Төмән өлкәсендәге Казанлы авылында 100 еллык тарихлы мәктәпнең яңа бинасы ачылды
Вагай районының бай тарихлы Казанлы авылы мәктәбе октябрь аенда үзенең 100-еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Ниһаять, ике елдан артык вакытта төзелгән яңа мәктәп январь ахырында тантаналы рәвештә ачылу бәхетенә иреште.