Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Физәлия Дәүләтгәрәева: «Мин көтәм»

(ХИКӘЯ)

– Ярар, кайтуыңа мунча ягып торырмын. Исән-имин йөреп кайт! – Ләбибә йомыш белән җигүле атында күрше авыл Имәнлеккә киткән ире Ихсанны капка төбендә озатып калды да, өйгә кереп, тавык чүпләсә дә бетмәслек йорт эшләренә чумды. Кызы Тәслия белән улы Дилүс мәктәптән кайтыр вакыт та җитә. Дүрт яшьлек, шукның да шугы төпчек кызлары Земфираны да гел күздән яздырмаска кирәк. Әз генә борылдыңмы, зур зарар салмаса да, бала шаянлыгы белән уңганлыгын күрсәтергә генә тора. Я әнисеннән сорамыйча, суыткычтагы бөтен булган күкәйне сытып, ипигә камыр туглый башлый. Я гөлләргә су сибәм дип, гөлләрне суда йөздерә. Кыз бала кыз бала шул инде. Аңлапмы-юкмы, әнисенә иярә. Әнә әле дә Ләбибә идән юа башлаган иде, төпчек кызы үзенең күлмәге белән тырышып-тырышып идән чылата башлады. Әнисе кызына яраклы идән чүпрәге тоттырды да, ярдәмчесе артыннан корыта-корыта, икәүләп өй эчен дә, чоланны да, болдырны да сөртеп чыктылар. Аннан Ләбибә коймакка камыр болгатты да, кызына тугларга кушып, суга чыгып китте. Ире кайтуга аш салырга кирәк, мунча ягарга... Мал көтүе дә кичке сигездән калмас. Сыер савып, мал караганчы караңгы да төшә башлый. Менә шулай үтә дә китә инде кыскара барган көзге көн. Кайчак, ни дисәң дә, җиләтә дә башлый кебек шушы бертөрлелеге белән бу тормыш.

Тиздән кызы белән улы мәктәптән кайттылар. Коймаклап чәй эчкәч, гел бишкә укыган Тәслиясен уңышлары өчен башыннан сыйпап, Дилүснең уку барышы белән кызыксынды әнисе. Алай начар укымаса да, тырышса яхшырак өлгәшер иде дә. Дөресен генә әйткәндә, Ләбибә инде үзе дә белем бирү ягыннан аңа ярдәмче түгел. Әллә нинди катлаулы күренгән мисалларны үзе аңлатып бирә алмагач, кызына куша ул энекәшенә булышуны. Тегесе, ярый инде, киреләнеп тормый. Энекәше тыңламый башласа, башына җиңелчә дәфтәр белән сугып ала да, укуга җигә. Шөкер, инде икесе дә кул арасына ныклап кереп баралар. Әнисеннән барлык эшне күреп-өйрәнеп үскән уналты яшьлек Тәслиясе инде барлык эшне дә диярлек Ләбибә белән бер тигез башкара. Уллары да әтисе артыннан бер тотым да калмый. Бармагына суга-суга, авырттыра-авырттыра булса да, чүкечен дә тота. Балта белән дә нидер маташтыра. Чалгының да зуррагын күтәрә. Авыл авыл инде. Монда юкка чыкмыйм, кешечә яшим, дисәң, җигелеп тартырга кирәк дөнья йөген. Балаларны да бәләкәйдән эшкә өйрәтергә кирәк. Кем әйткәндәй, агай олы, мин зур, атка печән кем салыр? дип торырлык булмасыннар тормыш көткәндә. Ләбибә балаларына йомышлар кушты да, култык астына күчтәнәчкә коймак кыстырып, кече кызын җитәкләп, бианасының хәлен белергә югары очка менеп китте. Бу арада күренми әле, ни эшләп ята икән Мәмдүдә карчык? Ни дисәң дә, биатай киткәч биреште әни. Шулай инде, кырык еллап бергә гомер иткән иптәшеңне югалту җиңел түгел. Шулай да, килгән авырлыкны бергә җиңеп, бер-берсенең кадерен белеп, бәхетле гомер иттеләр бианасы белән биатасы. Менә Ихсан белән дә шулай үтәргә язса иде тормыш юлын..

Бианасы белән чөкердәшеп чәй эчкәнче, вак-төяк эшләрен караштырганчы тагын бер-ике сәгать узды. Көн дә кичкә авышты. Әтиләре кайткандыр, дип Ләбибә, кызын җитәкләп, өе ягына юнәлде. Йорт салырга материал юнәтү артыннан йөри аның Ихсаны. Яңа бура бураганга ике ел. Түшәм-идәненә ярарлык такта, башка кирәк-ярак юнәлткәнче вакыт үтеп кенә тора. Киләсе елга, аллабирса, яңа йортны сала башларга инде исәбе иренең. Балтачы булып колхозда эшләп йөргән Ихсан кешегә дә бура бурый. Үзенең дә ихатасы төзек кенә. Яшәп яткан йортлары җимерек булмаса да, Ихсанга күптән инде чыршы бүрәнәләрдән яңа, иркен өй салып керү теләге тынычлык бирми. Суясы маллары да бар әле. Ни дисәң дә, йорт салырга җай кирәк...

Үз уйларына чумып, кечкенә Земфираның ни турындадыр тәтелдәвен дә ишетмичә өенә кайтып кергән Ләбибә иренең әле һаман да киткән җиреннән кайтмавына гаҗәпләнеп куйды. Күрше авылга урман саклаучы Фиданга гына киткән иде, ләбаса. Кирәкле кешесе туры килмәдеме икән? Көтеп утырамы икән? Җае туры килмәдеме икән? Аш та әзер, мунча да. Ире генә юк. Аптырамыш...Ихсаны, кирәкле йомышларын үтәп тоткарлангандыр, дип үзен тынычландырырга тырышса да, әллә ничек, күңеленә аңлатып булмас борчу, тынгысызлык кунды аның... Капка төбен, авыл очыннан ире күренмиме, дип, ничәмә урады хатын караңгы төшкәнче. Балалар мунчада юынып, ашап-эчкәч, ниһаять!, капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Тәрәзәдән күзен алмаган Ләбибә, җиңел сулап куйды да, тиз генә йөгереп чыгып, зур капканы ачты. Үз урынын әйбәт белгән алмачуар хайванкай ишек алдының җигә-туара торган җиренә килеп басты да, көне буе җилкәсен басып торган ыңгырчак-тәртәләрдән арынуны өмет итеп, тугарганнарын сабыр гына көтә башлады. Тик Ләбибәнең чиксез аптыравына, арбада Ихсаны юк иде... Берәр күршесенә кердеме, дип, хатын күршеләрнең якты тәрәзәләренә карап торды да, яңгыр сибәли башлагач, өенә атлады. Балаларның сораулы карашларына җавап таба алмыйча, бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә йөрде дә, улына атны тугарырга кушып, тагын урамга чыкты. Тирә-яктагы күршеләрен йөреп чыкса да, ирен тапмады Ләбибә. Тыныч кына печән күшәп яткан ат янына килеп, сорау алырдай булып, әйләнеп йөрде дә, шыбырдап яуган яңгыр астында авыл очына хәтле атлап китте. Тик Ихсан беркайда да күренмәде. Инде ни уйларга белмәгән хатын, иренең энесе Хаммат яшәгән йортның тәрәзәсендә ут булмаса да, капкасын шакыды. Йоклап киткән хуҗалар инде ачмаслар, дип кире китәргә җыенганда, Хаммат торып ишеген ачты. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, Хаммат киенде дә, тиз генә атын җигеп, абыйсы югалган күрше авылга, Имәнлеккә юл тотты. Әллә мин дә барыйммы, дигән Ләбибәне, өеңдә утыр, ул-бу булса хәбәр итәрмен, дип кайтарып җибәрде. Йоклап яткан балаларын уятмас өчен шым гына басып, Ләбибә кече яктагы утны кабызды да, Хамматны көтә башлады. Ни уйларга да белмәде хатын. Кая булыр икән ире? Күрше авылга җиде чакрым. Башта басу кырыеннан салынган юл белән барып, бер-ике чакрым урман белән барасы. Бер-бер хәлгә очрамаса ярар иде инде... Хаммат караңгыда Имәнлекне урап килгәнче таң да атты. Ул капка төбенә килеп туктагач та йөгереп чыккан Ләбибәгә Хамматның йөзе борчулы күренде. Өнсез сорау белән үзенә төбәлгән хатынның күзләренә карамаска тырышып, Хаммат, гаепле кешедәй: “Җиңги, абый Имәнлеккә бармаган...”, - диде. Күз аллары караңгыланган Ләбибә, егылып китмәс өчен, арба читенә куллары белән тотынды да, җиргә чүкте...

...Ире эзсез-хәбәрсез югалганга да дистәдән артык ел узды. Балаларны ялгыз үстерде Ләбибә. Инде улы белән кызы үз оялары белән яшиләр. Янында бер юанычы Земфирасы калды. Ул да туган оясыннан канатларын җилпеп очып чыгып китсә, ялгыз башы нишләр инде хатын? Уңган хатынны димләүчеләр дә булмады түгел. Тик ишек ачылган саен Ихсан килеп керер, дип көткән Ләбибә башкага карый алыр идеме соң? Иренең әзрәк капкаларга яраткан гадәтен белгән хатын, бәлки, Ихсаны берәр дустында айный алмыйча ятадыр, дип өметләнде башта. Айныса берәр кайтыр... Юк шул, кайтмады Ихсаны. Аннан ул үзен, ире, бәлки, берәр хатын-кыз тапкандыр да, шунда төпләгәндер дип ышандырасы килде. Ничек кенә булмасын кайда, кем белән генә яшәмәсен, аңа иренең исәнлеге кирәк иде. Кичерер иде ул ирен, һичшиксез кичерер иде. Аңа шулай уйлавы җиңелрәк иде. Исән генә булсын иде.. Билгесезлектән дә авыррак халәт юк... Шулай, иренең исәнлегенә үзен ышандырырга тырышып яши торгач, еллар үтте. Ире югалгач та аны эзләтергә гариза биргән милициядән дә өметен өзмәде. Кирәксә-кирәкмәсә дә, кергәләп, сорашып торды. Бәлки, берәр яңалык бардыр... Бәлки, онытканнардыр... Кереп исләренә төшерергә кирәк... Шулай беркөн район үзәгендәге милиция бүлегеннән чыккач, ул кибеткә керергә кирәк булыр, дип урам буйлап атлаганда аның игътибарын алдан барган ир җәлеп итте. Ходаем, бу бит аның ире! Атлаулары, сын-кыяфәте шундый охшаган! Шулай ук, сул як кулын туры гына тотып, уң кулын гына селтәп баруы! Буй-гәүдәсе дә Ихсанныкы! Алдында барган ирнең тамак кыруы да якын кешесен хәтерләтте Ләбибәгә. Хатын бер сикерүдә ирне куып җитте дә: "Ихсан!!!", - дип ирнең җиңеннән тотты. Тик... үзенә гаҗәпләнеп борылган ирнең үз ире булып чыкмавы уянган өметләрен бер мизгелдә челпәрәмә китерде шул... Таныш булмаган ир: "Ялгышасыз", - диде дә, юлын дәвам итте. Ә Ләбибә барыбер, ул бер йортка кереп киткәнче, әкрен генә артыннан ияреп барды. Әз генә булса да ирен хәтерләткән кешегә карап баруы аңа шундый рәхәт тә, сагышлы да иде..

 

Беркөн аръякта яшәп ятучы тол ир Госман Ләбибәгә яучы җибәрде. Җибәрде дип, җор, чая телле Зөләйха әбигә үзе дә ияреп килде ул. Үзенең татлы теле аша берничә парны кавыштырган Зөләйха әби сүзне кыска тотты. Илледән узган “кияү егетне” үтереп мактады да, “әйе”, “әйе” диюдән башка сүз тапмыйча көлемсерәп торган Ләбибәгә өнсез генә кызарынып утырган Госман исеменнән тормышларын кушарга тәкъдим ясады. Кунаклар хөрмәтенә салынган итле бәлеш белән сыйланып, чәйнүкне бер-ике кат яңартып чәй эчкәч, яучы әби һәм “кияү егет”, тиз арада җавап көтәбез, дип кайтып киттеләр. Ләбибә уйга калды... Әбекәй сөйләмәсә дә, белә инде ул бер авылда яшәп яткан Госманны. Уңган, тырыш иркәй. Балалары тормышлы. Йорт-җире нык. Аз сүзле. Сабыр. Әнә бит килгәннән бирле бер җөмлә әйтте: “Үземә чыксаң, җил дә тидермәм”, - диде. Нинди хатын-кыз шундый ир турында хыялланмый ди?! Ә Ихсан кинәт кайтып керсә? Ул бит һаман аны көтеп яши. Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый. Белмим инде, Госман, белмим инде...

Инде балалар да: “Әти кайда?”, - дип сорашмыйлар. Әтиләренең кинәт югалуына күнделәр, булса кирәк. Башта, әти кайтсын! дип аунап елаган Земфирасы да хәзер әтисе турында сүз чыкса, карашын аска гына төшерә. Мәмдүдә карчык та улы югалгач бик биреште. Урында яткан бианасын соңгы елны Ләбибә үзенә алып кайтып карады. Соңгы карашы ишектә сүнү генә һаман да үзәкләрне өзә шул... Тырыша торгач Ләбибә ире калдырган әзер материаллардан йорт салдырып керде. Рәхмәт төшкере, кияве белән улы, иренең энекәше Хаммат бик булышты җиңгәсенә. Кемнең кемлеге авыр чакта күренә шул... Нәкъ, Ихсаны хыяллаганча, шартлап торган түгәрәк нарат бүрәнәләрдән, биек, калай түбәле, болын кебек иркен йорт салдырды Ләбибә. Көчен салган ире генә, рәхәтлеген күреп, яши алмый шул шушы якты йортта... Кайларда икән газиз башкаең?..

Яткан мендәрен үтәли диярлек яшьләренә чылата-чылата, йокысыз, назсыз үткән төннәрендә Ләбибә күңелендә тагын, тагын ире белән үткән елларга кайтты. Яше олыгая барган кызны тыйнак егеткә димләп кенә бирсәләр дә, араларында, яши-яши, мәхәббәт туды. Ир хөрмәтен белгән, ир кадерен аңлаган хатын гайләдә муен булса, Ихсаны үзенең “патшалыгында” баш булуы белән бәхетле иде кебек. Хатыны ир сүзеннән чыкмады. Шулай да, хәзер еллар аша үз тормышына борылып карагач, Ләбибәгә ирен тиешенчә кадерләмәгән кебек тоела... Гел шул балалар үстерәм дип, алар яныннан китмичә, иренә игътибар да әз төште бугай шул... Менә кайтып керсен иде әле иркәе!.. Кадерен ничек белер иде аның Ләбибә!.. Дөнья көтүнең бар авырлыгы үзенең нечкә иңнәренә ишелеп төшкәч, хатын, уңган-булган ирен искә алып, бер генә еламады... Ире белән тулы гайләдә үткән елларының да үз вакытында кадерен аңламаган бит ул! Таңнан торып, эш белән башланып, эш белән тәмамланган, бер җайга салынган, тыныч кына аккан, бер төрле көннәр җиләтә дә башлаган кебек иде... Уйлап карасаң, шул тынычлыкта, талгынлыкта икән бит бәхет. Тормыш иптәшең янда булып, тыныч кына балалар үстерүдә... Кая соң ул ир җилкәсе ышыклаган еллар?! Әллә шул тормышның кадерен белмәгән, бәяләмәгән өчен алды микән ходай ирен? Эх, бу ялгызлык! Кайдан сабырлыклар алырга да, ничек түзәргә? .. Күпме сынарсың икән инде, ходаем?.. Әллә, булмаса, кушаргамы соң тормышларны бу Госман белән? Әнә бит, җавап көтеп, ничә чыкты. Икенче яктан, Ләбибәгә Госман белән кушылса, иренә хыянәт итү сыман тоела. Ул бит Ихсанның үлемен үз күзләре белән күрмәде. Үз куллары белән җир куенына бирмәде. Аның хәтерендә ире, нәкъ соңгы тапкыр чыгып киткәндәге кебек, арбада утырган килеш, хатынына артка борылып карый-карый китеп бара... Ә болай, башкага чыгып куйса, Ләбибә аны күмәр төсле, соңгы өметен күмәр төсле... Юк, тереләй килеш ирен күмә алмый шул Ләбибә...

Икенче көнне ул җавап сорап килгән Госманга соңгы сүзен әйтте: “ Госман, бу минем язмышым. Ул исән. Мин көтәм...”, - диде...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев