Гөлнур Васыйлова: «Таң!»
(ХИКӘЯ)
Сызылып кына алсу таң ата. Тып-тын.
Өзеп-өзеп кенә сандугач тавышы ишетелеп ала. Таң беленә бит, сандугач үзенең гаиләсен әнә шулай итеп уята бугай, бу вакытта башка кошлар изрәп йоклыйлардыр.
Ә мин эңгер-меңгердә имән агачы төбендә таң атканын күзәтеп утырам: әкрен генә караңгылык яктылык белән очраша. Караңгылыкка төбәләм – шомлы... Карт имән артында ниндидер бер сәер нәрсә бар кебек... Куркыныч! Ул сәер нәрсә, менә-менә хәзер артымнан килеп, мине тотып алыр сыман булып китә, шундук күз карашымны яктылык сузылган якка күчерәм.
Таң яктысы! Күзләр иркәләнә, җаным ниндидер рәхәтлек, ышаныч тоя. Күңелгә нурлар тула һәм авызым ерыла. Теге шомлы уй да каядыр юкка чыга. Яктылык эзләп, тагы да әллә кайларга төбәләм: анда иртәнге йомшак җилнең исеп алуыннан, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре бер-беренә хәерле иртә теләгәндәй, тирбәнеп куялар, гүя алар башларын гына кагып, сүзсез исәнләшәләр. Әлеге йомшак җилнең уйнашып йөрүче шаян малайлары, әйтерсең лә агач башына менеп утырганнар да, яфракларга берәм-берәм кагылгалап, үзләре белгән серле шаян бер көй уйныйлар. Ә ул көйне ишетеп алган сизгер сандугач, бар җиһанны яңгыратып, дөньяда яшәүнең рәхәтлеген башкаларга ишеттерәсе, табигатьнең гаҗәеп матурлыгын тирә-якка күрсәтәсе килеп, яңа көн туганны белдереп, үзенең аһәңен суза.
Таң ата минем туган ягымда! Ә башка якларда – Парижда, Кытайда таңнар ничек ата икән? Бездәгедәй матур, серле, ал таңнар тагы кайда бар икән?!
Таң! Ә бу сүз – хәрефләр тезмәсе үзе дә көй сорап тора кебек. Хәрефләренә кагыласың, чыңлап җибәрер дә, ачылып китеп, эченнән аллы-гөлле нурлар сирпелер кебек.
Таң! Табигатьнең бик тә зур могҗизасы ул – караңгылык китеп, яктылык иңгән вакыт! Кош-кортлар уянып, чәчәкләр керфекләрен ачып, чык белән юынган чак, кешелек яшәешне дәвам иткән чак. Әнә шундый гүзәл, серле булганга күрәдер дә инде, таң белән уянган кешеләргә бәхет килә, диләр.
Таң – әйтерсең, бәхетнең үзе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев