Аерылышу
(ХИКӘЯ)
Барысы да юктан гына башланды. Моңа кадәр матур яшәп яталар иде әле Шагали белән Зөләйха. 3 бала тәрбияләп үстерделәр, кеше иттеләр.
Олы кызлары дәрәҗәле кешегә кияүгә чыгып, башкалада яшәп ята, уртанчы кызлары югары уку йортының соңгы курсында укып йөри, төпчекләре Алмазны быел хәрби хезмәткә алдылар. Әлегә кадәр кешеләрдән ким яшәмәделәр. Абзар тутырып терлеген карадылар, бакча-бакча бәрәңге утырттылар, җиләк-җимешен үстерделәр. Ике елдан Шагали пенсиягә чыгарга тиеш, аннан инде Зөләйхага да күп калмый. Кичке якта телевизор каршында чәйләп утыралар иде алар. Экранда кып итеп киенгән фырт ирләр фәрештәгә тиң гүзәлкәйләр каршында бөтереләләр, кочак-кочак чәчәкләр бирәләр тегеләргә, оҗмах ризыклары белән тулы табынга чакыралар... Шуларга карап утырды да Зөләйхасы, кинәт кенә әйтеп куйды: – Булмады инде кеше төсле яшәп. Син дә бер уҗым бозавы булып чыктың. Тиеннәр санап үтте гомер. Әнә кара, чын ирләр ниндирәк булалар алар... Бу көтелмәгән нәтиҗәдән очкылык тота башлады Шагалине. Ну бу хатын-кызны! Нинди уртаклык бар телевизорда барган кино белән аларның гаилә тормышында? – Телевизордан күрсәтерләр инде ул. Алар шуның өчен акча алалар. Күпләр яшиме андый тормышта? Җиргә төш, тирә-ягыңа күз сал әнә, – диде кырыс кына өй хуҗасы. Хуҗабикәнең бирешәсе килмәде: – Карышып та булашма, җөмәй булдың гомер буе. Акча таба белмәдең, – дип йөрәген телгәләде ирнең. – Сөйләп утырган була. Ачыбрак кара күзләреңне, андый ирләр тирәсендә нинди хатын-кызлар елмаеп тора? Кашыкка салып йотарлык. Үзеңә күз сал, бармы берәр уртаклык? Соңгы елларда шактый май туплаган Зөләйханың ачуыннан тыны буылды. – Мин дә талчыбыгы кебек идем кайчандыр. Синең дөньяңны көтәм дип шул хәлгә калдым, – диде ул әрнеп. Ачуыннан, ирен күрмәс өчен, ярым борылып утырды. Шагали җавапсыз кала торган кешеме инде? – Дөреслекне яшереп булмый, элекме-хәзерме, артисткалар белән тиңләшерлегең булмады. Булганына шөкер итеп кенә утыр, – дип берәгәйле әйтте. Бу сүзләрдән соң Зөләйха ясап алган чынаягын эчеп бетерми урыныннан торып китте хәтта. Ничә елларга беренче тапкыр алар аерым урын җәйделәр. Шагали зур якта торган диванга колак мендәре салып юрган белән капланды. Хатынының үпкәләргә яратканын белгән Шагали артык пошынмады. Иртәгә тынычланып уяныр әле, дип фаразлады. Әмма иртән дә Зөләйханың чыраен болыт каплаган иде. Кымтыган иреннәрен ачып бер сүз кушмады Шагалига. Хатын-кызның килеш-килбәте, бите-йөзе турында нәрсәдер әйтергә теләсәң, бик сайланып кына кулланырга кирәк шул сүзләрне. Бу – аларның иң авырткан урыны. Чын-чынлап рәнҗегән иде Шагалига хатыны. Шагали, эшсез калганнан бирле, туганнан туган энекәшенә ияреп, заказ буенча ишек-тәрәзәләр куеп йөри иде. Алдан килешенгән клиент нәкъ иртән шалтыратасы итте. Бер көн алдан гына ул фатирга барып үлчәмнәрен алып йөргән иде. – Шагали, бүген киләсеңме? Мин ял алган идем, синең килереңә исәп тотып, – диде телефон трубкасыннан бик ягымлы хатын-кыз тавышы. Ирексездән аның сүзләрен Зөләйха да тыңларга мәҗбүр булды. – Менә хәзер чәй эчәм дә сәгать үтмәс килеп җитәрмен, – диде Шагали. Үзе ашыга-пошыга чәен чөмерергә тотынды. Башка вакытта Зөләйха мондый сөйләшүләргә игътибар итмәс иде. Әмма йокысыз төннән соң йөрәген яндырып алдылар бу сүзләр. Шагали җыенып чыгып китте. Кырыкмаса кырык төрле уйлар бөтерелделәр хатынның башында. «Тапкан яшьрәкне, мине тиңсенми инде хәзер. Әнә бит йөзгә бәреп әйтә мыскыллау сүзләрен. Кирәгем калмаган икән. Иделгә таянма, иргә – ышанма...» Рәнҗүнең чигенә чыккан хатынның көн буена күңеле уйнады. Бергә гомер иткән чорда Шагали белән сүзгә килгән вакытларын яңартты, авыр сүзләрен, чыгырдан чыккан кылыкларын кат-кат исенә төшерде. Боларның барысын «теге» кайткач йөзенә бәреп әйтергә хәзерләнеп, берсеннән-берсе катырак сүзләр эзләде. Көнозын эш белән мавыгып, Шагали оныткан да иде кичәге низаг турында. «Искегә тисәң – исең китә» дигәндәй, дистә еллар утырган бураны чутлап, ишекне яраклаштырганчы эт булып арыды ир, шуңа да өйлә үткәч хатынына шалтыратты: – Син кичкә мунча ягып куй инде, баштанаяк тузан булдым, – диде. Кисәк кенә сөйләшү өзелгәнне игътибарга алмады. Эссе ләүкәдә каен яфрагы белән чабынуларны күзаллап кайтып керсә, ашарга да пешмәгән, мунча дигәнендә – кабер салкынлыгы. – Кая, берәр нәрсә капкаларга хәстәрләмисеңме? – диде һаман да хатынының турсайганын чынга алмый. Шул чакта «буасы ерылды» Зөләйхасының: – Әнә сөяркәң пешереп ашатсын! Мунчаны да аннан таптыр, аркаңны ышкыр, – дип кырт кисте хатын. Шагали нәрсәдер дип акланырга да өлгерә алмый калды, китте тезеп, китте тезеп! Имеш тә адәм актыгы икән Шагали, мәнсез, юньсез бер бәндә, хатын кадерен белмәгән туң йөрәк, фәлән-фәсмәтән... Ишетмәгәннәрен ишетте хуҗа. Түзде, түзде дә үзе күкерт кебек кабынып китте. Бер-береңне хурларга булса, сүзләр табыла инде, үзләреннән үзләре телгә килеп кенә торалар. Бер-берсен тәмам кешелектән чыгаргач, Шагали түзмәде, ишекне «шап» ябып, әни карчыгына йокларга китте. Ичмасам колагым ишетмәс бу чәрелдекнең хурлаганнарын, дип уйлады. Ир кеше дә бер киреләнсә киреләнә бит ул, холык күрсәтә. Атна буе өйгә кайтып күренмәде Шагали, хатынының йөгереп килеп җиткәнен көтте. Ни гаҗәп, тегесе ашыкмады. Зөләйха да башлап иренең килешүгә барганын көтә иде. Беркөн эштән соң Шагали, үзен җиңеп, өенең ишеген ачып керде. Эчтән генә, «ягымлырак каршылыйм» дип уйлап куйган булса да, үзе дә сизмәстән, тагын чәпчеп чыкты Зөләйха. Үпкәсе чиксез иде шул аның. Ир булып, атна өйгә кайтып күренмәсен әле! Кире борылып чыгып китүдән башка чара калмады Шагалигә. Инде ул чын-чынлап ачуланды. Чүпрәк урынына да күрми ирен, чирләп-фәлән китсәң, авызыңа бер кашык су салмас. Ничек яшәмәк кирәк шундый кара елан белән? Исән-сау, дүрт саны төгәл, башында бүрек булса, хатын табылыр әле. Чишмәсе саекмаган әле чәчбикәләрнең. Айга якын вакыт үтте шулай. Күрше-тирә, туган-тумача «ах» итте бу ызгышларны күреп. «Картайган көнегездә ни эшләвегез бу?» – дип үгетләделәр тегеләрне, акылга килергә өндәделәр. Шәһәрдән кияүләре-кызлары килеп, ике арада өзгәләнделәр. Бер як та ипкә килергә уйламады. Өстәп, Зөләйха судка гариза да язып кайтты. Әйтәм ич, барысы да юктан гына башланды. Зөләйханың, черегән байларның тормышын күзәткәндә: «Ярый әле баш өстемдә – кыегым, янымда терәк булырлык ирем бар», – дигән уйлар килеп калган булса башына, бөтенләй икенче сукмактан китәр иде язмыш арбалары. Шагалине әйт син, ир булып кала белмәде. Кайчак та бер сүз җитә бит хатын-кыз күңелен эретергә. Әйтсен иде авызын бар хутына ерып: – И хатын, син бит минем хәзер дә артисткаларга биргесез! Яса әле чәеңне тагын берәр чынаяк, катырак итеп!..
Кәрим Кара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев