Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»

(ДӘВАМЫ)

(Башыннан укыгыз)

Тор, балам, иртән мәктәпкә!.. 

Менә, игътибар итегез, ничек итеп әнкәй мине һәр кара таңда Олы Кәркәле мәктәбенә озаткан. Мин, күземне тырнап булса да ачарга, бик иртә торырга тиешмен. Чөнки гадәт буенча авылның башка – минем белән укучы «безнең оч шәкертләрен» йорттан йортка тәрәзәләрен кагып уятып чыгам. Мине укырга озату өчен әнкәм миннән байтакка иртәрәк тора. Уянгач, бер мизгел торырга иренеп ятам. Юрган урынына мин ябынган палас астында –  җылыкай, мич арасыннан инәмнең кыштырдаганы, мичтә янган утыннарны ботарлаган тавышлары шәйләнә. Аның уй белән тулган йөзендә мичтә янган уттан төшкән ялкын шәүләләре уйнаклый. Ул миңа кичә кичтән пешергән ашны җылыта. Ниһаять, мин торам. Төнлә җылысы тартылып калган өйдә суык, әмма мине мичтән төшкән ялкын шәүләсе җылытадыр кебек – эчтәгесе киндер, тыштагысы ситса чалбарымны, аннан төн аралаш сагынып өлгергән оекбашларым, тула оекларымны, аннан, янә дә зур сагыныч белән сайрап торган өч тәңкәгә Гайнулла бабайдан сатып алган «вак тешле» яңа чабаталарымны киям, – алар тальян гармун тавышлары чыгарып шыгырдыйлар, мин шат, мин бәхетле, мин укырга барам! Өстәлдәге тустаганда кайнар буларын чыгарып, әнкәм җылыткан умачлы аш, теленгән ипи түтәрәме көтә! Ашыма куанып, ачы катык катам, катыклы аш миңа көч бирә, аннан өстемә бишмәтемне киям – кәчтүм, мәктәп формасы дигән нәрсә юк! – муеныма Яүһәрә апам кияве Рәшит җизнәм бүләк иткән ак шарфны урыйм һәм дәфтәр-китап салынган токчаемны аркама асып, йокысын бүлеп, мине ашаткан-эчерткән инәкәем белән хушлашып торуны да кирәк санамыйча (андый иркәлеккә без өйрәнмәгән!), болдыр ишеген йортны кузгатырлык итеп яңгыраткан тавышлар чыгарып, төн караңгылыгына чумам... 

Беренче итеп Вәрис дустымның тәрәзәсен шакыйм. Күрәм, өйдә мезелдәтеп кенә, җиделе куыкка ут алына. Мин төне буе йокы «хуш исләре»ндә оеган һәм почмактагы бозау һәм кәҗә бәтиләре бәэлдәгән авазларда куерып тынчыган авыл өенә тыштагы суыкны өстерәп керәм. Каяндыр чыбылдык артыннан Вәриснең әнисе Кәбирәттәйнең тыштагы салкыннан да салкынрак тавыш белән мыгырдаганы ишетелә:

– Сөт чоланда!.. Алып кереп аша!.. 

Вәрис туң чиләкне алып керә, бозын ватып, савытка агыза һәм лачтырлочтыр китереп көне буена – ашказаны кичке дүрт-алтыларга кадәр түзәргә тиеш – сөт белән ипекәен ашык-пошык умыра башлый... Шулай, инәйләр дә тормышның үзе кебек төрле, баласын укуга төрлечә озата һәм төрлечә каршылый...

Аннан без – Вәрис, Вәкил, Һәдия, Гөлнур һәм башка дусларым кыр казлары кебек тезелеп, салкын кыш көннәрендә, юл буендагы эскертләрдәге саламны яга-яга җылынып, дүрт-биш чакрымлык юлга чыгабыз... Мәктәпкә еш кына мич ягучылардан да иртәрәк килеп, беренче утларны алабыз, форсаты чыккан икән, каен чыра белән мичләрен дә тергезеп җибәрәбез. Мәктәптә ашханә, ашату дигән нәрсәне ишеткән юк, булса, токчаеңдагы ипи кыерчыгын аша да әппәр ит... Хәзер уйлыйм да таң калам: без ничек түздек икән? Без ничек үстек икән? Шунысы беркайчан да онытылмас: без үзебезне җир йөзендәге иң бәхетле кешеләрдән дә бәхетлерәк итеп тоя идек! Үзебез ятим булсак та, дөньяны ятимлектән коткару уе белән яна һәм шуның хакына тырыша идек! Без шат идек! Чын, атасыз ятимлекнең социаль күренеш буларак ачылган чагылышы иде ул. Бәхетсез «бәхетлеләр», кайгылы «кайгысызлар»!.. Без гел хәрәкәттә, гел бәрәкәттә идек! Безнең барлык кайгыларыбызны, ятимлегебезне бөек туган телебез – илаһи татар теле, бөек Тукай шигърияте, җыр һәм шаян сүз оныттыра һәм бәхетле итә иде! 

Еш кына безне авылыбыз башында эшләп утырган буровойдан килгән доңгыр-даңгырлы дизель, скважинага төшерелгән торба, компрессор тавышлары озата бара иде. Әй, онытып торам икән, 1948–1951 елларда безнең авылда Ишембай бораулау конторасыннан килгән нефтькә бораулау бригадасы эшләде. (Минем урта мәктәптән соң бораулаучы булып китүемдә бәлки шуның да тәэсире булгандыр!) Андагы  эшчеләр – руслар, татарлар һәм башкортлар иде. Алар квартирага авыл өйләренә сыендылар. Бездә, мәсәлән, буровой эшчесе Иван, аның хатыны, буровойда измә әзерләүче Елена һәм аларның теле ачылып өлгермәгән күкрәк баласы Нина яшәде. Хәзер аптырыйм: Елена түткигә мондый кечкенә сабый белән кышын, шулкадәр еракка китеп, шулкадәр сынауларга ничек түзәргә мөмкин булган?! Әмма без тыныч, тавыш-тынсыз, бердәм гаилә булып дөнья көттек. Инәй ул чакта аеруча сабырлык һәм түземлек күрсәтте. Елена сменада булганда, бәләкәч Нинаны инәй белән без карый идек. Алар өйдә чакта Елена Ниночка белән русча, алар эштә чакта без Ниночка белән татарча сөйләшә идек. Ул чактагы тормышыбыз гүя бераз соңрак, ХХ гасырның алтмышынчы елларында зур яңгыраш тапкан ике – капиталистик һәм социалистик – системаның сыенып, тыныч яшәвенең безнең авыл шартларында расланган үрнәге булган икән, дип уйлап куям мин хәзер. Күз алдыгызга китерегез: Иван белән Елена эштә. Сабыебыз Нинаны, әйткәнемчә, инәй белән без карыйбыз. Инәй, русча бер сүз белмәгән мөселман хатыны, беренче эше итеп бисмилласын укый-укый, шушы гүзәл баланы, тәре кидереп, ничек ямьсезлиләр, дип, Нинаның тәресен муеныннан салдыра, аны һаман да белгәннәрен укый-укый, шүрлеккә куя. Елена, татарча бер сүз белмәгән христиан хатын, эштән кайта, бернинди тавыш-тын куптармыйча, итагать саклап, тәрене шүрлектән ала һәм яңадан Нинаның муенына кидерә... 

Һәм шушы күренеш көн саен диярлек кабатлана. Өй уртак, казан уртак, мичтә гүләп янган ут уртак. Әмма системалар, диннәр төрле. Шулай да сыешып, тыныч яшиләр. Шунысын да әйтеп китим: бездә борауланган скважинадан нефть чыкмады. Халык сөйләвенчә, нефть табылуын табылган, әмма хуҗалыкта кулланырлык зур күләмдә түгел, имеш. Бер яктан, нефтьнең чыкмавы да хәерле булган дип уйлыйм мин хәзер. Әгәр чыккан булса, ул табигатебезне мазутка батырып, авылыбызны да «йоткан» булыр иде. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, авылыбыз Кәркәлетамак, яки Бәләкәй Кәркәле, нинди өзеклектә булуыбызга карамастан, исән-сау гомер кичереп, бәрәңгесен-игенен, бала-чагаларын үстереп ята. Илаһи амин!..   

Сталин  үлеме

Тагын да бер истәлек. Монысы шактый соңрак. 1953 ел. Март башы. Бише иде бугай. Сталин үлеме. Без Сталин исеме белән саташкан, тилерешкән идек. Мин, дүртенче сыйныф укучысы, олы тәнәфестә, шул замандагыча җиңеллек белән күлмәкчән генә килеш, нәрсә генә булса да капкалап алу теләге белән өйгә кайткан идем. Кире мәктәпкә барырга дип капкадан чыккач та, мине авыл советы – Олы Кәркәле тарафыннан ыргып чапкан ат, ат өстендә ниндидер ир, атының тоякларыннан йодрык-йодрык кар тузгытып куып та җитте, узып та китте:

– Мәктәптә әйт, Сталин үлгән! 

Бу хәбәрне авылда беренче булып ишетергә миңа насыйп иткән иде. Мин ядрә кебек атылып, мәктәпкә килеп кердем һәм укытучыбыз Рауза апага кычкырып «Апа, Сталин үлгән!» дип әйтеп өлгерүгә үк ул минем авызымны томалады:

– Кит аннан, кеше ишетмәсен! Була торган хәлме?!

...Сталинны җирләү матәме менә шулайрак итеп хәтердә калган. Мәктәпнең зал бурычын үтәгән зур бүлмәсе чишенеп тә тормаган халык белән шыгрым тулы. Изүләр ярымачык, тирләттерә. Минем хәтеремдә җыелышта нишләптер бары тик ятимә хатыннар гына калган: бер йодрык булып тупланып утырган Рафигаттәй (тулы итеп әйткәндә, Рафига түти була инде) Кәбирәттәй, Гайнияттәй, Гөлзәйнәптәй, Камиләттәй, Садыйкаттәй, Санияттәй, Хәйрәттәй һәм башкалар, һәм башкалар. Аларның һәркайсының итәге, тез башлары сугышта атасыз калган ятим балалар тәлгәше белән тулы. Алма төшәрлек тә урын калмаган бу аралык радиодан агылган авыр моңнардан үкси-үкси шешенеп, Мәскәү Кремленнән килгән Юрий Левитан тавышын тыңлый. Әйе, мин ялганламыйм: ул чакта беркайда да, беркемдә дә, бер генә авылда да булмаган радиокабулиткеч, рәхмәт төшкере, безнең авылда гына бар иде! Каян килгән иде безгә андый байлар байлыгы? Ә менә кайдан: безнең мәктәбебезгә күптән түгел генә мөдирә булып килгән Мәгъмүрә апа Гомәрова, әүвәлдәрәк әйткәнемчә, Кыргыз-Миякәдән чыккан күренекле язучы Гариф Гомәрнең бертуган сеңлесе, заёмга тарихта күрелмәгән зур сумма – 25 мең сум акча откан  һәм шул акчадан өлеш чыгарып, тарихыбызда беренче «Родина» радиокабулиткечен сатып алып, Халыклар атасы бөек генералиссимус Сталинны җирләү матәмен тыңлау өчен мәктәп түбәсенә ак әлүмин антенна сикерткән иде. Бу чынлап та безнең генә башка сыймас күләмдәге зур вакыйга һәм зур сумма иде. Хәзерге акчага күчергәндә, ул 25 миллионнан да ким булмас иде кебек.  

Иреннән дүрт ир бала белән калган инәм Сталин үлемен ифрат авыр кабул итте. Мин исә бу фаҗигане инәмнең җылы тез башына кунаклаган килеш күтәрдем. Беркайчан беркем ишетмәгән, авыл өчен битабигый булган радиоэфирдан агылган гадәттән тыш авыр музыкадан ярсыган, Сталиннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаган гади, эчкерсез, әйтик, тыштан караганда, үтә дә беркатлы, әмма гаять тә акыллы, зиһенле халыкның туктаусыз елашы дулкын-дулкын булып, кайнар бүлмәдә йөзә, актарыла, гүя миңа килеп ябырыла һәм мин инәмнең үксеп елавыннан үзем дә кая барып бәрелергә, нишләргә белмичә үкси башлыйм да туктыйм, үкси башлыйм да очкылык тота башлагач кына туктыйм... 

Сталин үлеме язмышымда мин кичергән иң тетрәткеч вакыйга булып хәтердә калды. Ул чакта без шәхес культы дип аталган, ул алып килгән миллион корбаннар турында бернәрсә дә белми идек. Озакламый булачак һәм бу чирнең коточкыч нәтиҗәләрен ачып салачак атаклы Егерменче съезд турында уйлый да алмый идек. Без күңелебез белән саф һәм сабыйларча эчкерсез идек. Без бөек юлбашчыбыз генералиссимус Иосиф Виссарионович Сталинны югалту кайгысыннан аңгырайган, Тукайның «чаттагы баганага сөялгән татар кызы» сыман һушыбызны югалткан идек. Бераз алга китеп шунысын да әйтим: Сталин үзенең «шәхес культы» дигән феномены белән барлык кешелеккә «Кеше, адәм баласы һәм шәхес нинди булырга һәм нинди булмаска тиеш?» дигән альтернативасыз тәгълимат калдырды. Дөнья җәмәгатьчелеге бу тәгълиматтан беркайчан да арына да, котыла да алмаячак.   Мондагы каршылыклар бәйләме һәм каршылыклар гармониясе минем күңелемдә беркайчан да искермәс, һәркемне кеше бөеклегендә кешелек биеклеген саклау культына чакырып торыр. 

Кинәт арттан кемдер йөрәк ярып: «Сталинсыз ничек яшәрбез?!» – дип аваз салды һәм үксеп елап җибәрде. Кемдер «Аһ!» итеп куйды һәм идәнгә ауды. Өч бала анасы, минем балачак дустым Флүрнең анасы Гайнияттәй икән. Сталин үлеме кайгысын күтәрә алмыйча йөрәге тотып егылган. Аның ире, Гали абзый, сугыш башланган көннәрдә дәһшәтле ачлыгы белән даны чыккан, шушы «данның» сәбәпләрен тикшерү өчен хәтта нарком Клим Ворошиловны да килеп тикшерергә мәҗбүр иткән Суслонгер лагереннан качып, авылыбызга кайта. Озак та үтми, аны алып китәләр һәм ул шул китүдән бөтенләйгә югала... 

Мәскәүдән агылган моңлы радиоаваз безнең өчен, хәзерге тел белән әйткәндә, «митинг» бурычын үтәгән булган икән. Шулай да аның үзәге бар – ул вакыт-вакыт радионы боргалап, аның белән идарә иткән укытучыбыз Мәгъмүрә апа үзе иде. Ул диктор сөйләгәннәрдән халыкка аңлашылып җитмәгән кайбер гыйбарәләрне тәрҗемә итеп аңлатып бара. Аның минем инәм – «авыл советы липутаты» Минсорур апага сүз биргәне хәтердә. Инәйнең сүзенең азагын шулай тәмамлаганы хәтердә: «Кыз бала ир балага караганда азрак ашый. Минекеләр дүрт ир бала – ашын умырып ашыйлар, киемен өзеп кияләр. Элек ятимнәр турында даһи Сталин кайгырта иде. Хәзер, ул да китеп баргач, безнең ятимнәрне кем кайгыртыр икән?» 

Балачагым хатирәләреннән менә тагын нинди вакыйга күңелемне өйки. Безнең йортыбыз алты почмаклы, пыялаларында кояш уйнаган алты тәрәзәле, калай түбәле иде. Аның бурасын 1905 елда Бөрҗән якларыннан кайтарган карагайлардан чөйләп (шкантлап) бураган булганнар. Картатабыз Габделвәли урта хәлле исәпләнсә дә, утызынчы елларда аны кулак ясап, йортыннан куып чыгаралар һәм йорты-бакчасы белән бар ихатабызны ярлы-батракларга бирәләр. Әтием Нәҗметдин, авыл активисты, соңрак коммунист, әле 1926 елда ук Бәләбәй педучилищесын тәмамлаган укытучы, бу хәл белән килешми һәм бик күп органнарга шикаятьләр язып, анда-монда йөри-йөри  йөрәкләрен сыздырып, аяк табаннарын туздырып, йортыбызны үзебезгә кайтаруга ирешә. Мин боларны хуҗалыгыбызның авылда чагыштырмача маллы, иркен булуын, инде колхозга куып кертелгәннән соң бригад җыелышларының безнең йортта үткәрелүен билгеләр өчен язам. 1946 елның марты тирәләрендә булса кирәк, шундый зур җыелышларның берсе безнең өйдә – минем күз алдымда үтте. Ул авылдашларыбызга Бөек Ватан сугышын йомгаклаган, ягъни аңа нокта куйган «Безнең эшебез гадел. Без җиңдек. 1941–1945» дип язылган Җиңү медален тапшыру тантанасына багышланган иде. Идән сайгаклары чабаталардан эреп аккан кар суыннан чыланган, җепшегән. Халык бик еш кереп-чыгып йөргәнлектән, йортыбыз суынган, әкияттәге Ак Әби кебек юан янбашлы мичебезне салкын алганлыктан, сөялсәм дә, ул барыбер җылытмаганлыктан, мин бик өшегән идем. Авыр өс киемнәрен дә салып азапланмаган халык тәрәзә тупсаларына кадәр менеп утырышкан. Аларның күбесе мин яхшы белгән авылдаш җиңгиләр, түткиләр. Өстенә погонын салган хәрби гимнастёрка (аны авылыбызда «димнәрүчке» диләр) кигән ниндидер таныш булмаган абзый (мин аны хәзер Олы Кәркәле авыл советы рәисе булгандыр дип уйлыйм) ниндидер кәгазьдән исем-фамилияләрне укый, шунда ук икенче абзый кечкенә каплардагы сары медальләрне һәм аларның катыргы таныклыкларын кешеләргә тарата... Хәтердә калуынча, җыелышның эчтәлеге, көн тәртибе тантаналы булса да, кешеләрнең йөзләрендә бернинди дә тантаналылык сизелми дә, күренми дә иде. Сугышлардан кайтмаган ирләрен әле һаман да көткән, көтәчәк һәм бу көтүдән беркайчан да туктамаячак ятимә солдаткаларны бары тик ирләрен кызыл балчыклы окоплардан өйләренә кайтартып кына куандырып була иде. Алар якты сагышлы иде. Уенкөлке яңгыраганын хәтерләмим. Медальле булу алар өчен гүя ирләренең башларын сугыш яланында салып калдыру белән килешү иде. Бу медаль гүя рәсми кәгазьгә мөһер сугып, барлык рәхимсезлекләр белән килешү иде. Рафигаттәй дә, Камиләттәй дә, Гөлзифаттәй дә, Садыйкаттәй дә, аның җан ахирәте – безнең инәбез Минсорурттәй дә, мин хәтерләгән һәм хәтерли алмаган дистәләгән хатыннар, фронтлардан исән кайткан ирләр, егетләр дә алдылар ул медальне. Мин аларның берсенең дә йөзендә куаныч күрмәдем. Уйлавымча, әдәбиятыбызда сурәтләнми калган бу вакыйга мине үзенең кайгысын эчкә йотып, тынсыз калган күренеш булуы белән тетрәтә. 

Шунда хәрби гимнастёрка кигән абзый тагын бер тапкыр җыелышны Ватан сугышының тәмамлануы белән котлады да:

– Бөек Ватан сугышына багышланган медальне алучылар, кулларыбызны күтәрәбез, – диде. – Яшәсен юлбашчыбыз даһи Сталин!.. 

Барысы да дәррәү кул күтәрде.

Бу вакыйгадан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты, хәзер анык кына әйтә алмыйм, алдан уйланылган бер провокация булдымы бу, әллә җыелышның көн тәртибе шулай куелган идеме? Минемчә, кешене кимсетү, рәнҗетү, аны өстәмә сыйнфый дошман ясап «тәрбияләү» чарасы булган ул. 

– Төшерегез!.. Медаль алмаган кеше калмагандыр бит? Андыйлар бармы?

– Ба-а-ар... 

Гөнаһ шомлыгына каршы, «андый» бар һәм берәү генә булган икән. Ул әнкәйләребезнең бераз югарыда телгә алган ахирәте, өч бала анасы, минем Флүр дустымның инәсе ятимә хатын Гайнияттәй иде. Бу Ватан сугышы башланганда хәрби лагерьда хөкем сөргән ачлыкка түзә алмыйча авылына качып кайткан һәм дезертирлыкта гаепләнеп, кулга алынган, шул китүеннән хәбәрсез югалган (озын колаклар сөйләвенчә, строй алдында атылган) Гали абзабыз Булатов өчен совет хакимиятенең «бүләге» иде.

Йөрәге ярсыган Гайнияттәй бу газап талкышын җиңел генә үткәрә алмады. Ул җанны телгәләгән авазлар чыгарып елап җибәрде. Барлык халык гүя телсез калып елый иде. Кайбер ахирәтләре Гайнияттәйне юатырга, тынычландырырга тырышты. Әмма аны туктату мөмкин түгел иде. Ул ярсый-ярсый үкси иде... 

– Ватан сугышында һәлак булган иремне... нахак бәлаләр тагып... ул дезертир түгел! Ул хезмәттән качып кайтмады!.. Ул бер тапкыр булса да туйганчы ашар өчен... өч ятим баласын күрер өчен кайтты!.. Бер кыерчык ипекәй өчен кайткан иремнән, балаларымны аталарыннан мәхрүм итәргә кемнең нинди хокукы бар?! Колхозда изелеп, фронттан ирен көтеп эшләгән хатынга шушы медальне бирү түгел, аның өстеннән көләр өчен бирегә чакырдыгызмы?!. 

Тантаналы җыелышның көтелмәгән буразнадан кереп китүе күпләрне һушсыз итте. Медаль тараткан хәрби үзе дә югалып калды.

– Җыелышны тәмам... игълан итәм... – диде ул, аптырап ни дияргә дә белмичә. – Ник таралмыйча торасыз?! 

Бу вакыйга минем йөрәк түремдә кичә генә булган кебек тере килеш саклана. Ул түткиләрнең инде берсе дә исән түгел. Бер телем ипи өчен кыелган гомерләр диген. Хәзерге көндә шушы вакыйгаларны кичереп бер ялгызы калган туган йортымны күрү белән теге мизгелдә авыр кимсенүдән күзләре чәчрәп чыгарга торган Гайнияттәй, аны ничек кенә булса да тынычландырырга тырышкан ятим хатыннар, алар арасында аеруча өзгәләнгән инәм күз алдына килә. Мондый кеше үтергеч формализм, кешелексезлек һәм гаделсезлек – нә иҗтимагый органнар, нә хөкүмәт, нә матбугат тарафыннан үз бәясен алмый калды. Монда барлык күпмилләтле совет әдәбияты, шул исәптән мин үзем, матур татар әдәбияты вәкиле, үзем дә гаеплемен. Мин мондый кискен сюжетларга корылган биографик әсәрләремне бераз соңрак, өлкәнәйгән көннәремдә язармын дип, махсус җыентыкта саклап килгән идем, әмма көтмәгәндә авырып киттем. Аннан без кичергән мондый вакыйгалар мондый сәяси басым, мондый шәхессезлек диктатурасы хөкем сөргән шартларда җәмгыятьнең гадел бәясен ала да алмый иде. Аны, көтелгәненчә, йомып та калдырдылар. Бүгенге күзлектән караганда, Гайнияттәйнең бу җыелыштагы чыгышы аның Нобель премиясен алуга тиң вакыйга, искиткеч югары гражданлык батырлыгы булган. Ул – шәхес, башкалар вак җанлы адәмчекләр генә булып калган. Хәзер инде бу вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр да тормыштан китеп барган. Гаепсезгә атылган иренең кешелек горурлыгын саклаган Гайнияттәйне бары зират капкасы, андагы үлән баскан кабере генә хәтерлидер кебек...

Аһ, ничек кенәләр дә үкенечле вә кызганыч!..

 

(Дәвамы бар)

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев