«Авылым чишмәләре» конкурсында җиңүчеләр билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү 17 нче ноябрьдә көндезге сәгать 12.00 дә үтәчәк. Җиңүчеләрне һәм бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булучыларны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 йорты адресы буенча көтеп калабыз.