Командировка (ХИКӘЯ)
Кичәге көне конференциядә йөреп үтте Рәсимәнең.
Газетаның алдагы санына репортаж әзерләргә кушканнар иде. Демография мәсьәләләренә багышланган фәнни җыенда галимнәр, табиблар илдә халык саны кимүе, сабыйларның аз тууы, ә үлем-китемнең күплеге турында фикер алыштылар. Арада кызыклы чыгышлар да булмады түгел. Әмма докладчыларның күбесе, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче», дигәндәй, дежур, төссез докладларны сибепме-сиптеләр. Ә аңа конференциянең «оешкан, эшлекле үтүе» хакында чираттагы бер мәкалә әзерләргә туры киләчәк иде.
Редакциягә барып утыру белән, һичнигә карамый, шуңа тотынырмын дип ниятләде Рәсимә. Балалар бакчасыннан «уф-пуф» килеп тукталышка чаба үзе, ә башында әлеге мәкалә кайгысы. Журналистның көнен эш сәгатьләре белән генә үлчәү мөмкин түгел шул. Аның каләменең хакиме – уй, ә уй шәхси вакытың белән хисаплашып тормый, хәтта төнге йокыңны куып, күңел ишекләреңне шакый.
Җитмәсә, соңга калды. 5 яшьлек кызы Алина бүген йокыдан ук көйсезләнеп уянды. Чирләргә итәме? Врач чакыртырга сәбәп юк кебек: температурасы күтәрелмәгән, ютәл юк, эче китми, димәк, больничный ачмаячаклар. Гел-гел эштән сорап өйдә калуы да кыен.
Юл буе тискәреләнде, мыжгыды бала: «Бармыйм садикка! Мин садикны яратмыйм! Анда көндез йоклаталар. Анда борщ дигән кызыл аш ашаталар. Минем кызыл аш ашыйсым килми-и...»
Рәсимә тәрбиячедән сорашып белде, баксаң, Алина кичә көндез йокламаган икән, алай гына да түгел, йокы симерткән Айратикны кытыклап уяткан. Һәм, билгеле инде, аны почмакка бастырып куйганнар. Кызын салкын идәндә яланаяк басып торган итеп күз алдына китерде Рәсимә һәм бүгенге елауларның сәбәбен аңлагандай да булды. Көндез йокларга яратмый шул әллә нишләп! Ә кичен үгетләп торасы да юк, башын мендәргә терәү белән әвен базына китә.
Чишенү бүлмәсендәге тәбәнәк эскәмиягә утырды Рәсимә, еламсыраган кызын кочагына алды һәм колагына пышылдады:
– Алина, телисеңме, мин сиңа бер сер өйрәтәм?
– Нинди? – Баланың Рәсимәнекенә охшаган яшькелт-зәңгәр күзләрендә ихлас кызыксыну чагылды.
– Әйдә, тәрбияче апаны кызык итәбез!
– Ә ничек?!
– Син йокы сәгатендә йоклама, юк, йокларга уйлама да. Ә Дарья Васильевна керсә, күзләреңне тиз генә йом да куй! Әйдә ул сине йоклый дип уйласын, ә син бит йокламыйсың, күзләрең генә йомык. Вәт кызык, әйе бит! – Әниле-кызлы рәхәтләнеп көлештеләр. – Тик син башка балаларны уятма, яме, безнең серне беркем белмәсен!
Йөзе кояштай яктырган сабый, чәбәкәй итә-итә сикергәләп, әнисен озатып калды. Әни кеше, алай да, түзмәде, тәрбиячегә: «Алина бүген авырыбрак тора, ашарга теләмәсә, кыстамасагыз иде», – дип әйтеп китмичә булдыра алмады.
Бакчага йөри башлауларына дүрт ел, кызы да үсте инде, тик һаман шушы аерылуларга күнегә алмый Рәсимә. Йөрәгенең бер кисәген йолкып өзеп, шушы тәбәнәк кенә ак кирпеч бинада калдырып киткән кебек. Эштә, мең мәшәкать басып, онытыла төшә төшүен, әмма аңның бер почмагында: «Әле балам нишли микән? Ач түгелме, өшемиме, тирләмәдеме, егылмадымы, өс-башы пөхтәме икән?» – дигән тынгысыз уйлар, кайда гына булсаң да, тәүлек әйләнәсе уяу.
Эштә дә Рәсимәне сюрприз көткән. Соңга калганны күрмәсеннәр дип, ашыга-кабалана бүлмәсенә узган гына иде, Рушана Зәкиевна пәйда булды. Секретарь ханым кергән саен берәр яңалык, кызык, һичьюгы яңа гайбәт сөйләми калмый. Редакциянең колагы дисәң дә мөмкин инде, һәрнәрсәдән хәбәрдар, барысын да белә. Холкы шар кебек йомры – үзенә беркайчан зыян-зәүрәт тидермәячәк, ничә баш мөхәррир алышынды инде, ә Рушана Зәкиевна булды, бар һәм булачак. Тик, ни генә димә, аның белән сөйләшүе күңелле, аралашуы җиңел. Рәсимә бу юлы да, берәр хәбәр ишетергә өметләнеп, алтын тешле, кызыл иннекле авызга карады. Ләкин бүген секретарьның йөзеннән һични аңларлык түгел, димәк, йә ашыга, йә бернәрсә дә белми. Коры гына: «Рәсимә, сине шеф чакыра», – дип чыгып та китте.
Иртән иртүк йөзенә арыганлык кунган баш мөхәррир телефоннан сөйләшә иде. Рәсимәнең күзе планерка саен күреп өйрәнгән озын өстәл, китап-журнал тулы шкафларга түгел, ирексездән, Фирүзә Сәлимовнаның киеменә төште. Мөхәррир ханым гел генә пөхтә, ыспай киенә, ә бу яңа эшлекле костюмы аеруча килешә. Туфлиләре дә костюм төсенә туры китереп, зәвык белән сайланган. Ниһаять, телефон әңгәмәсе тәмамланды.
– Рәсимә, хәлләрең ничек? – дип, күзлек өстеннән аңа карады Фәйрүзә Сәлимовна. – Конференциядә булдыңмы? Материалны бүгенгә өлгертәм дисеңме? Һмм... Ашыкмасаң да була, Рәсимә. Шушы темага кагылышлы тагын бер эш килеп чыкты, икесен бер баш астында биргәндә отышлы булачак. Дөрес, бу Саниянең инициативасы иде, тик ул авырып киткән.
«Командировка!» – дип уйлап, кәефе кырылды Рәсимәнең. Ну бу Саниянең гадәте! «Ботканы пешерүен-пешерә», тик эш ахыр чиктә башкалар иңенә кала да куя! Кыскасы, Санияләрнең күрше авылында ун балалы гаилә яши икән. Сания алар хакында язарга җыенган булган. «Геройларга», ягъни «язылачак» кешеләргә хәбәр ителгән, авыл хакимиятендә беләләр, көтәләр, командировка көнен үзгәртү мөмкин түгел икән...
Шулай итеп, командировкага юлланырга туры килде Рәсимәгә. Әлбәттә, сылтау табып, бармый калырга да мөмкин иде. Ләкин бүген ире Ришатның ял көне, бакчадан баланы ул алып кайта ала. Аннан атна азагында отгул сорап, баш иеп тагын шушы кабинетка керәсе бар – авылдан әнисе: «Кызым, бу җомга әбизәтелне кайтыгыз, бәрәңге утыртырга сабанчылар белештем», – дип телеграмма суккан. Юлга чыкканчы, өйгә кагылып, Ришатны кисәтеп чыгасы гына. Ярар, юл йөрергә ярата Рәсимә, командировочный да була, аванска кадәр ерак, ике йөз тәңкә бер атна ипи-сөткә җитә бит әле ул...
Редакциянең соры төстәге, искерә төшкән «Волга»сы Тынычлык урамындагы дүрт катлы бина каршына килеп туктады. Төзелеш училищесы тулай торагының иң югары дүртенче катын матбугат өлкәсендә эшләүчеләр били. Аларның күпчелеге – гаиләлеләр, яшьләр, авылдан килүчеләр – шәһәр пропискасы, эш урыны, яшәр почмак булуга шөкер итеп көн күрәләр. Иң мөһиме – кеше өстендә түгел, очсыз. Мәскәү генә түгел, Уфаның да «күз яшьләренә исе китми» – фатирга керим дисәң, айлык эш хакың да җитмәс, фатир сатып алу хакында исә хыялланырга гына кала.
Машинадан уртача буйлы, күрер күзгә сөйкемле генә, чәчен соңгы мода буенча кып-кыска итеп кистергән 30 яшьләр тирәсендәге яшь ханым төште. Йөзендә яшьлеккә генә хас ашкынулы-ашыгулы күтәренкелек, шул ук вакытта маңгаена, ирен читләренә сизелер-сизелмәс нечкә челтәрдәй борчылу ятьмәсе дә сарылган. Безнең Рәсимәбез иде бу. Ике баскычны бер атлап, ул бүлмәсенә ашыкты. Коридорда ремонт бара, идән тулы акбур тузаны, стеналардан куптарылган иске буяу «кантарлары». Пычранмас өчен, джинсы чалбарының клеш балакларын кайтарып куярга туры килде.
Ришат уянмаган иде әле. Иртәнге уннарда гына кайтып ята, янгын сүндерүче ул. Тәүлек эшләп, өчне ял итә. Ял көннәрендә каравылга да йөри. Шуңа да баланы бакчага илтү-алып кайту, гадәттә, Рәсимә өстендә. Бүген бу эш Ришатка кала. Уятырга жәлләде, аңлатып язу язып, өстәлгә куеп китәргә туры килде.
...Һәм, ниһаять, алар юлда. Марат абый – өлкән яшьтәге тәҗрибәле шофер. Машина йөзеп кенә бара. Арттагы урынга чүмәшкән Рәсимә һаман кызы өчен хафаланды. Сүзендә тора белмәгән коллегасы Санияне эченнән генә тиргәде, өстәмә эш йөкләгән Фирүзә Сәлимовнага үпкә кабартты. Ләкин берни эшләр хәл юк, алдагысын уйларга кирәк. Сумкасыннан блокнотын чыгарды. Тәк... Чияле авылы. Фәтхуллиннар. Мәрьям апа, 55 яшь, Әсгать абый, 60 яшь. Ун бала. Кызык, барысының да исеме «Ил»гә башлана. Иң өлкәненә – 30, төпчекләренә 5 яшь. Ун баланы ничек үстермәк кирәк тә, ашарга, киенергә, укытырга каян җиткермәк кирәк? Элек ярый инде, өй рәтеннән ишле бала булган, ә хәзер икенчене табарга да бик атлыгып тормый хатыннар...
Рәсимә машина тәрәзәсеннән тышка күз салды. көньяктан искән җылы җил иртәнге болытларны куып тараткан. Урманнардагы яшь тупыл-каеннарның тузанланырга өлгермәгән нәфис яфракларына кунып, кояш нурлары уйный... «Баргач, күз күрер әле,– дип уйлады журналист ханым,– ә хәзергә зиһенгә бер сорау да килми...»
2
Мәрьям апаны тик торганда силсәвиткә чакырттылар. «Нигә икән?» – дигән борчу юл буена тынгы бирмәде. Юл пычрак, баткак. Атнага якын утырып яугач ни! Мәрьям апа читкә чыгып, койма такталарына тотына-тотына, бата-чума үзәккә таба атлады. Быел күп балалы гаиләләр елы дип тә бик сөйлиләр, әллә, Ходаем, берәр пособие-фәлән бирмәкчеләр микән, дигән өмет тә юк түгел күңел төбендә. Вак-төяк йомыш булса, әйтеп кенә җибәрерләр иде.
Хакимияттә иртәгә Уфадан алар хакында язарга журналист киләчәген әйтеп өнсез калдырдылар. «Журналист? Нигә килә?» – «Нинди ел икәнен беләсең лә инде, Мәрьям апа», «Син быел артистлардан да билгелерәк булачаксың әле», – диеште андагы кызлар. Бу яшьләр нәрсә әйтәлә инде, их, хакимият башлыгы Наҗия үзе булмады, районга киткән. Киңәш-табыш итәргә беркем юк! «Ул хәтле кайгырмасана, Мәрьям апа, һәр балаң хакында бер җөмлә әйтсәң дә, гәзит бите тула»,– дип, көлешеп озатып калдылар аны. Артыннан сәркатип кыз куып җитеп, колагына пышылдады: «Апа, Наҗия Гариповна әйтергә кушты... ни... авыл, колхоз хәлләре хакында артык сүз ычкындырмасын, диде». «Наҗиянең үзен күрәсеие дә»... – дип таркау гына сөйләнде Мәрьям. «Ярар, ярар», – дип өстәде аннан, кызның җавап көтүен күреп.
Йә Хода! Аның үз гомерендә бер тере журналист күргәне юк. Җитмәсә, иртәгә килә, ди. Ниләр сөйләр, ничекләр каршылар? Әле иртән генә, атна азагына бәрәңге утыртып булмасмы, училищеда укучы кызлары кайтса, сарык йоны да алынмасмы, диебрәк торган кешегә бу мәшәкатьләр инде бик вак, җиңел тоелды – ел да эшләнә торган эшләр лә! Ә бу яңа борчуга ул ничек карарга, ничек әзерләнергә, кайсы баштан тотынырга да белми. Журналист... Нинди микән, кем микән ул? Гаилә турында язарга килгәч, үзе дә гаиләле, дөнья күргән олпат кешедер инде, мөгаен. Болай кинәт булуы гына әллә ничек... Кеше киләсе булгач, йортны караштырырга, әзерләнергә кирәк ләбаса. Ярый әле чүп вакыты йә печән өсте түгел. Кая соң Илүсә белән Илнара! Менә алар пешерерләр-төшерерләр, үзенең кулына да тимәс иде дә бит...
Киң урамның ике ягындагы эреле-ваклы йортларның караңгы булып күренгән тәрәзәләре, «Инде нишләрсең, Мәрьям түти?» – дигәндәй, аңа кызганып карыйлар кебек, очраган һәр кеше аларга иртәгә журналист киләсен беләдер сыман.
Билгесезлек кадәр зарыктыргыч нәрсә бар микән? Көтү хисенең авырлыгын эшкә чумып кына җиңеләйтү мөмкин иде кебек. Кайтып керү белән он иләде, ипи башы ясады. Кичә салганнан ике икмәк бар, тик кеше киләсе булгач, ул гына җитмәс. Мәктәптән кайткан Илмира белән Илфирага өй җыештырырга, алтынчы сыйныф укучысы Илнурга верандадагы итекләрне юып, тезеп куярга кушты. Иркә төпчек малай Илдарга гына җитмәде эш – ул токмач баскан әнисе янында уралды. Мыш-мыш килеп идән юып азапланган Илмирага карап: «Их, Илүсәм белән Илнарам өйдә чак булса!»– дип тагын уйлап алды Мәрьям апа. Алар район үзәгендә берсе пешекчегә, берсе тегүчегә укыйлар, ялга гына кайталар. Йә, ярар, бәләкәй кызларга дә эшкә өйрәнергә вакыт. Алар яшендә апаларына эш күбрәк төшә иде әле.
Әтиләре төнсез кайтып кермәс. Чәчү өстендә тынгы юк инде аңа, пенсиядә дип тормыйлар, бригадир көн дә эшкә дәшә. Авыл тулы яшьләр, ә тракторга утырырга кеше юк, аптырарсың. Уч тутырып акча түләмәсә дә, колхоз көзен икмәген, саламын бирә бит. Ә акча төсен, дөресен генә әйткәндә, пенсиягә чыккач кына күрә башладылар...
Кичкелеккә өй җыештырылган, тәрәзә пәрдәләре юып эленгән, көтү каршы алынып, ике сыер савылып, каймак аертылган, сепарат юылган, кош-корт курага ябылган, әниләре кайтуга газ плитәсендә бер чиләк су җылытылган иде. Әсгать абый кайтып, юынып алгач, җиде җан бер өстәл тирәсенә җыелдылар. Сөткә изгән, мул итеп каймак салынган бәрәңге боткасы яшел суган белән бик тәмле булды, ялт иттеләр. Савыт-сабаны юып, йокларга ятканда шәфәкъ кызылы сүрелгән иде инде. Балалар көндәгечә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырмадылар, Әсгать абый да бүген телевизор кабызмады. Өй эче тып-тын: ишле гаилә тын калып, сагаеп иртәгәсе көнне көтә иде.
Дилбәр БУЛАТОВА
ДӘВАМЫ: "Сөембикә"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев