Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»

(ДӘВАМЫ)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Мин ничек укырга бардым 

Бу 1949 елның сентябрь азакларында булган булырга тиеш.

Җылы көзге көн. Мин кызгылт киндер ыштанда, берни булмагандай,  болдырыбызга утырып, кишер кимерәм. Безгә бер таныш булмаган, үзен бик тә тыныч тоткан апа килде. Алар инәй белән икәүләп сөйләшә-сөйләшә, безнең бакча башларын, ишегалларын урап йөрделәр. Сүз мине мәктәпкә укырга йөртү турында, әмма «мине читләтебрәк» барган икән. Яныма килеп җиткәч, каршыма ук килеп туктадылар һәм бу таныш булмаган тыныч апа миңа игътибар итеп: 

– Сорур апа, Борисыгыз бик тә кишер ярата икән, – диде.

– Әйе, хәтта кирәгеннән артык, Мәгъмүрә сеңлем. Тирә-яктагы кишер түтәлләреннән чыга белми. Патрау арты патрау. Ут-күршеләребез Мөсаббихә әбиләрнең кызыл кишереннән табыр ясап бетергәч, сары, мал кишере түтәлләренә күчте, биглый... 

Алар көлешеп алдылар.

Кишер хакында булганны сөйлиләр. Мин безнең очның бер генә кишер түтәленә дә тынгы бирми идем. Авызымны тутырып, мине кишер генә саклап калды, дип әйтә алам. Бу хакта «Туган йорт тупсасында» дигән шигыремдә дә әйтелгән. 

– Кишер яратып, улыгыз дөрес эшли, – диде Мәгъмүрә апа. – Әмма ашар өчен аны үзеңә үстерергә кирәк. Кишернең күзгә файдасы күп. Мәктәптә күп укырга туры киләчәк, шулай бит, Борис?.. Укыйсың киләме?

– Ки-лә!.. 

Укытучы, башлангыч мәктәп мөдире Мәгъмүрә апа Гомәрова (җәяләр эчендә генә әйтеп китим: Кыргыз-Миякәдә туып үскән күренекле язучы, башкорт совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Гариф Гомәрнең бертуган сеңлесе) безгә мине беренче сыйныфка язарга дип кергән булган икән.

 Бу кичтән башка бернәрсә дә хәтерләмим. Иртәнгесен генә хәтерлим. Салкын иртә. Кырау төшкән. Мин яланаяк Ингель абыем артыннан мәктәпкә барам. Күрәсең, миңа инәкием алып барырга кушкан булгандыр. Әмма абыем минем мәктәпкә баруымны теләми. Үзен олыларча усал тота. Тота да «барма!» дип, таш ыргыта. Тота да, җирдән алып, таш ыргыта. Менә мәктәп ихатасына да кердек. Мин бит мәктәп дигән җиргә беренче тапкыр, кая барырга да белмим. Менә мәктәпнең болдырына да җиттек. Абзам ишекне ачып, билгесезлеккә (ул дүртенчедә укый, үзе укыган сыйныфка, мин укыячак беренче сыйныф аша үтә икән) чума, ә мин аның артыннан кереп, парталар артында утырган балалар каршында торып калам. 

– Килдеңме, Борис? – ди кечкенә буйлы бик сөйкемле апа. – Бирегә үт. Менә монда утыр...

Мине ул иң арттагы партага утырта. Анда башка бер малай да утыра икән. Ул минем булачак сыйныфташым, ач балалар йортыннан бергәләп качкан Мәрьям Рәфыйкованың бертуган энесе Минехай булып чыгачак. Күп тә үтми, Сөйкемле апа балалардан нәрсәдер сорап мөрәҗәгать итә. Балалар – алар сыйныфта утыз-кырыклап булгандыр – кулларын күтәрә. Мин дә күтәрәм. 

Сөйкемле апа килә һәм миннән:

– Ә син нигә күтәрәсең? – дип сорый.

– Белмим, – дим.

– Дөрес. Белмисең, – ди Сөйкемле апа.

– Мәктәптә нәрсәнедер белгәндә, яисә белергә теләгәндә генә кул күтәрәләр. Аңладыңмы?

– Аңладым... 

Менә шулай башланды минем белем хәзинәсенә салган беренче сукмагым. Биредә ачыклап китәсе нәрсәләр бар. Сөйкемле апа дигәнем минем беренче укытучым Кәримә апа Газнанова була. Ул мине беренчеикенче сыйныфларда  укытты. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Тумышы белән күршедәге егерме йортлык Җидегән авылыннан, безнең төбәктән беренче булып югары белем алган инженер, Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлап, соңыннан КПССның Ишембай шәһәр комитетының беренче секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән  авылдашым, башлангыч белемен минем әтәй – «учитель Нәҗметдин»нән алган, минем кендек әбием – Раһиба абыстайның улы Минеяр Бәхти улы Газнановның җәмәгате иде. Шунысы тетрәтә: бер заманда яшәгән инәйнең дә, Минеяр абый, Кәримә апа, Раһиба әбинең дә, башка туганнарымның каберләре дә бер зиратта – авылда, Кәркәлетамакта, берсе икенчесеннән берничә генә адымда. Шуларны күрәсең дә, зиратның очрашып-күрешеп булмый торган иң изге урын, тормышның никадәр дә үкенечле булуы турында уйланып китеп, күздән яшь сыгыла башлый...

Биредә беренче тапкыр мәктәпкә барганда, абыйның артына әйләнеп караган саен «Барма!» дип таш ыргытуы турында укыган укучы «абыйсы ифрат та бәгырьсез кеше булган» икән дип, ашыгыч һәм ялгыш фикер чыгара күрмәсен. Юк, Ингель абый – мине аркасына йөкләп, җил-яңгырдан саклап үстергән ифрат та кешелекле җан иясе. Аның тормышы, чынбарлыгы шундый катгый һәм «каты куллы», русча әйткәндә, «сюсюкать» итәргә урын калдырмый иде. Ачлык кушканга гына шулай каты күңелле булып күренгән ул. Мин тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, хакыйкатьтә булганын, кичергәнемне яздым. Бераз соңрак сыйныфта мине киләчәктә авылда гомере буе бригадир булып эшләячәк җан дустым Ринат Камалов белән бергә утырттылар. Аның инәсе тегеп биргән бишмәте шактый сыйдырышлы иде. Без аңа икәүләп сыя идек: ярты ягын мин, ярты ягын – Ринат киеп җылына идек...

Кышкы айларда булса, җил-буран аша чыккан юка бишмәт, бер генә катлы бияләйләрдә булып, туңган кулларыбыз белән аларны бер салып – бер киеп, хәрефләр язарга өйрәнү ифрат та газаплы иде. Аның өчен токчайдагы сыек караны махсус савытында түкмичә-чайпалтмыйча мәктәпкә алып барасы, дәресләр барышында кулларны һәм караны туңдырмыйча саклыйсы, чабаталарыбызны саласы, язар өчен салкын бугазлаган кулларны җылы тыныбыз белән өрә-өрә җылытасы бар иде... Минем «л» хәрефен яза алмыйча җәфаланганым хәтердә. Арка үзәгем туңган. Кулларым туңган. «Л» хәрефе ике өлештән тора – беренче өлеше көлдән утлы күмер өстери торган кисәү агачына охшаган, икенче өлеше – туры таяк. Шушы ике өлешне кушып кына булмый бит! Бияләеңне сал. Кулларыңны тының белән җылыт. Аннан каләмеңне, туңмаган булса, карага манчы һәм бу «ысбулыч» хәрефнең  ике өлешен кушып, мәгънәле аваз барлыкка китер! Менә шулай!.. 

Дүртенчедә безне яше егермегә дә җитмәгән яшь укытучы, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап кына килгән Олы Кәркәле кызы Рауза апа Кәримова укытты. «Укытты» дип әйтү дә урынлы түгелдер. Дөресе «укыта алмады», «укытырга бирмәделәр» дигәне хактыр. Рауза апабыз атаклы укытучы Кәримовлар гаиләсеннән чыккан, этик-эстетик яктан нечкә тәрбияләнгән «кыз бала» иде. Без исә тәртипсезлекнең, укытучыны тыңламау дигән чирнең аргы ягына чыккан «Кәркәле хулиганнары» идек. Сыйныфтан сыйныфка күчми калып, «яңа укытучыларны» тыңлаудан бөтенләй дә баш тарткан идек. Сыйныфта төрле өлгерештәге, яшь аралары зур булган тәртипсез малай-шалайлар байтак иде. Күз алдына китерә алсагыз, китерегез: без апабызның кулыннан перчаткасын, хушбуй исләре аңкып торган кулъяулыгын тартып алабыз. Аларны үзенә бирмичә газаплыйбыз. Парта өсләренә менеп сугышабыз. Мич арасындагы утын пүләннәрен алып, бер-беребезгә ыргытышабыз. Еш кына пүләннәр апабызның өстәленә дә барып төшә. Ул үзе дә җавапсыз калмый: безнең «котырудан котылу өчен» мич арасыннан үзе бер кочак утын пүләннәре алып килә, аларны дөбердәтеп, өстәленә бушата, аннан шул пүләннәрне дәрес вакытында укытучыбызны бөртек тә тыңламыйча, «котыру»ның чигенә чыгып, парта өстенә менеп сугышкан «егетләребезгә» төбәп атып җиффәрә, «егетләребез» йә урынында сикереп, йә башларын парта астына яшереп котыла һәм шушы күренеш торган саен төрлеләнә, байый-баега барып, бүлмәбездәге һава бер-беребезне шәйли дә алмас дәрәҗәдә тузан белән куера... Бу хәл безнең атмосферабызның гадәти басымы иде. 

Мин Рауза апаны ярата һәм сыйныфташларымның тәртипсезлекләреннән коткара, ярдәм итә алмаганым өчен үкенә һәм кызгана идем. Хәтердә, инәм үзенең ахирәтләрен ашка җыеп алырга булды. Укытучымның борчылуларын аз гына булса да җиңеләйтү өчен мин инәмнән шул ашка Рауза апаны да чакыруына ирештем. Апа ул мәҗлестә булды. Моңа миннән дә шатрак кеше булмагандыр дип уйлыйм.

 Уку елының азагы шактый үкенечле булып чыкты. Без, дүртенчеләр, сабый корыннан үсмерлеккә күчеп маташкан бала-чага, көчебезне кая куярга белмәгән «яшьләр», районның мәгариф бүлеге карары белән, хәтердә калуынча, кырык баладан нибары өч-дүрт кенә бала, шул исәптән мин дә, бишенчегә күчерелеп, калганнарыбыз сыйныфта утырып калды. Бу атасыз ятимлекнең, сугыш алып килгән әхлакый җинаятьләрнең берсе иде: кеше үсми. Үсеш туктала. Белемсез кала. Таркала.  Адымы белән. Авылы белән. Әмма без үзебезчә, сабый акылы белән әйткәндә, шат һәм канәгать идек. Мин, дусларымнан, «компания»мнән аерылып, һич кенә теләмәсәм дә, бишенчегә дип, Олы Кәркәле җидееллык мәктәбенә укырга мендем. (Бездә «мендем-төштем» дип сөйлиләр.) Әмма һич кенә дә кабул итмәдем мин Олы Кәркәле мәктәбен. Аның моннан ун ел чамасы элек миңа «Ач балалар йорты» булып хезмәт иткәнлеген танысам да, мин Олы Кәркәле мәктәбенә берьялгызым менә, берьялгызым төшә торган идем, чөнки минем «үз бандам» авылда, Кәркәлетамакта калган иде. Барганда «Бармыйм! Бармыйм!» дип ялгызым елап барам, кайтканда «Бармыйм, Бармыйм!» дип елап кайтам. Кичләрен, караңгы төшкәндә, кеше күрмәгәндә, туган мәктәбемә барам, аның тупсасына утырам һәм өнсез тәрәзәләренә һаман да шул «Бармыйм!»нарны кабатлап елап утырам. Мин сагына торган кеше дигән идем бугай. Бу хәл минем сагынуымның классик үрнәге иде. Мин туган мәктәбемне, иптәшләремне сагынып саргайдым. Киптем. Сагынуым соңгы чиккә җиткәч, елый-елый инәмә чишелдем. «Укырга барасым килми, – дидем. – Әйдә, Олы Кәркәле мәктәбе директорына барыйк. Мине тагын бер ел иске дусларым белән Бәләкәй Кәркәле мәктәбендә укытсыннар». 

Шулай итеп, мин инәкине Олы Кәркәле мәктәбе директоры Барый абый Садыйров белән очраштырдым.  

Барый абый сүзне кыска тотты: 

– Сорур апа! Сугышка кадәр без Нәҗметдин абзый белән бергә укыттык. Аның истәлеге безнең өчен изге. Улы Бористан да сугышларда ятып калган атасы кебек яхшы кеше тәрбияләү – безнең бурыч. Бишенче сыйныфка күчкән килеш дүртенчедә икенче ел утырырга теләве класста тузан куптарган иске дусларыннан аерыласы килмәүдән генә. Без ни өчен укытабыз балаларны? Кызыл Армиядә яхшы хезмәт итсен, үрнәк кеше, хезмәт алдынгысы булсын өчен! Бар кайт, энем, Бәләкәй Кәркәлеңә һәм иртәгә иртән, башка балалар белән бергәләп, тегендә укыйм, монда укымыйм дип, инәңне җәфаламыйча гына, Олы Кәркәлеңнең бишенче сыйныфына укырга кил, ярыймы? – Ул минем аркамнан кагып сөйде һәм тагын да өстәде. – Нәҗметдин абзыйның рухы тыныч булсын. Аның улы Бористан зур кеше чыгачак, Алла боерса... – Ул янтая биреп, инәйнең колагына пышылдауга күчте. – Син, Сорур апа, безнең депутатыбыз... улыңны бер мәгънәсезгә дүртенчедә ике ел утыртырга дип тырышып йөрмә инде... 

Без инәй белән шулай итеп, чишмә суына булган сусавыбызны Барый абый биргән татырлы су белән басып, Кәркәленең би-и-ик «бәләкәйсе»нә кайтып киттек. Шулай итеп, миңа туган авылымдагы «тузан куптарып» күчми калган үз сыйныфташларым белән дүртенчедә тагын бер ел утырырга насыйп итмәде...

Бала кайгысы тиз үтүчән. Ул таң җиле кебек нәзберек. Олы Кәркәледәге яңа сыйныфташларыма да бик тиз өйрәнеп киттем, әмма бу тарихны, җитмеш елдан артык гомер үтүенә карамастан, беркайда да телгә алганым, сөйләгәнем булмады. Аңа менә шушы «Сайланма истәлекләр»емдә генә кагылам... 

 

(Дәвамы бар)

"Казан утлары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев