Дуслар кайчан кирәк
(ХИКӘЯ)
Фаязаның ире үлгәч, шушы тыкрык башында берүзе генә дигәндәй, торды да калды.
Авыл, авыл инде... Кемнәрдер күршесе белән туганнар кебек аралашып яши. Кемнәрдер, кем әйтмешли, спур булып, керми-чыкмый гомер кичерә... Фаязаның ире үлгәч, шушы тыкрык башында берүзе генә дигәндәй, торды да калды. Күңел төшенкелегеннән чыдар әмәлләре булмаган көннәре күп булды аның. Эче пошып, кулына эш бармас иде. Рәхәт яшәде ул ире белән. Ярдәмчел булды, авыр сүзләрен дә хәтерләми аның Фаяза. Ялгыз гына калды бит. Ичмасам, күршедәге өйләр дә буш тора. Керер, чыгар күршесе генә дә юк. Тыкрык арты урамнан күрше эзләп йөресенме. Юк, эше күп аның. Өйгә керсә, өендә эш. Ихатага чыкса, бакчасына аяк басса, әйләнеп чыкканчы караңгы төшә. Ә шулай да, серләшер, сөйләшер дус, иптәш булса күңеллерәк булыр иде кебек. Балалары еракта яшиләр. Елга ике тапкыр кайталсалар, шатлык. Отпускыларына гына кайтып, ярдәмләшеп китәлгәннәренә дә сөенә инде Фаяза.
Бер көнне аның тыкрык урамына җан керде. Үзенә терәлеп кенә торган өйне ялгыз хатын Зәлилә сатып алды. Туганнары да килеп, дәррәү тотынып өйне юып та чыктылар. Биш чакрым арадагы район үзәгендәге кафеда пешекче булып эшләгән кырык яшьләр чамасындагы яңа күршесе тәүге көннән үк ошады Фаязага. Тәмле телле. Апам, дип өзелеп эндәшә. Чәеннән калдырмый. Тиз арада яңа күршесе йорт-ихатаны балкытып та куйды. Өйнең эчен-тышын матур такталар белән көпләтте. Яңа коймалар койдыртты. Әллә нинди беседкаларга кадәр ясатып куйды. Капка төбеннән үк ихатаны чәчәкләргә чумдырды. Килешле генә чокыр казыттырып, су тутыртты, фонтан сыман ямьле нәрсәләр куйдыртты шунда һәм уенчык ике аккошына кадәр шул күлендә йөздертте. Акчасы да күп икән, дип уйлады Фаяза яңа күршесенә сокланып. Кафесына барып сменасын эшләп кайта да Зәлилә йөгереп кенә әллә ниләр эшләргә җитешә. Ни пешерсә дә Фаяза апасын чәйгә чакрып ала. Кыскасы, күршесе генә түгел, әнисе кебек күрде Зәлилә аны. Ятимсерәп йөргән Фаяза яңа күршесен мактый-мактый сыйлана. Мондый игелекне чит кешедән дә күреп була икән дип, кисәк килеп төшкән шушы бәхетенә сөенеп бетәлмәде. Зәлилә яңа мунча да җиткереп, Фаяза апасы белән чөкердәшеп көн аралаш мунча кереп, тәмле чәйләр, затлы ризыклар белән хушландылар. Әлбәттә, күңел күтәргеч яшел су да кабылды. Бу мәлләрдә әниле-кызлы кебек иде аларның дуслыгы. Күптән түгел икенче иреннән дә аерылган, беренче иреннән булган кызын югары уку йортына урнаштырган һәм яңарак кына карт анасын җирләгән Зәлиләгә күрше апасы юаныч булды. Фаяза уңган күршесен мактап бетерәлмәде. Өе нурлы, аш-суы тәмле, теле татлы. Каян килеп чыкты шундый кеше дип, үзенә дә ашына-суына дәште. Ни генә эшләсәләр дә башта берсендә, аннан икенчесендә бергәләп эшләп алдылар. Кыяр түтәле ясап, кыяр чәчсеннәрме, помидорларны аерып куйсыннармы, гел икәүләшеп эшләделәр. Бәрәңгене бергәләшеп утырттылар, утадылар, күмделәр һәм алдылар да. Барысы да яшел су кабып-кабып башкарылды. Аларны белгән кеше әниле-кызлы кебек бу икәүнең дуслыгына карап, кайчандыр ят кешеләргә әйләнерләре турында уйлап та карамады. Инде бөтен эч серләре сөйләнелеп, сердәш апа-сеңел булып беткән иделәр бит инде.
Тик, тамчы тамып, таш тишә дигәндәй, Зәлилә әкренләп эчүгә бирешкәнен сизми дә калды. Кызы укуын тәмамлады, кияүгә бирделәр, оныклары туды. Фаяза апасы белән бергә йолаларга туры китереп башкарылды бу мәшәкатьләр башкарылуын. Олы күрше, никтер, бирешмәде әлеге кабыштыруларга. Әмма Зәлилә эшенә дә сирәк кенә баргалады, нурлы өе әкрен генә нурсызланды. Бакчасында гөлләр дә әзәйде. Фонтанлы кечкенә күле дә яшелләнеп кипте... Балкып киткән дөньяның яме бетте. Фаяза апасы да әнисе кебек якын иткән күршесе аңламадымы Зәлиләнең төпкелгә төшә баруын, вакытында кисәтмәде...
Буш торган күрше өйләрне сатып алып, яңа хуҗалар килеп төпләнде. Фаяза апасы аһ итеп алар белән йөрешә башлады. Инде эшеннән бөтенләй китеп, елга якын өендә бер үзе генә эчеп яткан Зәлилә янына керүче, чыгучы булмады. Кызы сирәк булса да кайтып, акылга китерергә тырышып караса да, уңган, булдыклы Зәлилә сазга батканнан бата барды. Ә иң аянычлысы, Фаяза апасы аны элекегедәй бакчада, йорт, ихатасында күрсә дә күрмәмешкә салышты. Зәлилә аларга керә башласа йә капкасын бикләп куйды. Ишеген шакыса, ачмады...
Аларның дуслыгын белеп йөргәннәр хәзер ни әйтергә белмәде...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев