Ирең акча бирмәсә, нишләргә? Аерылырга?
Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме? Акча табу, аны өйгә алып кайту турында гына сүз бармый. Аны иркенләп тотарлык итеп, теләгәнчә туздырырга ирегез күпме акча бирә?