Айдар Хәлим: «ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?..»
(БӘЯН)
Бисмилла әйтсәң, җитә ул
Ахирәттә «Күршеләрең белән ничек яшәдең?» дип соралыр, ди. Балачагым ачлык-юклык заманнарына туры килсә дә, җаным-тәнем белән берегеп, ут-күршеләрем (бездә «ут-күршесе» диләр) белән яхшы яшәдем, беркайчан да низагка кермәдем, дип әйтә алам.
Күршеләр дигәндә, минем телемә бал тәме калка. Бу тәм мине урам рәтебез буенча алдан һәм арттан, уңнан һәм сулдан булган күршеләремне исемә төшерә. Мин аларның исемнәрен архивтан тикшереп түгел, ә яттан беләм. Исемнәр ике катламнан тора. Беренче катламда борынгы төркиболгар, саф, чиста мөселман исемнәре. Алар тарих сагында торган һәм тарих сагына торган исемнәр. Ут-күршеләрем арасында ике Мөсаббиха, Әбелшахма, Сәйфетдин, Гайнулла, Лотфулла, Ярыяхмәт, Садыйка, Сания, Гөлфани, Гөлзифа (Гөлди) иде. Нинди мәгънәле, нинди матур исемнәр! Бу кадәр матур исемнәрне йөртеп, ничек начар кеше буласың, ди?
Икенче катламда югарыда телгә алынганнарга көчләп өстәлгән, беренче катламны юкка чыгарган «валерьянка»лы исемнәр. Фәнситләр, Маратлар, Артурлар, Тимурлар, Валерийлар һәм башкалар.
Күршеләрем турында уйлау белән минем тирәмне бал тәме баса. Онытылмас тәм. Балачагымның бал тәме. Сүзләре бит ничек килешеп, ятышып тора! Бу бал тәме авыр заманнарда да ничек итеп матур яши алу өлгесен күрсәтә һәм раслый. Каршыбыздагы Ярыяхмәт бабамның карлыган-кураҗиләк бакчасы һәм ике баш умартасы бар. Алар безнең юанычыбыз. Серле, безне кыш чыгып көткән почмагыбыз. Җәйге челләдә умарталар күчләрен аерып чыгаралар һәм Ярыяхмәт бабай тас кагып, очып китәргә җыенган күчне тотып калырга, читкә җибәрмәскә тырыша...
Ярыяхмәт бабайның тас каккан тавышы ишетелү белән без, сабыйлар, колакларны шомрайтып сагаябыз. Гүя без уянабыз. Көт тә тор, бабабыз умарталарын караячак һәм безне бал белән сыйлаячак, Алла боерса. Һәм шулай килеп чыга да! Миңлениса әби (әле күзе күпмедер күрә!) белән Ярыяхмәт бабай кычкырып азан әйтеп, Коръән авазларын яңгыратып намаз укый... Аннан алар безнең урам балаларын җыя, зур җәйпегә телгә йогарлык кына бал сала, кулыбызга кашыклар тоттыра да, безне, мөмкинлегеннән чыгып, җае килгәндә тезләндереп, җае килгәндә яткырып, йә утыртып, бал ашата (дөресрәге, ялата) башлый. Бер кашык бал, кашык сырты белән тәмләп, сагынып һәм бер-береңә сыгынып ялагач, бетми, урамга гына түгел, Кызыл Армиягә җитәр дәрәҗәдә арта. Кашык тавышлары калай тәлинкәдә такылдап кына тора. Беркем артыгын ашамый, аның артыгы юк та, әмма ул бар, җәмәгать, әмма ул, бисмиллаһ әйткәч, барыбызга да җитә!
Шушы без ялаган балдан барлык дөнья бал исе белән тула. Умарта кортлары иң газиз җан ияләренә әйләнә. Ярыяхмәт бабай безне Коръән аятьләре укып, дога кылдыра һәм үзләре яшәгән мөлаем йортның такта капкасына кадәр озата чыга.
Без бу баллы йортка карап, хәтта кышкы карларда да куанабыз.
Һәм бер кашык балдан мәңге баллы, мәңге маллы булып, дөньяга таралабыз.
Бисмиллаһ әйтсәң, җитә ул!
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев