Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»

(ДӘВАМЫ)

(Башыннан укыгыз)

Башына казан кигән кешеләр 

Ул чакта миңа шулай ук дүрт-биш кенә яшь булгандыр дип уйлыйм.

Тымызык кына көн. Кояшның балавызы эреп беткән кебек. Мин абзарыбыздан капка төбенә таба чыгып киләм. Шул чакта кинәт кенә ике якка канатлы капкабыз ачыла һәм аннан «ящик» дип атала торган атлы арба килеп керә. Карбазына җиткән төштә инәм атны туктата, арбадан төшә. Мин аның итәгенә уралып бөтереләм. Арбадан инәмнең гомерлек ахирәте, җан дусты Садыйкаттәй дә төшә. Инәм юл өстендә чабып салган печәнне күтәрә биреп, аннан шул ук юл уңаеннан кышын мунча кергәндә чабынырга дип сындырылган бер кочак яшь каенның вак, дымсу яфраклы ботакларын актарып чыгара. Ух, ул себерке яфракларының урман салкынын саклаган хуш исләре! Андый хуш исләрне нинди, никадәр хуш исле үләннәр үзләрендә туплый һәм безнең Кәркәлетамакка алып кайта алды икән? Барлык ихатаны, шәрә калган келәт бәпкәләренә кадәр һаваны әчкелтем яшь каен яфрагы исе баса. Кышларын, ягылган мунчаның уттай кызган ташларына су сибеп пешергәндә, бу исләр дә борынны кытыклар әле, мин сезгә әйтим!.. Инәм аркалыкны төшереп, атның башын шулай ук хуш исләрен аңкытып яткан печәнгә төртә дә ялт итеп – кай арада алып өлгергән диген! – күлмәк җиңе астыннан ниндидер бер савытта моңа кадәр мин белмәгән-күрмәгән җимеш галәмәтен китереп чыгара: 

– Аша, улым, – ди ул изге бурычын үтәгән кыяфәт белән. – Бу – карлыган дигән җимеш. Безнең авылда аны бик үстереп бармыйлар... Сезгә Карамалы базарыннан алып кайткан юл күчтәнәчем... Үсә төшкәч, карлыганны үзең дә үстерерсең әле, шулай бит? Әлегә авыз итәрлек кенә. Абыйларыңа да калдыр...

– Калдырам, инәй, калдырам! – дип, чәбәкәйләп урынымда биим. Һәм дөньямны онытып, гомеремдә беренче тапкыр карлыган дигән искиткеч тәмле, әчкелтем һәм баллы «нәмәстәкәй»ләрне ашказаным шәрифләренә озата башлыйм... Җир йөзендә шундый тәмле ризыкны үстергән кешеләргә, беренче чиратта, Садыйкаттәй белән икәүләп, бездән унсигез чакрымдагы Карамалы базарына барырга ат-арба биргән бригадирыбыз Зәйни абзыйга кадәр рәхмәт укыйм...   

 Шулвакытт җан-фәрман чаптыртып безнең рәттән ике генә йорт аша яшәгән Садыйкаттәйнең кече улы Камил килеп керә. Минем кулымдагы карлыганны күреп, күзләре шар була:

– Инәй, миңа да бир! – ди ул Садыйкаттәйгә, инәлеп. – Миңа юкмыни?

– Бар, улым, бар! – ди инәсе аны, тынычландырып. – Мин аны сиңа өйгә кайткач бирермен, дигәнием... Анда Минебикә картинәң, Вәкил абыең да бар бит әле... 

Камилнең көтәр сабырлыгы юк. Менә әнкәсе аңа да карлыганнан өлешен чыгара. Без ычмык-ычмык китереп карлыган сыпыртабыз. Камил белән без – дуслар. Икебез дә сугыш ятимнәре. Миннән дүрт яшькә олы булса да, ул мине читләтми. Аның алты яшькә зуррак абыйсы Вәкил минем Ингель абыем, аларның инәсе Садыйкаттәй безнең инәй белән дус-ахирәтләр. Камилләрнең әтисе Садыйк абзый белән минем әтәй дус булганнар, икесе дә фронттан кайтмаганнар. Инәйләр бергә кич утыралар, оегын, бияләен бәйлиләр, өмә ясап, тула басалар. Өязе буйларында беренче бодай, киндер орлыгын калай өстендә бергә куырабыз. Алар сөйләми калган сүз, җырланмый калган җыр юк.

Дөрес, Камил минем бәләкәйлегемнән, дәресрәге, һәрнәрсәгә ышанып баруымнан файдаланырга һәм моны үз максатларында кулланып, ягъни   алдаштырып-йолдаштырып шомартырга, үзенә кирәген эшләтергә, аеруча бакчасындагы бәрәңгене утатырга, тавыкларга кычыткан туратырга, нәрсәдер ташытырга, күтәреп илттерергә ярата. Ул нәрсә әйтсә, нәрсә кушса, мин шуңа ышанам, шуны башкарам. Мин әле үземнең юкка ышанганымны һәм матур итеп алданганымны аңламыйм. Мин әле бәләкәй. Мәсәлән, ул мине утынлыкка алып чыга да: 

– Бар, әнә ул утыннарны бирегә ташы, – ди. – Без хәзер ыңгырчак дигән афтаматтан утын туратабыз...

Аларның утынлыгында әтәйләрдән калган, бөятләре кубып төшкән борынгы ыңгырчак тимере аунап ята. «Афтамат» дигәне шушы була. Мин утыннарны шунда таба өстерим.  

– Син аларны афтамат астына кертә тор... – ди ул, мин ташыган ботаксатакны иске ыңгырчак янына өештереп. – Шуннан үзләре туралып чыга алар... Мин аңа балачакка хас булган керсез даһилык белән ышанам. Абыйсы Вәкил белән алар минем алданудан кызык табып көләләр. Мин көлмим. Мин үземчә җитди эш башкарам. 

Без Садыйкаттәй гаиләсе белән ашарга булганда бер кашыктан ашап, булмаганда, шул кашыкны ялап, бер гаилә булып яшибез. Иртән бездә капкаласак, төшкә аларда тамак ялгыйбыз. Урманга утынга – бергә. Печәнгә – бергә. Җиләк җыярга – бергә. Су керергә, кыяр, кишер, өй кәрнизләрендә кибеп азапланган «ак болыт», ягъни әчегән катыктан корытып ясалган «корыт»ны сыдыртырга (моны «урларга» дип аңларга кирәк) – бергә. Хәтта чиргә сабышканда да бергә идек. Сугыштан соң, 1946 елда булса кирәк, авыл тиф авыруыннан егылган. Мәктәп ябылган. Авыл советы эшләмәгән. Ингель, Вәкил һәм Камил абыйларым бер караватта аркылы төшеп чирләгән. Мин аны төш кебек кенә хәтерлим. Шул ук кырыгынчы еллар азагында барлык авыл корчаңгы белән йончыды. Кашына-кашына йөри торгач, кашынмаган багана калмый иде. Минем бот араларым чиләнде, кутырлар белән капланды. Бу авыру Садыйкаттәйләрне дә читләтеп үтмәде. Инәләребез Миякәдән «Вишневский мае» дигән дару алып кайтып, Сәми бабайларның ташландык мунчасын ягып, безне дәвалаганнары хәтердә. Вишневский маена буялган хәлдә без кара тәнлеләргә охшап калдык, без хәтта бер-беребезне танымый тордык. Өченче сыйныфта укыганда, авылларда, шул исәптән безнең авылда, трахома чире котырды. Миякәдән «өерләре белән» шәфкать туташлары килде. Безнең мәктәп балалары трахомадан күз кабакларын эчтән кырдыру өчен чиратка басты. Бик газаплы, авырта иде ул күз кабагын кырдыру. Авыртудан үрсәләнгәнем истә...

Минебикә әби Вәкил белән Камилнең картинәсе була. Аларның бакчасында берничә бик татлы шомырт агачы бар. Башка җирләрдәге шомыртлардан иртәрәк өлгерәләр. Эреләр, баллылар – телеңне йотарлык. Камил аны җыймый, җыярга яратмый. Иренә. Миннән дә җыйдыртмый. Агачка мендереп тә ашатмый. Минебикә әби аның кытыгын кузгату өчен миңа: 

– Бар әле, Барыйс улым, җый әле шул шомыртны. Камил җыймый, – дигән була.

Мин кәефем килеп, шомырт агачына үрмәли генә башлыйм, Камил, «кытыгы кузгалып», мин менгән агач янына килә һәм балагымнан эләктереп, кәүсәдән өстерәп төшерә. Бу хәл күп тапкырлар кабатлана. Кабатлана торгач, еш кына болай да пешкән шомырт коелып, болай да кара җирне тансыклый башлый... 

Минем балалар өчен язылган «Казанбаш» дигән китабым бар. Ул китапны мин ифрат та яратам. Һаман да шул сабый чагымда Камил белән Вәкил абзыйлардан керсез алдануым турында шигъри кыйсса ул. Аның тарихы шуннан гыйбарәт. Сугыштан соң, 1946–48 елларда булса кирәк, безнең якларда нефть эзләүчеләргә мөнәсәбәтле шундый сүз йөрде: имеш, ниндидер казан кигән кешеләр, «казанбашлар», балаларны тоталар да нефть коесына салып – тәүбә-тәүбә! – майларын чыгаралар икән. Бу нәкъ мин ышана торган яшьтәге «матур ялган» иде. Ярый, хуш. Шулай, без бер тапкыр бәләкәй арба белән Мендәрле Кул чишмәсен үтеп, Кралов урманнары башланган җиргә утынга бардык. 

Сентябрь башларында була торган җылы кояшлы көн иде.

Алдыбызда сугыш вакытында киселгән карт имәннәрдән калган ботак-сатак, чыбык-чабык тулып ята. Бәләкәй арба Камилләрнеке. Утын да аларга, әлбәттә. Кралов урманының авызына барып җиткәч, без арбабызның тәртәләрен авылга таба борып куйдык та коры-сары утын төйи башладык. Вәкил белән Камил, күрәсең, мине шаяртып, үзләренә «хезмәт иттерергә» – утынлы арбаны миннән өстерәтеп кайтырга булганнар.

Утынны төяп, бәләкәй арбаның өстеннән бау белән бәйләдек. Мондый калтырча кебек җиңел арбаны түбән таба келтер-келтер китереп тартырга яраткан, күңеленнән тизрәк олыгаерга тырышкан сабыйны абыйларым арба эченә кертеп, уртадан ук «бикләделәр» һәм мин, арбага берүзем мәҗбүри җигелгән хәлдә кайтырга чыктык.

Ялан аякларыбызның чәлтерләре, билсәпит тәгәрмәче кебек, энәләре белән кояшта уйнаклап, кызган юлдан түбән якка – авылга сыптырталар. Вәкил белән Камил, әйткәнемчә, арбаны миннән тарттырып, көлешә-көлешә, артымнан йөгерәләр. 

Кинәт Вәкил абый:

– Тукта! – дип кычкырып җибәрмәсенме!

Мин туктадым. Тәртә арасыннан чыктым. 

– Әнә ул, башына казан кигән кеше! Күрәсезме? Алар күпләр!.. Әнә, безгә таба чабалар! Әнә, офыкка кара! Өязе-тау артыннан!

Мин еракларга карыйм, чынлап та күземә куркуымнан куш күренә: офыкта, Өязе-тау артында тауларга елыша-елыша, тулы бер рәт булып казанбашлар чаба кебек!.. Аларның башларында фриц каскаларына охшаган казаннар иде. Хәзер килеп уйлыйм да, мондый тиз, бөтенләй дә булмастай нәрсәгә җиңелчә, мөкиббән китеп ышануым минем сабый чактан ук шигъри җанлы булуыма бәйле булгандыр дигән нәтиҗәгә киләм. 

– Әйдәгез, авылга сыпыртыйк! – дип кычкыра Вәкил һәм мине куркыту өчен өстәп тә куя: – Кер арбага тизрәк! Халыкны кузгатыйк!.. Безне казанбашлардан коткарсыннар!..

Мин калтырчабызга яңадан кереп җигеләм һәм аны утыны-ние белән өстерәп, Мендәрле Кул түбәсеннән бар көчемә түбәнгә, авылыбызга карап атылам. Абыйларымның арттан шырык-шырык көлгәннәрен дә абайламыйм. Күзем тонган, йөрәгем уңган – казанбашлар килә, алар безне йота!.. 

Менә без тырылдап, авылга килеп керәбез. Вәкил абый йөкне туктата, арбага үзе җигелә дә миңа яңа күрсәтмә бирә:

– Бар, йорттан йортка кереп, Рәхмәтулла абый, Нигъмәтулла бабай, Фатыйх абый, Рабига әби, Насыйр, Хуҗи картларның барысын да кузгат! Коралланып чыксыннар да, казан кигән кешеләрдән авылны коткарсыннар!.. Бар, тизрәк! 

Һәм мин, үземә булган шундый зур ышанычтан эреп китеп, ихатадан ихатага, йорттан йортка кереп:

– Коралланып чыгыгыз! Казанбашлар авылны йотарга килә!.. – дип аваз  салам. 

Аптыраган халык ышаныргамы-юкмы дип, нишләргә дә белми аптырап кала. Кайсыбер Барый, Сабирҗан кебек аксакаллар, әби-сәби, бабайсабайлар, берсе – уклау, икенчесе – җәмкә, өченчесе мич арасындагы кисәү агачы белән коралланып, без чапкан якка чабарга тотына да абынып егылып, тукталып кала...

Ә без, инде халык ярдәмендә үзебезгә үзебез тугры калып, тау артыннан җилдерткән казанбашларны да онытып, инде Вәкил, Камил абыйлар кушкан тарафка бербөтен булып төенләнеп, өстәвенә, казанбашлардан котылу куанычы белән дә куанып, Шәрифҗан күперләре аша авыл уртасына килеп җитәбез. Мин янып-тирләп, өебезгә кайтып керәм. Әлбәттә, бик тә ашыйсым килә. Йөк тартып ачыктым бит! Менә ишек. Минекеләр кайда? Ишектә, гадәтенчә, йозак юк. Гадәтенчә, элгече генә эленгән. Тирә-якка каранам. Бакчабыз ягына күз ташлыйм. Анда инәйләр бәрәңге чыгаралар. Гали абзый көрәгеннән алдыма төбе-ние белән бәрәңге ташлый: 

– Кайда йөрисең, малай? Бәрәңге чүплә, давай!..

– Казанбашлар килгән!.. Шуларны куып йөрдем...

– Анысы нинди казанбаш тагын?

Алар мине аңламыйлар иде. Елыйсым килеп китте.

Мин, кашык тотып ашарга җыенган «казанбаш», теләр-теләмәс, елак кыяфәт белән җылы кара туфрактан актин-ак, нәзек бармакларым берлә бәрәңге чүпли башлыйм... 

Казанбашларга килгәндә, алар минем балачагымның Тукай бүләк иткән «Шүрәле»ләре бурычын үтәгән булган икән...

Аларны истәлекле сәхифә итеп күңелем түренә салган Вәкил, Камил абыйларыма да рәхмәт.  

 

(Дәвамы бар)

"Казан утлары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев