Милли Шура рәисе Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген, 28 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада бөек татар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптура “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган.