Мөслим лицеенда Рәмис Аймәт иҗатына багышланган кичә булды
Мөслим районы Мөслим лицеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, танылган шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган «Юлга дәшә Кояш» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. «Әдәби мәйдан» проекты кысаларында үткәрелгән әлеге чарага районның мәгариф, мәдәният идарәсе вәкилләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары чакырылган иде.