Чәчәктән кайткан төн
Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез.
Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
Бу минутларда кем нәрсә уйлый – безнең анда эшебез юк. Шулай да, әзрәк баргач, Рамилә кичен күрше егетен очрата алыр микән, дип, дустым өчен дә борчыла башлыйм. Хәмитләрнең тау башыннан күренеп торган тәрәзәләрендә ут юк. Әгәр әйтсәм, Рамилә көләчәк кенә. Аның казах кызыныкына охшаган кысынкы күзләре авылга алып керүче күперне дә шәйләми булса кирәк. Кызык, юл буеннан баш төрткән әле бик нәни чәчәкләрне күрә микән, минем кебек сөенә микән, дип уйлап куям мин аның турында.
Егетләрне үзеннән өркетмәс өчен, Рамилә бервакытта да күзлек киеп йөрми. Дәрестә дә, язарга кирәк булганда гына, анда да бөтен кеше инде эшкә тотынгач кына, үзенең затлы кысалы күзлеген йомшак кулъяулыгы белән сөрткәләп борын очына элеп куя. Ул күзлекнең почмагында менә шушы чәчкәләргә охшаган кеп-кечкенә сары тамга бар. Әлеге тамга, күзлекнең чит илнеке булуын күрсәтеп, мәсьәлә чишелгәнче, Рамиләнең борын яфрагы читендә елык-елык итеп утыра.
Юлга җыелган суларның чупыр-чупыр килгәненә Рамиләнең узган елдан калган биек үкчәле түфлиләре чулт-чулт җавап биреп, минем кәефемне тагын да күтәребрәк җибәрәләр. Түбәнгәрәк төшкән саен, клубка чыгасы вакытыбыз бик азга булса да якыная.
Чупыр-чупыр...чулт-чулт, чупыр-чупыр...чулт-чулт...
Хәмитләр турыннан үткәндә, Рамиләнең болай да кысынкы күзләре тагын да кечерәебрәк кала, кара күз алмалары үзәккә җыела. Тавышыбызны ишеткән егет тәрәзәдән карамас микән дигән өметләр белән, Рамилә үзе сүз башлый. Минем җавабым юк. Иптәш кызымның өметен җимермәс өчен генә, җирдән бер-ике вак таш алып, чекрәеп торган карасу пыялалы тәрәзәгә ыргытам.
Хәмитнең әнисе, бик тә чибәр китапханәче апаның шәүләсе, җанга якын бер яктылык сыман, түр аркылы сызылып уза. Без исә күрше йорт капкасына юнәләбез.
Монда Рамиләләр яши. Туган якка кайтмаган ялларда мин, аларга барып, бәрәңге чыгарышкан, өй җыештырышкан, авылның бетмәс-төкәнмәс эшләрендә катнашкан булып йөрим.
Көмеш самавыр артында, хәл-әхвәл сораша-сораша, чәй эчәбез. Аннан сүз без көткән якка юнәлеш ала:
– Ни, Данил абый, Рамиләнең чыгасы да килми, мин, тик утырганчы, йөреп кайтыйм булмаса. Клубыгызда күрәсе кешеләр дә барие...
Рамиләнең әтисе, ут сүндереп йөреп кырысланып беткән кеше, тикшеренүчән карашларын миңа төби. Нинди дә булса җөпләү-фәлән ишетмәгәч, мин:
– Эшегез-мазар булса, чыгып тормаска да була инде,– дип дәвам итәм.– Әллә иртә таңнан ябышырбызмы?
Минем хәйләне аңлап бетермәгән Рамилә өстәл астыннан гына бик каты иттереп аягыма китереп баса. Бу, Хәмитне син чакырмасаң, кем чакыра, дигәнне аңлата.
Эш турында сүз башладыңмы, Данил абый җеби дә төшә инде.
Өендә буй җиткереп килгән малае бар. Ә монда минем эшкә җитезлекне әйбәт беләләр...
Данил абыйның:
– Кунак кызы ич син, эш эшләп ятарсың инде, булмаганны, бар, чыгып кер, озак йөри күрмә,– дип әйтүе сүзләремнең аның күңеленә мач килгәнне аңлата.
Миңа шул гына кирәк тә. Эңгердә чупырдатып кайткан суларга да басмыйча гына, йөгерә-сикерә, клубка төшеп җитәм. Белеп торам: Хәмит инде күптән анда һәм мин күренгәнне көтеп утыра. Безнең әле Рамиләнең әти-әнисе ятканчы биисе, Казан-Арча яңалыклары белән уртаклашасы бар.
Тик Хәмит, гадәттәгечә, бию кичәсенең ахырына чаклы тормый, нигәдер берни әйтмичә-нитмичә, клубтан чыгып китә. Мине чит бер авылда япа-ялгыз калдырып китә. Әллә үземнең генә кайтмаячагымны белгәнгә, алданрак китәме ул? Алдан сөйләшенгән эш икәнлеген күңелем белән генә сизенәм.
Бу авылның урамнары нәкъ җырдагыча, кәкре дә бөкре. Айлы төннәрдә дә килбәтсез, нурсыз күренә ул миңа. Кырлы-сырлы сукмаклар аша үтеп, үзем кунакка төшкән урамга килеп җитәм. Аның чатында минем аякларым үзеннән-үзе кызулана башлый. Бер шомарагының кунак кызының юлына аркылы төшүен көт тә тор. Мин Нәгыйм абзыйларның ат арбасы куелган өй каршына килеп җиткәндә, ике егет кулымнан эләктереп ала. Икесе дә – иптәш кызымның элек йөргән егетләре. Нишләргә белми, як-ягыма каранам. Су да чупырдаудан туктый.
Сүзне Рифат башлый. Май җиле шикелле йомшак тавышы үзгәргән, өзек-өзек:
– Син...миңа...ошыйсың, Гөлнур. Урам әйләнеп кайтасың килмиме? Мин...сиңа... үзебез яшәгән... өйне дә... күрсәтермен.
– Ник, мишәрләр өйдә яшимени? Ызбада түгелмени?– дим мин аңа, тешләремне ыржайтып. Багана лампочкасының сүрән яктысында ул моны күрәме-юкмы, аңлашылмый кала, Фәнүс турыдан-туры:
– Кайсыбыз белән йөрисең?– дип яра.
– Менә, икегез белән дә ич,– дим мин, башымны юләргә салып.– Иптәш кызымның егетләрен бер-берсеннән аерып куя алмыйм бит инде.
– Син безнең янда чамалабрак сөйләш. Үткән-беткән, без аны оныттык. Сүз менә синең турыңда бара. Кайсыбыз белән йөрисең?– ди ул тагын да үҗәтләнебрәк.
Мин аяк киеменең очларында бөтерелеп, көлемсерәп торган итенәм дә, кулларыннан ычкынып, Рамиләләр капкасына йөгерәм. Кызганыч, ниндидер шаяны аны бикләп тә куйган икән. Инде кирегә, Арча юлына элдерәм. Сыйрагы минем ике буй кадәрле Фәнүскә мине куып тотар өчен бер-ике адым атлау да җитә, шунлыктан Нигъмәт абзыйның ат арбасына сикереп менәм. Яныма менә-нитә калсалар, тибеп төшермәкче булып, япун самурайлары кыяфәтендә катып калам.
Арбага җигелгән егетләр белән авыл урамнары буйлап очабыз гына. Минем инде башлар әйләнә, күңел болгана. Күз алларым караңгылана. Бераз вакыт үткәннән соң, шаярып арыган егетләр, мыш-мыш килеп:
– Кайсыбызны сайладың?– дип сорыйлар. Минем җавап юк, әмма әйтмәсәң, уеннан уймак чыкмагае, сәяхәт тәмам йончытты. Озын буйлы, чибәр Фәнүс дияр идең – әле мәктәп баласы гына. Рифатны сайлар идең, әнисен усал мишәр хатыны дип сөйләгәннәре күңелгә шом салып тора...
Уңайрак вакытны туры китереп, арбадан сикереп төшәм дә:
– Берегезне дә түгел!– дип, кабат алны-артны белми Арчага карап йөгерергә тотынам.
– Тукта! – Фәнүснең боерулы тавышын ишетүгә сөрлеккән аякларым миңа хыянәт итә. Инде кеп-кечкенә бармакларым да аның тирле куллары эчендә.
– Минем егетем бар шул,– дим мин, абынган җиремнән тора-тора.
– Не пройдет!– ди Фәнүс, теш арасыннан гына сыгып.
Соңгы өметем – Рифатта. Ул, башын кыңгыр салып, уйга батып тора да:
– Гөлнур, рәнҗемә миңа, бәлки... мин... китеп... ялгыш та эшли торганмындыр... Әмма үзем яраткан бу кулларыңны авырттырасым килми, – ди.
Ул китә. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Чупыр-чупыр... чулт-чулт. Рифатның ботинкасы да иске микәнни соң? Без тавыш-тынсыз Рамиләләргә таба борылабыз.
– Фәнүс, – дим мин бикле капка янында, – Фәнүс, кертеп җибәр мине.
– Шуның өчен бикләп куйдыммыни мин ул капканы?!
– Фәнү-ү-үс...
– Таң аткач!
– Минем... эчләрем дә... кысылып бетте инде.
– Читкәрәк китеп торам...
– Тамак та ачты, йокы да килә, Данил абыйдан да куркам, дәрес тә әзерлисе бар, сине яратмыйм да... – дип тезәм бер-бер артлы.
Ул, теш араларына кыстырган үги ана чәчәген әйләндереп, берни дәшми басып тора.
– Фәнү-ү-с...
– Таң аткач!
Сүз беткән. Таң атмый да атмый... Керергә ымсынуым гына була, Фәнүс узган ел кызлар өчен сугышып сындырган тешләрен шыгырдатып ала, йөрәгем жу итеп аяк астына төшеп китә...
Инде:
– Фәнүс, үбә күрмә, – дим мин аңа.
– ...
– Теш казналарың сынып ук чыгар да... авыз эчемә коелыр шикелле.
Үземә дә бик җитди күренгән сүземне Фәнүс кызыкка ала булса кирәк:
– Ачуымны китерсәң, тешлим дә әле мин.
Җиңелчә генә төшкәли башлаган яңгырдан качып, капка түбәсе астына керәбез.
Фәнүс туңа. Инде минем дә тешләрем шыкылдый башлый. Фәнүс мине сак кына тезләренә утырта:
– Атта йөреп арып беткәнсең син, кызый.
– Ие, Фәнүс, теләсәм, өйгә дә кереп китә ала идем лә мин, – каян килә миңа бу мактанчыклык?!
Рифә Рахман
Дәвамы: "Сөембикә"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев