай, тәрәзәдән аны күреп, өйдән ашлы су алып чыкты, сызгыра-сызгыра, атка эчерә башлады. Атның маңгаендагы йолдызлы ак кашкасыннан сыйпап узды. Баскыч төбендә тәмләп кенә көйрәтеп утырган әтисе янына басып, җәйләүдә сөйләгән сүзләрен дәвам итте.
– Анда, әти, менә шушы атларга тикле сагындыра. Аптырыйм – нигә кеше китә ул шәһәргә... Анда кыш көне рәтле көрт күрә алмыйсың. Җәй көне юньле яшеллек күрә алмыйсың... Анда ашарга да сыер мае шикелле майлар юк... Безнең сөт шикелле куе да түгел анда сөт. Анда кеше безнеке шикелле сөтне үз гомерендә бер тапкыр да эчә алмый... Ә каймаклары – күпчеп беткән катык шикелле бер нәрсә шунда... Аннары анда, әти, кеше гел өйдә утыра. Ә безнең тыштан кергәнебез дә юк. Чит илләрдә киресенчә, байлар авылларда яшиләр икән хәзер. Безнең бу авыл, әти, алпавыт утары кебек бер нәрсә булып чыга инде, шулай булгач. Авылда һәр кеше – алпавыт, ә үзе шуны белми яши, әти... Анда кешенең ашаган әйбере хәзер күбрәк химия икән, бездәге шикелле свежий әйберләр юк икән анда хәзер...
Гыймран, төпчеген баскыч төбенә ташлап, озаклап итек табаны белән таптап торды. Малай чиләкләрне алып суга китте. Ул кайтып кергәндә дә әле Гыймран шул урында, чыбык белән баскыч төбенә җәелгән кызгылт комга ниләрдер сызгалап утыра иде.
– Анда, әти, безнең инеш суы шикелле суларны төшләрендә дә күргәннәре юк кешеләрнең. Анда чылтыр-чылтыр җырлап аккан суның ни икәнен белми яши кеше.
– И-и, ямьле дә соң безнең инеш буйлары! Андагы кеше мондый матурлыкны күрер өчен әллә ничә автобус, трамвай алыштырып, әллә ничә сәгатьләп бара. Ә безнең – бакча артында гына бит шундый сәйрән. Су буе тутырып казлар, бәбкәләр... Анда бит кеше мондый нәрсәләрне йә кинода, йә телевизорда гына күрә... Малай һаман сөйләвен белде. Чиләк күтәреп, сыер саварга чыккан әнисе дә, алар янына килеп, башын селки-селки, малайның сүзләрен тыңлап торды.
– Ярар, улым, мунча булгандыр инде, – диде ул, ниһаять. – Атасы, син дә бар, булмаса...
Алар аталы-уллы икәүләп мунчага кереп киттеләр.
– И-их! – дип шатланып кычкырып куйды малай, мунча ишегеннән керүгә. – Яратам мунча исен! Төтен исе дә бар – шуңа күрә яратам... Ах... Ух!.. Яратам шушы каен себеркесе исен! – дип сөйләнде малай. – Син дә яратасыңмы, әти?
– Әллә тагын, – диде Гыймран, чүмеч белән ташка су җибәреп һәм бияләй белән бүрек киеп, ләүкәгә менеп утырды.
– Анда бит мунчага да ярты сәгать барырга кирәк, – дип сүзен дәвам итте малай. – Мунчасы да син теләгәнчә ташлы түгел бит әле аның... Кешесе дә күп... Ә монда бер мунча – бер үзеңә...
Мунчадан чыкканда малай койма буендагы кычытканнарны сыйпап китте.
– Менә шушы кычытканнарга тикле сагындым... Карлыган бакчасын да сагындым... Шушы бәрәңге бакчасына тикле... Синең шулай сагынганың бар идеме берәр вакыт, әти?
– Әллә тагын.
***
Төн. Мөдәрриснең караваты янында, икесе ике урындыкка утырып, Гыймран белән Хәмдия сөйләшә.
– Балакаем, – ди ана. – Кайта да шул, сагынам да сагынам, дип сөйләнә дә тагын чыгып китә.
Гыймран пәрдәләрне күтәреп, зәңгәрләнгән тәрәзәләргә карап алды.
– Уятырга кирәк, – диде ул.
– Улым, тор... Тор инде!
– Ә? Әү, әни?
– Тор, улым. Соңга каласың.
– Әз генә... Бераз гына йоклыйм әле, әни.
– Әтиең, бакча артыннан атны алып кайтам дип әйткән иде. Барасыңмы?
– Барам! – диде малай һәм шунда ук сикереп торып, җәһәт кенә киенде дә чыгып та йөгерде. Бераздан тәрәзәдән аның йолдыз кашканы ишегалдына алып кайтып кергәне күренде.
Яктырды. Ата белән ана Мөдәррисне инеш күперенә тикле озата килделәр.
– Әллә соң... Китмисең генәме, улым? – дип, сак кына сорап куйды ана аерылыр алдыннан. – Агыйделнең арьягында бер инәгә бер сыер... Ә барсаң берни дә юк, диләр бит!
– Авылны яратам да дисең, – дип, моңсу гына елмаеп өстәде атасы да.
– Их... Мин бик китмәс идем дә бит... Кызлар китә шул! – диде малай һәм очар кошлар кебек тезелешеп барган авылдашлары артыннан соңгы кош булып, араларына барып кушылды. Кызларның алданрак барган берсе, иң нечкә биллесе, борылып, ата-анага бер күз салды да – юлында булды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев