Илдар хаҗи Сафиуллин: Үзебез бердәм, гаиләләребез нык булса, динебез, милләтебез һәм дәүләтебез көчле булыр
Бүген бездә кунак бар: Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин. Төбәгебез мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйга – өлкә ифтары алдыннан без аның белән мәчетләр төзелеше, мәктәпләрдә белем алучы мөселман балаларын хәләл ризыклар белән тукландыру мөмкинлекләре, халкыбызның бердәмлеген ныгыту юллары турында әңгәмә кордык, - дип яза «Өмет» газетасы.