Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Габделбар Галләмов: «Кайгылы хәбәр алгач»

(ХИКӘЯ)

Туган ягыннан кайгылы хәбәр, Гамир хәрби училищеда укыган вакытта — 1963 елның ноябрь аенда килде. Беренче дәреснең бетмәгән булуына карамастан, уку бүлмәсенә ишек шакып кергән училище буенча дежур офицер честь бирде дә, дәрес алып баручы майор Никитинга:

— Иптәш майор, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — дигәч, майор үзенә эндәшкән дежур офицерның ниндидер мөһим мәсъәлә турында әйтергә теләгәнен аңлап:

— Рөхсәт итәм. Ни булды? — дип сорады. Дежур офицер:

— Училище җитәкчесе ашыгыч рәвештә курсант Ризвановны үз бүлмәсенә чакыра, — дип җавап бирде. Майор Никитин үзенең фамилиясен әйткәч урыныннан торып аягүрә баскан курсантка карады да:

— Китәргә мөмкин, — дип рөхсәт бирде.

Училищеда укый башлганнан бирле, укуының ярты срогын бетерергә өлгергән Гамир, училище җитәкчесе полковник Богдановның үзен ни өчен чакыруының сәбәбен белмәгәнгә: “Моңа кадәр училище җитәкчесенең үзенә бер дә чакырганы юк иде... Хәрби дисциплинаны да бозмаган кебек идем, нигә чакыра икән?” дип уйлап, кызу-кызу атлап бара торгач, полковникның эш бүлмәсе янына килеп җиткәнен сизми дә калды.

Ул ишекне ачып бүлмәгә кергәндә полковник өстәл өстендә яткан документларны карап утыра иде.

— Иптәш полковник! Курсант Ризванов сезнең боерыгыгыз буенча килеп җитте! — диде Гамир, честь биреп.

Башындагы чәчләренә чал кергән полковник каршында яткан документлардан башын күтәрде дә, карашын янына кергән курсантка юнәлтеп:

— Ризванов, якынрак кил әле. Менә бу урындыкка утыр! — диде, эш өстәле янында торган урындыкка күрсәтеп. Курсант урындыкка килеп утыргач:

— Укулар ничек бара? Бәлки хезмәтеңдә-көнкүрештә ниндидер авырлыклар бардыр? — дип сорады. Ризванов урыныннан басып:

— Укулар яхшы бара, бернинди зарларым да юк! — дип җавап бирде. Полковник өстәлдә алдында яткан бер кәгазьне уң кулына алды һәм сул кулы белән аңа ишарәләп:

— Син урындыгыңа утыр әле, утыр! Мине тыңла... Ә сиңа утырган килеш сөйләргә дә ярый.Синең укулар яхшы баруы әйбәт анысы... Тик, мин сине бер четерекле мәсъәлә буенча чакырган идем. Туган ягыгызда синең якын туганнарыңнан кемнәр калды? Алардан хатлар аласыңмы? — дип сорады. Полковникның сүзне кайсы якка алып барганын аңламыйча торган Ризванов:

— Минем әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булган.Мин ул сугышка киткәч кенә туганмын. Туган ягымда әнием белән апам бар. Өйдән хатларны һәрдаим язып торалар. Тик, мине нык борчый торган бер мәсъәлә бар... Инде берничә ай минем әнием авырый. Ул башта хастаханәдә дәваланды. Соңгы вакыт өйдә ята дип язганнар иде хатларында... — дип жавап бирде.

— Үзеңне нык тотарга тырыш солдат! Сиңа өегездән кайгылы хәбәр белән ашыгыч телеграмма җибәргәннәр... Синең әниең вафат булган. Мин синең кайгыңны уртаклашам! — диде дә, училище җитәкчесе кулындагы телеграмма кәгазен Гамир каршысына өстәлгә куйды. Полковникның әйткән куркыныч сүзләре Гамирның акылына шул ук мизгелдә барып җитмәде. Ул телеграммадагы  сүзләрне укып чыгып, хәбәрнең мәгънәсенә төшенгәч кенә, үзе өчен никадәр авыр хәбәр килгәнлеген аңлады. Аның тәненә кайнар су сиптеләр мени... Тыны кысыла башлады... Бите дә агарынып китте ахрысы, аның йөзенә чыккан үзгәрешне күреп алган полковник, ул-бу булмасын тагын дип урындыкка Гамирның каршысына ук килеп утырды. Бөек Ватан сугышында катнашып бик күп үлемнәр, авырлыкларны башыннан кичергән хәрби кеше булганга, полковник Богдановның күңелендә бу яшь солдатның авыр хәлен аңлап, булдыра алган кадәр ярдәм итү теләге туды, булса кирәк... Ул аның кайгысын уртаклашып:

— Аңлыйм, сиңа бик авыр мондый хәбәрне алу! Тик син җебеп төшмә, үзеңне кулда тотып калырга тырыш! — диде. Бераз курсантка карап торгач: — Әниеңне күмәргә кайтырга теләгең бармы? — дип сорады. Бу минутларда башына төшкән кайгысыннан әле ни эшләргә белмичә, алга таба үзе өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген дә кабул итә алмый торган Гамирга, бу олы кешенең аталарча әйткән сүзләре бик якын, иң кирәкле ярдәм итү сүзләре кебек тоелды. Ул:

— Сезнең ризалыгыгыз булса, мин кайтыр идем, әлбәттә! Соңгы тапкыр әниемнең йөзенә карармын... Аның белән саубуллашып, соңгы юлга озатырмын. Моның өчен мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем, тик кайтасы жирем бик якын түгел шул минем иптәш полковник, җитешә алырмынмы икән? Юлга чыгарга документлар, акча да кирәк булачак бит әле... — диде.

— Җитешерсең!  Мин хәзер сиңа документлар әзерләргә әмер бирәм. Юлга чыгып китәргә сиңа булышырлар... — диде полковник Богданов һәм үзенең ризалыгын алып ишек ягына юнәлгән курсантның артыннан күз карашы белән озатып калды.

Училище җитәкчесе полковник Богданов янында утырганда күңеле еласа да, күзеннән чыккан яшьләрен тыеп кала алган Гамир, училище бинасы янына ясап куелган скәмиягә барып утыргач, башына төшкән кайгысыннан үзен тыныч кына тотып кала алмыйча, куллары белән битен каплап үксеп елап җибәрде. “Ничек инде Бөек Ватан сугышы башлангач та ирсез калып — ялгызы гына,  улын 19 яшенә кадәр үстереп, армияга хезмәт итәргә озатып калган аның бердәнбер әнисе — тормышындагы иң газиз кешесе, картаерга да өлгермичә үлеп китәргә тиеш!? Бу дөньяда гаделлек дигән нәрсә гамәлдә юк микән әллә? Шулай кыска гына арада явыз чир әнисен үлемгә китерер дип уйлаган иде мени ул! Ничек булды соң әле бу? Сугыш беткәннән соң әниләренең аларны тәрбияләп үстерер өчен нинди авырлыклар кичергәнен, җитмәүчелек белән көрәшүен тоеп үстеләр бит алар. Тормышны алып баруы бик авыр булуга карамастан, әниләре үзенең ана мәхәббәтен аларга тигез бүлеп бирә белә иде. Шундый әниләре, вафат булган!” дип әрнеде аның йөрәге.

Соңгы язган хатында апасы: “Әни сине бик сагына! Хәле яхшырмагангамы, гел синең турында сораштыра, элек язган хатларыңны кабат-кабат укыта. Миңа бик сиздермәсә дә, күңеле белән сине өйгә кайтарасы, бик күрәсе килә бугай аның... Көненә берничә тапкыр, өй тәрәзәсе янына килеп утыра да, урамдагы юлга карап торып елап ала!” дип язган иде.

“Улын шулай сагынып күрәсе килгән әнисе якты дөньядан китеп барган... Әллә, яшәвенең соңгы мизгелләре килеп җиткәнен, күңеле сизгән иде микән аның? Авыр, бик авыр Гамирга бу минутларда!”

Шулай күпме көенеп утыргандыр, ул җилкәсенә кагылганнарын тоеп башын күтәрде. Янында замполитлары — өлкән лейтенант Муравьёв басып тора иде.

— Шәхсән үзем, взводыңның курсантлары барысы да синең кайгыңны уртаклашалар! Менә болары сиңа кайтыр өчен документлар! Ә бу акчаларны такси белән тизрәк Баку аэропортына барып җитү өчен, юлда кирәк булыр дип ярдәм итү йөзеннән иптәш курсантларың җыеп бирде, — диде һәм документларны, кулындагы берничә кәгазь акчаны Гамирның кулына тоттырды. — Бу акчалар таксига түләр өчен дә, юлдагы кирәк яраклар өчен дә җитәргә тиеш...  Безнең ашыгыч очракларда шулай эшләгәнебез бар инде. Без моннан синең адресың буенча юлга чыгуыңны әйтеп телеграмма җибәрербез. Хәзер иң кирәкле әйберләреңне ал да, училище капкасы янында сине көтеп торган машинага утырып аэропортка юл тот! — диде өлкән лейтенант, җиңелчә генә Гамирның аркасыннан сыйпап.

Җыенып чыккач, Гамирга урамда көтеп торган таксига утырырга күп вакыт кирәк булмады. Җиңел машина шул минутта кузгалып китеп, аны Баку шәһәре юлы белән алып китте.

Ул һава һөҗүменә каршы оборона полкында Грузиядә хезмәт итә иде. Совет армиясендә хезмәт итү срогы бер елдан артып киткәч, аны, хезмәтендә күрсәткән уңышларын, урта белемле булуын исәпкә алып, командирлары, кече командирлар әзерли торган училищега Азербайҗанга укырга җибәрделәр. Училище Баку шәһәреннән 120 км ераклыктагы борынгы Шемаха шәһәрендә урнашкан булганга, аңа кыска гына вакыт эчендә моңа кадәр тормышында очрамаган бик күп яңалыкларны күреп белергә мөмкин булды. Аның күзләре өчен, бу якларга гына хас булган беренче хикмәт — киң итеп җәелеп яткан Каспий диңгезе булса, икенчесе — кара алтын чыгаручы нефть вышкалары, алар янындагы газ исе, нефть түгелеп үләннәр үсми калган шәрә кара җир өсләре булды. Таулар аша уза торган юллардан барганда, юлдан читтә тау астындагы далаларда, тау итәкләрендә үлән ашап йөргән 70 — 90 башлы берничә тапкыр сарык көтүләре күренеп торса, урыны-урыны белән юл кырыенда ясалган тирән упкыннар да очрап торды. Үзе белән утырып барган юлдашларының сөйләүенә караганда таулар арасында йөргән сарык көтүләре шәхси хуҗалар малы икән. Үз хуҗалыкларында кешеләрнең шуның кадәр сарык асрый алулары турында моңа кадәр ишеткәне булмаганга, аңа бу яңалык гаҗәп булып тоелды. “Кара әле син аны, безнең якларда шуның кадәр терлек асрарга рөхсәт бирү түгел, бердәнбер сыер бозауын да ике айдан гомуми хуҗалыкка тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Монда шәхси хуҗалыкта йорт хайваннарын көтүләре белән тоталар... Грузиядә дә авылда яшәүчеләрнең ишегалдына берничә ат, ике-өч баш сыер тотуларын күргәч аптыраган иде. Бездәге кануннар Кавказдагы бу ике республикада йөрми ахрысы...” дип уйлады ул.

Шемаха шәһәре зур түгел, иң биек дип исәпләнгән берничә дистәдән артык — 4-5 катлы күп фатирлы йортлардан, күбесенчә — 1-2 катлы шәхси хуҗалыклардан тора. Шәһәр тау арасында шактый биек урында төзелгән булганга, яңгырлы, кояш күренмәгән көннәрдә болытлар җир өстендә үк — йортлар, кешеләр арасында йөзеп йөргән кебек тоела. Әйтерсең лә, болытлар сине тирә яктан чолгап алалар... Шәһәрдән читтәрәк виноград, төрле җимеш агачлары үскән плантацияләр күренеп тора.

Училищега солдатларТөньяк Кавказ хәрби округының төрле частьләреннән җыелган булганга, Гамир укулар башлануның беренче көннәрендә якташлар очрамас микән дип, яңа иптәшләре белән танышуны кирәк тапты. Араларында бер кырым татарының да барлыгын белгәч, теге солдатка татарча эндәшеп сүз башларга теләсә дә, татар телендә танышу барып чыкмады. Теге солдат аның әйткәннәрен аңламагач, кайсы яклардан килеп хезмәт иткәнен белү өчен сөйләшергә урыс теленә күчәргә туры килде. Бу солдатны якташ дип санап булмый иде. Шулай да, курсантлар совет иленең төрле почмакларыннан җыелган булсалар да, аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре тигез, дусларча булды. Өлкән командирлар тарафыннан да кыерсытуларга юл куелмады.

Укулар башлануның беренче көннәрендә үк яшь курсантларны училище территориясендә палаткаларга  урнаштырдылар. Бер палаткада 11 курсант йоклаганга, төннәрен монда киерелеп йокларлык түгел иде. Икенче яктан: көндез температура 40 градуска кадәр күтәрелеп су эчәсе килеп, тирләтеп интектерсә, төннәрен киресенчә, курсантлар бер-берсенә сыенып йокласалар да, өсләре ачык калганнар арасында төнлә салкын булуга зарланучылар булмады түгел. Ә бер төнне курсантлар кинәт кенә башланып киткән ураган аркасында төн уртасында урамга йөгереп чыгарга мәҗбүр булдылар. Ураган берничә палатканы күтәреп ыргытып, училище территориясенә утыртылган бар агачларны бер якка аударып ташлаган иде.

Уку процессында теоретик һәм кайбер практик дәресләрдән башка, барлык хәрби кирәк-яракларны киеп, үзләре белән кирәкле инвентарьләрны алып утыз километрлы марш бросок ясадылар. Бер-ике километр йөгереп, бераз атлап бара торгач, юлда хәлләре бетеп ике курсант стройдан чыкса да, калган курсантлар бу сынауны уңышлы үтәп чыкты.

Бөек Октябрьнең 46 еллыгы якынлашып килгәндә, курсантларны Баку шәһәрендә булырга тиешле парадка әзерләделәр. Көн саен берничә сәгать уздырылган бу парадка әзерләнү — Гамирның хәтерендә сакланып калырлык булды.

Баку аэропорт кассасына төштән соң килеп җиттеләр. Алып килгән машина хуҗасы белән исәп-хисапны өзеп, урамнан барганда, ул:

— Гамир! Гамир! — дип кычкырган тавышка борылып караса, урамнан үз ягына кулларын селти-селти йөгереп килгән солдатны күрде. ”Кем микән инде бу, Баку урамында минем исемемне әйтеп, барган җиремнән кычкырып туктатучы? Нинди танышым  булырга мөмкин бу якларда?” дип уйлап торганда, янына килеп җитәргә берничә дистә адым калгач, кычкырып йөгереп килүче солдатның үзе белән бергә хәрби хезмәткә алынган якташы — Ершовка авылы егете Степан икәнлеген күрде.

— Степан! Син каян болай  Баку урамында миңа кычкырып киләсең әле? Ничек таныдың, каян күреп алдың мине? Син, хезмәттә булмыйча, нишләп монда урамда йөрисең әле? — дип сораулар яудырды Гамир, якташын кочаклап алганнан соң. Урыс авылыннан хезмәткә алынган Степан белән Гамир моннан бер ел элек хәрби комиссариатта танышкач, хезмәт итәсе урыннарына Совет иленең бик күп төбәкләре аша 12 тәүлек буена поездның бер вагонында бергә барганнар иде. Ул вакытта дуслашып китәргә дә өлгерделәр.

— Беләсең килсә, мин синең машина янында басып торганыңны күрдем. Башта син микән бу, ялгышмыйм микән дип тә уйлаган идем, якынрак килгәч, син икәнлегенә шигем бетте. Син монда нинди сәбәпләр белән, кая барасың? — дип сорады Степан.

— Мин телеграмма буенча үзебезнең якларга самолёт белән Бакудан очып китәргә җыенам. Кызганычка каршы, зур кайгыга дучар булдым! Әнием вафат булган минем... Газиз кешемне күмәргә кайтам! — диде Гамир, дулкынланудан тавышы үзгәреп китеп.

— Кайгыңны чын күңелемнән уртаклашам, бик зур югалту кичергәнсең икән! Әйбәт кенә кайтып кил инде... Юлларың уңай булсын! Мин хастаханәдә ятып чыктым. Хәзер комиссия узып йөрим, мине армия хезмәтеннән азат итүләре бар... — диде Степан, үзенең ниндидер гаебе бар кебек.

— Ярый, Степан! Сиңа тазалык телим мин! Исән булсак, туган якларда бәлки күрешербез әле... Хәзергә хуш! Йөгерәм! Миңа самолётка билет алырга кирәк... — дип, Степанга кулын биреп кочаклады да, йөгереп аэропорт бинасына кереп китте.

Чираты житкәч Гамир кулындагы телеграммасын, акча документларын аэропорт кассирына тапшырды һәм:

— Зинһар, миңа шушы телеграмма буенча Казан шәһәренә билет оформить итеп бирегез! Минем әнием вафат булган, аны күмәргә кайтам... — диде. Кассир Гамирның телеграммасын, биргән документларын карагач, Казанга ничек кайтып булачагын үзәктән сорап белде. Аннан, бу башына кайгы төшкән солдатның кәефен төшермим дипме, кайгысын уртаклашу теләге беләнме, йомшак кына әдәпле тавыш белән:

— Кызганычка каршы Казанга кадәр оча торган самолёт юк. Тольятти шәһәренә кадәр Ил-18 самолёты оча, аннан Казанга Ан-2 самолёты очачак... Оформить итимме соң? — дип сорады.

— Тизрәк кайтып җитү өчен башка юл булмагач, итәрсез инде... Казанга туры оча торган самолёт булса әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә... — диде Гамир, касса тәрәзәсе янына башын якынрак китереп.

Кассир документларны әзерләп биргәч, Гамир аэропорт янындагы киоскыдан 20 тиенгә пешерелгән бер чәкән кукуруз алып ашады да, аэропортка бара торган автобуска кереп утырды. Автобус кондукторы ир-ат кеше иде. Пассажирларга билет сата-сата Гамир янына килеп җиткәч:

— Илебез сагында торучы солдатка билет сатып тормыйм... Ул армияда хезмәт иткән өчен акча алмый бит, — дип, аңа билет сатмыйча алга таба узып китте. Үзенә бу кадәр ихтирамлы булуларын көтмәгән Гамирга, утырган урыныннан торып:

— Рәхмәт сезгә! — дип әйтергә генә калды.

Аэропортка килеп җиткәч, самолёт эченә кереп утыру күп вакытны алмады. Бар пассажирлар үз урыннарын табып, урнашып беткәч, чибәр генә стюардесса кыз очу тәртипләре белән таныштырып, хәерле юл теләгәч, самолёт урыныннан кузгалып китеп бетон юлдан йөгерә башлады. Җирдән аерылып югарыга күтәрелә башлагач, моторларның эшләгән тавышлары гына ишетелеп торды. Беркавым шулай очкач, Гамир иллюминаторга карады, аңа күк йөзе тоташтан ак болытлардан гына торган кебек тоелды.

Самолёт креслосында утырып кайта торгач, иртәннән үк башына төшкән авыр кичерешләр аны уйланырга мәҗбүр итте. Ул әнисен мәет итеп күз алдына китерә алмады. “Әйе, әтиләре кәһар суккан Гитлер башлаган сугыштан кайтмагач, тормышлары җиңел булмады шул аларның. Гамир, яшь  булуына карамастан, көченнән килгән кадәр йортларындагы ир-атлар башкара торган бар эшләрне башкарырга тырышты. Мәктәптә тырышып укыды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, машина йөртүчеләр курсын бетерде, заводта эшләде. Җимерелә башлаган хуҗалыкларын тәртипкә китерде. Әнисен борчырдай бернинди кыек эшләргә катнашмады. Бәлки, шуның өчен дә, йортларында улын бердәнбер ир-ат итеп күргән әнисенең, аны армияга хезмәт итәргә җибәрәсе килмәгәндер... Ул армияга китәргә чакыру кәгазе килгәнче нәрсәгәдер өмет итеп яшәгән иде бугай... Гаиләдә бер генә ир заты булгач, улымны алмаслар бәлки, дип тә өмет итте ахрысы...

Әле яшәсе дә яшәсе иде бит аңа! Гамир хезмәтен тутырып кайткач, улы белән кызының хөрмәтен күреп яшәр иде, бәлки оныкларын да күргән булыр иде әле...”  дип уйлады ул.

Шулай уйланып кайтканда күпме вакыт узгандыр, оча торгач онтылып киттеме, Гамир самолёт дерелдәвенә уяу булды, Тольятти аэропортына кайтып җиткәннәр икән. Үзе янындагы кечкенә чемоданыналып тышка чыкканда, аэропорттан  бер кечкенә самолётның күтәрелеп очып киткәнен күрде.

“Казанга очасы самолёт булмады микән инде бу? Вакытыннан алда борчылмыйм әле, Тольяттидан оча торган рейска җитешәсең дигәннәр иде бит Бакуда!” дип юатырга тырышты ул үз-үзен, аэропорт бинасы ягына ашыга-ашыга атлап барганда.

Менә касса янына килеп җитте. Билет кассасы тишегенә башын тыгып, урыныннан китеп өлгермәгән кассирдан:

— Миңа Казанга очарга кирәк иде, анда рейс тиз булыр микән? — дип сорады. Кассада утырган ханым, тупасрак тавыш белән:

— Бераз гына соңга калдың, берничә минут элек кенә самолёт Казанга очып китте, — диде.

— Миңа Баку аэропортында җитешәсең, кирәкле вакытта туган ягыгызга кайтып җитәрсең дип әйткәннәр иде бит... Казанга самолёт иртәрәк очып китте мени?

— Юк. Киресенчә, син кайткан самолёт 20 минутка соңга калып кайтты. Хәзер Казанга рейс сигез сәгать узгач була. Бераз тоткарланасың инде безнең шәһәрдә... Автобуска утырып шәһәр белән танышып килергә дә вакытың кала... — диде кассир, касса тәрәзәсен ябып.

Аэропорт бинасының диварына эленгән сәгать угы биш санына якынлашып килә иде. “Шәһәр карап йөрисе генә калган... Минем кайтып җиткәнемне түземсезлек белән көтеп тора торганнардыр... Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк ич инде өйгә... Тик нәрсә белән кайтасың?” Бу уйлардан аның башы авырта башлады. Аэропорт бинасы эчендә пассажирлар күп түгел, скәмияләрдә берничә кеше генә утыра. Иртән юлга чыкканнан  бирле рәтләп ашаганы булмаса да, ашыйсы килеп тормый. Шулай да тиз генә кайтып җитә алмаячагын күз алдында тотып, ул нәрсә булса да капкалап алырга исәп итте. “Аэропорт янында пассажирлар өчен буфет, яисә ашханә бардыр әле...” дип, бинадан урамга чыкты һәм ерак түгел бер катлы йорт ишеге өстенә “Буфет” дип язылган вывесканы күргәч, шул якка таба атлады. Буфет эчендә ашарга кергән кешеләр юк иде. Сатучы итле бәлеш белән сөтле кофе тәкъдим иткәч, акча түләп, алган ризыкларын читтәрәк клиентлар өчен куелган ашау өстәленә алып барып куйды. Стакандагы кофедан, итле бәлештән тәмле исләр чыгып торса да, Гамирның аппетиты юк иде. Шулай да, алда кайчан ашарга туры киләчәген белмәгәнгә,  кофе белән бәлешен көчләп булса да ашап-эчеп бетерде.

Урамга чыккач, кассир әйтүе буенча, ”Әллә, дөрестән дә автобуска утырып, Тольятти шәһәрен карап килергәме? Юк, алай ярамас! Инде бер тапкыр соңга калып, монда, чираттагы рейсны көтеп ятарга мәҗбүр булам... Анда киткәч, ул-бу булса?” дигән уйлар башына килгәнгә, аэропорт территориясен ташлап читкә китеп йөрүне кирәксенмичә, ашыкмый гына йөри-йөри очучыларның хуҗалыгын читтән генә карап чыкты. Бу аэропортның башкаларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаганын күргәч, төп бинасының эченә кереп скәмиягә утырды.

...Казанга оча торган кечкенә самолёт расписание вакыты белән төнге сәгать бергә кайтып җитте. Очканда вакыты-вакыты белән 12 пассажирның чоңгылга төшеп китү хисләре кичерүен исәпләмәсәң, Казанга кайтып җитүне уңышлы дип санарга була иде. Аэропорттан тимер юл вокзалына йөри торган троллейбус та эшен туктатмаган булып чыкты. Троллейбуска кереп утыргач, Гамирның күңелендә: “Бәлки, бүген таң атканчы туган ягыма кайтып җитә алырмын әле...” дигән өмет туды. Тәрәзәдән караганда Казан урамнары буш, транспорт тукталышларында пассажирлар сирәк-сирәк кенә күренгәли. Ярты сәгать вакыт узгандырмы, троллейбус пассажирларын тимер юл вокзалына алып килеп җиткерде.

Вокзал бинасы эченә кергәч тә, ул беренче чиратта поездлар расписаниесен күзләре белән тикшереп чыкты һәм юкка гына өметләнгәнен аңлады. Алар ягына поезд иртәнге җиденче яртыда гына бара икән. Шактый уңышлы гына башланган кайту юлы, соңгы этапларында аңа кире ягы белән борылды. Шулай итеп таңны тимер юл вокзалында каршыларга туры килде.

...Гамир иртәнге сәгать унбергә өйләренә кайтып җитте. Йорт капкасын ачып ишегалдына кергәндә, аны өйләре тирәсендәге ниндидер шикле тынлык хөкем сөрүе каршылады. “Җитешмәдем ахрысы әниемне зиратка алып киткәнче, мондый тынлык булмас иде өй тирәсендә...”  дип уйларга өлгерде ул, өйалды баскычыннан менгән вакытта. Өй ишеген ачып кергәч, тәрәзә кырындагы бушап калган тимер караватны тәртипкә китереп йөрүче апасыннан башка кеше булмаганлыгын күрде. Ачылган ишек ягына борылып караган апасының йокысыз төннәр уздырып алҗыганын, кайгырулар кичерүенеңаның йөзендә чагылып торганын күрде. Ашыгып килгән уңайга апасы үзен кочаклап елап җибәргәч, Гамир әнисен соңгы юлга озатырга җитешмәгәнлеген,  бала чакларыннан ук әтисез үсүләре өстенә, хәзер әниләре дә вафат булгач, үзләренең бөтенләй ятим калганлыкларын аңлады. Күзләреннән чыгып торган яшьләрен кулындагы ак чүпрәге белән сөртә-сөртә апасы:

— Җитешә алмадың инде җаным, әниебезне соңгы юлга озатырга... Син үзең беләсең бит, безнең дин әһелләре мәетне вафат булган көнне үк күмәргә кушканны. Алар әйткәнне үтәргә туры килде. Әни, сиңа телеграмма суккан көннән алда — кичен вафат булган иде. Авыл җирендә яшибез бит, мин мәшәкатьләнеп йөргән арада төн узып киткән, телеграмманы иртән генә суктыра алдым. Синең кайтуыңа да күңелем бик ышанып бетмәгән иде... Бик ерак җирдә хезмәт итәсең ич...  Командирың нечкә күңелле кеше булгандыр инде, рәхмәт төшкере, кайтырга рөхсәт биргән бит, изге җан!

— Суккан телеграммаң узган көн иртән килеп җиткән иде. Дәрес барган вакытта училище җитәкчесе мине үзенә чакырып алып хәбәр итте аны. Кайту мәсьәләсен дә ул һәл итте. Училищеда бергә укыган иптәшләремнең дә ярдәме тигән иде. Алар юлда кирәк булыр дип акча җыеп бирделәр. Рәхмәт инде барысына да! Тик кайтып җитү генә гел уңай булып бетмәде...  Безнең якка Бакудан самолёт турыга очмый икән. Әниемне соңгы юлга озата алмадым... Бик кызганыч! — диде Гамир апасына, үзен ирләрчә, еламыйча нык тотуын күрсәтергә тырышып. — Син һаман да елап торма инде, тынычланырга тырыш. Күрәсең, язмыш шулай булгандыр инде безнең... — диде.

— Мин хатта язган идем бит инде сиңа, аның ярты елдан артык биле авыртты. Врачлар район хастаханәсендә дәвалап карагач, яхшырак булыр дип өйгә чыгардылар. Өйдә күп вакыт урын өстендә сызланып ятты ул. Үзе йөреп тышка чыга алмас булды. Аппетиты начарланып ашавы кимегәч, бик ябыкты. Бер атна элек бер килеш кенә кебек иде әле... Ә менә соңгы ике көн эчендә хәле бик начарланып китте. Вафат булыр алдыннан үз хәтерендә булды, соңгы минутларында икебезне дә искә алып: — “Бәхил булыгыз, акыллы балалар булып үстегез, алдагы көннәрегездә бер-берегезне ташламагыз, рәхмәт сезгә!” — дип, әйтергә өлгерде.

— Апа! Тукта инде, башка сөйләми тор... Түзә алмыйча минем дә елап җибәрүем бар хәзер... — диде Гамир, ачык калган өй ишеге аша кергән кешеләрне абайлап.

— Гамир кайткан икән бит! Әниеңне күмәргә генә җитешә алмадың... Ничек кайтып җитә алдың, акыллым? — дип, күрше өйдә яшәүче, туган да тиешле Мәрфуга апасы тиз-тиз атлап килеп, күрешергә дип кулын сузды. Аның артыннан күршеләре Хөсни абзый белән хатыны Бибинур апа кергәннәр икән. Кергән күрше-туганнар белән күрешеп чыккач, Гамир башыннан солдат фуражкасын салып куйды да:

— Кайтып җиттем, анысы әйбәт булды! Тик бераз соңга калдым шул... Әниемне күрми калдым! Шунысы көенечле булды! — диде, тавышы калтыранып китеп.

— Ярый, нишлисең инде... Монда беркемне дә гаепләп булмый. Исән вакытта әниеңнең сине бик күрәсе килгән иде инде, әлбәттә... Язмагандыр, күрәсең! — диде Мәрфуга апасы, үзенең борчылганын Гамирга сиздермәскә тырышып.

Утырып дога кылып алганнан соң, хәл-әхвәлләрне сораша-сораша самавыр кайнатып чәй эчкән арада Гамирның кайтканын ишетеп күрше-күләннәр, туганнары килеп күрешеп чыктылар. Төштән соң Гамир апасы белән әнисе күмелгән зиратка китте.

Монда аларның әбисе дә күмелгән иде. Ул зиратның юлга карап торган ягында күмелгән булгач, Гамир, әнисен дә шул тирәгә күммәделәр микән дип уйлап килгән иде, алай булып чыкмады, вафат булган кешеләрне соңгы вакытта башка урынга күмә башлаганнар икән. Яңа каберлекләр янына килгәч, апасы әниләре күмелгән каберне күрсәтте. Түгәрәк агачлардан бурап корылган, такталарны җыеп ясалган чардуганнар кырында, яңа гына җирне өеп Гамирның әнисен күмеп куйган кабер иде ул. Алар апасы белән кабер янында шактый вакыт, сүзсез генә басып карап тордылар. Аннан ул апасына кабер янында үзен генә калдырып торуын үтенде. Апасының атлаган тавышы ишетелми башлагач, әнисенең кабере каршысына тезләнеп:

— Әни! Улың кайтты бит синең яныңа! Син нигә, аның хезмәтен тутырып кайтуын көтмичә, якты дөньядан китеп бардың? Мин беләм: кызың белән улыңны ярата идең бит син... Безне укымышлы итәм, тәртипле балалар үстерәм, сугыштан соңгы авыр тормышны җиңәм дип, үзеңә авыр булса да, күпме көч куйдың! Без дә сине бик ярата идек! Мин үзем үскән вакытымда көчемнән килгән кадәр сиңа булыша торган идем. Сине ярамаган эшләр белән  борчымаска тырыштым. Син боларны сизеп яшәгәнсеңдер дип уйлыйм... — диде улы, кабер эчендә яткан әнисенә. Бераз туктап торгач, сөйләүен дәвам итеп: — Үзең белә идең бит, мин ерак якларда хезмәт итәм. Соңгы минутларыңда кайтып җитеп, яныңда була алмадым! Газиз әнием! Гафу ит мине соңга калганым өчен! Мин сине беркайчан  да онытмам! Алдагы тормышымда минем өчен син һәрвакыт уңай үрнәк булып торырсың! — дип әйткәч, күңеле тулып китеп, кайгылы хәбәр алганнан соң икенче тапкыр елап җибәрде.

 

«Казан утлары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев