Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»

(ДӘВАМЫ)

(Башыннан укыгыз)

Ач балалар йортында 

1946 ел, аеруча аның кышы, үзенең үзәккә үткән салкыны, ачлыгы белән хәтердә калган. 4-5 яшьлек чагымда бу ачлык үзенең «фәнни-гамәли яктан камил» булуы, тормышта, ягъни хезмәттә һәм акыл-аңда коточкыч дәрәҗәдә нечкәлеге, күп тармаклылыгы, сугышта җиңеп чыкканнан соң тагын да көчәя төшкән фаҗигаи котылгысыз булуы белән аңыма уелган. Бәлки мин бала акылы белән ул заманнардагы авыр тормышны бер төрле киңлек, киеренкелек белән, ничектер уртаклап кабул итә алмаганмындыр? Мин вакыйгаларны дөрес, үз вакытларында, тиешле мизгелләрендә тотып алганмынмы, аларга хаккый-билхаккый бәя биргәнменме? Өч-дүрт яшьлек, әле балигъ та булып өлгермәгән сабыйның Сталин заманнарының коллык режимындагы, көтелмәгән барлык очраклы һәм табигый вакыйгаларын, анык, төгәл итеп теркәп тә өлгермәве, киләчәктә сагынычлыга әвереләчәк кайбер минутларының төбенә дә төшеп тормыйча, яхшы ат кебек, безнең якларда әйтелүенчә, юыртып кына үтүе дә мөмкин бит әле. Әйе, бик мөмкин. Әмма мин сикәлтәләрне «йөгертеп кенә» үтмәскә сүз бирәм. 

Минем «детдомга» китү вакыйгасын гына алыйк.

Ничектер бер тапкыр, малайлар белән качышлы уйнаганда, мин үземне гаиләмнән, менә шушы минутта, еракка – абзар сәндерәсенә кадәр качып уйнаган малайларым – минем чыбыркы каешлары шикелле бергә ишелеп үскән яшьтәшләремнән аерып, ниндидер «детдом» дигән куркыныч урынга җибәрергә җыенулары турында ишеттем.

– Анда эләккән балалар кире кайтмый икән! Аларны нифте базларына салып, майларын сыгалар икән! – дип тә өстәде арадан кемдер.

Мин шыр җибәрдем. Детдом шундый кайтмый торган җир була микәнни?

Минем кечкенә, әле башланып кына килгән тормышымда моңа кадәр «ранный, артиллерия, бомба, госпиталь, фронт, алгы сызык, наступление» һәм башка шундый таныш булмаган сүз-атамаларны күп тапкырлар ишеткәнем булса да, «детдом» дигән сәер, көпчәкле трактор кебек урынында дырылдап утырган сүзне ишеткәнем юк иде. Ул үзенең моңарчы ишетелмәгән катылыгы, гасабилыгы белән һушымны алган иде: нәрсә булыр бу «детдом» дигәннәре? Бу сүз шул ук вакытта буш йорт, буш бүлмә кебек, ниндидер көтелмәгән ераклык, чит-ят, ниндидер өнсез аралык белән яңгырап тора иде. Шунда ук мин күп тапкырлар күреп белгән, хәтта шуннан шулпа чөмергән калай кәтилүкләрнең үзара чәкешкән-чүкешкән тавышлары да ишетелә иде. Нигә буш аралык? Нинди кәтилүкләр? Бар, аңлат син аны кичә генә бишектән төшкән авыл баласына! 

Ничек кенә булмасын, мин бу куркыныч сүздән айнып киттем. Өйгә кайтып керәм һәм хуҗаларча аһәң белән ярып салам:

– Мин сезнең детдомыгызга бармыйм! Анда балаларны үтерәләр!

Абыйларым бу сүзләрне ишетеп, урыннарында катып калдылар:

– Авызыңнан җил алсын!.. Син нәрсә сөйлисең?!

– Анда балаларны туйганчы ашаталар! – ди Гали абый.

– Көненә өч тапкыр! Корсакларын пух иткәнче! – ди Нияз абый.

Инәй-мескен бөтенләй дә югалып калды:

– Кем сине шулай куркытты? Хәзер һәммәгезне кычыткан белән!..  
Иртәгә силсәвиткә барам да кемнең сәвит детдомы турында шундый әшәке хәбәр таратуларын әйтеп салам. Кем безнең сугышта үлгән ирләребезнең балаларын әллә ниткән детдомга җибәрү турында... шыр ялган сөйли?!.  

    Инәй сүзен дә сөйләп бетмәстән елый башлады. Соңыннан аңлашылуынча, инәбез кемнәрнеңдер балаларын ниндидер ачлар йортына җибәрергә җыенулары турында алдан ук хәбәрдар булган, әмма бу хакта тәфсилләп торуны кирәк санамаган. Аннан, чынлап та, балаларны вакытлыча оештырылган ач балалар приютына озаталармы, әллә «кайтмаслык детдом»га алалармы – моны кем белгән?!

Абыйларымның кайсысы бу хакта белеп, кайсысы бөтенләй дә белмичә, үзләренчә фикер йөртә һәм, күрәсең, һавадагы истән дә безнең гаиләнең озакламый ниндидер үзгәрешләр кичерәчәген алдан сизенә иде бугай. Алар мине, араларындагы төпчекне, тынычландырырга, хәтта бераз шыттырып булса да куандырырга тырышалар: 

– Карбазларында бәрәңгеләре ишелеп яткан бай детдом бит ул!..

– Анда туйганчы сөт эчерәләр!..

– Киендерәләр!..

– Шартлаганчы ашаталар!..

Мин исә:

– Юк, мин детдомга бармыйм!

Абыйларым:

– Тиле син!

– Яңа күлмәк киярсең!.

– Бармыйм!

– Ашаганыңнан калганын безгә җибәрерсең!..

– Бармыйм!.. 

Минем башкаларыннан аерылып торган, коңгырт йөзле, ниндидер серле, бик тә кечелекле уртанчы абыем Нияз бар иде. Ул инде бишенче сыйныфка күчкән. Мин аны төштәге кебек кенә хәтерләгәндәй итәм. Шул көнне ул мине читкәрәк алып китә дә зур ышаныч белән минем «туңган» колакларыма пышылдый:

– Син детдомга түгел, нибары ачыккан балалар йортына... Приют дигән җиргә барасың... Мин синең урында булсам, йөгереп барыр идем, энекәем!.. Анда тәмледән дә тәмле... без гомердә дә күрмәгән прәннек бирәләр! 

Күзләрем маңгайга сикерә. Чынлап та шулаймы?

Гүя бу сүзләрдән һушымны җуйгандай иләс-миләс торганда, Нияз абыем мине тагын да очындырып ала:

– Ач балалар приютына һәркемне дә алмыйлар. Прәннекне дә һәркемгә бирмиләр. Ә менә сиңа бирәләр. Чөнки син – сугышта үлгән укытучы... коммунист Нәҗметдин Хәлимов улы. Бар син анда, энекәш, бар...

Мин «прәннек» дигән сәер сүзне беренче тапкыр ишетә идем. –

Прәннек... нәрсә соң ул?

– Ул, энекәш... – ди абзый һәм кирәк сүзен таба алмыйча, телен йоткандай басып тора да әйтеп сала: 

– Ул шундый нәстәкәй... Шундый нәстәкәй инде, хәтта аңлатып та булмый. Прәннекнең тышы да, эче дә шикәр генә!.. Бал гына! Авызда эри. Мин аны үзем дә тәмләп караган булыр идем! Миңа тәтеми шул ул...
Абзам телен дә шартлатып куя.

Телемдә шикәр дигән күзгә күренмәгән нәрсә эрегәндәй, колакларым шикәр кыштырдавыннан чукраклангандай булды. Көтеп торырга теләк тә, әмәл дә юк иде.

– Мин анда барам! – дип кычкырып җибәрдем һәм урынымда тыпырдап та алдым. 

Икенче көнне кояш Кәркәле таулары артыннан күтәрелеп кенә чыгуга, безнең капка төбенә арбалы ат килеп туктады. Бригадирлар утырып йөри торган андый җәйпәк арбаны бездә «ящик» диләр. Арбада хәлсез башлары муеннарыннан салынып төшкән ике карт та бар. Хәтердә калуынча, беркем бернәрсә эндәшмәде. Кочаклашып аерылышмады-елашмады. Нинди елау, ди?! Мин приют дигән серле җиргә, прәннек дигән серле нәстәкәйне ашарга барам. Абзыйларым мине тавыш-тынсыз гына күтәреп, аякларымны суздырып, арбага, күчер Хәниф абзый белән янәшәдән алга каратып, арбаның нәкъ кендеге турысына утырттылар. Әнкәм тезләрем өстеннән уч төбедәй уймак корама юрганымны, аның өстеннән мендәремне куйды, аларны кушарлап кочкан кулларыма әлүмин тәлинкә һәм агач кашык тоттырды. Кашыкны «Кулыңнан ычкындырма, нык тотып утыр, бер югалтсаң, табалмассың!» – дип тә кисәтте. Шул заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр кашык дигән атамага мин бер бөек бәрәкәт итеп карыйм.

Без кузгалып киттек. Ике яктан япмалы такта капкабыз безне ыңгырашып озатып калды. Әмма башка беркем дә кычкырып елашмады. Ул чакта абайламасам да, инәмнең күзләре яшь белән чылангандыр дип уйлыйм. Күрсәтмәгәндер: ул бит балаларын ачка үтермәс өчен шушындый сынауларга бара! Бу минем туган авылымнан беренче тапкыр юлга чыгуым иде. Көн җылы кебек хәтердә калган. Мин Кәркәле тауларына күтәрелгәнче авылны, үзәннән сузылган Өязе елгасы буйларын күздән кичереп бардым. Арбадагы кешеләрнең бер нәрсә турында да авыз ачып сөйләшмәве мине, шактый күтәренке күңелле (приютка прәннек ашарга барган кунак!) малайны хафага сала иде. Вакыт-вакыт мин артыма борылып, бу ике тере мәетне хәтерләткән бабайларга караш ташлап алам. Мин аларны телсезләр дип тә уйлап куйдым. Ачлыктан тәмам хәлсезләнгән бабамнарның сөйләшерлек хәлләре дә булмаган икән. Озакламый без Кәркәле тауларына күтәрелеп, соңыннан белүемчә, Ташлы елга дип аталган кечкенә сусыз үзән аша үтеп, «Бүләк» урманына якынлаштык. Кәефе килеп, Хәниф абзам җырлап та җибәрде: 

Сарман буйкайлары тугай-тугай,

Тугаенда сайрый бер тургай.

Иртәсен дә сайрый, кичен дә сайрый,

Саргаеп ла үлсен, ди бугай...

Саргаеп үлмибез без, эчтән дә, тыштан да татлы прәннек ашарга барабыз!

Безне уратып алган дөнья кабатланмас сурәт булып хәтеремдә калган. Әнә барлык тирә-як, офыкка кадәр, зәңгәр чәчкәлектә тирбәлә. Каян килгән безгә бу кадәр зәңгәр чәчкә?! Җиңү бәйрәме алып килгәнме? Бу кадәр матурлык кайда, ничек яратыла?

Соңыннан, өлкәнәя төшкәч аңлавымча, бу матур, үтә күренмәле зәңгәрлек чәчәргә ашлык булмаудан зәңгәр чәчкәлеккә-чүплеккә әйләнгән басулардан килгән булган икән. Бу матурлык ясалма рәвештә, кешелекне генә түгел, табигатьне дә тупас көчләү нәтиҗәсендә яратылган ятимлек күренеше булган икән. Бу Аллаһның кешеләрне чәчәргә орлык булмау аркасында кысыр калган яланнарны басып киткән кыргый матурлык аша искәртүе, сискәндерүе булган, күрәсең. Аллаһы Тәгалә миңа шул чакта ук чиксез кыргыйлыкның матурлык аша да раслана алу мөмкинлеген иңдергән... 

«Ач балалар йорты» дигәндә, күңелемдә беренче пәйда булган күренеш – ул анда ашаган беренче «аш»ым иде. Аны аш дип тә атап булмагандыр. Мәңге бәйләнми торган нәрсәләрне тиз генә бәйләп куя торган төшенчәләр түгелме болар – «ач» һәм «аш». «Ачлык» һәм «ашлык». Үзе ачлык, үзе ашлык. Әйе, мин ул йортка килгәч тә, минем тустаганыма салынган шулпа иде. Ул кап-кара, эчендә берничә кара фасоль борчагы йөзеп йөргән кайнар су иде. Әмма аның кызыгы суның каралыгында түгел, мине уратып алган булачак дусларым, язмышташларым – шушы ач балалар  йортында «тәрбияләнеп яткан» балаларда иде. Алар мине сырып алдылар да бертуктаусыз: 

–  Бер генә каптыр әле, әй!

– Мин дә бер генә кабыйм әле, әй! – дип кабатлый-кабатлый, минем тустаганымнан кара су чүмерәләр иде. Мин башымны күтәреп, яңа танышларымны күздән кичерергә өлгермәдем, бушап калган тустаганымның төбе генә ялтырап күренә иде. 

Ул йорттагы башка «аш-су, блюдоларны» мин әллә ни хәтерләмим. Әй, хәтерлим икән. Хәтерлим. Ул теге мин күптән көткән «прәннек» дигән нәрсә. Тукта, үз тәртибе белән сөйлим әле. Безнең көнебез иртәдән кичкә кадәр ашарга сорап үтә иде. Без яши торган ач балалар приюты Олы Кәркәленең киләчәктә үзем тәмамлаячак җидееллык мәктәп бинасында булып чыкты. Соңыннан мин аның җиденче сыйныфы бүлмәсе идәненең сары, калын сайгакларын күреп, «үзем йоклаган ачлар йорты» булганлыгын таныдым. Мәктәп ихатасында турник кебек физкультура җайланмалары булса да, без аларда уйнарлык, уч төбен төкерекләп, баганалардан югарыга үрли алырлык дәрәҗәдә хәлле түгел – хәлсез идек. Аның каравы без, әйткәнемчә, ашарга даулап, янәшәдәге кечкенә йортта урнашкан «ашханәбез»гә тынгы бирми идек: 

– Ашарга пешәме әле?

– Ашарга кайчан пешә?

Анда безгә дигән «кара су»ны, чөгендер яфрагы боткасын пешерүче апалар, шул ашны пешерергә комачауламасыннар дип бикләнеп утыралар. Без күләгәдән күләгәгә елышып кына киләбез дә ишекләрен дөбердәтәбез:

– Ашарга пешәме әле? 

Кинәт ишек ачыла, апалар табагач, уклаулары белән селтәнеп, безне куарга чыга һәм без шул пешмәгән фасоль борчагы кебек тирә-якка сибеләбез. Ләкин мине сәерсендергәне шул – безгә теге Нияз абый вәгъдә иткән серле «прәннек» дигән татлы нәрсәне һаман да бирмиләр иде...

Мин бик сагына торган кеше. Сагыну – минем үземнән калмый торган чирем дип, бу язмаларымда әйткән дә идем шикелле. Сагынган чакларымда мәктәп ихатасында аулак урын табып җырлап та алгалый идем. Мин моны сабый чактан ук җырчы булганмын икән дип раслау өчен әйтмим. Шундый мизгелләрнең хаклыгын куәтләү өчен генә әйтәм. Менә шулай бер көнне, без, берничә малай актыгы, ашханәбез ишегенә чираттагы «ашарга пешәме әле?» дип дөбердәтергә киттек. Кычкырдык. Дөбердәттек. Шул чакта ашханәдәге апаларыбызның берсе мине күлмәк итәгемнән эләктереп алды: 

– Кичә утынлыкта син җырладыңмы?

– Юк.

– Син җырладың, алдашма.

– Алдашмыйм.

– Прәннек бирсәк, җырлар идеңме?

– Җырлар идем.

– Аһ, син прәннекне беләсеңмени!

– Мин монда прәннек ашар өчен килдем, – дидем мин олыларча кыяфәт белән.

– Кара син аны! Каян беләсең? Кем әйтте?

– Бертуган абыем Нияз.

– Ул каян белә?

– Ул күп нәрсәне белә. Ул бишенчедә укый инде...

– Прәннекне иртәгә пешереп куярбыз. Шушы вакытка. Кара аны, утыннар арасында җырлаган җырыңны җырларсың, ярыймы! Тик ишекне җимерердәй итеп какмагыз. Иптәшләреңне дә алып килерсең... 

Икенче көнне көтә-көтә күзләр күгәрде. Болай да саргайган йөзләребез тагын да саргая төште. Без, малайлар, ашханә болдырына килеп утырдык. Апаларны көттек. Алар чыктылар. Мине барысының каршына бастырдылар.

– Әйдә, җырла!.. 

Мин, аңлавымча, «утынлыкта җырлаган», безнең гаилә өчен изге булган «Төрмә җыры»н җырларга тиеш идем. Без аны, өебез белән дүрт бертуган, салкын мичкә аркаларыбызны терәп һәм мөмкин булмаса да, үзебезне җылытырга теләп, берсе икенчесеннән аерылып торган дүрт аһәң белән башкара идек. Ул җырны минем нәселем буыннан-буынга тапшырып килгән. Туган авылым Кәркәлетамакның, риваятьләргә ышанган хәлдә, Пугач каторжнигы Әкри (Әкрәм) тарафыннан нигезләнүе дә бу фикерне тәсдыйклый кебек. Әмма бу юлы мин аны берүзем башкарырга, абыйларымның ышанычын акларга тиеш идем. Халык азатлыгы өчен көрәшкәне өчен егерме биш елга хөкем ителгән, инде елы тулыр алдыннан сагынуына түзә алмыйча төрмәдән качкан һәм шуның өчен чыгарып атылган каторжник турында ул җыр. Авыр җыр. Йөрәкне актарып чыгара торган җыр. Бисмиллаһиррахман-иррәхим. Башладым. Хәерле сәгатьтә, туган кешеләр.    

Шулай итеп, мин, кызыл киндер күлмәк-ыштандагы дүрт-биш яшьлек малай, ятимлектән ач балалар йорты күтәрмәсендә үземдә булган моң ишарәте белән җырымны суздым. Бар дөнья тынган иде кебек. Минем колагыма сулар акмас булып, яфраклар, үлән кыяклары үсүдән туктап тора иде кебек... 

Мин шуларны тойдым. Үземдәге нәфсене тыйдым. Бу минем бәхетем иде. Әгәр мин шуларны тоймасам һәм үземне нәфсемдә тыймасам, бу җырны башкара һәм саклый да алмас идем...
 

 «ТӨРМӘ ҖЫРЫ»

Төрмә бит ул, төрмә бит ул,

Анда сыер сатмыйлар.

Алтын-көмеш, алтын-көмеш-

ләрдин артык саклыйлар...

Егерме биш ел буена,

Әткәм, ничек чыдадың?

Күрешкәнгә өч көн дә юк,

Атылырга чыгамын.

Ык елгасы буйларында

Бәләбәй төрмәләре.

Яшь йөрәккә курку сала

Караңгы бүлмәләре... 

Чагыштырмача яшь булсалар да, утызынчы еллардагы репрессия касафатын йә турыдан-туры, йә читләтеп кичергән бу хатыннар күзләреннән аккан яшьләрен тыя алмыйча һәм безгә күрсәтмәскә тырышып елыйлар, хәтта үксиләр иде. Сабый бала башкаруындагы бу фаҗигаи моң күңелләрне кузгата иде. Мин бу кеше күзләреннән коелган күз яшьләрендә үземне гаепле тоеп, үзем дә елый идем. Әмма безнең сабый күңелләр җырдан җуелмыйча прәннек көтә иде. Апаларның берсе күхнәгә үтеп, алъяпкычы астында ниндидер «нәмәрсә» алып чыкты һәм безнең һәркайсыбызга берәрне таратып чыкты да, монысы җырың өчен дип, миңа тагын берне бирде. Прәннек дигән «нәмәстәкәй» шушы икән: арыш оны камырыннан ясалган, кечкенә, уч төбенә сыярлык, йөзенә шикәр таты буялган тәбикмәк. Уч төбенә сыеп, авызларда сайраган сандугач! Их, аның тәмлелеге! Их, аның күзләребезне ачып йомганчы юк булуы! 

Прәннек өчен мин тагын да җырларга әзер идем!..  

Яңа танышларым белән дуслашып, туганлашып барсам да, андагы кырыс тәртипләрдән, бигрәк тә мине «туйдырган-тукландырган ачлыктан», ягъни андый «ач балалар да туймый торган йорттан», хәлем барынча әмәлен табып барыбер кача алдым. Чөнки бик сагынган идем. Мин ишегалларымны, андагы яшел хәтфәле каз бәбкәсе үләнен, авылымның йөзьяшәр өянкеләрен, «Түгәрәк Имән»нәрен сагынуыма түзә алмый башлаган идем. Шулай да, дүрт кенә яшьтә булсам да, качкан чакта уңайсызга, читенгә төшә дип, күрәсең, кашык белән калай тәлинкәмне генә алып, мендәр белән корама юрганымны калдырып торырга башыма җиткән. Әмма әллә кая китә алмаганмын: Олы Кәркәле авылы башында агып яткан инеш янына килеп җитеп, хәлем бетеп егылганмын. Мине кире «ачлар йортына» алып кайтканнар. 

Шулай да тагын бер ун көн чамасы үткәч, хәл җыеп, мин аннан барыбер кача алдым. Иртәнге якта булды ул. Авылдашым, шул ук ачлар йортында яткан сугыш корбаны Габдерафыйк абзыйның кызы Мәрьям Рәфыйкова белән качтык без Олы Кәркәледән Бәләкәй Кәркәлегә. Бу юлы да кашык белән тәлинкәне генә түгел, качкан чакта авырга туры килмәсен дип, күрәсең, мендәр белән юрганымны да алып тормаганмын. Авылларыбыз арасында яткан Тырын Түбәсе дигән җирдән кайтып килүебез бүгенгедәй истә. Үземне «геройларча» хис итүем авылыбызда үткәрелгән беренче Җиңү бәйрәменә бәйле рәвештә шулай хәтердә калган булгандыр дип уйлыйм. Чөнки Җиңү бәйрәмен күрмәгән сабыйның зиһене боларны болай ук итеп күз алдына китерүе, үзенә сыйдыруы һәм үзен шулай батырларча тотуы мөмкин түгел. Имеш, мин «ваянный» формада җиңүче булып, авылыма кайтып киләм. Күкрәгем тулы орден-медаль. Безне авыл халкы барабаннар кагып каршылый. Өемә кайтып кергәнем дә хәтердә. Абыйларым, сәкегә аякларын чәнчеп утырып, иртәнге аш – ямь-яшел чөгендер яфрагыннан пешерелгән, минем иң яратмаган, телемә сылашып йөдәткән яшел боламыкны сыпыртып утыралар. Сагынганмын! Барыбер дә «үз боламыгым»! Энекәшләре кап-кара бобый борчагыннан кара төскә кергән шулпа йортыннан котылып кайтып килә дип уйлыйм мин, пнимаеш, билендә сары каеш, ә абзалары, корсакларын бүлтәйтеп, ботка ашап утыралар! Минем беренче сүзем «Миңа ашарга калдырдыгызмы?» дип аваз салу булды. Җавабында Гали абыем: «Башта исәнләш!» дип, мине, «чит илләрдән» кайткан герой-энекәшен, үз урынына менгезеп утырта... 

Абыйларым бу вакыйганы бик еш телгә алалар һәм көлешәләр иде...

Тагын да бер истәлек. Минем беренче тапкыр «кина» каравым. Миңа күп булса, биш-алты яшь булгандыр. Караңгы. Инәм мине җитәкләп, беренче тапкыр клуб дигән җиргә алып барды. Клубның ихатасында дөпелдәп эшләп утырган дбижук (движок) тавышы аша авыр ишекне ачып керүгә безне гомердә күрмәгән якты нур көлтәсе каршылады, бөтенләй ят, чыелдаган, гөрелдәгән, шул нурда яктырып шуышкан кинотасма тавышлары зиһенемне чуалтты. Инәм, күрәсең, кинага кергән өчен механикка акча түләргә дип, мине бер мизгелгә кулыннан ычкындырып торды. Шул мизгелдә гомеремдә беренче мәртәбә күргән экранда эшелон килгәне шәйләнде һәм кинәт көчле шартлау яңгырады. «Заслонов, Заслонов» дигән сүзләр хәтергә сеңеп калды. Вагоннар очты, рельслар актарылып күтәрелде-бәрелде. Мин курыктым. Берьялгызым, инәйсез дә калган караңгыда кычкырып елап җибәрдем...

– Нәрсәгә елыйсың, улым? Кина бит ул! Кинада еламыйлар!.. Елмаялар!..

Бу мин елмаеп карамыйча, елап караган беренче тавышлы фильм – атаклы белорус партизаны Константин Заслонов турында нәфис фильм булган икән... 

Бу урында татар милләте һәм кино темасына кагылышлы берике фикер әйтеп китсәм, урынлы булыр кебек. Кино – милләтне тәрбияләүнең иң нечкә, иң үтемле формасы. Без кино белән рухланып, ашыбызның юклыгын, киемебезнең ертыгын күрмәдек. Кино безнең никадәр бәхетсез һәм хокуксыз икәнлегебезне оныттырды. Кино безне ду китереп, «матур алдакка» алып керде. Ул безне елмайтты да, елатты да. Татар авылына кино, безнең тел белән әйткәндә, «кина», сугыштан соң – кырыгынчы еллар азагы – илленче еллар башында килде. Сталин ипигә туймаган халыкларының тамагын «кина ашатып» туйдырды. Без үскән елларда район кинофикациясеннән дистәләгән «кинамеханиклар», тынгы белми, колхозлар биргән атлы арбаларда авылдан авылга кино күрсәтеп йөриләр иде. Халык кино куеласы көннәрдә шатлыгын кая куярга белмичә «котыра» иде. Күз алдыгызга китерегез: җылы җәйге кич. Иң каты күңелле бәндәләрнең дә һушын алырлык һинд фильмы «Бродяга» күрсәтелә. Ул ике, әллә өч сериядән тора иде. Әллә мин ялгышаммы? Халык клубка сыеша алмый, акча җыю планнарын тутырган киномеханиклар канәгатьлек белән «кинаэкраннарын» тышка чыгарып, йолдызлар астында күрсәтәләр иде. Икенче көнне бар халык дөньясын онытып, «Аварая, бродяга я»ларны җырлап мәш килә. Шушы кадәр кытлыкта яшәп, шушы кадәр матур күңелле булырга кирәк бит! Без ул чорда дөньякүләм киноларның иң кәттәләре – шедеврлары белән танышып калдык. Мин исемдә калганнарын гына санап китәм: Голливуд куйган «Тарзан», «Сказки Венского леса» фильмнарын онытырлыкмы? «Падение Берлина»ны хәзер нигә күрсәтмиләр икән?   

 

(Дәвамы бар)

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев