Австралиядән Эльвина Габайдуллина: Нәүрүз – буыннар арасында мәдәни үзенчәлекне ныгыта
Австралияның Брисбен шәһәрендә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме булды. Квинсленд Милли Азәрбайҗан Ассоциациясе, татар һәм үзбәк җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада Азәрбайҗан, Татарстан, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм Кыргызстанның бай мирасы тәкъдим ителде.