Айдар Хәлим: «Күрешү»
(ХИКӘЯ)
I
Сәрвәрнең ашыгасы җире юк иде. Ул, адымнарын чеметеп кенә атлап,
Коммунистик урамнан Карл Маркс урамы почмагына таба китте. Төрмә
шул тарафта. Ә нигә ашыгырга? Ул сәгатенә күз төшерде. Әле абзасы
әйткән вакытка иркенләп өлгерә. Моңа кадәр ашыкканы да бик җиткән.
Армиядән котылып кайткач, ул, Ватан сугышы ятиме, юк-бар белеме
белән конкурслар аша чак үтеп, университетка укырга керде, ачлы-туклы
укыды – гел ашыгырга туры килде. Менә, ниһаять, ут капкандай, анда
йөгереп, монда йөгереп, ашыга-ашыга, укуын тәмамлауга да иреште. Инде
дипломы да кесәсендә. Әмма ул, диплом дигән ялтыравык катыргы, әлегә
һич кенә дә аның кесә шәрифләрен җылытмый, киресенчә, карга баласыдай
авызын ачкан да, карр-карр килеп, бертуктаусыз үзе ризык сорый. Ә ул
ризык гади түгел икән. Әгәр аның үз карыны тәүлегенә өч кенә тапкыр
кашык күтәртсә, бу диплом дигән «ачкернә», коры кашыклы «прафисыр»,
тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә Белем дигән байлык сорый. Аңардан башка
беркая барып булмый. Әгәр карап-торып кына шул белемгә, шул өлешкә ия
була алсаң, мәмләкәтебездәге ит яраткан һәр маэмай сугымчыга әйләнгән
булыр иде. Белемсез кашык, чынлап та, коры, ашыга-ашыга авызны ерта.
Аңа Карл Маркс әфәнденең үзеннән бигрәк, кирпеч калынлыгындагы,
ягъни, башыңа төшсә, башыңны тишәрлек «Капитал»ы кирәк. Баш миләре
кызышкан студентлар фәлсәфә кафедрасына кереп «Хәзерге Россия дәүләте
коммунизмнан кире капитализм төзүгә күчте, шулай булгач, безнең Маркста
да, аның «Капитал»ында да мохтаҗлыгыбыз юк. Әйдәгез, аны өйрәнеп
-----------------------------
1 Үткән гасырның җитмешенче елларында булган вакыйга (Автор искәрмәләре).
маташмыйк», – дип караганнар иде, әмма биредәге фәлсәфәчеләр сүзне
кыска тотты: «Сакаллы Маркс үзе кирәкмәсә дә, аның «Капиталы»ндагы
сакалсыз өстәмә табыш теориясе үлемсез. Укыгыз». Сәрвәрнең үзендә
белем-гыйлем дигән нәрсә такы-токырак иде шул. Техник фәннәрдәге
теорияләрне аңлавы читен дип кенә, нигезендә математика яткан фәннәрдән
баш тарткан, тарих фәне болай да аңлашыла дип кенә, тарих фәнен сайлап,
тарихчы булган егеткәй бүген мәктәптә тарих укытып азапланган була.
Тик үзе тарихны чынлап торып тирәннән белми. Ул тарихны аңардан
башка яши алмаган дәрәҗәдә түгел, үзенә кирәк булган күләмдә, тиешле
үлчәмдә, җитәрлек дәрәҗәдә генә «үз күрә». Әйтик, укучы сабыйларга
Людовиклар династиясе аша Франция тарихын укып баш катыруга
караганда, Наполеонның ат яратканлыгын, аның Ватерлоо кыйралышында
сөекле аты – гарәп чабышкысы Маренго яраланганнан соң үксеп елаганын
күргән солдатларның да, үз чиратларында, җиргә ятып елаганлыклары
турында белүе кызыклырак. Сәрвәр укучыларын дәрестә күбрәк шундый
искерми торган «яңалыкларны» сөйләп сихерли. Тарихны сөеп түгел, аны
сөйләп мавыктыра.
Ул әле шундый бер ачыш та ясады: милләтләр никадәр милитар, сугыш
чукмары булган саен, аларда атлы һәйкәлләр шулкадәр күбрәк булучан.
Уфадагы Салават һәйкәлендә дә, беренче чиратта, ир-атның узаманлык,
батырлык чагылышы һәм шул батырлыкка тиң булган матурлык чыганагы
балкып тора. Шуңа күрә халыкара энергия үлчәме итеп «ат көче», ягъни
736 ваттка тиң көч-куәт күрсәткече алынган. Менә ни өчен шахтада –
җир астында вагон тарткан атлар, тора-бара караңгыда, үзләренең ат
икәнлекләрен онытып, тынсыз-өнсез ишәккә, билсез понига әйләнәләр,
хәтта тома сукырга калалар. Киптерелгән, өстән-мөстән генә өйрәнелгән
тарих та сабыйларыбызның уй-зиһеннәрен шул атларныкы кебек
сукырайтмыймы? Монда аларга бернинди математика кирәкми. Менә ни
өчен батыр-каһарманнарның, яу кырында ятып калган очракта, атлары
белән бергә җирләнәселәре килгән. Һәм аларны шулай зурлап җирләгәннәр
дә.
Үзен биләп алган уйлардан онытылып, ул тротуар читендә эленеп
торган чуерташны туфли очы белән элеп очырды. Якын-тирәсендә, ярый,
беркем дә юк иде. Коммунистик урамның почмагында урнашкан почтамт
яныннан югары күтәрелә башлады. Күзенә чалынды, аның белән бергә
яңа туган айның элпәсе дә күтәрелә икән. Аптырады, гүя болай итеп
көпә-көндезен калыккан айны ул гомерендә беренче тапкыр күргән кебек
иде. Бу ай тотылган мәллә? Ул куркып куйды – яңа туган ай әле тумас
борын ашалып беткән!.. Сәрвәр, базарга алып барган үзәк юл аша чыгып,
кибетләр рәтеннән баруын дәвам итте. Аннан Карл Маркс урамыннан
уңга борылып, Достоевскийга таба китте. Урамнарны шулай исемнәре
белән берәмтекләп баруының асаба мәгънәсе бар: нәкъ шул Достоевский
белән Аксаков урамнарының почмагындагы төрмә бинасы кирәк аңа.
Үз гомерендә беренче тапкыр эзли ул әлеге куркыныч бинаны. Бу хакта
җир йөзендә хәзергә ике генә кеше белә: ул үзе һәм шул төрмәдә утырган
абыйсы Зөфәр. Сәрвәр эченнән генә шаяртып «Төрмәгә утырмага барам»
дип, яңа сүзбәйләнеш уйлап табуыннан елмаеп куйды. Төрмәнең борынгы төрбә, ягъни «караңгы боҗра» дигән татар сүзеннән алынган булуы әллә
кайдан кычкырып торса да, Сәрвәр «тюрьма»сының да, «өтөрмә»сенең
дә, «өтөрмән»енең дә, «төрбә»сенең дә, «утырма»сының да барлык Рәсәй
өчен уртак бер табигый халәт – «утыру»га барып ялгануын тоеп тетрәнде.
«Утыру»! Рәсәйдәге иң популяр сүз. Әнә, Зөфәр абзасын да, кешенең
шырпысына да кагылмавына карамастан, аеруча куркыныч җинаятьче
күреп, шушы Достоевский белән Аксаков почмагындагы өтөрмәнгә китереп
тыктылар бит инде. Ягъни «утыртып куйдылар». Башлаган бурасын
тәмамлап булмасмы дип, урманнан «рөхсәтсез» дүрт төп агач аударган
өчен. Әлбәттә, агачларны урман хуҗалыгыннан сатып алып кисү күпкә
дөресрәк булыр иде дә бит. Әмма моның өчен акчаны каян аласы? Аннан,
ничек итеп ачуың кабармасын, ди? Үзе яшәгән җирлектә үскән, Аллаһы
Тәгалә биргән агач өчен нинди рөхсәт алып торасы, ди, ул тагын?!
Зөфәр абзасының биле болай да бераз кәкрәебрәк тора. Билен
сындырганчы эшләгәне өчен шулай ул. Тикшерүчеләр аның билен тәмам
сындырып куймасмы?
Җинаять эшен өйрәнеп, хөкемгә әзерләү өчен тикшерүчеләргә
тапшырдылар. Алар эшне озын-озакка сузып, бу арада Зөфәрне изоляторда
ябып тотарга кирәк дигән карар чыгарды. Шулай итеп, абзасы утыз-
кырык йортлык Сәхрә авылыннан, күзе беркайчан күрмәгән, беркайчан
булмаган, миллион кешелек Уфага китертелеп, «утырмага» бикләнде.
Ягъни «өтөрмәнгә төрелде». Гадәттәге «кунак вакыты» йола буенча ике
көн белән чикләнә. Өченче көнгә чыккач, хуҗалар, кунакның китәсе
барлыгын сиздереп, аңа тары боткасы пешерәләр. Бу очракта тикшерүче-
следовательләр тары боткасы пешергәнне көтеп вакланмаячак. Вакытны
күпме кирәк, шулай алачаклар. Кем әйтмешли, кеше уйлый, тәкъдир йөртә.
Менә өченче ай инде, бертуганнарның күрешкәне юк. Моңа кадәр чит-ят
якларга чыгып йөрмәгән, нибары җиде сыйныф белем алган, хәтта армиядә
дә хезмәт итмәгән абзасы, билгеле, туган-тумачаларын бик тә, бик тә
сагынган. Сәрвәр дә абзасының һәм үзенең сагынуын бераз гына булса да
басып булмасмы дип бара бит төрмә ягына абзасы белән күрешергә. Хәер,
аны чын күрешү дип атап та булмыйдыр. Ул абзасы өчен «бертуганымның
йөзен күрдем» дип, үзен тынычландыруга гына кайтып калачактыр,
әгәренки бу бурычны башкарып чыга алса. Аның фикерен Аксаков урамы
тарафыннан кыңгырауларын зыңгылдатып килгән трамвай тавышы бүлде.
Сәрвәр Карл Маркстан Достоевский урамы тарафына күчте. Төрмәгә
якынлашып килә икән. Дулкынлануыннан аны салкын тир басты. Июнь
кояшы чамадан тыш җылы иде.
Алар, әлбәттә, туры мәгънәсендә күрешә алмаячак. Моның өчен йә
Зөфәр абзасы төрмәдән чыгарга, йә, тәүбә-тәүбә, Сәрвәр энекәше аның
янына төрмәгә керергә тиеш. Бу мөмкин түгел! Аңа ирешкән хат кисәгендә
абзасы кемгәдер, кем янынадыр килер-күрешер өчен бернинди адрес-
фәлән күрсәтмәгән иде. Нәкъ Антон бабай Чехов язганча – «авылга,
Бабайга, Константин Макарычка». Аның күз алдыннан абзасы язган әлеге
хатның чалыш-полыш юллары эркелеп үтте. «...Тикшерүчеләр ашыкмый.
Кайбер атналарда бер тапкыр да сорау алырга чакырмыйлар. Сезне
үлепләр сагындым, Сәрвәретдин энекәем! Йөзеңне күрәсем килә. Сине күрсәм, Сабирҗан, Зәйнәгабдин абзаларымны, инәмне күргән кебек булыр
идем. Бәлки, йөрәгемә балта белән операция ясасалар да, бу кадәр әрнеп
сыгылмас һәм сагынмас идем. Миңа әлегә төрмә шартларында туганнар
белән очрашу да, телефоннан сөйләшү дә тыелган. Сагынуымның
соңгы буалары ерыла. Әйдә, туганым, болай итик! Бүген дүшәмбе. Ике
көннән, чәршәмбе көнгә, син минем бу хатымны алачаксың, Алла боерса!
Җомга көнне, көндезге аш – беренче-икенче эсминәләр арасындагы
сәгать төшке унике белән бер арасында, син Достоевский белән Аксаков
урамнары чатына килеп, йөзең белән миңа – төрмә тарафына карап бас.
Бер урында туктап калма. Йөренгәләп тор. «Бу ниткән ышпиун» дип
шиккә төшмәсенннәр. Бер сәгать буена килә-китә миңа таба карап тор!
Алга-артка йөрештереп тор! Тәрәзәдәге кыеклы рәшәткәләр аша миңа
син басып торган урам авызы күренәчәк. Син бит безнең барыбыздан да
ныграк әтигә охшагансың. Сине күрсәм, әтине күргән кебек булыр идем,
энем. Син мине күрә алмасаң да, мин сине ашханәгә кергәндә-чыкканда
күрә алачакмын бит! Теләгебезгә ирешербез, Алла боерса. Биредә дөнья
томанлы, караңгы. Бу очрашу миңа, очраша, күзгә-күз күрешә алмасак
та, күк йөзеннән төшкән кечкенә яктылык кисәген урлап, кире үземә
кайтарган бәхет кебек матур бурлык булсын иде. Җомга көнне урлашкан
кеше, тәүбәгә килсә, тотылмый диләр. Ярар, энем, аты булсын, аты булса,
дилбегәсе кулда булыр. Илаһи амин. Синең белән күрешүне көтеп, абзаң
Зөфәр».
Сәрвәр кәпәчен салып, бөкләнгән кырые белән күзендәге яшьне сөртте.
Ул яшь тә сагыну галәмәтеннән иде. Чәчрәгән яшь тамчысы кулын пешереп
алды. Абзасының беренче тапкыр шәһәр дигән олы җәмгыятьне бары тик
төрмә тәрәзәсе аша һәм бары тик шулай гына күз алдына китерә алуы
аны тетрәтте. Җөмләләре нинди төзек, институт бетерсә дә, алай бөтен
булмас. Авылдан чыкмаган агасының шулай хыялыйларча аек фикерләве
аны ихластан да таң калдырды. Ул, күренүенчә, һичшиксез иң зур бәхеткә
лаек «урман карагы» иде.
Ун минуттан сәгать унике тулачак. Абзасы төрмә баскычларыннан кирза
итекләре белән дөпелдәп килеп, шым гына төрмә кашыкларын күтәрәчәк
һәм ашханәгә кергәндә-чыкканда тәрәзәдәге тимер рәшәткәләр аша булса
да аны күрәчәк, әмма ул үзе генә аны күрә алмаячак иде. Бу дүрт баш
бүрәнәлек агач өчен алган җәзаның иң авыры – сугыш ятимлегенең кансыз
дәвамы иде. Атасы сугышта һәлак булмаса, ул бу ике төп имән, ике төп
каенны урлап кисеп азапланган булыр идемени?
Ул адымын тизләтә төште. Менә Аксаков белән Достоевский
урамнары почмагы. Менә төрмәнең абзасы әйткән рәшәткәле, Әби
патша заманнарыннан юылмаган тәрәзәләре. Алар аша чебен дә очып
керәлми һәм очып чыгалмый. Пыялаларның керле көзгесендә адәм
баласының эчке дөньясы, аннан кыяфәте, аннан эчке табигате бозылып
кайтарыла. Ул кире борылып, Карл Маркс урамы тарафына китте.
Янәдән тагын борылып, Аксаков урамына таба кире адым ваклады. Менә
хәзер аны абзыйсы күрәдер: төшке уникедән беренче сәгатьнең башлам
минутлары китте. Ул йөзен мөмкин кадәр ачып, төрмәгә таба борып,
җәйге кояш нурларында шомлы яктыртып, горурлык белән башын күтәреп – тукта, ә нигә горурлык, нинди горурлык, төрмә почмагына
каян килгән ди горурлык? – ул урамның бер башыннан икенче башына
кадәр үз адымнарын санап барырга булды. Шулай иткәндә вакыт тизрәк
үтәчәк, сизелми үтәчәк. Ул «минутлар» дигән әфәнделәрне үзенә хезмәт
иттерәчәк.
Бер... Ун... Егерме... Йөз... Бер, ике... Кырык... Илле...
Барлыгы йөз илле адым үтте дә яңадан кире китте.
Вакыт сизелмичә аксын өчен ул үзенә каршы килгән кешеләрнең
йөзләреннән зат, күзләреннән хат эзләп, килеш-килбәтләрен күздән кичерә
башлады. Менә бер хатын килә. Башында бик килешле шәл-яулык. Тик ул
нигә шат түгел? Авызын нигә турсайткан? Ире авыр сүз әйткәнме? Якын
кешеләре белән сүзгә килгәнме? Килсә, ни өчен килгән? Сүзгә килмичә
генә яшәргә, яшәрергә йә картаерга мөмкин түгел идеме? Әнә бер төркем
яшьләр килә. Аларның уйлары төрмә тәрәзәсендә түгел. Бары тик үзләренең
тәрәзәләрендә. Алар биредә ниндидер төрмә булуын да белмиләр. Әлегә
алар аның «төрмә» дигән исемен дә исләп өлгермәгәннәр. Гомерләре буена
шулай була күрсен. Әнә бит мөкиббән китеп көлгән тавышлары үзләреннән
алда йөри. Алар әлегә шат. Сагынуны кичереп өлгермәгәч, сагына да
белмиләр. Сәрвәрнең барлык кайгыларыннан онытылып, алар белән
китеп барасы килде. Ә кеше дигәнең гомер буена шат булырга мөмкинме?
Кайгысыз кеше бармы? Әллә адәм баласы кайгысы белән туамы? Аңардагы
шатлыкка кайгы, борчылу өстәлгәндә генә ул яшәү ваемлы, кадерле һәм
затлы була түгелме? Кызык бит. Ваем кешегә зат бирә. Кушыла алмас
уртаклыклар. Менә төрмә ашханәсенең тимер челтәрле тәрәзәсе аша
какланып яткан асфальттан аны эзләгән бертуганы Зөфәр затлы кешеме?
Затлы. Чөнки ул гаделлек эзли. Ул Аллаһ биргән бүрәнә-буралык агачлардан
бераз гына булса да үзенә өлеш талымлый. Дәүләт аңа ул агачларны процент
рәвешендә бушка бирергә тиеш иде.
Абыйсы аны күрә күрсен иде дип, баз сыман өнсез тәрәзәләргә таба
кулын селкеде Сәрвәр. Аннан, төрмә күзәтчеләре абайлап алып, аны да
төрмәгә алып кереп, ябып куя күрмәсеннәр дигәндәй дертләп китеп, кулын
төшерде. Янә дә адымнарын санап барган уңайга абыйсының тарафына
карап елмайгандай итте. Елмайганы өчен куркып куйды. Үзенең никадәр
көлкеле халәттә икәнлеген төшенеп, тагын елмайды. Юк, елмаймады, үзен
көчләп диярлек авызын ерды. Нәрсә, ул бу төрмә почмагыннан абыйсына
карап авызын ерыр өчен килдеме? Кит аннан, юләр. Ул абзасының аны
күрүенә ышанган иде. Аның белән бергә бертуганнары Сабирҗан белән
Зәйнәгабдин абзыйлары да күрде кебек Сәрвәрне. Моңа кадәр фронттан
кайтмаган аталарын гына сагыналар иде, инде хәзер Сабирҗан белән
Зәйнәгабдин дә сагындыра башладымы? Моның өчен ятим калу, урманга
барып, рөхсәтсез килеш агач егу, Уфа төрмәсенә китереп «утыртылу»
кирәк идеме?
Үзен талаган уйлардан котылыр өчен, гүя җан ачысы белән,
карашларын бер төрмә, бер каршыдагы урам тарафына юнәлтеп, ул тагын
да үзенә каршы килгән адәмнәрнең йөз чалымнарын күзәтә, тикшерә
башлады. Әнә җимерелгән йөзле берәү. Яланбаш. Башы йомырка кебек
тәгәрәргә тора. Атламы ничектер чатай-ботай. Хәзерге заман татарчасы белән әйткәндә, «туп-турыдан тут пошёл» кеше бу. Ылкынганчы эчкән.
Дөньясы кәрмәҗин. Адәм тәганәсе! Үзе исерек тә түгел кебек. Шулай,
исереклекләрен яшерә белгән адәмнәр очраштыра шул исерекләр
дөньясында. Әллә юньсез аракыдан, әллә авыр кайгыдан шулай артык
калтайганмы бу? Әнә икенче берәү. Хатын кеше. Җәйнең кадерен белеп
бугай, бик купшы киенгән. Рәхмәт. Зәңгәрсу бәйләм кофтадан. Зур үс.
Үкчәсенең очлы тимере шыкы-шыкы килеп баш миен деңкетә, барлык
йоклаган даирәне уятып бара диярсең. Янәшәдән мыр-мыр килеп кушучка
сыярлык эте йөгергән була. Этнең тавышы бакырга кушылган көмеш
«Күгәрчен кыңгыраулары»2 шикелле зеңгел-зеңгел килә. «Тәрәзәңә
кара, – ди Сәрвәргә икенче тавыш. – Абзаң сине күрсен». Әнә, тагын
берәү. Монысы да – хатын-кыз. Итәгенең ерылган ертыгы аша оят җире
ялтырарга да күп калмаган. Монысы да эт җитәкләгән. Эте чәр-чәр килеп
туктаусыз өрә. Әллә үзебезнең татар эте көнләшеп өрәме? Яратып өрәме,
әллә яратмыйчамы? Какая ыразнитса! Кара, инде өченче хатынкай эте
белән мәш килә! И-и Ходаем, кайвакыт уйга каласың: хәзер шәһәрләрдә
этләр кешеләрдән күбрәк яши мәллә? Бу хатыннар йоклаганда этләрен
үзләренең түшәгенә саламы? Аны, кеше телен аңламаган малны, өйдә
асрап, кайдадыр ничектер йоклатырга кирәк бит инде, шулай бит? Әнә бер
җыйнак бәдәнле иркәй килә ята. Өстендәге киеме кып итеп тора. Ничек
тапкан? Ничек шулай ипле киенгән! Сәрвәр, абзасына йөзе ачык күренәме
икән дип, тәрәзәләрне ничектер кочаклап, йотлыгып карады. «Мин сиңа
үземне күрсәтер өчен нык тырышам! – дип кычкырды ул пышылдап кына
агасына. – Син мине, чынлап та, күрәсеңме, абзый? Мин сине күрмим,
әмма синең мине күрә алуыңны бик телим!»
Сәрвәр тагын да борылды һәм, кирегә әйләнеп, абзасына гәүдәсенең
уң ягы белән килә башлады. Нинди гарьлек! Ул, сугыш ятиме, тагын да
үзе кебек ятим ике сабыйның бертуганы, көненә бишәр йөз, меңәр көлтә
иген урып билсез калган һәм, нибары илле ике яшендә гомере өзелеп, бу
тормыш белән мәңгегә хушлашкан анасының хәтта сугыш елларында да
күрелмәгән-кичерелмәгән газабы – төрмә тупсасының бирге тарафыннан
абзасына хәтта кычкырып та эндәшә, сәлам җиткерә алмавы өчен өзгәләнә
иде...
Бу шартларда сәлам җиткерә алуы аның өчен иң зур бәхет иде.
Әле Зөфәр абзасының аны тагын да унбиш минут буе күрерлек вакыты
бар икән. Ул ихластан да бәхетле! Аның абзалары, туганнан туган туганнары
бар. Яңа сугышлар гына кузгалып китмәсен, тынычлык кына булсын.
Әнә бит аның каршысына һәркайсы үзенчә матур, батыр һәм җегәрле
замандашлары килә. Аларның һәркайсы үзенчә кабатланмас бәгырь. Ходай
аларны ничек шулкадәр кабатланмас итеп ярата ала икән? Бу яктан чыгып
фикер йөрткәндә, җир йөзендә бер генә дә игътибардан мәхрүм, ямьсез
кеше юк. Алар барысы да фикер өчен утка керә торган шәхесме, әллә
башкаларга төкереп тә бирмәгән кешечек кенәме, анысын үзләре генә белә.
Хәтта менә бу табак битле, өтер кебек кечкенә борынлы абзыкай да менә
дигән балалар үстергән гражданиндыр әле!.. Әнә теге җәенке битле, почык
----------------------------
2 Сүз Башкортстанның Күгәрчен авылында көмеш кушып ясалган җиз кыңгыраулар турында бара.
күзле иркәй дә, менә бу чүкеч сабы кебек кыска буйлы, кашсыз җегет тә,
анавы үзеннән дә зур күн капчык асып, ут капкан кебек чабып барган берәү
дә кемнеңдер бердәнбер сөеклесе бит. Шулаймы, җәмәгать? Шулай булгач,
нигә тынышмыйсыз? Ашыга-ашыга нәрсәне бүлешәсез? Зиратнымы?
Тынычланыгыз. Сәрвәр күптән тынычланды. Аның мәктәптәге тарих
дәресен беркем, беркая урлап китмәячәк. Бозыласы бозылган, тузыласы
туздырылган, хакимияткә кирәк өлеше генә калдырылган беркүзле тарих
бит инде ул.
Сәрвәрнең кулын кемдер көйдереп алган кебек тоелды. Юк, бу
кузгалган нерв, ягъни кан теңкәсе генә шулай чәнчешеп куйган икән.
Йөрәгенең теңкәсе аңа кулындагы сәгатенә карарга куша. Теңкә дигән
нәрсә сәгатьнең үзеннән дә аныграк, хакыйкыйрак, дөресрәк икән. Әйе,
төшке сәгать бер тулган. Сәрвәр төрмәнең тышкы тупсасы тирәсендә
тагын бераз «капшанып» йөрергә булды. Әмма шунда ук уеннан кире
кайтты. Ул мәгънәсез булачак: хатта язылганча, төшке аш вакыты сәгать
бердә тәмамлана иде. Тротуардан кеше туктаусыз агыла тек агыла,
беркем дә төрмә диварларына якын килми. Беркем аңардан ни өчен башы
әйләнгән мосафир кебек арлы-бирле йөрүенең серен дә сорамый. Кеше
ашыга. Нигә ашыга? Ә бит уйлап торсаң, кеше яшәргә ашыгып, зиратка
ашыга.
Ул вакытын сузып, тагын да йөрештерергә булды. Бәлки әле абзасы
ашаган өстәленнән, утырган эскәмиясеннән күтәрелеп өлгермәгәндер?
Бәлки менә нәкъ шушы мизгелдә генә аны берәр төрмә ярыгыннан күреп
торадыр?
Алга. Артка. Артка. Алга.
Уңга-сулга юл юк. Бары тик алга.
Ахры, борчылудан аның күзләрен җем-җем яшьләнгән томан басты.
Кинәт тирә-якны айнытып, көтелмәгән хәл булды: төрмә биналары
өстендә, шунда, биектән, каяндыр почмактан, култыктан кәккүк тавышы
ишетелде. Ул, әлбәттә, күренми иде. Бар тирә-якны моң басты. Сәрвәрнең
күзләре томаннан арчылды. Гүя Ходай кошы, сайрап, барлык дөньяның
агышын туктатты да куйды. Кәккүк дигән серле кошны бирегә кем керткән?
Беркемгә дә буйсынмаган, шул исәптән хәтта төрмәнең көн тәртибен санга
сукмыйча, андагы төшке ашның беренче-икенче «эсминәләре» арасын
бутап, кәккүк чакыртып китертеп «тәртип бозарга» кем кушкан?.. Булган
халык моңлы тавыш килгән тарафтан кәккүкне эзләде. Кешеләр хәятендәге
барлык эреле-ваклы мәшәкать – ашау-эчү, киенү-ясану, бару-кайту, китү-
кайтмау, ярату-яратмау мәҗбүриятләре тәмам онытылды. Булган хәлме?
Төрмә өстендә кәккүк кычкырсын әле сиңа! Һәркемнең үзенең яшәләчәк
гомеренең озынлыгын, дәвамлылыгын, чиксезлеген беләсе килде. «Кәккүк,
кәккүк, минем гомерем ничә ел?!» Ул күренми иде. Төрмә тирәсендә, аның
гел генә йозаклы ихатасында, чит тел атамаларын кулланып әйткәндә –
периметрында, диаметрында һәм радиусында – инде килеп сөеклебез
Юрий Гагарин космосыннан торып сайраган һәм берүк вакытта сайравы
кычкыру буларак та халык калебенә сеңгән аваз хуҗасын яшерерлек бер
генә дә агач, кәүсә әсәре, яшеллек заты күренми иде. Кәккүк!.. Бер. Каян
килә бу? Кәккүк!.. Ике. Кәккүк. Өч... Сайрамый. Кычкыра. Юк, кычкырмый.
Сайрый. Икесе дә урынлы. Тормыштан. Әмма серле кәккүк өч кенә тапкыр
кычкырды да тынды.
Өч тапкыр. Өч кенә тапкыр. Моны нәрсәгә юрарга? Кәккүк үзенә күкәй
салырга оя эзлиме? Тегесенә карга оялаганмы?
Сәгать ике икән. Вакыт ничек тиз үтә, ә?.. Абзасы аны күрде микән?
Күргән булырга тиеш. Ул, җирсенеп һәм тетрәнеп, инде ничәнче тапкыр
төрмәнең челтәрле тәрәзәләрен күздән кичерде. «Күрдеңме син мине,
абзый? – дип пышылдады ул. – Күрә алдыңмы? Күрә алган булсаң,
киләчәктә тагын да килермен, яме!.. Ә хәзергә сине күрдем дигән фикердә
сиңа яңадан хат язарга утырам».
Һәм ул салынкы гына адымнар белән кайтыр якка таба атлады.
II
Сәрвәрнең Уфада балачактан бергә үскән, бергә укыган, утыз ел элек
бергә Октябрьск техник училищесында бораулаучы һөнәрен алганнан
соң, янә дә бергә калмык далаларында нефть эзләү конторасында
эшләгән, боларга өстәп, армиядән котылгач, шулай ук Сәрвәр белән
Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында бергә белем
алып, бүгенге көндә куанып бетә алмаган вазифаны – китап сәүдәсен
биләгән җан дусты Хәбир бар. Ул, чынлап та, үз вазифасына куанып
бетәлми. Хезмәт хакы артык югары булмаса да, әллә ни түбән дә
түгел. Иң мөһиме – ул номенклатур исемлектә. Үзе дә кеше буларак
ифрат та ипле, тыныч, сабыр. Юкка-барга кубарылып-куптарылып
бармас. Үзеннән югары җитәкчеләрнең дә күңелен таба белер. Китап
дигән беркайчан да картаймый торган, тыйнак, матур тышлы мәдәни-
мәгърифәт байлыгы, беләсез, һәр инсанның йөзен дә, телен дә ача.
Күңел биреп, өстәвенә «бисмиллаһ» әйтеп тә эшләгәч, аннан, мондый
җылы урында тегеннән-моннан кереп учын җылытыр мөмкинлекләре
дә булгач, ул менә шулай, күзгә-башка ташланмыйча, өстендәге
кәчтүм-күлмәген артык бөкләмичә-сындырмыйча, көзгедәй ялтыр
туфлиләрендәге тузанны тыны белән өреп кенә төшереп, эшенә бара да
кайта, бара да кайта. Юк, бу аның кара эштән куркуы-тартынуы дигән
сүз түгел. Ул, ятимлек корбаны, кирәксә, көрәк тотып, ачык һавага кар
көрәргә, урманга агач кисәргә дә чыгар. Мондый илтифат аңа каныннан,
ныклы нәселеннән, бишектән, атап әйткәндә, инәсе ягынан әбисенең –
безнең якта аны картинәй диләр – бик тә гади булмаган язмышыннан,
авылының ул үзләштереп үскән югары кешелек тәрбиясеннән килә.
Гади булмаган язмыш дигәннән. Үткән гасырның утызынчы еллары
башында, авылда сыйнфый көрәш көчәя барган чорда, авыл советы
рәисе – кызыллардан-кызыл – «үтә кызыл тиз уңа» дигән мәкальнең
бабасы булырлык ата коммунист Әптери, аның матурлыгы белән таң
калырлык матур картинәсе Минзыяның кулын сорап, яучы җибәрә. Аның
атасы байлыгы-барлыгы булган, үз хезмәте белән кулак исемен алган,
сүзендә тугрылык, хезмәтендә тырышлык белән, аягына басып, баеп
килгән Сәбәхетдин Әптеринең яучысына, ике дә уйламыйча: «Хуҗаңа
тапшыр, мин ул баланы этләргә бирер өчен үстермәдем», – дип җавап бирә.
Шуннан башлана инде бу нәсел өчен кешелек күрмәгән газаплар. Миякә канткомыннан килгән кызыл коммуннар гыйнвар суыгында Сәбәхетдинне
ярымшәрә биш баласы белән урамга куып чыгаралар һәм, чыпталарга
төреп, Пермь урманнарына илтеп ыргыталар. Кара урманнарда бүреләр
улавыннан чәчләре агарган ике кызы шундук дөнья куя. Озак та үтми,
Сәбәхетдин абзыйның үзен дә агач басып үтерә. Нәсел тамырын ничек
кенә булса да саклап калу хыялы белән янган кече кызы Минзыя авылда
калган сөйгән егете Сабир янына сөргеннән качып кайта. Тимәсләр әле
дип уйлый. Ул бит «ударница». Кызның качып кайтуын белеп алган
кызыл хакимият вәкилләре Минзыяны Пермь якларына кире җибәрергә
җыеналар. Нишләргә? Арада бердәнбер төн бар. Иртәгә соң булачак. Шул
төнне файдаланып калырга кирәк. Ике яшь йөрәк, Сабир һәм «ударница»
Минзыя, шул төнне, дөресрәге, таң аткан чактагы бердәнбер төнне
файдаланып, күрше авыл мулласыннан никах укытып, башлы-күзле булып,
Сәбәхетдиннең нәселен саклап калалар...
Ике тарихчы – Хәбир дә, Сәрвәр дә бу тарихларны белми. Хәбир
мәктәптә тарих фәнен укытып каешланудан бөтенләй дә котылды шул.
Аны бу бурычтан шул китап, тутырып әйткәндә, китап сәүдәсе коткарды.
Икесе ике төрле, сәүдә һәм мәгърифәт кебек берсе икенчесенә ятрак-читрәк
урыннарда хезмәт итсәләр дә, тормыш вазгыятьләрендә берсе икенчесеннән
читләшмәделәр, дуслыкларын саклап килеп, кунак-фәлән җыйганда, бер-
берсен табыннарыннан калдырмый торган булдылар.
Сәрвәр, җае чыкканда, Уфаның нәкъ уртасындагы трамвай боҗрасы
каршындагы китап кибетенә, дөресрәге, дусты Хәбир җитәкләгән китап
сәүдәсе конторына керми калмый. Атнасына бер тапкыр. Кимендә. Укыту
сәгатьләре мөмкинлек биргән очракларда икешәр тапкыр да кереп-
чыккалыйдыр әле. Алар анда Хәбир дусты белән күрешеп, кайбер шәхси
яңалыклары белән уртаклашалар. Сәрвәр үзенә кирәкле китапларны да
караштыра. Сирәк-саяк сатып та алгалый. Ничек туры килә инде. Менә
бүген дә иртәләп алып, Уфаның нәкъ үзәгендә зың-зың килеп яткан трамвай
боҗрасына таба китте. Хәбир утырган китап кибете бинасы шул боҗра
каршында бит.
Ул кибетнең арт ягыннан, карбазы кебек салкын, караңгы беренче
катыннан югарыга таба тарая барган икенче катына күтәрелде һәм таныш
ишектән эчкә үтеп, тар аралыктан китте. Аны теләсә нинди кибетләрдә
түгел, бары тик сәүдә келәтләрендә генә була торган хаос, эшлекле
тәртипсезлек каршылады. Бөтен нәрсә менә мине күрегез дигәндәй
таралып-таркалып ята. Аралыкның аргы очындагы ишек каршында
туктап калды. Бәлки Хәбирне борчып азапланырга кирәкмидер? Зөфәр
абзаң белән очраштыңмы, күрештеңме дип сораса, ничек җавап бирер?
Аңлармы ул аны? Сәрвәр үзе ул чакта төрмә почмагында кичергән
халәтен аңлата алырмы? Гомумән дә, гомумиләштереп, тартып-сузып
аңлатып караса, аны абзасы белән күреште дип әйтеп буламы? Бер сәгать
буе әйләнчек сарык шикелле төрмә почмагында арлы-бирле әйләнгәләп
торуны күрешү дип атап буламы? Нәрсә булса, шул булыр, бер килгәч-
килгәч, җан дустың белән күрешмичә китеп булмас. Ни сәбәпледер күн
тышлы булган һәм сейф ишеге кебек бик тә авыр ишекне көчәнеп диярлек
ачты да эчкә үтте ул.
Хәбир телефоннан сөйләшә иде. Алар баш кагып кына берсен-берсе
сәламләделәр. Шул арада Сәрвәрнең очлы күзе монда да таралып, йөз-
чырайлары белән дөньяга яктырып яткан китапларны барлады: Анна
Ахматова. «Я – голос ваш»... Леонид Андреев. «Рассказы и повести»...
Тагир Тагиров. «Лейтенанты»... «Голоса африканских поэтов»... Рим
Идиятуллин. «Хәерле кич»... Укы гына! Нинди генә китаплар юк биредә!..
Русча, татарча, башкортча. Менә, ниһаять, Хәбир телефонын куйды. Алар
күптән күрешмәгән шикелле кулларын кысып күрештеләр.
– Нихәл, кардәшем?
– Әлегә исәнлек-саулык. Рәхмәт!
– Йә, сөйләп җибәр! Төрмәдә булдыңмы? Абыең белән күрештеңме?
Менә сиңа, кодагый! Бу куркыныч сорау кинәт кенә яңгырагач, Сәрвәр
ничектер ток суккандай тартышып куйды. Ул «төрмә» дигән дәһшәтле
атаманы бар ачыклыгы, конкретлыгы, икесенә дә билгеле серлелеге
белән атарга бөтенләй дә әзер түгел иде. Ятим үсеп, кешенең энәсенә дә
кагылмыйча ир-җегет булып өлгергән, өйләнгән, инде ике бала тәрбияләгән
ирнең бу фаҗигаи сүзне беренче тапкыр туры мәгънәсендә куллануы
иде. Әгәр Зөфәр абзасы урман урлап тотылмаса һәм гаебен ачыклар өчен
тикшерелү изоляторында тотылмаган булса, бәлки бөтенләй дә кулланмаган
булыр иде...
– Мин төрмәдә булмадым бит... – диде ул үзенә-үзе, аптырагандай
итеп. – Мин аның нибары читендә... тышында... почмагында... гына булдым.
Шунда кәккүк тавышын тыңладым!..
Нинди кәккүк?! Бу Хәбир өчен бөтенләй дә көтелмәгән нәрсә иде. Ул
дусты үз акылындамы, ычкынып-нитеп куймадымы дигән шаккаткан
кыяфәт белән Сәрвәргә акаеп карады.
– Абыем белән дә күрешмәдем...
– Бәй, күрешмәгәч, андагы төрмәгә ни пычагыма барып йөрдең? Зөфәр
абзаң синең сыныңны челтәрле пычрак тәрәзә аша табарга, танырга
тырышып, хәлдән тайгандыр инде. Ашыгыз тозлыгына кирәк идеме сезгә
ул газаплар? Әллә иректә табылмаган яхшы кешеләрне төрмәдә күп дип
уйладыңмы? – Дусты ачу китереп сөйләнүен дәвам итә иде. – Анда кеше
белән шыплап тулган. Ләкин барысы да ышанычсыз. Шуңа күрә ул шыксыз
урын изолятор дип атала да. И-зә-ала-торр!.. «Изү» дигән сүздән алынган,
ягъни мәсәлән. Анда мәшәкать юктыр дип уйладыңмы? Анда да мәшәкать
тулып ята! Кеше булган җирдә төрмә, аның мәшәкате булмый дисеңме?
Алар «төрмә почмагы» дип сөйләшкәндә гүяки бер-берсеннән аерым
булган ике нәрсә – «төрмә»не һәм шул «төрмәнең почмагын» күз уңында
тоталар иде. Хәбир турыдан һәм, тулаем алганда, үзе өчен бөтенләй дә
караңгы булган «төрмә» төшенчәсеннән чыгып фикер йөртсә, Сәрвәр
дусты исә дөньяны шул «төрмәнең почмагы» төшенчәсеннән чыгып кына
күрә иде...
– Абзам миңа язган хатында: «Төшке аш вакытында, икенче каттан,
тимер челтәр аша булса да йөзеңне күрәсем килә» дигән, – дип аңлатырга
тырышты Сәрвәр Хәбиргә. – Мин көндезге уникедән сәгать бергә кадәр
йөз суларымны түгеп, аңа карап, дөресрәге, алга-артка йөрештереп тордым.
Бер сәгать буе... Миңа эчтән күренә алмаган абзамны ничек итеп тыштан күрергә мөмкин булсын?! Моңа ничекләр итеп кенә түзәргә мөмкин?!
Мин аны төрмәнең тышыннан күрә алмасам да, ул үзе мине төрмәнең
эченнән күрергә тиеш иде... – Сәрвәр, сүзе еш кабатланудан сулышы кабып,
беравыкка тын торды. – Шул чакта, ышанырсыңмы-юкмы, күрелмәгән
хәл булды – төрмә өстендә, бер агач, бер яшеллек әсәре булмаган урында
кәккүк тавышы яңгырады!.. Ул дар агачындагы үлем газабына тиң икән,
малайгынам!.. Уф!..
Кемдер ишек шакыды.
– Керегез, кер! – диде тавышын күтәреп Хәбир. Һәм урыныннан сикереп
торып, ишек катында күренгән хәрби кешегә каршы атлады. – Ә-ә-ә, син
икәнсең, Александр Саввич! Рәхим итегез, иптәш подполковник!
– Хезмәткәрләрең үзең кебек иртәли, – диде офицер. – Сине уятыр өчен
иртәрәк килергә иткән идем, алар мин килерне көтеп, күрәсең, бездән
күпкә иртәрәк торганнар да, себеркеләрен сулап, ишек алларыңны себереп
куйганнар, Хәбир Хәләфович!
Сәрвәр берьюлы ике горурланырлык, бер үкенечле тойгы кичерде.
Офицер югары чиндагы татар иде. Бер адымнан полковник. Ике адымнан
генерал. Бу бер куаныч. Һәм ул офицер татарны сатып җибәрерлек итеп
татарча сөйләшә иде. Бу – икенче горурлык. Тик куанычлар өстенә бер
аңлашылып бетмәгән сер дә бар иде шул.
– Татарча шулкадәр оста сөйләшкән рус кешесен беренче мәртәбә
күрәм, – диде Сәрвәр, мактаудан тыела алмыйча. – Рәхмәт сезгә! Татарча
сөйләшергә өйрәтү буенча блиц-курслар ачарга кирәк сезгә, Александр
Саввич. – Мин ул курсларга безнең мәктәптән генә туган телләреннән
түнгән бер унлап укытучы алып килә алыр идем.
– Мине шулай югары бәһаләвегез өчен зур рәхмәт, – диде
подполковник. – Атаң-анаң тумышлары белән чеп-чи татар булгач, татарча
сөйләшмичә нихәл итәсең инде... – Ул, Хәбиргә карап, җиңелчә кеткелдәде.
– Монда русның бер катнашы да юктыр ул, шулай бит, Хәбир Хәләфович?
– Рус татарны мөселманнан тәреле керәшен-христиан ясагач, русның
биредә нинди катнашы булсын инде! – диде киная белән елмаеп Хәбир. –
Сез бит асаба, кабатланмый, уңына-сулына карап кына эшли торган халык!
Керәшен! Керәшеннәр!..
Сәрвәр бу тәгъбирне әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышып, әллә,
чынлап та, төшенеп өлгермичә, җавапсыз калды.
Аның үз гомерендә җир йөзендә керәшен дигән ниндидер серле кавемнең
булуы, аның мотлак барлыгы турында ишеткәне булса да, чын керәшен
кешесен менә болай якыннан, бер бүлмәдә, китаплар арасындагы өстәл аша,
тотып, капшап карарлык итеп беренче тапкыр күрүе иде. Ул, теләсә нинди
ясалмалыкны, аеруча ясалма, корытылган-киптерелгән тарихны төпкә
төшеп кабул итмәгән тарих укытучысы, тагын бер тапкыр инанды: безнең
илебездә тарихи зиһенле кешеләргә, ачылмаган тарихлар аяк астында өелеп
ята диярлек. Иренмичә, тартынмыйча, курыкмыйча күтәреп кенә ал! Һәм
мыскалга сал! Дөресен генә, булганын гына яз!.. Әмма юк!..
Тота-каба, берүк вакытта «уңга-сулга карап кына» кузгалырга маташкан
бәхәс Сәрвәрнең теңкәсен кузгатты.
– Ә сез татар булгач... нигә рус исемнәре йөртәсез? – дип сорап куйды Сәрвәр сабыйларча беркатлылык белән. Биредә бик нечкә үкенеч тә ярылып
ята иде. – Нигә кире үз татарыгызга күчмисез?
– Эш бит исемдә түгел, җисемдә! – дип төзәтергә ашыкты Хәбир. –
Без кибетебезгә китап алырга килгән кешенең исем-фигылен, милләтен
тикшереп тормыйбыз, шулай бит, иптәш подполковник? Укысын гына!..
– Миңа инде татарга күчәргә кирәкми. Соңга калдым, – диде офицер,
Сәрвәргә үлчәнгән җөмләләр белән генә мөрәҗәгать итеп. – Минем
хатыным татар. Балаларым да татар... Рождествосын, Пасхасын да, Ураза,
Корбан бәйрәмнәрен дә бергәләп үткәрәбез...
– Әйе, бер якка да дә үпкәләрлек түгел! – диде, ишеттеләр микән дигән
сыман тавышын күтәрә төшеп, Хәбир. – Коймак ике яктан да алсуланып
кызара!.. Тигезбез!..
Сөйләшү тарихчы булмаса да, тарихны укыткан Сәрвәргә көтелмәгән
тарихи агымга кереп китүе белән кызыклы иде.
– Ләкин, Александр Саввич, сезнең хатыныгыз Александра Саввична
түгел бит... – диде Сәрвәр, сүзен дәвам итеп. – Паспорт буенча татар
йөридер? Шулаймы?
– Хәзер паспортта милләт күрсәтелми бит... Ә болай алганда, бишектән...
тумышыннан ул Мөкәррәмә Галимҗановна.
– Димәк сез, Александр Саввич, өлкән туганыбыз тудырып биргән
ясалма шивәнең... милләтнең дип әйтик...
– Ясалма түгел! Ул чын милләт!..
– Милләт бүлешмик, егетләр, – дип, сүзен кыстырып өлгерде Хәбир. –
Буласы булган – буявы сеңгән... Бу хакта билгеле такмакта да әйтелә:
Минем акылым бик зур түгел,
Килсә, бер кило килә.
Ташкин якларына чыгып
Сызарга туры килә...
Барысы да бердәм көлештеләр.
– Әйдәгез, сезнеңчә керәшен... чын милләт булсын, – дип фикерен
дәвам итте Сәрвәр. – Сез аның мондый зур дәрәҗәгә ирешкән асыл угылы
буларак... белергә тиешсез... Сезнең бу «чын» милләтегез, нинди телдә
сөйләшә-аңлаша? Керәшен телендәме? Андый тел бармы?
– Керәшен теле бар... Ул шул ук татар теле... Ике милләткә бер, уртак
бер тел...
– Димәк, ике милләт бер тел – татар телендә аңлаша?
– Әйе.
Сәрвәр кычкырып көлеп җибәрде.
Ул булган белемен җигеп, көтмәгәндә генә мәсьәләнең эченә кергәнен
сизми дә калды.
– Милләт – икәү, тел – берәү! Имеш, уртак тел! Бу мөмкин түгел! Җир
йөзендә бер генә дә уртак бер телдә сөйләшкән ике милләт юк. Шуңа күрә,
тел – милләтнең бердәнбер төп күрсәткече. Аллаһы Тәгалә үз иҗатында
кабатланмаган. Чөнки милләтнең бер психологиясе икенче милләттә
кабатлана алмаган. Һәр милләткә бер тел. Берәү. Һәм нокта. Күпнокта
түгел. Шулай булгач, бер телдә сөйләшкән ике милләтнең берсендә ясалма тел булып чыга? Сезгә, керәшеннәргә, хәзерге демократия биргән
мөмкинлекләрдән файдаланып, үткән тарихларда җибәрелгән хаталар өчен
гафу үтенеп... йөгерә-чаба... ашыга-ашыга... кире татар-мөселманлыкка
кайтырга кирәк. Мин бая шул хакта уйланып биргән идем сезгә теге сорауны.
Кайбер кешеләр керәшен кавеменең килеп чыгышында рус туганыбызның
кысылышы юк, имеш, керәшен ул Нух пәйгамбәр заманнарыннан ук булган
дип гәп куертырга яраталар... Керәшенгә русның кулы кысылмаган, имеш!
Рус кысылмыйча бар булганмени керәшен кавеме?
– Ярар, егетләр, туктыйк, – диде Хәбир һәм икенче тапкыр берүк
сүзне кабатлады. – Буласы булган – буявы сеңгән!.. Без, уңга-сулга
боргаланмыйча, бер фикерле булыйк. Дүрт-биш гасыр элек яшәгән
бабаларыбыз фаҗигасеннән хата эзләп, бүгенге көндә өч кешегә ике фикер
белән дөнья көтеп маташу беркайчан да бердәмлеккә илтми!
– Сезнең фикердә дөреслек бар кебе-е-к... – диде офицер, сузып тын
алып. – Минем элек бу хакта болай тирәнгә төшеп уйланганым юк иде,
Сәрвәр кордаш!.. Эр-рәх-мәт!..
– «Кебек» кенә түгел, иптәш подполковник. Сез тулаем хаклы дисәгез
дә, мин үпкәләп авырга алмыйм...
– Үз милләтебезгә болай гына кире кайтып булмый. Аның өчен һәр
керәшен-татарга милләткүләм сәяси аң... кечкенә Израиль мисалындагы
зу-у-ур дәүләткүләм декрет кирәк! – диде Александр Саввич. – Бүгенгә
ул безнең үзебездән, гаиләбездән, балаларыбыздан – синнән-миннән
башланырга тиеш. Килешик, Сәрвәр кардәшем. Мә, бишне! – диде
подполковник, кулын Сәрвәргә сузып.
– Килешәм. Әйдә, ун булсын! –дип, аның учына учын сукты Сәрвәр. –
Бүген нинди матур көн!..
Алар, бу бүлмәдәге өчәүнең икесе, Сәрвәр аңлавынча, аяк асларында
өелеп яткан чукындыру тарихының куркыныч һәм хәвефле булуын белә
торып, аны күрмәмешкә салышып, фаҗигасен ничектер җиңеләйтеп,
юкартып, гүя гасырлар тузаны, гасырлар ләме белән буялмый-пычранмыйча
онытырга теләп, йөзләрен җыера һәм тизрәк бу әңгәмәдән исән-сау килеш
котылырга ашыга иде...
– Хезмәт көнебезне бәхәстән түгел, китап сатып алудан башласак, ак
сакаллы карт булачакбыз, – диде Хәбир Хәләфович. – Сез китап кибетенә
бернинди йомышсыз килмәгәнсездер бит инде, Александр Саввич?
Алар елмаештылар һәм биш гасырлык фаҗига тойгысыннан айнып,
аның җанны бораулап торган авыр газабыннан җиңел генә котылган кебек
булдылар.
– Әлбәттә, Хәбир Хәләфович! – Подполковник ашыга-ашыга күн
кумтасыннан кәгазьләр чыгарды һәм аларны йөзләре белән көнгә күрсәтеп
Хәбир алдына салды. – Безнең китапханә фондын яңарту өчен меңгә якын
исемдәге китаплар кирәк. Без аны рус классик әдәбиятыннан башлыйбыз.
Гомер ничек тиз үтә, ә, Хәбир Хәләфович? Әле кичә генә фондны яңарткан
кебек идек. Менә тагын вакыты килеп җиткән... Юк, борчылмагыз,
барысын берьюлы түгел... Әлегә ике йөзләбен генә яңарта башлыйбыз.
Алар артыннан сезгә китапханәче кызкаебыз киләчәк... Мин шул хакта
килешүгә сездән кул куйдыру өчен үзем килгән идем... Рус классик әдәбиятыннан әбәзәтелне Пушкин, Лермонтов, Некрасов һәм башкалардан
башлыйбыз... – ул Хәбир Хәләфовичның борыны астында диярлек исемлек
кәгазьләрен өерелдерде. – Татар әдәбиятыннан әбәзәтелне Тукай, Ибраһимов,
Нәкый Исәнбәт һәм башкалар... Башкорт әдәбиятыннан әбәзәтелне Мәҗит
Гафури, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим һәм башкалар...
– Алар татар әдәбияты вәкилләре түгелмени? – дип куйды Сәрвәр. –
Халыкта аларны татар дип беләләр...
– Шулайлыгы шулай... – Александр Саввич тагын да алдында яткан
кәгазьләрендә актарынды. – Бу хакта минем дә ишеткәнем бар... Әмма бу
су – сәясәт. Без сәясәткә кермибез. Ишетмибез. Колакларыбызда бөке... –
Ул шакмаклы шикәрне ваткандай кеткелдәп куйды. – Һәрхәлдә аларның
китаплары башкорт телендә чыга. Сталин бабай шулай кушкан. Димәк,
алар – башкорт....
– Татарның классиклары күп булгач, теләгән һәр кавем... теләгән
шивә, теләгән халык аларны читән аша күрше бакчасыннан саргайган
көнбагыш чәлдергән кебек урлап ала да чыга. Монда да... болар арасында
да үз керәшенлекләре бар, Александр Саввич!.. Классикларны урлаучылар
йокламый, – диде Сәрвәр. – Татарны теләсә кайсы яктан талыйлар,
туныйлар, йолкыйлар, ә ул һаман бетми, һаман да яңа классиклар тудырып,
һаман да үсәргә, яшәргә тырышып ята, мескен...
– Мескен түгел, герой! Яшәргә тырышкан кеше мескен булмый. –
диде Хәбир Хәләфович чын горурлык белән. – Берәр урында өч герой
очратсаң, аларның берсе, һичшиксез, татар булыр! – Ул подолковникка
таба борылды.– Китапханәче кызыгыз кайчан килер икән?..
– Без бу хакта аерым хәбәрләшербез, Хәбир Хәләфович. Иң мөһиме: без
килештек. – Китапларның беренче өлеше ике йөз исемнән дә ким булмаска
тиеш, шулаймы?
– Бу кадәр китапны ничек кенә укып бетерерсез икән, Александр
Саввич? – диде Сәрвәр. – Хәзер бит халык бер дә китап укымый...
– Укып бетерербез, – диде тыныч кына подполковник. – Бездә укыйлар.
– Кайда ул, сездә?
– Төрмәдә. Төрмә хәзер китапның иң күп укыла торган урыны.
Сәрвәр аптыравыннан телен йоткандай, эндәшә алмый торды. Аннан,
һушына килеп, ашыга-ашыга өстәде:
– Сез төрмәдә... эшлисез... мени?!
– Әйе. Мин сезне беләсездер дип уйлаган идем. Шуңа күрә үзем белән
таныштырып тормадым. Мин шул төрмәнең начальнигы...
Әле һаман зиһенен җыялмаган Сәрвәр фикерен кабат ачыклауны кирәк
тапты:
– Сез Достоевский белән Аксаков урамы кисешкән почмагындагы
биналарны әйтәсезме?
– Әйе, нәкъ. Анда җинаятьчеләрнең холкын төзәтү буенча следственный
изолятор урнашкан. Адресы – Достоевский урамы, утыз тугыз да бер.
Кунакка килегез. – Ул киная белән елмайды. – Чынлап.
– Анда күптән түгел мин дә булдым. Мин дә чынлап әйтәм. Ике сәгатькә
якын абзам белән почмактан почмакка иләктә су ташыдык.
– Бушка дип әйтәсезме?.. Ну, ничек? Ошадымы соң бездә?
– Ул бер дә ошый торган җир түгел. Анда, тикшерү хөкемен көтеп,
минем Зөфәр абзам утыра. Урман урлап тотылган иде...
– Менә ничек!.. Әле күпме утырасы бар? – дип сорады өстәле артыннан
калкынып Александр Саввич.
– Хөкем карарын көтәбез...
– Һы. Ярар...
Сәрвәр абзасының моннан бер атна чамасы элек язган үтенече буенча,
таш стена артындагы, һавасы куерып зәңгәрләнгән төрмәнең кара челтәр
тәрәзәләре аша булса да күрешер өчен, изолятор почмагына баруын, ләкин
бер-берсенең йөзләрен берничек тә күрә алмаганлыкларын түкми-чәчми
сөйләп бирде.
– Абзагызны бик тә күрәсегез киләме?
– Әйттегез тагын!.. Бик. Бик тә күрәсем килә...
– Күрерсез. Килегез!
Александр Саввич, Сәрвәрне абзасы белән төрмәдә күрештерү көнен
билгеләп, визит катыргысын сузды.
– Көтәм!
– Мәсьәлә ничек җиңел генә хәл ителде! – дип кычкырып җибәрде Хәбир
Хәләфович. – Начальник булсаң, шулай ул!..
III
Менә очрашасы көн дә, хәтта көннең сәгате дә килеп җитте. Сәрвәр
«Красин урамы» тукталышында трамвайдан төшеп, төрмәгә таба
җәяүләп барырга булды. Ул бик дулкынлана иде. Аның әле унбиш
минутлап вакыты бар икән. Теге көнне башы әйләнгәнче алга-артка
йөрештергән төрмә почмагын күргәч, йөрәге күкрәк капкачын күтәреп
чабарлык итеп тибә башлады. Хакка чыгармы, акланырмы төрмә
начальнигының вәгъдәсе? Әллә вазифасы белән масаеп, сүз уйнату,
теңкәне генә кыбырсыту булып чыгармы? Төрмәгә якыная барган
саен борчылуы көчәя иде... Баш миен яңадан-яңа сораулар ялкытты.
Кулындагы абзасына дигән күчтәнәче таман булырмы? Кирәкле азык-
төлек барысы да хәстәрләндеме? Кабул иттерерләрме? Александр
Саввичка да алырга кирәк булмады микән шундый ук садака? Юк,
ярамаган эш булыр иде ул мондый очракта. Барлык хыялларны җимерә
торган адым булыр иде. Аларның очрашачагын Зөфәр абзасына
әйтеп куймагандыр бит Александр Саввич? Юктыр. Сөйләшүдә алай
килешенмәде. Менә ул сактан да сак, йомшак, ниндидер сиртмәле
адымнар белән килә-килә, төрмәнең идарәсе урнашкан утыз тугыз да
беренче бинасының каршына җиткәнен сизми дә калган. Нәкъ сәгать
ике икән. Ул ишек өстендәге кыңгырау төймәсенә басты. Гүя кыңгырау
түгел, аның урынына җаны-тәне белән үзе зырылдаган кебек тоелды.
Ишек, майлап куйгандай, тавыш-тынсыз гына ачылды. Анда, караңгылык
эчендә, кояштай елмаеп, Александр Саввич басып тора иде.
Алар җылы итеп күреште.
– Сездәге төгәллек! – диде подполковник, елмаеп. – Шундый ук төгәллек
белән барлык теләгәнебезгә ирешергә язсын!..
– Шулай булсын!
Алар борылышлардагы күзгә күренгән һәм бөтенләй күзгә күренмәгән
саклар аша алдагы сыек караңгылык яссылыгына үтте. Сакчылар үз
җитәкчеләрен абайлау белән урыннарыннан сикереп тора һәм болар үтеп
киткәч, «шап!» итеп, кире урыннарына утыра иде. Алар Сәрвәргә ниндидер
салкын, өшегән күзле булып күренде. Аңа аерым бер шик белән, ничектер
укталып, чекерәеп карагандай тоелды. Бу – кешенең хезмәт вазифасыннан,
шул вазифа үзенчәлекләреннән аерым кеше психологиясенә күчә торган
караш иде булса кирәк.
Менә алар, төрмәнең утырып оеган караңгылык томанындагы икенче
катына күтәрелеп, Александр Саввичның ялан кебек иркен кабинетына,
дөресрәге, яшь кенә офицер утырган кабул итү бүлмәсенә килеп керде.
Александр Саввич аңа:
– Ике дә алтыдан Сәлимгәрәевне – миңа! – дип боерды да, Сәрвәрне
култыклап, үз кабинетына үтте.
– Менә, бирегә утырыгыз! – Ул йомшак кәнәфигә урын күрсәтте. – Гафу
итегез, теге очрашуда белешергә дә өлгерә алмадым... Сез кайда, кем булып
эшлисез, Сәрвәр туганай? Сез миннән, күрәм, шактый яшькә бәләкәй кеше,
туганай дип дәшсәм, таман буладыр, шәт?
– Әлбәттә-әлбәттә! Мәктәптә эшлим мин. Тарих укытам.
– Оһо-һо-о! Сез нинди бәхетле кеше! Урта мәктәптә укыган чорларда
мин тарихчы булырга хыялланып маташкан идем, әмма көтмәгәндә,
ниндидер шайтани кодрәт белән миңа милиция мәктәбендә, аннан
милициянең эчке эшләр академиясендә укырга һәм бар язмышымны эчке
эшләр белән бәйләргә насыйп итте... Әүвәлдә эшемне яратмый идем.
Аннан, тора-бара, яратырга өйрәндем. Хәзер аңардан башка хезмәттә
эшли дә алмам кебек...
– Мин даталар ятлап тешләре төшкән тарихчы булырга теләмәдем, әмма
дипломым шул юлдан алып кереп киткәч, әлегә, сез әйткәнчә, үз эшемне
яратырга өйрәнә алмыйча гына эшләп йөргән булам. Башка эшкә күчәр өчен
икенче югары белемем юк. Мәктәп тарихчысының бүтән вазифа сайлау
мөмкинлекләре бик тар. Әлегә түзәргә туры килә...
Шул вакыт чак-чак, чеметеп кенә ишетелерлек итеп, ишек шакыдылар.
– Керегез, кер!.. – подполковник аягына басты. – Рәхим итегез!..
Кабул итү бүлмәсендә кизүдә торган кече офицер бүлмәгә кемнедер
кертте.
Кергән кеше йөзе белән шул ук томанда оеп, ачыктан-ачык күренми,
әмма гәүдәсенең сынланышы белән абыйсын хәтерләтә иде. Әүвәлдә
Сәрвәр абыйсын, абыйсы исә аны танымый торды. Бер караганда, авылдан
килгән шул ук искереп кыршылган киемнәре, атламы-рәвеше, кәкрәебрәк
басып торышлары, имгәнгән бил атламалары, бүлмә томаны эчендә йөзгән
йөзе-чырае белән, ул, һичшиксез, аның бертуганы, зиһенендә тумыштан
үзенеке булып сурәтләнгән абыйсы, «Сәхрә» дигән бүген, бүген булмаса,
иртәгә таралам дип яткан күмәк хуҗалык колхозчысы Зөфәр Сәлимгәрәев,
икенче караганда, шул төрмәнең чак кына шәйләнерлек сыек һавасында
сурәтләнгән чыраеның газаплы әрнеше, кайгы-кичерешләрдән сөяккә
калып шакы-шокы дәрәҗәсендә ябыкканлыгы, төрмәнең такы-токылы
ашында тартыла, өзлегә төшеп, бүтән рәвешкә кергән, әлеге көтелмәгән очрашудан зиһене чуалган, халәте белән ят һәм чит ристан-арестант иде,
аның бу абыкасы.
Төрмә шартларында кеше ышанмаслык вакыйга иде бу.
– Менә, ичмасам, күрешү!.. – диде подполковник.
Алар, берсен-берсе якыннан танырга, үзләренең, чынлап та, үзләре
булуына ышанырга теләп, күзләрен уыштырдылар.
Кинәт, абыйсының аксыл йөзен, кызыллыгы кайтып, алсулык басты, ул
үзе күргәненә үзе ышанмыйча, тагын да күзен уып, һаваны айкады. Аннан,
ниндидер аксаулы хәрәкәтләр ясап, бер-ике адым алга атлады, һәм, ниһаять,
энекәшен танып, бу шаккатарлык очрашуга икенче тапкыр ышанмыйча,
күз алмаларын янә дә уңга-сулга йөгерткәндәй итте дә, кабатлап әйткәндә,
бу гаҗәп дәрәҗәдәге, ифрат та көтелмәгән очрашуга, инде тагын, өченче
тапкыр да ышанмыйча, өзелгән вә өзлеккән авазлар чыгарып, энесенең
кочагына ишелеп төште.
Аһ!..
Алар ыңгырашып кочаклаштылар.
Алар белән бергә әби патша заманнарын хәтерләгән диварлар да
ыңгырашты кебек.
Абыйсы эндәшә, әмма тамак төбеннән тавышы чыкмый, ул югалган
иде. Йөткерергә итте. Йөткерә дә алмады.
Күрешү куанычыннан елыйсы килә, еларга итә, әмма елый алмый,
кулыннан килми, булдыра алмый иде.
Ул кычкыра, әмма авазлар гүя аның бугазын томалаган иде.
Ул тамагын кырды. Тавышы кайтмаган өчен үзенә үпкәләп, тагын кырды.
Менә ярымачулы гарьлек аша, киткән тавышы да үзенә кайтты.
– Сәрвәр туганым! Бу синме?! Ничек?! Ничекләр итеп керә алдың?! –
диде көтелмәгән күрешүләреннән уянып киткән Зөфәр абзасы. – Бирегә
рөхсәтсез чебен дә үтә алмый бит!..
Ул майланмаган арба тәгәрмәчләре чинаган аһәңнәр чыгарып ыңгыраша,
энекәшенең аркасыннан кага, яратып кына сугып куя, уңга-сулга боргалый,
әйләндергәли, әвәли, ярата, тагын суккалый, тагын ярата иде.
– Күрештек бит, энекәшем, саумы?! Мин теге көнне синең сыныңны
тәрәзә челтәре аша ике тапкыр гына абайлый алдым. Ашханәгә төшкәндә
һәм күтәрелгәндә... – Аның сораулары буталып, берсе өстенә икенчесе
менә иде. – Сабирҗан, Зәйнәгабдин абзыйлар нихәлдәләр? Зөмәрә түти,
Галимҗан күршеләр? Минем гаиләм, Сабира киленебез, балаларым Әзһәм
белән Галия үсәләрме? Миңа хөкем дигәннәре кайчан булыр икән?
Һәм китте-китте сорашу-белешүләр. Авыл кешесенең ишегалдындагы
маллары, урманнарындагы киселгән һәм киселмәгән агачлары,
агачларындагы яфраклары, яфракларындагы яшел хлорофилл төкчәләре
һәм башка барлык байлыклары түшәлә иде биредәге сагынычка.
– Шушы дүрт баш бүрәнә җитәрме безнең башка, Сәрвәр туганым?!
Әтиебезнең Бөек Ватан сугышында салган башы, шул, үзебез күмеп, утап,
су сибеп үстергән дүрт баш бүрәнәгә тормый микәнни?
– Тормый гынамы? Аллаһ боерса, штраф белән генә котылырбыз, абзый.
Утыртмаслар әле... Син гаепсез бит... – диде Сәрвәр, үзара бәйләнмәгән,
кисәк-кисәк килгән уйларын бергә тупларга тырышып. – Әнә, гарәп… төрекмән мөселманнары... нефть һәм газларын бушка ашап яталар...
Аларда нинди якты!.. Ә без, Татарстан – Башкортстан мөселманнары,
үзебез тапкан нефтьне миллионнар түләп ягабыз... Нинди караңгы! Ничек
ачуың кабармасын?! Уйлап торсаң, бик яхшы, уңган кешеләр эшли икән
бу төрмә дигән караңгы җирдә... – диде Сәрвәр, бу очрашуга куанып бетә
алмыйча карап торган подполковникка күрсәтеп. – Менә кем алып керде
мине синең яныңа, Зөфәр абзый! Рәхмәт төшкере!.. Тәрәзә аша шәйли
дә алмаган абзамны хәзер үз янәшәмдә күрәм! Сталин бабай әйтмешли,
кадрлар барысын хәл итә... Рәхмәт сиңа, туганым! Мөмкинме... Мөмкинме
сезне... телем әйләнмәгән Александр Саввич дип маташканчы... – Ул
подполковникның каршына ук килеп туктады. – Гади, кыска, ипле генә итеп,
Әл-Хәсән туганым дип кенә дәшәргә? Ярыймы? Буламы? Ачуланмассыңмы?
Рәнҗемәссеңме? Без бит бертуганнар!..
– Юк, рәнҗемәм. Куанырмын гына! Миңа, биш гасырлык керәшенлектән
соң, исемем-җисемем белән кире татарлыгыма кайта башлау өчен, иң тәүдә
борынгы үз исемемне кайтару кирәк иде... – диде тирән канәгатьлек белән
Александр Саввич. – Еврейлардан ким түгел бит безнең изелү тарихы.
Дистә еллар Синай чүллекләрендә адашып йөргәннән соң... Үз дәүләтләрен
югалтып, өч мең елдан соң аны кире Израильгә... яңадан Сионга кайтарган
еврейлардан үрнәк алыйк!.. Бу фикерне сезгә мин, биш йөз ел буе колониаль
коллыктан чыгарга хыялланган Әл-Хәсән туганыгыз әйтә!.. Төрмә дигән
куркыныч урында бер кешене ихластан куандыру барлык кешелекне
куандыруга тиң савап...
Ул, дулкынлануын басарга тырышып, озын итеп тын алды да сүзен
дәвам итте:
– Мин сезне бирегә үзем чакырып китергәч, сез минем кунагым булып
чыгасыз, шулай бит? Ә кунакның үз тәртибе бар... Киләчәктәге төрмәләр
кунак бүлмәсенә һәм китапханәләргә әверелә күрсеннәр иде дип эшләп
йөрим мин биредә... – диде горур кыяфәт белән елмаеп. – Рәхим итегез
сезнең өчен япкан чәй бүлмәсенә!
Һәм ул, Зөфәр белән Сәрвәрнең икесен ике яктан култыклап, коридорга
алып чыкты.
– Әйдәгез, менә монда... Бирегә...
Алар аш-су, ризык белән тулы өстәл артына, үз күзләренә үзләре
ышанмыйча, кереп утырды.
Ул өстәл, чынлап та, җыйнаклык, нәзакәт, остазларча осталык, мул
киңлек һәм шат колач белән ябылган иде.
Сәрвәр дә, абыйсы Зөфәр дә ничек итеп бу мәҗлеснең уртасында
булуларына һаман да ышанып бетә алмады. Сәрвәр өстәлдәге зиннәтле
шешәләрне, камыр ашларын, кабымлыкларны күзеннән кичерде. Аларның
кайберләрендәге язулар инглиз телендә, шунда ук үзебездә җитештерелгән
аракылар, шәраблар да тезелешеп тора.
– Кайсын салыйм, кунакларым? Тартынмыйча үзегез сайлагыз! Монда
теге... төрмә дигәч тә, артык кырыс кылану бигүк дөрес булмас. Сез бит
кунак!.. Бер генә җамаяк булса да эчмичә чыгармыйм!.. Үзем җавап бирәм!
Көне-сәгате шундый! Ризыкларыннан җитешегез. Мондагы аш-суның
һәммәсе дә хәләл, – диде ул, иркенәя биреп. – Ә бу шайтан эчемлекләренә килгәндә... Болар төрмәдә коньяк кына эчеп ята икән дип уйлый күрмәгез...
Сезнең күрешү хөрмәтенә генә, туганайларым.
Кизүдәге яшь офицер токмач ашы һәм туралган бәрәңге белән шулпалы
ит калҗалары кертте.
– Менә биредә тавык паштеты... Салатлар... Авыз итегез!.. – диде ул,
өстәлдәге азыкларга күрсәтеп. – Монысы яраткан кешегә француз ашы – крок-
месье диләр. Җитешегез!.. Менә монысы чүлмәктә пешерелгән йомырка
тәбәсе... Рәхим итегез!.. Булгач булсын, шартына килсен дим. Кечкенә тост
сорала. Шулай бит? Бу көтмәгәндә оештырылган мәҗлес, сезнең – ике
бертуганның – төрмәдәге күрешүләре хакына! Сезнең хөрмәткә! – дип
дәвам итте подполковник. – Ничә еллар, ничә гасырга беренче тапкыр
төрмә ихатасында кычкырган кәккүк хөрмәтенә! Борынгы исемем Әл-Хәсән
хакына! Безнең китапханәгә кайтачак мең исемдәге китаплар хөрмәтенә!
Әйдәгез, җитешегез! Җиң сызганып, төшке ашны ашар вакыт! Теге көнне
юккамыни сез сәгать буена изолятор почмагын кимердегез? Тамагыгыз
ачкандыр?! – Ул алдындагы калак-чәнечкеләрне тигезләп маташкан булды
да, бәллүрләргә ашыкмыйча, аерым бер ләззәт белән, соргылт төстәге
«Мартини» шәрабын койды. – Әйдәгез әле, тотыйк! Холык төзәтү йортында,
кем әйтмешли, холыкны төзәтеп алыйк! Ниндирәк икән бу «Мартини»
дигән шайтан сулары?!
Ул бәллүрен кулына алды. Аның белән бергә Сәрвәр белән Зөфәр дә
күтәргәндәй итте.
Зөфәр миңа да тәмләп карарга ярый микән дигәндәй сораулы караш
белән изолятор начальнигына укталды.
– Рөхсәт-рөхсәт!.. Күрешүегез хөрмәтенә илле грамм чеметкәннән төрмә
җимерелмәс, абзый!
Шәрабка телен тидерү белән Зөфәрне очкылык тотты. Тагын да эчәргә
омтылды. Тагын очкылык тотты.
– Арка үзәгеннән төй! – дип боерды Сәрвәргә төрмә начальнигы. –
Үзеңнеке итеп, арка үзәгеннән төй! Бүтән күрсәтеп урлашмасын! Ягъни
бөтенләй дә урлашып маташмасын!..
Сәрвәр боерыкны үтәп, абзасын арка үзәгеннән төйде.
– Хәзер озын итеп тын ал! – дип тагын боерды төрмә начальнигы
Зөфәргә. – Бер! Ике! Өч! Бездә көч! Менә шулай!.. Менә шулай!..
Арка үзәгеннән төйгәч, абзасының казасы үтеп тә китте.
Затлы ризыкларны берәмләп авыз итә-итә, дару урынына гына теге
шайтан суын да чеметкәч, мәҗлестәшләрнең талак бизләре белән бергә
тамак бизләре дә ачылып китеп, өстәлдәге затлы ризыкларны кырып
себерделәр дип әйтергә мөмкин. Аларга, күпмедер вакытка, гүя, төрмәдәге
тормыш ирекле, иректәге тормышлары төрмә булып тоелды.
Нәкъ шул минутта ачык ян тәрәзә аша төрмә өстендә тагын да кәккүк
кычкырганы ишетелде.
– Кәккүк!.. Кәккүк!..
Подполковник сикереп торды:
– Бер!.. Ике!..
Кәккүк туктады.
– Ике тапкыр гына! – диде ул. – Менә тынды да... Нәрсәгә юрыйбыз?
Бу хәбәр миңа булырга тиеш! – диде Әл-Хәсән. Һәм рәхәтләнеп көлде. –
Миңа күктән яңа йолдыз төшеп килә мәллә?..
– Әйе, полковникның өченче зур йолдызы! – диде Сәрвәр. – Хаклы
йолдыз!..
– Отставка йолдызы!... – диде подполковник. – Мин аңа аеруча шатмын!..
– Кәккүк минем балаларым, гаиләм хакына кычкырса иде!.. – диде
Зөфәр, үкенү белән пышылдап кына диярлек. – Кәккүк беркайчан да
сәбәпсез кычкырмый... Ул кемгәдер атап, кемнедер чакырып, нәрсәгәдер
юрап кычкыра. Тегесендә өч тапкыр чакырган иде. Аның юраганнары юш
килде... Өч тапкыр!.. Беренчесе – энем белән челтәрле тәрәзә аша күрмичә
дә күрештек, икенчесе – Хәбир Хәләфовичның китап кибетендә танышып,
изоляторга – миңа юл салдыгыз, өченчесе – менә шушы мәҗлестәге күрешү
хакына.
– Дүртенчесе... – дип дәвам итте подполковник, – син үзеңә, Зөфәр туган,
бик яхшы яклаучы – адвокат яллаячаксың. Сине хөкем коткарачак. Урлаган
бүрәнәләрең өчен штраф түләтү белән чикләнәчәкләр.
– Амин, абзый кеше!
– Ә бишенчесе?
– Бишенчесе – безгә көттереп килгән бәхет хөрмәтенә. Игелек маясына.
Адәм баласын, күзенә чалынмыйча гына, гел үзенең игелек маясы озатып
йөри...
– Хак! Әйдәгез, шуның өчен, шушы минутта, ашка дога кылыйк! –
диде изолятор начальнигы Әл-Хәсән. – Бисмиллаһир рахманир рахим!..
Күрешүебез никадәр мәгънәле булды. Юкка гынамы борынгыдан килгән
әйтемдә «Төрмәдән һәм соранчы кумтасыннан йөзеңне борма, – диелгән. –
Дөнья бу!» Иректә очрашырга, иректә ирекле яшәргә насыйп итсен... ягъни
дөнья бу!.. Ә сез, ике бертуган, әлегә төрмәдә хушлашыгыз! Зөфәр абзый,
сиңа хөкемгә кадәр – икенче каттагы алтынчы камерага. Безгә – иреккә!..
– Бу гаиләңнең сиңа тапшырырга кушкан күчтәнәчләре... – диде Сәрвәр,
төенчеген абзасына сузып. – Борының кычыткандыр. Бәхет маясы булып,
сине биредән йөгертеп алып чыксын. – Күрешкәнгә кадәр хуш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев