30 октябрь 2023 яңалыклары
-
Татарстанда киләсе елга хаҗга юллама бәяләре билгеле
Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә. 10 ноябрьгә кадәр генә юлламаны махсус бәягә алып була, һәр программага 10 урын бүлеп бирелә.
-
Ркаил Зәйдулла: «Нәзирә»
(ХИКӘЯ)
-
Рифә Рахман: «Суламаган көн»
(ШИГЫРЬ)
-
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябу тантанасы «Казан Экспо»да уза
3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу тантанасы узачак. Кунаклар берьюлы барлык халык бәйрәмнәрен тамаша кыла һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган зур күргәзмә белән таныша алачак. Төрки, славян һәм фин-угор халыклары бәйрәмнәренә багышланган интерактив күргәзмә төп композиция булачак.
-
Милли китапханәдә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе ачыла
1 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Биредә Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителә. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
-
Ирекле авылы остакуллары
Республикабызның Мәдәният министрлыгы оештырган «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Казаныбызга азнакайлылар килгәч, башка һөнәрләребез белән бергә милли чигүнең дә онытылмавын күреп сөендек.