30 градуслы салкында шәрә килеш урманга чыгып чапты...
Бервакыт эчүдән шул дәрәҗәдә башы китте ки, хәтта үз анасын кыйнады. Бу хәлдән соң ирем 15 тәүлек утырып чыкты. Ләкин бу аңа сабак булмады, киресенчә, ул аннан ярсып кайтты, балаларына кул күтәрә башлады. Невропатологка мөрәҗәгать иткәч, аны психиатрия хастаханәсенә озаттылар. Аннан чыккач, хәлләр тагын да мөшкелләнде. “Белая горячка”га кадәр барып җитте.