МИЛӘҮШӘ ХӘСӘНОВА: «ЯЛГЫЗ ЧӘЧӘК»
(ХИКӘЯ)
Юл читендә үсеп утырган кечкенә генә сары чәчәккә берәү дә игътибар итмәде. Ә ул, иртәнге чык тамчылары белән юынып, җылы кояш нурларына иркәләнеп, әкрен искән җилдә тирбәлеп үсә бирде. Туктаусыз тыз да быз узган машиналардан күтәрелгән юл тузаны тынына капланса да, сары күлмәген төссезләндерсә дә, бирешмәде. Узгынчылар өстенә дә баскалады. Андый чакларда авырткан, сыкранган тәнен язу өчен киерелеп сузылды да кабат кояшка таба үрелде.
Шулай инде: яшәү урының такыр юл булгач, дусларың да сирәк килә, йә бөтенләй күрмәмешкә салыша. Аның янына да күбәләкләр, бал кортлары анда-санда бер генә туктап алдылар. Анысы да юлда арганнан соң, ял итәр өчен генә. Ә юлдан ерактарак, болында үсүче чәчәкләрдә күбәләкләр, төклетуралар, май коңгызлары куышлы уйный. Әле – бер чәчәккә, әле икенчесенә кунып тирбәләләр. Тегеләре дә, безне ишетсеннәр әле дигәндәй, тирә-юньне яңгыратып чыркылдашалар. Матур таҗ-итәкләрен каккалап, бер-берсе белән гәпләшәләр, серләшәләр. Үзләреннән читтә – юл буенда моңаеп утыручы ялгыз чәчәккә дә карап алалар. Арада аны кызганучылар да бар, ләкин ярдәм итүчесе генә күренми.
Хәер, аңа ярдәм кирәкми дә: иртәнге чык тамчылары, кояшның җылы нурлары – аның өчен яшәү чыганагы. Бердәнбер авырлыгы – ялгызлык. Тырнак очы кадәр генә булса да, шатлыгы да килеп китә шунда. Ә шулай да барына канәгать итеп, булганына шөкерана кылып яшәргә кирәк. Артык биеклеккә күтәрелмичә, чамадан тыш сикермичә яшәргә.
Юл буендагы ялгыз чәчәк тә, һәр туган көнгә сөенеп яши торгач, җиһанга көз аяк атлады. Көз, салкын яңгырлары белән үзәген өтсә дә, ялгыз чәчәккә яшәү бүләк итте.
Беркөнне кәттә машинада элдерүче бер юлчының тимер аты аның янында шып туктап калды. Аптыраган юлчы, төшеп машинасын карады, ләкин ник сүнгәнен аңлый алмады. Ачуыннан юл читендә үсеп утырган чәчәккә тибеп җибәрде. Тамырлары белән кубарылган ялгыз чәчәк, канатлана-канатлана очып, юл читеннән еракка – болын уртасына килеп төште. Бераз аптырап торганнан соң, үзен кулга алды. Язмыш типкесендә үскәнгәме, анда яшәү, нәсел дәвам итү омтылышы көчле иде. Ул тамырларын җиргә батырды, сабагы буйлап тормыш суты ага башлады. Ялгызлыктан туйган чәчәк җимшәнендәге орлыкларын җил иркендә болынга сипте... Алда гомере дәвам итәчәгенә, бу җиһанда бик күп дәвамчылары булачагына чиксез сөенгән чәчәк, кар юрганын ябынып, кышкы татлы йокыга талды. Төшләрендә ямьле язлар килүен, үзенең яңа тормыш башлавын, төрдәш чәчәкләренең күп булуын күреп, рәхәт изрәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев