Уразага алдан әзерләнү мөһим
Рамазанга кереп киткәнче, берничә көн алдан, кулланыла торган ризык күләмен киметү мөһим. Шулай ук, табиблар каты чәй һәм кофе эчүне дә чикләргә тәкъдим итәләр. Шулай эшләгәндә уразаның иң авыр саналган беренче өч көне җиңелрәк узар.