Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гөлнара Гыйлемханова: «ПАРЛЫ БИЮ»

(ХИКӘЯ)

Талгын гына музыка башлангач, өстәл янында утыручылар берәм-берәм
биюгә төште.
– Әйдә! – диде Әхәт, Илгизнең аркасына кагылып, һәм тар өстәл
арасыннан узып, Альмирасын чакырып чыгарды. Тегесе иркәләнеп кенә,
аның муенына асылынды, музыка көчәюгә, бөтерелеп биеп тә киттеләр.
«Килештерәләр инде!» дип уйлады Илгиз.
Аларга уң як күршеләре Рөстәм белән Сания да кушылды. Карале,
олпат гәүдәле ир янында Сания нинди бәләкәй генә калды! Рөстәм аның
билләренә үзенең көрәк кадәр олы кулларын куйган. Иренең тау кадәр
корсагы комачаулыйдырмы, Сания иреннән читтәрәк йөргән кебек, куллары
да Рөстәмнең иңнәренә тияр-тимәс кенә тора. «Читтән карап торсаң, бик
көлке күренәләр икән» дип уйлады Илгиз.
Ә менә Лариса белән Фәрит – игътибарны үзләренә тарта торган пар:
икесе дә матур, шартын китереп бииләр, бер-берсенә карап көлешеп алырга
да онытмыйлар. «Егерме елдан артык бергә яшәгән ир белән хатынның
нинди кызыклары бардыр инде? Артистлар!» дип уйлады Илгиз.
Парлар берәм-берәм биюгә төшә торды. Хәтта ялгыз Зилиягә дә пар
табылды, хатыны соңарып киләсе Финус аны биюгә чакырды. Кыска
итәкләрен озынайтырга теләгәндәй, күлмәген тарткалый-тарткалый,
биюгә төште хатын. Гомер буе биеп йөргән диярсең, Финус бик килешле
кыймылдый иде. Илгиз аны кызыгып күзәтте.
Өстәл янында хатыны Айсылу белән Илгиз генә утырып калды. Ир
кулында шешә бөкесен бөтерә иде. Айсылу, олы табыннан ялгызы гына
утырып калудан кыенсынган кебек, гәүдәсен яртылаш биючеләр ягына
борып, йөзендә елмаю әсәре чыгарырга тырышып, кунакларны күзәтә.
– Нишләп мондый матур пар вальска төшми! Әйдәгез, әйдәгез! – Ут
кебек житез тамада ханым Илгизне урыныннан тартып та торгызды.
Биергә чыгарга әзер булмаган Илгиз, Зилия сыман, бер дә кирәкмәсә дә,
кофтасын аска тартып, төзәтештереп куйды. Әле биючеләргә, әле Айсылуга
карады. Эх, җыры да бетеп кенә куймый бит аның! Үч иткәндәй, тамадасы
да яннан китми, сүзләренең нәтиҗәсен көтеп, янында басып тора. Илгиз
Айсылуга карады. Ул кулына ниндидер бокал тотып утырган, эчкән кеше
диярсең! Аптыраудан алгандыр инде, ялгыз хатын кебек өстәл янында берүзе
утырып калгач кыенсынгандыр. Парлы бию булмаса, Илгиз уйламас та иде, ә
болай матур түгел инде: бар ирләр дә хатыннарын биюгә чакырган, бары тик
ул гына Айсылуын чакырмаган булып чыга. Дөресен генә әйткәндә, Илгизнең
бер дә биисе килеп тормый, тик шушы тамада хатын сагыз кебек ябышты бит!
– Йә инде! – дип, һаман яннарында басып тора.
Илгиз әкрен генә Айсылуның иңнәренә кагылды.
– Биибезме?
Ханым сүзсез генә басты да Илгизгә таба борылды. Аның башы югары
чөелгән, аркасы турайган иде. Белә инде Илгиз Айсылуның үпкәләгәндә,
үзенең дәрәҗәсен күрсәтәсе килгәндә шулай йөрүен. Кулларын да, әнә,
иренең иңбашларына матур итеп салмады, ваемсыз гына, әһәмиятсез
генә куйды. Аның һәрбер хәрәкәте «Биюгә чакырып, миңа одолжение
ясадыңмы? Булдыксыз! Мөртәт!» дигәнне кычкырып тора иде.
Ир хатынның йөзләренә текәлде. Айсылуның яңак мускуллары
тартылган, иреннәре һаман ачулы итеп кысылган иде. Илгиз белә: бу ачу
әле берничә көн дәвам итәчәк.
Кичә алар тиргәште. Барысына да шул акчасызлык сәбәп инде. Илгиз эш
хакын күтәреп кайтты, ай буе эшләсә дә, унҗиде мең сум акча чыккан иде.
– Нәрсә бу?! – дип аптырады Айсылу, акчаны чутлап чыккач. – Шушымыни
хезмәт хакың? Нәрсәгә генә җиткерим соң мин моны? Әнкәйләргә генә ун мең
бирәсе бар, Фәгыйләгә – өч мең сум. Балаларга мәктәптә ашауларына түләргә,
квартплата, утка, суга, телефон, телевизор, интернет... Бу акчамыни, Илгиз?
– Интернетсыз да торырга була, – диде ни әйтергә белмәгән ир. Ай саен
хезмәт хакы азрак чыкканга аның эче пошмыймыни?! Узган айда унсигез
мең сум чыккач, алдагы айда артыграк булыр әле дип, хатынын да, үзен
дә тынычландырган иде. Кая артыгы – тагын да азрак чыккан! Үзе дә белә
инде ул бу акчаның беркая да җитмәгәнен, әмма Айсылуга нигә шулай каты
бәрелергә кирәк инде?
– Интернетсыз хәзер бер көн дә торып булмый! Әнә беренче сыйныфтан
ук интернет аша өйгә эш биреп кайтаралар! Югары сыйныфларын сөйләп тә
тормыйм! Болай да ике ай түләнмәгән, хәзер сүндерәләр бит. Бу акчаны ничек
кенә җиткерим мин?! Кеше кебек үземә духи, помада сатып алган юк. Туйдым
инде беткән помадаларны шырпы белән чокып, иренгә сыларга! Миңа илле
тула, Илгиз, илле-е-е! Әле һаман бер юньле тормыш күрсәткәнең юк! – Айсылу
кызганнан-кызды. – Әнкәйләр алдында оят, тотабыз да акча сорыйбыз, тотабыз
да алардан сорыйбыз. Үзебез аларга ярдәм итәр урында! Вакытында бирә алсак
ярар иде! Әнә, үзеңнең туганнарыңнан алсаң, абына-сөрлегә, зарплатаң өйгә
кайтканчы ук илтеп бирәсең, ә минекеләргә бирмәсәң дә ярый! Шулай булып
чыга бит! Алар – чүп! Аларны кешегә санамыйбыз, иң мөһиме – Илгизнекеләргә
кыенлык килмәсен. Миңа уңайсыз, Илгиз. Аңлыйсыңмы син – у-ңай-сыз!
Илгиз эндәшмәде.
– Кешеләр балаларын репетиторга йөртә. Диниска мәктәпне тәмамларга ярты
ел вакыт калды, кая репетиторга дигән акча? Нәрсәм белән түлим мин аңа? Шул
акчасызлык аркасында баланы юньле уку йортына да кертеп булмаячак. Хәзер
шөгыльләнсә, алтмыш-җитмеш меңгә басар иде, ә түләп укыта башласаң, елына
ике йөз мең сум кирәк! Син аны берничек тә укыта алмаячаксың! Шуларны белә
торып, унҗиде мең сум акчаңны күтәреп кайтып кергәнсең!
Айсылу утырып елап ук җибәрде.
– Ничек җаның тыныч синең, Илгиз? Мин шуңа аптырыйм. Ничек үз
балаларыңны шулкадәр яратмаска мөмкин? Уйлап та бирмисең шуларның
киләчәкләрен!
– Нишләп уйламыйм? Ул бурычларны барыбер мин түлим бит.
Репетиторга йөртмичә дә шул имтиханнарны биреп буладыр, нигә юкка
акча түгәргә? – Моңарчы эндәшми генә утырган ир, балалары турында сүз
чыккач, авызын ябып кала алмады.
– Үзең бир! Үзең «бишле»гә бир шул имтиханнарны бернинди
әзерлексез! Мәктәп белеме белән! Әллә син аларны да үзең кебек шофёр
булсыннар дисеңме? Әз генә ярдәм булса, Динистагы баш вузга керерлек!
Кит, шул баланы да укыта алмагач инде! Әллә миңа кеше арасында кыен
түгел дисеңме? Әнә, ата-аналар комитеты көн аралаш ватсаптан акча сорап
яза. Ремонтка тапшырмаган бер без генә калганбыз, көндезге ашлары өчен
түләнмәгән. Яңа елга бүләккә тапшырылмаган. Бер без, Илгиз, бер без!
– Ремонтка ат хакы кадәр акча җыймасыннар! Без аны бирергә бурычлы
түгел. Әлегә безнең илдә уку бушлай.
– Шулаймы? Алайса, бар әле, ипләп кенә үзең аңлат шуларны
укытучыларына. Директорга кер! Югыйсә өйдә кухняда гына сөйләнергә
шәпсең. Мәктәптә ләм-мим утырасың. Пока акчам юк, бушка ашатып
торыгыз әле диген! Синең бит җыелышка да барганың юк, әнә Динисның
чыгарылыш кичәсенә алты мең сум җыялар. Бу зарплатаңнан шуның
яртысын булса да түләргә иде. Кая гына бүлим бу мескен акчаңны?!
Илгиз эндәшмәде. Әйе, акчалары җитми. Өйдә шул аркада еш тавыш
чыга башлады. Эчкече дә, ялкау да түгелләр, тапканнарын юк-барга да
түкмиләр. Икесе дә эшли, әмма җиткерә алмыйлар. Артык әйбер сатып
алганнары да юк, концертка, театрга, кинога-мазарга бару кебек күңел
ачулар күптән онытылган, кунакка да йөрмиләр. Чөнки кунакка барсаң,
күчтәнәче-мазары кирәк, гаиләдә бер тиен дә артык акча юк. Өстәмә эш
килеп чыкса, икесе дә алырга тырышалар. Айсылу, җае чыкса, туйларда
фотога төшерә. Илгиз – ташчы, шофёр эшеннән тыш, җәй айларында кич
озын дип шабашкалар ала. Шулай булса да, очын-очка чак ялгап баралар.
Соңгы ике-өч ел бөтенләй авыр, хезмәт хаклары икесенеке дә сизелеп
азайды, ә балаларга үскән саен күбрәк кирәк. Быел Ләйсәннәре дә беренче
класска укырга керде. Аны мәктәпкә чак җыеп илттеләр! Ярый инде,
11 класс, соңгы ел дип, Динисларына күп нәрсәне алмадылар. Җиңнәре
кыскара төшкән күлмәкләрен дә, пинжәк эченнән ярар әле, улым, дип
ташламады Айсылу, чалбарының да узган елгысын гына кияргә булдылар.
Аяк киеме генә юнәттеләр. Сумкасының каешлары бик искергән, яңаны
алырбыз дип уйлаган иде дә Айсылу, тик анысына да чут чыкмады, искесе
белән генә йөри әле уллары. Әти-әнисенең акча җиткерә алмаганын күреп,
алар бик соранып бармыйлар. Аеруча уллары Динис, үзенә берәр нәрсә
алырга җыенсаң, «Әни, әнә, Ләйсәнгә алыгыз, минеке бар әле», – дигән була.
Өс киеме бер нәрсә, әмма соңгы вакытларда ашауга да җиткерә алмый
интегәләр. Әле чәе бетеп куя, әле шикәре. Элек, берәр нәрсә бетсә, хәзер
генә кибеткә барып килеп була иде, хәзер алай итә алмыйлар, тиен дә
акчалары калмый. Айсылу еш кына Илгизнең алдыннан ашауны алып,
балаларга таба куя башлады. Ите дә чутлы, мае да. Ә ир рәхәтләнеп уртлап
ашый. Иртәгегә юк дип тә уйламый, балаларга калсын әле дә дими. Башта
ире моңа әллә ни игътибар итмәгән иде, соңрак хатынының үзеннән
ризыкны жәлләвен аңлады. Ә бер көнне, Илгиз икмәккә үрелгәч:
– Илгиз, иртәгегә иписез калдык, син чамалабрак аша әле, миндә акча
бетте, – диде. Илгиз бу сүзләрне ишетте ишетүен, әмма чынга аласы
килмәдеме, «чамаламады». Шуңа да өченче телемгә үрелгәндә, хатыны:
– Илги-и-из! Иртәгә балаларга ашарга калмый, – дигәненә ачуы килде.
Үзенең икмәккә дип үрелгән кулына сугуларына риза түгел иде ир кеше
һәм моны мыскыллау дип кабул итте. Гарьләнде.
Ә Айсылу, киресенчә, ирен мәнсезлектә гаепләде. Хезмәт хакын алырга
әле бер атна вакыт бар, бурычка алып торыр кешеләре дә калмады. Ашар
ризык бармы-юкмы – аңа барыбер, өстәвенә балалар турында да һич тә
уйламый. Инде мескеннәрнең болай да груша-банан күргәннәре юк, өстәлдә
кәнфит-печенье – сирәк кунак, Айсылу еш кына ипине дә чутлап телә, ә ирнең
гаиләм нәрсә белән туена, иртәгә нәрсә ашарбыз дигән уй башына да керми.
Акча җитмәгәнлектән башланган ызгыш Илгизнең җиде буынын барлау
белән тәмамланды.
– Инәң-әтәң юньле тәрбия биргән булса, син шундый да булмас идең.
Ничек инде өй тулы бала үстереп, берсенә бер югары белем бирмәгәннәр?
Юньлерәк эштә эшләсәң, хезмәт хакың да кешечә булыр иде. Малайлы
була торып, яшәр урыннарын кайгыртмаганнар, хәзер менә ипотека түләп
чиләнәбез, дүрт малайга бер фатир да юнәтмәгәннәр! – дип тезеп китте хатын.
Сүз бу урынга җиткәч, Илгиз түзмичә:
– Сезнең генә нәсел шәп инде! Примадонналар! – дип кычкырды да
урынына барып ятты. Айсылу әле моннан соң да бик күп кычкырды,
керфекләрен чылатты, «юньле булсаң, бу хәлдән чыгар юлын эзләр идең,
кеше ирләре кебек Себергә китәр идең, әнә!» – дип тәмамлады ул сүзен.
«Китәм, иртәгә үк китәм!» – дип ятты Илгиз. Тик бер проблема икенчесен
тудыра бит ул, кесәләрендә бер буханка ипи алырлык та акчалары
булмаганда, фәлән мең тәңкәне билетка кайдан юнәтергә? Югыйсә
шушы сүзләрне ишеткәнче, чыгып китәр иде дә рәхәтләнеп эшләр иде.
Эштән курка торган кешемени ул? Эшләп-эшләп тә түләмәгәч, нишләсен.
Хөкүмәтен әйтер идем – кешене нинди мескен шартларга куя бит!
Иң начары – бу сүз балалар алдында булды. Ләйсән куркып калып, үз
бүлмәсенә кереп посты да, барысын да ишетеп торса да, шуннан чыгарга
кыймады. Динис, башын иеп, ишек төбендә утырды. Ни әтисенә, ни әнисенә
бер сүз катмады. Каядыр чыгып китәргә җыенган идеме, киенгән килеш
шунда утыруын белде. Бары тик әтисе йокы бүлмәсенә кереп киткәч кенә, өс
киемен салып, сеңлесе янына юнәлде дә аның белән дәрес әзерләргә тотынды.
Балалар янында әйткәләшергә туры килүләренә Айсылу соңыннан
үкенде дә соң, тик эш узган иде инде.
Илгиз Айсылу йокларга ятканда гына уянды. Авыр көрсенеп, бик озак
тегеләй-болай әйләнгәләде хатын, әмма ир уянганлыгын сиздермәде, бичәсен
кочаклыйсы да, юатасы да килмәде аның. Аркага-арка куеп йокладылар.
Абыйларының юбилейларына барасы иртән генә исләренә төште. Үзләре
өчен өтәләнеп торган Илнурның кәефен төшерәселәре килмәде, көндезен
бер-берсенә эндәшми йөрсәләр дә, вакыт җиткәч, икесе дә кафега барырга
әзерләнә башлады.
– Ике мең салыйммы, өчнеме? – дип сорады иреннән Айсылу коры гына.
– Бөтенләй салмасаң да була, абыйга үзем аңлатырмын әле, безнең
финанс хәл аның өчен яңалык түгел, – дип җаваплады Илгиз.
Мондый җавап болай да тынычланмаган Айсылуны чыгырыннан чыгарды.
– Кит, мөртәт! Булдыксыз! Һаман да «табармын», «эшләрмен»,
«булдырырмын» дими, бала-чага кебек буш кулын селтәп барырга риза.
Илле яшеңдә дә шундый ыштансыз булуыңнан оялыр идең! – дип үртәлде.
* * *
Турысына каткан Илгизнең килбәтсез генә бер урында таптануы
Айсылуның кәефен тагы да ныграк төшерде, ул ачуы белән иренә таба
күтәрелеп карады. Тегесе битараф карашын әллә кая төбәгән, кәефе
бөтенләй юк иде. Кулларын бичәсенең билләренә куйса да, Айсылу аларның
җылысын тоймады. Дәү гәүдәле, инде чигә чәчләренә чал керә башлаган
ире аңа ничектер жәл булып китте.
«Каты бәрелдем бугай кичә. Зарплатаны шулай аз түләүләренә ул гаепле
түгел бит инде! Югыйсә илле мең сум хезмәт хакы күтәреп кайтуы аңа да
нинди күңелле булыр иде!» дип уйлады хатын.
Илгиз исә күршедә генә биегән Ларисаны күзәтте. Килешле гәүдәсенә
сыланып торган бик матур күлмәк кигән иде хатын. Ир кеше булса да,
Илгиз аның киеменең кыйммәтле булуын чамалады. Мондый күлмәк
Айсылуга да килешер иде дип уйлады ул, хатынына караш ташлап. Айсылу
бәйрәмнәргә кия торган ак якалы зәңгәрсу күлмәгеннән иде. Бу күлмәкне
алганга да инде дүрт-биш ел бардыр, хатыны һәр бәйрәмдә шуңардан.
Матур аның Айсылуы. Әнә бит, иреннәрен бүрттерсә дә, матурлыгы һич
югалмаган. Җитендәй чәчләре нинди куе, матур! Их, нинди бәхетле итәр
иде аны Илгиз, әллә нинди кыйммәтле күлмәкләр алып бирер иде, әллә,
чынлап та, Себергә чыгып китәргә микән? Динис әле ярты ел өйдә, сеңлесен
мәктәпкә йөртергә булышыр иде. Тәвәккәлләргә микән? Болай гел интегеп
яшәү эшмени инде, ярты гомер үтеп бара бит...
«...Балалар алдында әтиләрен тиргәп, ялгыш эшләдем. Улын да, кызын
да сөеп-яратып кына үстерде бит ул. Әйбәт аның Илгизе, бары тик шушы
вакытлыча булган авырлыкны гына үткәреп җибәрергә кирәк». Шулай уйлап,
Айсылу кулларын иренең муенына салды. Менә бит нинди көчле аның ире,
нинди дәү – шушындый кешене бала-чага урынына тиргә инде! Элек ничек
матур итеп бииләр иде алар вальсны, Илгиз аны очыртып кына йөртә иде, ә
хәзер эт белән песи кебек торалар. Кешедән оят. Айсылу Илгизгә таба елышты.
Илгиз хатынына төбәлде. Айсылуның күзләрендә ачу сүнгән иде. Көчле
куллары белән ир аны күкрәгенә кысты. «Айсылу, бәгърем, бәхетле итәм
мин сине барыбер! Менә күрерсең!» – дип пышылдады ул эченнән генә.
Парлы бию дәвам итте…

 

«Казан утлары» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев