Гыйбрәтле комедия
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов «Стоп, кода! Туй була» исемле спектакль (Н.Гаетбай пьесасы буенча) сәхнәләштерде. Җиңел комедия жанрында иҗат ителсә дә, әсәр байтак проблемаларга игътибарны юнәлтә.