Согуд Гарәбстаны Россиядән хаҗга баручылар өчен квотаны 25 мең кешегә арттырды
Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы Мәккәдә хаҗ сезоны вакытында ил кабул итәргә әзер булган хаҗилар санын арттырды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен квота 25 мең урын тәшкил итәчәк дип билгеләнгән. Бу хакта Җиддәдә уза торган Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә билгеле булды.