Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Нурихан Фәттах: «ТӘНКЫЙТЬЧЕ»

Мин бик тәүфыйклы кеше: эчмим, тартмыйм, хатын-кыз белән чуалмыйм. Аннан да бигрәк, мин беркайчан да беркем белән дә ачуланышмыйм. Аннары мин бик сак кеше.

Әйе, сак кеше. Югыйсә безнең агай-эне бик алама бит ул. Берәр ничек кыек басканыңны сагалап кына тора. Күрдеме, шундук тотып ашарга әзер. Шуңа күрә һәрвакыт алдыңны-артыңны карап йөргәнең яхшы. Берничек тә бәйләнерлек булмасын. Кыскасы, син миңа тимә, мин сиңа тимим. Вәссәлам! Жаның тыныч, ярмаң – аш...

Тагын шул, миндә әле сизгерлек дигән нәрсә дә бар. Мин кешенең аяк атлавыннан ук беләм – дусмы ул, дошманмы сиңа... Кирәк икән, җиде кат җир астында җылан күшәгәнен ишетәм мин! Җыеп кына әйткәндә, менә шундый әйбәт кеше инде мин.

Ләкин шулай була торып та, кайбер агай-эне мине никтер яратып җиткерми. Чынлап, яратмыйлар. Күзгә карап та әйтәләр, карамыйча да әйтәләр: мыштым, диләр, ялагай, диләр, начальство алдында тәлинкә тота, диләр.

Алар, билгеле, көнләшкәнгә күрә шулай диләр. Чөнки бары мин генә диярлек мастерлардан Фәлән Фәләнеч белән яхшы мөнәсәбәттә. Шулай булмыйча, начальство белән телгә-тешкә керергә башыма тай типкәнме әллә минем?! Юк, анысы инде булмас. Башкалар теләсә нишләсен, әмма ләкин мин үзем андый юлга басмам! Ә бездә башсыз халык җитәрлек – кемнең кем булуына карамыйлар, селкеп салырга гына торалар.

Шулай бер җыелышта безнең агай-эне Фәлән Фәләнечкә каршы ябырылды. Бирделәр кирәген! Ярый әле мин яклап чыктым үзен, югыйсә эшләре шәптән түгел иде безнең цех начальнигының.

Җыелыш беткәч, без ничектер моның белән бергә туры килдек. Кайсыдыр безне күреп калган. Икенче көнне килсәм... мине... шундый тәртипле кешене гәҗиткә төшергәннәр! Озын куллы итеп, Фәлән Фәләнеч алдында бишкә бөгелгән итеп төшергәннәр. Йөзем шундый ялагай, муеным нечкә, кулымда тәлинкә. Тәлинкәдә Фәлән Фәләнечнең эшләпәсе. Фәлән Фәләнеч юан корсаклы, борыны югары чөелгән. Миңа карамый да.

Кеше-ни ишетә күрмәсен... үзара гына әйткәндә, Фәлән Фәләнечне дөрес эшләгәннәр. Ул чыннан да шундый зур корсаклы, тупас, эре. Бары мине генә мыскыллаганнар. Беркайчан да минем Фәлән Фәләнечнең эшләпәсен тәлинкәгә салып та, салмыйча да тотканым юк. Шулай ук минем исемнән әйтелгән: «Эшләпәгезнең тузанын кактым, кияргә була, Фәлән Фәләнеч!» – дигән сүзләр дә ялган. Ачуымнан нишләргә дә белмәдем инде үзем дә! Шулай да түздем. «Ярар, күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне!» дип уйладым күңелемнән.

Хәзер мин үч алырга җай чыкканын гына көтеп йөри башладым. Озак көтәргә дә туры килмәде – берзаман җае да чыкты моның.

Ләкин шул чагында мин чирләп киттем, өч көн бүлитендә яттым. Дүртенче көнне эшкә бардым. Барсам, тагын җыелыш җыйдылар. Докладчы сөйләп бетерер-бетермәс борын, мин беренче булып, сүз сорадым да беренче булып, трибунага менеп киттем. Менеп бастым да трибуна янына, кырып, ачулы гына башлап киттем:

– Иптәшләр, ни өчен безнең цех артта бара? – дидем. – Чөнки, иптәшләр, безнең җитәкчеләр начар, ягъни мәсәлән, цех начальнигы Фәлән Фәләнеч... Сез беләсез, иптәшләр, Фәлән Фәләнеч – дорфа кеше, эшчеләр белән рәтләп сөйләшми, кеше сүзенә колак салмый... Өстәл сугып кына кычкыра...

Шундыйрак сүзләр белән теттем генә Фәлән Фәләнечне! Кинәнгәнче тәнкыйтьләдем! Бөтен зал мине тын да алмый тыңлап торды. Исләре китеп, авызларын ачып тыңлыйлар. Күрәсең, минем кыюлыкка хәйран калганнар. Уен эшмени, миңа кадәр әле иң усал теллеләрнең дә Фәлән Фәләнечкә шулкадәр каты бәрелгәннәре юк иде бугай.

Халыкны әйтәм, тыңлап-тыңлап утырдылар да, кинәт исләренә килделәр, шаркылдап көләргә, шаулашырга тотындылар. Көләләр бөгелеп-бөгелеп! Көләләр эчләрен тотып! Мин инде аларның көлүенә игътибар итеп тормадым. Әйтәсе сүземне әйттем дә залга төштем, күкрәкне киереп, үземнең урынга таба атладым. Ә көлү тавышы haман туктамый. Колак төбендә төрле сүзләр ишетелеп китә.

– Менә сиңа Мыштымбай! – диләр. – Соңгарак калгансың шул: кичәгенәк Фәлән Фәләнечне эшеннән алдылар! – диләр. Һы, әйттеләр яңалык! Аның алыначагы турында мин инде бер атна элек белгән идем.


1964 ел

«Казан утлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев