Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим ителә
Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итә. 2025 елның 30 гыйнварыннан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәреләчәк.